Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хыяллар чынга ашканда

Рәхмәт, Димаш! Казах җырчысы кемнең хыялын тормышка ашырды

– Хыялларыңның чынга ашуы – бик күп шатлыклы мизгелләр алып килә һәм син яшәүнең ни дәрәҗәдә бәһасез икәнлеген аңлыйсың. Шуңа күрә киләчәктә дә хыялланырга, башкаларга да хыялланырга ярдәм итәргә кирәк, – дип уйлый хыяллары чынга аша торган Ләйсән Сәетназарова.
 
Ләйсән тумышы белән Чаллыдан. 7 яшендә аның баш миендә яман шеш табалар. Шул вакыттан башлап кыз берничә операция һәм химио­терапия курсын үтә, ләкин авыруны җиңеп булмый. Хәзер аңа 21 яшь, сул колагы бөтенләй ишетми, уң ко­лагы 30%ка гына ишетә. Күзләре на­чарлана, хәтере югалып ала, ләкин терелергә дигән өмете сүрелми.
Ләйсән һәм аның әнисе Әлфия бу соңгы ярты елда Анжела Вавило­ва исемендәге балалар хосписында яши. Монда килгәч, битараф бул­маган кешеләр тырышлыгы белән, кызның хыяллары бер‑бер артлы чынга аша башлаган.
ЮЛБАРЫС БАЛАСЫН СЫЙПАРГА
– Май аенда хосписка Андрей Ма­лаховның тапшыру төшерү төркеме килде. Малаховның ярдәмчесе – жур­налист Александр Козявин, безнең белән шактый вакыт бергә булды, Ләйсән аңа үз хыяллары турында сөйләде, – ди Ләйсәннең әнисе Әл­фия Сәетназарова.
1-3
Бер айдан соң палатада могҗиза була. Хосписка яңадан репортер­лар килә, ләкин бу юлы алар үзләре генә түгел: юлбарыс баласы белән! Дрессировщик Михаил Зарецкий Ләйсәннең палатасына, сыйпап ка­расын, дип, Лилу исемле юлбарысны алып керә.
– Юлбарыс баласы белән очрашу мизгелен мин беркайчан да оныт­мам. Бу минем өчен көтелмәгән мог­җиза булды, бөтенләй дә мөмкин эш дип уйламаган идем. Лилуны па­латага алып кергәч, барлык хисләрем бергә кушылды: шаккату, сөенеч, бә­хет тә, – дип сөйли җанланып киткән Ләйсән. – Юлбарысның балалары да шундый зур икән. Ай ярым гына булса да, ул шактый гәүдәле иде. Лилу минем белән уйнады, иркәләнде, мин үземне бик бәхетле итеп той­дым!
1-4
Миша абый (юлбарыс баласының хуҗасына Ләйсән шулай дип эндәшә хәзер. – Ред.), кызның чын дустына әйләнә. Алар телефоннарын алы­ша, дрессировщик хәзер Ләйсәнгә көн саен Лилуның фото һәм видеола­рын җибәреп тора. Юлбарыс баласы ай үсәсен көн үсә! Ә кыз яңа дустына үзенең хәлләре турында сөйли.
ДИМАШ БЕЛӘН ОЧРАШУ
– Бу җәйдә бер генә түгел, бер­ничә хыялым чынга ашты. Башта мин искиткеч кешеләр, юлбарыс баласы белән таныштым, ә аннары кумирым – Димаш белән очрашу насыйп булды.
Танылган казах җырчысы Димаш Кудайбергенов Ләйсән турында Ма­лаховның «Күз яшьләре белән хыял­лар» дигән тапшыруын төшергәндә белеп ала. Шулвакыт ул кыз өчен видеосәламләү яздыра, аны Ләйсән үзенә бүләк ителгән телефон аша ка­рый. Ә бераз соңрак, WordSkills Kazan 2019 чемпионаты ярдәмендә, баш­каручының тыгыз графигында Та­тарстан башкаласы барлыкка килә.
1-2
– Ул хосписка ябылу тантанасы башланырга сәгать ярым вакыт кал­ганда килеп керде. Кунак турында мин алдагы көнне белдем, кызыма әйтмәдем, сюрприз ясыйсым кил­де, – дип сөйли Ләйсәннең әнисе.
Кыз да сүзгә кушыла:
– Ниндидер гадәти булмаган ва­кыйга булыр, дип сизенгән идем. Очрашу көненә каршы төндә төшемә Димаш керде, ул минем өчен иртәнге сәгать 4кә кадәр җырлады. Шуңа күрә йокым да туймады, ләкин ниндидер могҗиза көтү халәтендә идем. Әни­нең дә палатаны башка төрле итеп җыештыруына, бизәнүенә игътибар иттем... Мин аннан сорадым да әле: «Әни, син бүген нишләп шундый матур соң?», – дип. Әни: «Кәефем яхшы, шуңа гына», – диде, һәм ба­шыма Димашның фанатлар төркеме бүләк иткән казах яулыгын бәйләргә кушты.
Очрашу вакытында кыз да, җыр­чы да югалып кала. Ләкин беренче дулкынлану хисләре тынгач, алар ихлас күңелдән утырып сөйләшәләр.
– Ул килеп кергәч, югалып кал­дым, җанымны кая куярга белмәдем. Үземә-үзем: «Ләйсән, тынычлан, ба­рысы да яхшы, кычкырма, тирән сула», – дип пышылдадым. Минем аңа бармак очлары белән генә кагылып карап: «Ул тере, ул мон­да!» – диясем килде. Сәер булып күренмәс өчен, үземне тыйдым инде, – дип көлә Ләйсән. Мин аннан ничек шундый гаҗәеп башкару ос­талыгына ирешүе турында сорадым. Ул миңа 5 яшьтән җырлый башлавы, ата-анасының һәм дусларының иҗа­ди кешеләр булулары һәм һәрвакыт аңа ярдәм итүләре турында сөйләде.
Кызның караваты янында хәзер автографлы Димаш портреты эле­неп тора. Казах теленнән тәрҗемәсе дә эчкерсез гади: «Ләйсәнгә, сең­лемә, хөрмәт белән Димаштан».
– Аның тавышын мин беренче тапкыр 2017 елда ишеттем, Кы­тайда чыгыш ясавы иде. Бу тавыш һәм башкару рәвеше мине таң кал­дырды, ләкин мин аның исемен истә калдырмадым һәм аннары таба да алмадым. Ә быел мин аны тагын күрдем һәм тыңлый баш­ладым. Аның җырлавы, хисләрен белдерү үзенчәлеге, тавышының мөмкинлекләре – барысы да минем күңелемә тынычлык бирә.
СӘЛАМӘТЛӘНЕРГӘ!
– Ләйсән икенче класста укыган­да чирли башлады, шуннан соң без вакытыбызның күп өлешен хаста­ханәләрдә үткәрәбез, – дип сөйли Әлфия. – Безнең өчен кызыбызның исән булуы һәм тормыш өчен көрә­шүе – үзе зур бүләк һәм уртак хыя­лыбызның чынга ашуы.
– Иң зур хыялым – терелү, бу кат­лаулы һәм озын юл, – ди хыяллары чынга аша башлаган кыз. – Ләкин мин сәламәтләнүемә ышанам. Хыял чынга ашканда, үзеңне бәхет ка­натларында очкан кебек хис итә­сең. Хәзерге вакытта минем кебек үк хыялланучыларга теләгем шул: хыялланыгыз, бөтенләй чынга ашар­лык булмаса да, хыялга омтылы­гыз, башкаларга да үз теләкләрегез турында сөйләгез, чөнки ярдәм итә алырлык кешеләр гел очрап тора.
 
 
ҮЗ ФАНАТЛАРЫНЫҢ ФАНАТЫ
Димаш белән элемтәгә керергә аның Самарадагы фанатлары ярдәм итте. Алар кумирла­рының чыгышын карарга дип, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының ябылу тантанасына башкалабызга килгәннәр иде. Чыгышы алдыннан Димашның Казан хосписына барып, анда яткан Ләйсән исемле кызның күптәнге хыялын тормышка ашырачагын да алар бе­ренчеләрдән булып белделәр. Һәм аны борчымаска тырыштылар. Шуңа күрә «Татарстан»­ның сорауларын үзләренең «ВКонтакте»дагы төркемнәре аша юлладылар. Җавапларны концерт тәмамлануга ук алдылар. Димаш – үз фанатларының фанаты – озак көттермәде.
– Димаш, сез ни өчен Казан хосписындагы кыз янына барырга булдыгыз?
– Мин башкача булдыра алмыйм. Минем иҗатымны үз иткәннәргә бик зур хөрмәт белән карыйм. Мин бит үз фанатларымның фанаты.
– Үзеңне кемнеңдер тормышка ашырылган хыялы итеп сизү ничегрәк?
– Үземне кемнеңдер тормышка ашырылган хыялы яисә йолдыз итеп сизмим. Йолдызлар – күктә, ә мин – гади кеше, тик бераз җырлый белүче. Без барыбыз да бу дөньяга, иң беренче чиратта, кеше булыр өчен, зур хәрефтән язылырлык Кеше булыр өчен килгәнбез, бары тик аннан соң гына җырчы, укытучы, табиб һәм башкалар булабыз.
Югарыда аталганнарга өстәп, фанатлары үзләренең кумирын бик тыйнак егет диләр, бер­кайчан да үзе эшләгән игелекле эшләр турында сөйләмәс. Ул уңайсызланып җилкәләрен генә җыерачак. Ә күркәм эшләрне ул күп эшли. Үз туган көнендә, тамагы авырткан килеш, шау-шуларсыз гына картлар йортына барып, өлкәннәр каршында акапелла җырлаган җырчыларны күп беләсезме?
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: