Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Динамо»дан 10 яшькә яшь

«Динамо»дан 10 яшькә яшь

Аклы-каралы фотодан грек алиһәләре – студент-спортчы-комсомол кызлар карап тора. Бишенче номерлысы – сары чәчле чибәркәй Инесса. Шул чакта, Мәскәү университетында укыган 1950 нче елларда, кыз үзенең язмышын баскетбол белән бәйли, гомерлек мәхәббәтен дә очрата.

21 декабря 2022

Инессага өч яшь. Ул, баш астына әтисенең портфелен салып, костел баскычында йоклап ята, үзен эзләп тапкан әти-әнисенең сөенүен әле ишетми. Кыз иртән алып чыгып киткән портфельдә исә – мөһим документлар. Инессаның әтисенең эше куркынычсызлык хезмәте белән бәйле. Аның эше буенча гаилә вакытлыча Бобруйск шәһәрендә яши, Инесса да биредә туа. Аларның ишегалдындагы бөтен бала да мәктәпкә йөри, шуңа Инессаның да укырга барасы килә. Шунлыктан ул иртән, шыпырт кына әтисенең портфелен алып, мәктәпкә юнәлә. Әмма мәктәп укучыларыннан артта калып, озак кына уйнап йөри, аннары костел янында ял итеп алырга була. Чиркәү болдырында йоклаганда, үзенең зур, акыллы һәм көчле булып үсәчәге төшенә керә. Шулай булып чыга да.
IMG_2940
Инессага сигез яшь. Җәй көнне әбисенә кунакка кайткан, тик алар хәзер барысы бергә Идрица бистәсендәге агач йортлары янында землянка казыйлар. 1941 елның 23 июне бу. Немецлар Идрицага килеп җитмәс, диләр. Әмма әбисе көн саен: «Совет властена ышанма», – дип кабатлый. Бер айдан чыннан да бистәне дошман басып ала. Ул вакытка инде әбисе Инессаны өенә – Мәскәүгә кайтарып җибәрәчәк. Сугыш чоры шәһәренә кайтып төшкән җәйге кичне кыз бик озакка хәтеренә сеңдерәчәк. Талчыккан әнисенең кайтуын көтеп, хәрби шәһәрчектәге йортлары баскычында аңа берничә сәгать утырырга туры килә, чөнки бөтен хатын-кызлар диярлек көне буе окоп казуда. Немецлар инде шәһәргә бик якын була.
Инессага тугыз яшь. Әнисе елый, аңа карап, Инессаның игезәк сеңелкәшләре дә елый. Әле генә «кара кәгазь» китергәннәр. Әтиләре, ерак авиация полкларыннан берсенең штаб башлыгы подполковник Григорий Филимонов, 30 полкташы белән бергә, Тверь янындагы авиаһәлакәттә фаҗигале төстә һәлак булган. Идел ярындагы чирәм каплаган туганнар каберлеген Инесса дистәләрчә еллар үткәч эзләп табачак әле.
Инессага 16 яшь. Ул документларын Мәскәү китапханә институтына тапшырырга бара. Ә кая булсын тагын? Инессаның иң яраткан шөгыле китап уку бит. Хәрби шәһәрчектәге фатирларында аларга кадәр яшәүчеләрдән гаять зур китапханә кала. Гёте, Шиллер, Шекспир, Пушкин, Толстой, Достоевский – бу зур‑зур томнарны Инесса йотлыгып укып чыккан инде, китап дөньясы – аныкы.
– Сәлам, Инесса! Кая барасың? – дип туктата кызны сыйныфташы. Инесса аңлата.
– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә! Синең бит алтын медаль, минеке дә, безне МДУга имтихансыз алачаклар. Әйдә икәү бергә керәбез! – дип, сыйныфташ кызы Инессаны сөйрәп диярлек үзе белән алып китә. Кабул итү комиссиясендә Инессага карап аптырашта калалар: алар сайлаган юридик факультетка 18 яшьтән генә алалар бит. Кыз нәүмизләнеп елый башлый. Әтием һәлак булды, дип аңлата ул, тизрәк укып чыгарга да эшли башларга, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк. Инессаның документларын кабул итәләр.
Инессага 17 яшь. Аның курсташлары – барысы да бик талантлы яшьләр. 1932–1933 елларда туганнар аеруча сәләтле, диләр. Алар курсында киләчәктә дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, дипломат, сәясәтче булачак егет-кызлар укый. Араларында – бик җитди егет Миша Горбачев. Ул башкалардан берничә яшькә өлкәнрәк, аның инде дәүләт ордены да бар. Көннәрдән бер көнне кызны өлкән курс студентлары туктата.
– Синең буең күпме? Метр җитмеш? Озын буйлы син, безгә шундыйлар кирәк! Баскетбол секциясенә кил, – диләр алар Инессага. Кызны спорт белән шөгыльләнү уе биләп ала. Спорт бирәчәк энергия һәм көч үзенә тарта. Ул ишегалдында уйнауларын һәм шул вакытта иң җитез һәм тиз булуының үзенә бик ошавын исенә төшерә. Инесса тренировкага килә. Һәм тиз арада хатын-кызларның университет җыелма командасы составында пәйда була. Югарыда аталган фотосурәт тә шул вакытта төшелгән.
старое фото
Аклы-каралы фотодан грек алиһәләре – студент-спортчы-комсомол кызлар карап тора. Бишенче номерлысы – сары чәчле чибәркәй Инесса.
Инессага 21 яшь. Ул – командада иң шәп һөҗүмче, мәйданчык принцессасы. Баскетбол – аның тормышы. Һәр уенда җанатарлар тулы зал җыела. Һәр көн саен спортчыларга ресторанда ашау өчен талон бирәләр. Инесса матур күлмәкләр кия, ирегетләр аңа сокланып карый. Курсташлары күптән кияүдә инде, әмма кызны бу куркытмый. Ул бары тик уйнарга гына тели.
– Менә ыргытты ичмаса! Беләсеңме аны? Володя Белов ул, химик, тик беркем белән дә очрашмый, мөгаен, өйләнгәндер, – дип сокланып пышылдый дус кызы. Ул Инессадан үзен университетның ирләр командасы тренировкасына алып килүен үтенгән була. Баскетбол үлчәмнәре буенча әллә ни озын буйлы булмаган Володя, гаять зур осталык һәм җитезлек күрсәтеп, тупны нәкъ кирәкле урынга чөя. Инесса белән Володяның күзләре очраша.
Инессага 22 яшь. Һәр якшәмбедәгечә, бүген дә Володя Казанда яшәүче әтиәнисенә шалтырата. Әтисе – куркынычсызлык хезмәте органнары хезмәткәре, әнисе – ниндидер һөнәри берлекнең өлкә комитеты рәисе. Егет МДУда укый, университетны тәмамлагач, ул яңа яшерен корал сыналачак ерак полигонга китәчәк. Гаилә дусларының кызы да аның белән китәргә әзер – Беловлар аны күптән инде улларының кәләше дип саный. Володя телефоннан әти-әнисенә укудагы яңалыклар турында сөйли, аларның сәламәтлеге, хәлләре белән кызыксына.
– Сезнең вакытыгыз бетте, – ди телефончы кыз. – Сөйләшү тәмам.
– Әнием, мин өйләндем! – дип әйтергә өлгерә телефон өзелгәнче Володя. Ул елмая һәм янәшәсендәге Инессасын үбә.
2023 ЕЛДА ИНЕССА БЕЛОВАГА – 90 ЯШЬ, Ә ТАТАРСТАННЫҢ «ДИНАМО» ҖӘМГЫЯТЕНӘ 100 ТУЛА. ӘЛЕГЕ ЮБИЛЕЙЛАРНЫ БАСКЕТБОЛЧЫ ҺӘМ АНЫҢ КЛУБЫ БЕРГӘЛӘП КАРШЫЛАРГА НИЯТЛӘП ТОРА.

IMG_2968
Инессага 89 яшь. Аның меңнәрчә фотосурәт сыйган альбомнары бихисап, аларда – аның бәхетле спорт һәм гаилә тормышы. Володяның Кустанайга командировкасыннан соң Беловлар Казанга кайта, ул институтта химия укыта һәм «Динамо» ирләр баскетбол җыелма командасы тренеры булып эшли. Инесса исә озак еллар буе «Динамо» кызлар командасының иң шәп һөҗүмчеләреннән берсе була. Беловлар гомерләре буе әлеге клубка тугры кала, гәрчә аларны Казандагы башка командаларга да чакырсалар да. «Динамо» секциясенә кызлары һәм уллары йөри, оныклары да спорт белән мавыга. 2023 елда Инесса Беловага – 90 яшь, ә Татарстанның «Динамо» җәмгыятенә 100 тула. Әлеге юбилейларны баскетболчы һәм аның клубы бергәләп каршыларга ниятләп тора.
Фото: Алсу Шакирова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: