Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ел ярымда тагын бер гомер яшәдем...

Җир йөзендә нинди генә кешеләр юк. Гаҗәеп талантлы, зыялы, кызыклы, көчле ихтыярлы, сәерләре дә... Шундый үзенчәлекле, кабатланмас шәхесләрнең берсе – Илдус Әхтәм улы Янышев. Ул мәктәпне – алтын медальгә, Казан федераль университетытының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлаган, Эчке эшләр министрлыгында эшләп алган, Казан шәһәр Думасында депутат булган, Татарстанның атказанган юристы, бүгенге көндә Татарстан велосипедчылар берлеген оештыручы да, уңышлы эшмәкәр дә. Иң гаҗәбе: моннан нәкъ алты ел элек, ягъни 2017 елның 28 апрелендә ул берүзе, велосипедка утырып, дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткән һәм, ел ярым эчендә 24 мең чакрым юл үтеп, 13 илне гизеп кайткан! Илдус Янышев белән әлеге карарга ничек килүе, нинди нәтиҗәләр ясап кайтуы һәм башкалар турында сөйләштек.

Илдус Янышев сәяхәтенә караган кызыклы саннар:

438 – юлда булган көннәр саны, шуның

408 көне – велосипедта;

24 500 км – шул вакыт эчендә узган юл озынлыгы, шуның

116 910 метры – тауга күтәрелүләр.

– Илдус абый, сезне велосипедта дөнья буйлап берүзе чыгып киткән тәвәккәл сәяхәтче буларак беләбез. Ел ярым эчендә кайда гына булмагансыз. Бу хыялыгыз ничек туды?

– Мин Казан шәһәрендә гап‑гади гаиләдә туып үстем. Мәктәптә укыганда әдәбият белән кызыксына, китаплар укырга ярата идем. Бигрәк тә француз әдәбиятын. Шәхси китап‑ ханәмдә сәяхәтләр турында бик күп китап тупланды. Шуларны укый-укый, дөнья күрергә хыялландым. Геройларымның барысы да сәяхәтче, ә минем нигә мондый мөмкинлегем юк, дигән уй туды. Һәм бу канәгатьсезлек киләчәктә дөнья гизәчәкмен дигән хыялымны ныгытты.

Әзрәк үсә төшкәч, инглиз музыкасы белән мавыгып киттем. Аларны барлый, тәрҗемә итә башладым. Моның өчен инглиз телен ныграк өйрәнергә керештем. Ул елларда бик популяр булган «Битлз» төркеменә гашыйк булдым. Аларның туган иленә бару теләге дә туды. (Алга китеп булса да, әйтик: балачак хыялын Илдус абый, ниһаять, 57 яшендә чынга ашыра. Ул Бөекбританиянең Ливерпуль шәһәренә барып, әлеге рок-төркемнең музеенда була – авт.)

– Димәк, сез китаплар укып, музыка тыңлап үскән бала... Ә спорт?

– Дзюдога йөрдем, беренче разряд алдым. Ә велосипедка килгәндә, абый белән икебезгә бер «Урал» бар иде, мин аңарда 10 яшьтә генә йөрергә өйрәндем, шуңа күрә спорт төре буларак велосипед белән беркайчан да шөгыльләнмәдем.

– Сәяхәт темасына кире әйләнеп кайтсак...

– СССР таркалып, чит илләргә чыгу мөмкинлеге тугач, балачак хыялларым белән яңадан яна башладым. Эчке эшләр министрлыгы системасында 8 ел эшләгәннән соң, үз эшемне ачтым, һәм, ниһаять, сәяхәт итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә барлыкка килде. Башта турист буларак сәяхәт иттем. Аннары прокатка машина алып, гаилә белән бөтен Европаны гиздек. 2007 елда дуслар белән АКШны әйләнеп кайттык. Шул сәяхәтләрнең берсендә Кали‑ форниядә бер немец белән таныштым. Кояшта янып беткән Юрген велосипедына атланган иде. Бөтен кирәк-яраклары шул велосипедына төялгән. Минем исем китте. Янына барып сүз каттым. Ул үзенең Германиядән булуын һәм ялгызы гына велосипедта сәяхәт итүен, Аляскага юл тотуын сөйләде. «Бу сәяхәт сезгә күпмегә төшә инде?» – дип тә сораштым. «Көненә – 10 евро», – диде ул. Безнең акчага күчергәндә, көненә якынча 350 сум дигән сүз. Юрген сөйләгәннәрне ишеткәч, бөтен дөньямның асты өскә килгән кебек булды. Казанга кайтуга, велосипед сатып алдым.

Башта якын араларда йөри башладым. 20 чакрым араны да көчкә‑көчкә уза идем. Аннары дустым белән Казаннан Ульяновскига велосипед белән барып карадык, үзебез белән палаткалар да алдык. Бу миңа ошап китте. Тора‑бара велосипед һәм кирәк‑ярак тутырылган бер рюкзак булса, шул җитә башлады.

Аннан соң гаиләдә дә шундый гадәт керде: велосипедта сәяхәт итүче төрле милләт ке‑ шеләрен үземнең өемдә кундырып, ял иттереп, ашатып-эчертеп, юындырып җибәрә башла‑ дым. Бездә немец, полякларның тукталганы булды. Алар да дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр. Юлда барганнарын күреп, үзем таныша идем. Чакыргач, әлбәттә, баш тартмыйлар. Туктап, хәл алып, яңадан кузгалалар. Теге Юргеннан сорашкан кебек, алардан да мондый сәяхәтләрнең нечкәлекләре турында сораша идем.

– Бу вакытта сез берүзегез генә, велосипедка утырып, дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга әзер идегезме? Әллә инде шикләндегезме?

– Әлбәттә, әзер түгел идем. Бик озак уй‑ ландым. Ниһаять, 50 яшьләремдә генә шулай ялгызым гына сәяхәткә чыгарга дигән катгый карарга килдем. Хыялымны чынга ашырмасам, гомерем заяга уза кебек тоелды. Ләкин шул вакытта (2010 ел – авт.) мине Казан шәһәр Думасына депутат итеп сайладылар. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә башлагач, сәяхәт кичектерелде. Депутатлык эшемнең бер юнәлеше башкалабызда велосипед транспортын үстерү булды. Соңрак, бу вазыйфам тәмамлангач, хыялыма кире кайттым.

Илдус Янышев Мәскәүдән Европага барып җитә – Латвия, Литва, Польша, Германия, Нидерландлар, Бельгия, Франция, Испания, Португалия, Бөекбритания аша үтә. 2018 елның гыйнварында АКШка оча һәм анда велосипедта Атлантик океан ярындагы Флорида штатыннан Тын океан ярындагы Сан‑Диего шәһәренә кадәр бара. Аннары Кытайның Шанхай шәһәренә оча, шуннан тагын велосипедта Владивостокка юл ала, алга таба бөтен Россияне гизеп, Казанга кайта. Туган ягына кайткач, күргәннәре турында «Бәхет эзләп – велосипедта» дип аталган китап яза.

– Сәяхәткә чыгарга ничек әзерләндегез?

– Иң әүвәл сәламәтлекне карарга кирәк. Фитнеска йөрдем, көн саен күнегүләр ясадым. Витаминнар эчтем. Билгеле, минем яшьтә ерак юлларга чыгып китү зур тәвәккәллек сорый. Үз эшемне дә җайлап калдырырга кирәк. Гаиләмне әхлакый яктан да, матди яктан да әзерләргә. Озак вакытка чыгып китәсемне аңлап эшләдем. Ким дигәндә бер ел узачагын белә идем.

– Якыннарыгыз бу карарыгызны ничек кабул итте?

– Барысы да: «Барма!» – дип үгетләде. Ышанмадылар, дөресен әйткәндә, үзем дә шикләрдән арынып бетмәгән идем әле. Шуңа күрә Казаннан шау‑шу куптармыйча гына кузгалып киттем. Мәскәүгә кадәр барып карыйм да, аннан күз күрер, дип уйладым. Мәскәүгә баргач кына, журналистларга бу турыда язарга, сөйләргә рөхсәт бирдем.

– Илдус абый, велосипедыгызны берәр яр кырыенда ташлап, башка транспортка утырып, өйгә кайтып китәсе килгән чаклар булдымы?

– Яшермим: мондый халәт бик еш булды. Юлның иң авыр өлешләрендә. Мәсәлән, Испаниядә Пиреней тауларына, туктамыйча, 1800 метр биеклеккә күтәрелергә туры килде. Җитмәсә, велосипед, аңа төялгән әйберләрнең авырлыгы да шактый – 60 килограмм. Ару-талчыгу да өстәлде. Аннан соң организм үзеннән-үзе ияләште. Шул чакта 15 кг авырлыгымны югалттым.

Сәяхәткә чыгар алдыннан да, кайткач та комплекслы медицина тикшерүе уздым. Хатыным Гөлнара – белгечлеге буенча спорт табибы. Фиништан соң медицина күрсәткечләре яшәү көчемнең 75 процентка артуын раслады. Миңа ул вакытта 57 яшь булса да, тикшеренүләр биологик яшемне 41 дип күрсәтте.

Спорт сөюче Янышевлар гаиләсе.

– Хатыныгыз Гөлнара ханым сез булачак урыннарга алданрак барып торган, медицина ярдәме күрсәткән, дип беләбез. Димәк, хыялыгызның тормышка ашуында аның да роле бар?

– Әлбәттә! Хатыным – балачак хыялымны чынга ашыруга зур өлеш керткән кеше. Дөнья тирәли сәяхәт – уртак җиңүебез. Билгеле, ул бик борчылды. Беренче айларда гел шалтыратып торды. Аннан ияләнде кебек, миңа ышанычы артты, күрәсең.

– Илдус абый, сез велосипедта озак сәяхәт итү мөмкинлеген исбатладыгыз. Юлда төп авырлык нәрсәдә булды? Иң истә калган вакыйга?

– Сәяхәтнең һәр көне үзенчәлекле, һәр көне үзенчә күңелдә уелып калды, аерып әйтү мөмкин дә түгел. Көндәлек тормышта гына ул көннәр бер-берсен кабатлый. Сәяхәт вакытында иң куркынычы – сусыз калу. Авыр вакытларны искә алырга яратмыйм. Шулай да НьюЙорктагы бер күңелсез хәл турында әйтеп китәргә була: берәү велосипедымны урларга маташты, дөресрәге, таларга. Үз күз алдымда велосипедыма утырып качмакчы иде. Аны куып тотып, үземнең дөнья гизүче сәяхәтче икәнемне аңлатырга, велосипедымны кире кайтарырга туры килде.

– Велосипедта сәяхәт итүчеләргә гади кешеләр ничек карый? Сезгә ярдәм иткән очраклар булдымы?

– Һичшиксез! Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: янымда гел фәрештәләрем булды. Мин аларны янәшәмдә сизә идем, алар азык, су табарга мөмкинлекләр күрсәтеп торды. Сәяхәтемнең яртысын гади кешеләрдә кунып, бушка ашап үткәрдем. Студентлардан алып, АКШ сенаторына кадәр кунак итте мине. Төрле вакыт булды: төнне бомжлар белән дә, үз теләгем белән полициядәге тоткыннар янында да, чиркәүдә дә, тукталышларда да үткәрергә туры килде. Бу яктан тәҗрибәм зур. Дусларга, таныш-белешләргә еш әйтәм: шушы 438 көндә мин тагын бер гомер яшәдем, дим. Бүген үземне 124 яшьлек кеше итеп тоям.

– Сәяхәт вакытында билгеле бер максатларны күздә тоттыгызмы? Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Әлеге сәяхәттә үзем өчен зур ачышлар ясадым. Беренче чиратта, бүген мин үз‑үзем белән горурланам. Минем белән гаиләм, балаларым горурлана. (Илдус абыйның ике кызы һәм бер улы бар – авт.) Физик мөмкинлекләрем артты. Мәсәлән, хәзер Лаеш, Балтач, Арча кебек районнарга барып кайту минем өчен берни түгел.

Икенчедән, дөньяга карашым үзгәрде, рухи яктан тулысынча үзгәреш кичердем, бу бит үзенә күрә бер мәдәни хаҗ. Мин ул вакытта да уңышлы эшли торган эшмәкәр идем. Яхшы машинам, шәхси йортым, рестораннарда тукланырлык, биш йолдызлы кунакханәләрдә тукталырлык мөмкинлекләрем бар иде. Ләкин боларның барысыннан да баш тартып, юлга чыктым. Кай көнне авызыма бер сынык ипи дә капмадым, кай көнне киптерелгән ипи белән генә тукланырга туры килде. Юлымда очраган кешеләр нәрсә бирсә, шуны ашадым, туктап, урманда гөмбә җыйдым... Ялгыз гына сәяхәт итү – медитация дә ул. Юлда кеше үз‑үзе белән генә кала. Күңеле белән сөйләшә. Авыр вакытларда фәрештәләргә, Күкләргә ялвара, дөрес юл күрсәтүләрен сорый. Дөнья тирәли сәяхәткә кем беләндер чыгып китеп булмыйдыр. Ялгызың хәерлерәк.

Өченчедән, велосипед белән сәяхәт иткәндә, чит илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан танышасың, халкын күрәсең. Илдәге тәртипнең үзенчәлекләрен өйрәнәсең. Туристлар өчен төзелгән сукмаклар буенча түгел, ә үзең сызган маршрут буенча йөрисең.

– Кайсы илләрдә велосипедчылар өчен шартлар яхшырак? Татарстанда хәлләр ничегрәк?

– Нидерландлар – велосипедчылар өчен иң уңайлы ил. Анда велосипедлар саны кеше саныннан күбрәк. Мәктәп укучылары да, министрлары да, миллионерлары да – барысы да велосипедта. Велосипед – көнкүрешнең бер өлеше. Кызыклы факт: Бөтендөнья бәхет рейтингы тикшеренүләре буенча, бу ил иң бәхетлеләр исемлегенә кергән. Чөнки велосипед сәламәтлекне ныгыту белән бергә, кешене бәхетле дә итә икән. Яхшы лимузиннарда утырганнарның елаганнарын күп күрдем, ә велосипедта баручы бер генә кешенең дә елаганын күргәнем юк, диләр бит әле.

Татарстанда велосипедчылар хәрәкәте төрле төбәкләрдә төрлечә оештырылган. Шәхсән мин үзем бу яктан Әлмәт шәһәре өчен бик шат. Шәһәрдә бик яхшы программа эшләп китте, велосипедчылар өчен уңай шартлар тудырылды. Түбән Камада да нәкъ шулай, анда велосипед юллары актив төзелә. Чаллыда да бу теманы күтәргәннәр иде, тик җитәкчеләре алышынгач, тукталып калды. Казан, кызганыч, бу яктан калыша. Шәһәр болай да тыгыз төзелгән, кызу темплар белән яши, дигән сәбәпләр китерелә. Ләкин Европа илләренең башкалалары Казанга караганда да тыгызрак салынган. Шуңа да карамастан шәһәрләрнең буеннан буена велосукмаклар сузылган. Без тик ятмыйбыз, эшлибез. Фикердәшләрем белән бергә Татарстан велосипедчылары берлеген оештырдым. Максатыбыз – велосипедта йөрү мәдәниятен үстерү, халыкның сәламәтлеген ныгыту, туган ягыбыз табигатен кайгырту. Хәзерге вакытта менә «Тукай юлы» проектын эшлибез. Аның инде схемасы бар. Татарстан буйлап велосипедта сәяхәт итәргә мөмкинлек тудырасыбыз килә. Тукай йөргән сукмаклардан, Кушлавыч, Яңа Кырлай, Арча аша...

– Илдус абый, сез «Ротари Интернешнл» халыкара волонтёрлык оешмасының экология комитеты рәисе дә бит әле. Бу юнәлештә нинди проектлар бар?

– Беренчесе – «Чиста сулар – сәламәт планета» проекты. Максат – дөнья океанына чүп-чар, зарарлы калдыкларның эләгүенә юл куймау. Икенче проект – яшелләндерү. Мәсәлән, без волонтерлар белән, Казан кырыена чыгып, үсентеләр утыртабыз. Өченчесе – «Велоизгелек» проекты. Без иске велосипедларны җыеп, төзәтеп, аларны матди яктан авыр яшәгән гаиләләргә тапшырабыз. Бу юнәлешләр бер‑берсе белән бәйләнгән. Мисал өчен, бер чакрым ераклыкны велосипедта яисә җәяү узган кеше җәмгыятькә күпме файда китерә, сәламәтлек саклау чыгымнарын киметә, әйләнә-тирә мохитне пычранудан саклый. Территориябезнең 19 проценты урманнар белән капланган. Һавага бүленеп чыккан углекислый газны эшкәртү өчен 25 процент урман булырга тиеш. Менә бу турыда уйланырга кирәк.

– Илдус абый, тагын нинди хыял-максатлар белән яшисез? Кабат шундый зур сәяхәтләргә чыгу нияте бармы?

– Вазгыятькә бәйле рәвештә, әлегә ерак араларга чыгу мөмкинлеге юк. Республикабызның бөтен районнарын йөреп чыгарга дигән ният бар. Татарстанны башка яктан ачасым килә, бу турыда фильм төшерергә, китап язарга хыялланам. Планнар зурдан... Ходай безгә кул-аяклар биргән. Бүген кешелек бөтенләй аз хәрәкәтләнә. Күпләр төшенкелектә, депрессиядә яши. Ә бит 20 минут велосипедта йөргәннән соң ук, организмда бәхет гормоннары барлыкка килә. Активрак яшик! Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Сөмбел Мөгыйнова

Фотолар Илдус Янышевның гаилә архивыннан 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: