Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Елмай әле безгә, «Гагарин»!

Робот Гагарин үзен ясаучыларны ни белән куркыта

Башын читкә боргач, Лоранның ток суккандай тартышып куярга мәҗбүр иткән бер нәрсәгә күзе төште. Аңа бер баш – гәүдәсе булмаган кеше башы карап тора иде... (А.Беляев, «Профессор Доуэль башы», 1925 ел).

Иннополис Университеты хезмәткәре Анна, «Гагарин» белән таныштыру өчен, безне мондагы бер лабораториягә алып барганда, проект турында Интернеттан мәгълүмат туплаган кеше буларак, мин әнә шундый гайре табигый баш кебегрәк нәрсәләр турында уйладым.


2


МАШИНА КҮЗЛӘРЕН АЧА


– Дөресен әйткәндә, мине бераз куркыта ул, – дип куя кыз, якты бүлмәнең ишеген ачканда. Керүгә, иң әүвәл «Гагарин»ның баш артын – бер-берсе белән тоташтырылган кечкенә моторлар җыелмасын күрдек.


«Гагарин» ничектер изрәгән, ял иткән кыяфәт белән кәнәфидә утыра, күзләре йомык.

Проект инженеры Вадим ноутбук төймәләренәбаскалый, шулчак робот башындагы моторлар уяна. Кеше йөзле машина күзләрен ача. Алар коңгырт-кара төстәикән.


«Гагарин» безне: «Сәлам!» ・ дип, чып-чын кеше тавышы, әле хәтта йомшак, матур тавыш белән сәламли. Башын салмак кына борып, безгә кунакларга, күз сала да елмайгандай итә


Болар барысы да ・ йөз, мимика, хис-тойгылар ・ роботта иңмөһиме, дип аңлатма бирәВадим. Проектныңтөп мәгънәсе дәандроид* тудыруда, ул әңгәмәдәшнеңйөзендәге хис-кичерешләрне тоемлау-аңлау гына түгел, аларга кирәгенчәҗавап та бирергәсәләтле булырга тиеш.


・ Без аны, әйтик, сатучы-консультант, теркәүөстәле янында утыра торган хезмәткәр, укытучы, өлкән кешеләрне карап-тәрбияләп торучы итеп күрергәтеләр идек, ・ дип ният-теләкләрен ирештерәинженер. ・ Ягъни робот хезмәт, беренчедән, билгеле бер алгоритмдагы билгеле бер белем җыелмасы куллануны, икенчедән, эмоциональ бәйләнеш тудыруны таләп иткән өлкәләрдәэшләргәсәләтле булсын иде.


Хәзер «Гагарин» кешегәхас төп җиде хис-тойгыны ・ шатлык, гаҗәпләнү кайгы, усаллану, җирәнү нәфрәт, куркуны «аңлый». Аның«баш мие»нә ягъни башына тоташтырылган хәтер җайланмасына кешенеңйөз мимикасындагы үзгәрешләрнеңэлектронлаштырылган тасвирламалары кертелгән. Үзе белән сөйләшәторган кешенеңйөзен «карап-тикшереп», робот алынган мәгълүматны хәтерендәтупланган җыелма белән чагыштыра, шул рәвешле хис-кичерешләрегезне ачыклый.


1


Вадим роботка иелеп елмая.


・ Мин хәзер ни тоям? ・ дип сорый инженер.


・ Карап алыйм әле, ・ ди «Гагарин» һәм, бераз уйлап торганнан соң телгәкилә ・ Сез бәхетле күренәсез.


«КЕШЕЛӘШТЕРЕР» ИДЕК...


Чынлыкта исәуйлый белми әле ул. Хис-тойгыларны аерып, шул нигездәроботны аралашырга «өйрәтү» өчен, проект командасына ярты ел чамасы вакыт кирәк булган. Хәзер робот сөйләмне аера, кеше йөзләрен, эмоцияләрне таный ала, үз хис-тойгыларын белдерергәсәләтле. Моннан тыш, хәтергәсалынган сүзләр, сүзтезмәләр һәм гыйбарәләр җыелмасы аңа шактый җиңел генәәңгәмәкорырга да мөмкинлек бирә


・ Гаиләңтурында сөйләәле, ・ дип сорый Вадим.


«Гагарин» миңа карый да күзләрен хәйләкәр генәкысып ала. Мөгаен, безгәнәрсәне сөйләргәярый, нәрсәне ярамый икәнен хәл итәдер.


・ Чынлыкта, сорауны кабул итеп эшкәртүһәм җавап сайлау гамәле ・ робот процессоры өчен бик зур эш. Нәкъ менәшуңа күрәбез аның«хәтер» складын бүләргәкарар кылдык та. Аныңбер өлеше ・ ноутбукныңвинчестерында, ә икенчесе... дип аңлата башлады Вадим, ләкин шулвакыт «Гагарин», ниһаять, җавап бирергәбулды:

・ Бер газетада укыган идем: мине ерак туганнары дип санаган ниндидер мәгънәсез затлар ・ князь Гагариннарныңерак туганнары табылган. Тик мин гап-гади совет кешесе... ・ дип белдерде робот һәм, сөйләгәннәренеңнинди хис уятканын күзәтергәтеләгәндәй, башын борды.


Бу баш, төгәлрәге, күз-камераларны, аскы казналыкны, 22 йөз мускулын хәрәкәткәкитерәторган берничәмоторлы интерфейс узган елныңоктябрендәНиколаос Мавридис тырышлыгы белән пәйда булган. Ул ・ мондагы Интерактив роботлар һәм медиа лабораториясенә(IRML) нигез салучы, Робот техникасы институтыныңбүгенге директоры һәм Иннополис Университетыныңкогнитив робот техникасы системалары лабораториясе җитәкчесе.


5


Мин «Гагарин»га иңмөһим, иңихлас сорауны бирергәҗыенганда, ул үзе дәлабораториягәкилеп керде. Роботныңһәм аны ясаучыныңйөз чалымнарындагы уртаклык «Гагарин»ныңкемгәохшатып ясалуы турында сорау бирергәмәҗбүр итте. Әмма роботныңсиликоннан ясалган йөзе кабатланмас, һичкемгәохшамаган булып чыкты.


・ Без роботта гомуми бер җыелма образ тудырырга омтылдык. Бу вакытта ниндидер ялтыравык панельләрнеңтүгел, әнәкъ менәкешесыман роботларныңчын кешеләрдәякынлык, аларныңхәленәкерергәтырышу хисе тудыруын истәтотып эш иттек, ・ дип сөйли Николаос Мавридис. ・ Моныңнигезендәкешегәүзенәохшаш машина белән бәйләнеш булдыру җайлырак дигән идея ята. Уйлап карасак, без гомер буе төрледән-төрле предметларны «кешеләштерергә» тырышабыз. Ай өслегендәелмаю чалымнары эзлибез, транспортта барганда тәрәзәдәкүзле-авызлы йөзләр ясыйбыз, үз кыяфәтләре, холыклары булган предметларны җанландырып, мультфильмнар төшерәбез.
Материалны тулысынча «Татарстан» журналы битләреннән укырга була.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: