Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Элвин Грей: «Бөтен дөнья татар музыкасын тыңлый»

Элвин Грей: «Бөтен дөнья татар музыкасын тыңлый»

Минем телем – табын теле генә түгел...

25 декабря 2018

Безнең халыкка бүген милли каһарманнарның, әйдәманнарның кирәклеге – көн кебек ачык. Сәхнәдәге йолдызлар – һәрчак күз уңында, шуңа да без еш кына сусаган героебызны җырчылар, артистлар арасыннан эзлибез. Илһам Шакировлар, Фидан Гаффаровларга алмашка яңа буын вәкилләре килде. Үзләре белән яңа формат, яңа кыйммәтләр һәм хакыйкатьләр алып килде. Бу без көткән форматмы? Һәм без кабул итәргә әзер кыйммәтләр белән хакыйкатьләрме?
 
 1-3
ФИЗИКА КАНУННАРЫ, ЯКИ РАД БЕЛӘН ГРЕЙНЫҢ РАДИАЦИЯ КӨЧЕ
– Элвин Грей феномены ту­рында Элвин Грей нәрсә әйтә ала?
Ә бернинди феномен да юк, асылда. Мәскәүдә 5 ел яшәгән арада милли эстраданы өйрән­дек. Топ дәрәҗәсендә йөргән ар­тистларның репертуары нәрсәсе белән хикмәтле икәнен. График­лар төзедек, логистиканы ничек корасын уйладык. Бервакыт про­дюсерым мәктәптә синең физи­ка белән эшләрең ничегрәк иде, дип кызыксынды. Мин, кызарып, әллә ни түгел, дип җавап кайтар­дым. Шуннан ул миңа дәреслекне ачтырды да «Радиациянең ион­лашучы энергиясен үлчәү берәм­лекләре» дигән бүлекне укырга кушты. Укыдым. Сүзне кая таба боруын барыбер аңламадым. «Мин аранжировщик, миңа бу энергия нәрсәгә», – дидем. Ә уң аңлатып күрсәтте: «Син – «РАД», бүгеннән синең никнеймың шундый. Хә­зер инде – «Грей». Ә болар бары­сы да – радиациянең ионлашучы энергиясен үлчәү берәмлекләре. Син 5 ел буе авыл клублары буйлап йөргәнсең, 100 ләп кеше җыйган­сың концертларыңа. Әмма шундый вакыт киләчәк: радиация энергия­се шикелле, йөз мәртәбә күбрәк кешене җәлеп итәчәксең. Ә бу инде 10 000 дигән сүз! Физика канунна­ры үзенекен эшли ул... Сиңа бары тик нәкъ менә шушының өчен яратылган булуыңа ышанырга гына кирәк. Бик нык ышанырга! Онытма: Фэн‑шуй буенча бәхет китерә торган саның – 7, ә талис­маның – чиксезлек билгесе...»
Бу 2011 ел иде. Мин китапны яңадан кулыма алдым да күз сал­дым. Тәннәрем чымырдап китте: 1 Грей = 100 РАД дигән формула ярылып ята иде анда. Әнә шуннан башланды да инде... Җиде ел уз­ганнан соң, 2018 елда, без «Тат­нефть Арена»да, чынлап та, 10 000 кешене җыйдык, «Уфа Арена» да – 8 000 не. Әле бит символика бар – чиксезлек билгесе…
1-2
– Сез тамашачыга тәкъдим иткән продукт нәрсәсе белән уникаль?
Бернинди уникальлек юк, без нибары тачкада барганда, дискотекада биегәндә, район мәдәният сарайларында күңел ачканда, концертларга килгәндә һәм безне тыңлаганда оят бул­маслык продукт кына чыгарабыз. Саунд дәртләндерә, битлар кәефне тиешле дәрәҗәгә күтәрә. Безнең телләрдә бөтен дөнья җырлый башлады. Йә, бу шәп түгелмени? Халыкка да ошый. Миңа безнең музыканы дөньяның барлык поч­макларыннан җибәрәләр хәзер. Мәсәлән, «Краски» төркеме про­дюсеры Алексей Воронов Лос-Анд­желестан шалтыратты: «Братишка твою «Черноглазую» через раз го­няют во всех русских магазинах и кафешках. И еще какую‑то «Утан­ма», – ди. «Может, «Уфтанма», – дип, кабатлап сорадым. «Да, да, именно так, – дип, эләктереп алды ул. – Никто не понимает, но все слушают и поют».
Төркия, Мисыр, Тунис, Казахстан, Таиланд, Германия белән дә шундый ук хәл. Дөнья та­тар һәм башкорт телләрендәге шлягерлар белән яңа хитларны тыңлый. Бу әнә теге 2011 елдагы сөйләшүнең чынбарлыктагы чагы­лышы. Безнең мәдәният, радиация дулкыны сыман, Җир шары буй­лап тарала. Мин моңа бик шат­ланам!
– Сезгә иң дөрес бәяне бир­деләрме әле? Бирсә, кем?
– Бер кешене аерып искә ала­сым килә: ул «Татар җыры» фес­тивалендә телефонына мине төшереп, «Элвин Грей җырлый» дигән язу белән Инстаграмына урнаштырган иде. Бу кеше – Та­тарстанның Президенты. Гади генә бер гамәл, югыйсә. Әмма никадәр зур мәгънәгә ия! Әлеге посттан соң, мин өйгә кайттым да, студиягә бикләнеп, алны‑ялны белмичә, эшләдем. Иҗат итәргә генә түгел, очарга да әзер идем хәтта...
– Сезнең аудиториягез – ул кемнәр?
– 2 яшьтән алып 90 яшькә кадәр­ле теләсә кем. Мин үзем башта яшьләр өчен генә эшләрбез, дип уйлаган идем. Ләкин вакыт башкача хәл итте.
– Артист образы – уйлап чы­гарылган, коммерция рельсла­рына куелган образ гынамы, әллә анда ихласлык та булырга тиешме? Элвин Грей образында Радик Юлъякшин ни дәрәҗәдә бар?
– Радик Юлъякшин – беренче мәхәббәт турында җырлый тор­ган гап‑гади бер авыл малае ул. Ә Элвин Грей – милли мәдәниятне дөнья буйлап таратучы пропаган­дист.
– Карьерагызның хәзер кайсы этабында дип саныйсыз? Алга таба безгә нинди проектлар көтәргә?
– Минемчә, бу әле – зур бер про­цессның башы гына. Алга таба та­гын да колачлырак проектлар бу­лачак. Алар турында зурдан кубып сөйлисем килми, әмма инде 2019 елның көзендә үк күрәчәксез...
– Артист булмасагыз, кем бу­лыр идегез?
– Аранжировщик булып Уфада утырыр идем, мөгаен. Үз вакыты җиткәч, саунд продюсер булып китәр идем, бәлки... Йә инде, кла­вишник сыйфатында, Юра Шату­нов белән йөрүемне дәвам иткән булыр идем...
– Сезне тәрбияләгән остаз­лар – кемнәр? Кумирларыгыз?
– Минем төп укытучым – ул «Черниковка». Шатланыргамы моңа, юкмы – белмим. Әмма ни­чек бар, шулай. Ә милли эстрадага килсәк, ул хәзер, ниһаять, уянды.
– Бүгенге татар эстрадасын 10 баллы шкала буенча ничек бәяләр идегез? Безнең эстрада дөнья масштабындагы тенден­цияләр белән чагыштырганда, калышамы, кемнәргәдер иярә­ме, әллә үз юлы белән барамы?
– Моннан берничә ел элек кенә аңарга минус билгесе белән «трое­бас»тан артыкны куеп булмый иде. Хәзер инде ныклы 7 баллга тарта. Ни өчен җидеме? Ә бу – минем яраткан саным. Коллегаларны тыңлыйм да, безнең сазлыкта «яңа дулкын» күтәрелүенә куа­нам. Сез, әнә, Әнвәр Нургалиевка карагыз, Фирдүс Тямаевка, Бабек Мамедрзаевка... Шәп бит! Тагын ике ел бирегез һәм күрерсез: без­нең «патшалыкта» хәлләр ул кадәр үк мөшкел түгел әле. Иң мөһиме – халык безнең белән, ә бергәләп без таулар күчерә алабыз. Ә бит әле берничә ел элек кенә 30 елга диярлек калыша идек... Хәзер без Россия шоу-бизнесында да мескеннәр рәтендә түгелбез. «Барслар» ниндидер «фабрика» оештыралар, дип ишеттем, «ва­һаповчылар» рус мәркәзендә тулы заллар җыеп, шәп концерт­лар бирә. Ә тамашачыны алдап булмый: ул бит тир түгеп тапкан акчасын түләп килә концертка. Әгәр ошамый икән, икенче юлы бу артистны инде сайламаячак...
– «Татнефть Арена»дагы аншлаг йогынтысы нинди бул­ды? Сездә үзегезгә карата бәя, мөнәсәбәт үзгәрдеме?
– Стадионнардан соң атна буе тора алмадым. Берәүне дә күрәсем килмәде, берәү белән дә сөйләшәсем... Хәзер инде ак­рынлап хәл керә башлады. Димәк, хаталарны төзәтү өстендә эшлибез дә, камилләшүне дәвам итәбез.
 1-1
ИКЕ МИЛЛӘТНЕҢ ХЕЗМӘТЧЕСЕ,
ЯКИ ВАТАН ҺӘМ МИЛЛӘТ БЕЛӘН СӘҮДӘ ИТМИМ
– Сезне Тукай премиясенә тәкъдим итсәләр, реакциягез нинди булачак? Алыр идегезме?
– Тәкъдим итсәләр, шат була­чакмын. Димәк, 12 ел дәвамын­да ике тугандаш халыкны үзара якынайту юнәлешендә юкка гына эшләмәгәнмен. Димәк, минем татар белән башкортның зур бер кодрәтле, көчле рухлы халык икәнлегенә ышануым хак булган. Ул халыкны ясалма рәвештә махсус аерганнар, әмма безнең бер зур, тату гаилә булып яшәү теләгебез һаман да көчле.
– Ә сез үзегезне кайсы да булса милләтнеке дип саныйсызмы? Әллә җырчының, артистның милләте булырга тиеш түгелме?
– Минем әнием дә, әтием дә – башкортлар. Ватан белән милләтне сайлап алып булмый, дип саныйм һәм алар белән сәүдә дә итмим. Әмма мин – кайчандыр тамырлары бер булган ике туган­даш халыкның хезмәтчесе. Кө­чем җиткәнчә, аларның икесенә дә хезмәт итәчәкмен.
– Сез музыкада фәлсәфә бу­лырга тиеш түгел, ул «качать» итәргә тиеш, дисез. Ә үзегез нинди музыка тыңлыйсыз? Менә хәзер, бүген?
– Европаны, Азияне, яңа юнә­лешләрне өйрәнәм. Минем музы­кам бит милли эстраданы дөнья күләмендә пропагандалауга хезмәт итә. Шулай ук – телемне дә. Аны бөтен җирдә дә тиешле дәрәҗәдә кабул итәргә тиешләр, ул – бәйрәмнәр, табын теле генә түгел.
– Музыкадан кала, тормышы­гызны тагын ни бизи? Мавыгу­лар, кызыксынулар?
– Минем төп эшем һәм мавы­гуым – музыка. Баштаянаяк аңа чу­мып яшим. Башка нәрсәләргә, дөресен генә әйткәндә, вакыт та җитми, теләк тә.
– Сезнең өчен башка ар­тистлар белән бергә иҗади тандемнар тудыру – ят нәрсә түгел. Ә хыялдагы дуэт, тандем – ул кем белән булыр иде?
– Балачактан Айдар Галимовның иҗатын яратам. Аның белән эшләп карарга бик тә теләр идем.
– Сез кешеләрдә нинди сый­фатларны хөрмәт итәсез, ни­диләрен яратмыйсыз? Үзегездә алар бармы?
– Хыянәтне, икейөзлелекне һәм ялагайлыкны яратмыйм. Көч­ле, туры фикерле, төгәл һәм сү­зендә тора торган кешеләрне ихтирам итәм. Табигатем буенча йомшак һәм беркатлырак кеше булганга, мөгаен, командага көчле, каты, кырыс кешеләрне алырга тырышам. Әмма үземне, якын­нарымны бер дә юкка, хаксызга кимсетә башласалар, үзем дә, алар­ны яклар өчен, рәнҗетүчеләрнең юлына аркылы ятарга әзермен. Халкыма тел тидерсәләр дә – нәкъ шулай. Чөнки минем халкым – ул Габдулла Тукай белән Мостай Кәримне тудырган халык.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: