Энә белән кое казучылар
Бүгенге көндә татар телен саклау, аның байлыгыннан файдалана алу, туган телдә дөрес сөйләшү, язу кебек проблемалар актуальлеген югалтмый. Бу җәһәттән һөнәри эшчәнлеге телгә бәйле белгечләр өчен сүзлекләр төзү, телне барлау-саклау өлкәсендә абруйлы сүз әйтә алырлык оешмаларның эшчәнлеге кызыклы. «Татарстан» журналы үзен борчыган сораулар белән илебезнең иң өлкән фәнни оешмаларыннан берсе – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итте һәм лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова белән әңгәмә корды.
26 октября 2022
ФӘРИДӘ ИНСАН КЫЗЫ ТАҺИРОВА, филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИ лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Иске Яндука авылында туып үскән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институына укырга кергән. Филология өлкәсенә очраклы гына килеп эләктем, дисә дә, Фәридә ханым гомере буена һөнәренә тугры булып калган. Филологиянең дә, алар үзләре әйткәнчә, «бухгалтерия»сендә энә белән кое казуда ул. Сүзлекче диләр аларны. «Сүзлекчеләр – телнең фанатлары, алар үзләрен күрсәтеп йөрми, мәгарәдәге кебек бөртекләп сүз җыюда булыр», – дип тасвирлый сүзлекче һөнәрен Фәридә Таһирова.
- Фәридә Инсановна, институт эшчәнлеге белән дә, үзегез белән дә таныштырып китегез әле...
– Мин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенә 1992 елда килдем. Өч дистә ел узган икән инде... Килүгә миңа ике томлык «Татарчарусча сүзлек»не редакцияләргә бирделәр. Хәзер булса, мин аны берничә ай эшләр идем, ул вакытта бер атнада өлгерттем (көлә). Шул көннән башлап бүгенгәчә турыдан-туры сүзлекләр төзү һәм редакцияләү белән шөгыльләнәм. Моннан тыш, әлбәттә, төрле елларда төрле теоретик мәсьәләләргә дә тукталырга туры килде: тәрҗемә, терминология, тел сәясәте, фразеология, орфография, лингвокультура һ.б.
Гомумән, безнең буынга бик күп төрле сүзлекләр төзергә туры килде, моңа кадәр бу кадәр сүзлекләр эшләнмәгәндер. Хәзер дә институтыбыз эшчәнлегендә лексикография юнәлеше иң нәтиҗәлесе дип әйтергә була. Соңгы биш елда гына да безнең бүлектә егерме сүзлек чыккан.
– Бүген орфография, ономастика, үсемлекләр, хайваннар дөньясына һ.б. өлкәләргә караган русча-татарча сүзлекләр кытлыгы бар кебек. Институтта бу эш алып барыламы?
– Сүзлекләргә чыннан да һәрвакыт ихтыяҗ бар. Шул ук вакытта сез санаган сүзлекләрнең барысы да диярлек төзелгән. Төрле өлкәләргә караган сүзлекләр төзү эше эзлекле рәвештә озак еллар дәвамында алып барыла. Кызганычка, аны таныту гына җитми. Менә быел гына 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзү эшен төгәлләдек. Бу – тел гыйлемендә зур вакыйга. Һәм моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк. Без төзегән сүзлекләрнең барысы да TATZET платформасына урнаштырыла бара, ул һәркем өчен ачык.
– Бүгенге көндә сүзлекләр төзү эшендә нинди перспективалар бар?
– Без төзегән сүзлекләр хәзер интернетка эзләү системаларына кертелә. Кемдер Америкада, кемдер Австралиядә, Төркиядә яши. Ягъни һәркем теләсә кайчан, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан интернетка кереп, үзенә кирәкле сүзне карый ала. Ләкин бу чын электрон сүзлек түгел әле. Чын электрон сүзлек – перспективалы юнәлеш. Әйтик, анда өстәп, төзәтеп була. Һәм кәгазь сүзлектән аермалы буларак, анда төрле яктан керергә була. Кәгазь сүзлектән бер сүзне эзләп табу өчен аны алдан белергә һәм дөрес язылышы буенча эзләргә кирәк. Электрон сүзлекләрнең мөмкинлекләре киңрәк һәм торган саен киңәя. Бу өлкәдә төрекләр алдынгырак, аларның мөмкинлекләре дә күбрәк. Якутларда, Себер татарларында мегагрант буенча зур‑зур лабораторияләр эшли. Мәсәлән, аларда фонетика лабораториясендә генә дә кырыгар кеше эшли, ягъни безнең тулаем институт кадәр. Корпуслар мәсьләсендә дә шундый ук хәл. Себер халыклары турыдан-туры Россия Фәннәр академиясенә карагангамы, алар грантлар алып, корпуслар төзү эшенә тотынды.
– Тыныш билгеләренә килгәндә, өтерләр белән нишләргә? Редакцияләрдә эшләүче мөхәррирләр өчен берәр кулланма юкмы? Шулай ук орфографик хаталардан качар өчен бердәм кагыйдәләр комачауламас иде.
– Без үзебез дә сүзлек төзегәндә, редакцияләгәндә шул ук тыныш билгеләре, дөрес язылыш проблемаларына тап булабыз. Шунда ук аларны хәл итеп барырга тырышабыз. Тыныш билгеләрен аңлата торган кулланмалардан К.С. Сабиров хезмәтен күрсәтер идем (Сабиров К.С. Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, 1956). Әлбәттә, аның яңа басмасын әзерләргә кирәк.
Орфографик сүзлекләр дә шактый. Бәлки кирәгеннән артыктыр да әле. Ләкин проблемалар кала бирә. Кайвакытта теоретик яктан хәл итеп, дөрес язу кагыйдәсен табу җиңелрәк, ә аны кабул иттерү, аңлату кыенрак була. «Без башкача өйрәндек», «безнең авылда болай түгел», «халык аңламаячак» кебек реакцияләр күзәтелә. Иманым камил, орфография мәсьәләсен бары тик белгечләр хәл итәргә тиеш. Төркиядә бу яктан Төрек теле курумы (Ататөрек вакытында, җөмһүриятнең беренче елларында ук нигез салынган оешма) чыгарган орфографик сүзлекнең соңгысы канун көченә ия, соңгысы дөнья күрүгә, алдагысы гамәлдән чыга. Бездә алай түгел.
Орфография мәсьәләләрен берьюлы хәл итү, аны идеаль хәлгә китерү мөмкин дә түгел, чөнки тел – җанлы, ул көн саен үзгәреп тора. Дөньяда идеаль орфографияле тел юк. Әйтик, инглиз теленә атнасына сигез сүз керә. Һәм алар, мәсәлән, ирландларның телендә яки кельтларныкында ничек язылса, инглиз теленә дә шул көе керә. Сөйләм теле аша бик күптәннән кергән сүзләр генә татар теле закончалыкларына яраклаштырылып языла. Соңгы йөз елда сүзләр китап аша керә һәм без аны язма телдән алабыз, шуңа күрә дә чыганак телдәгечә язабыз да.
Гомумән, тел нормалары мәсьәләләрендә ТӘһСИ кебек үзәк бер генә булырга тиеш. Без – академик үзәк. Җаваплылык та академик оешмада була.
– Тел нормалары үзгәрүгә ничек карыйсыз? «Ничек язабыз, шулай сөйләшәбез, әдәби тел аралашуны чикли» дигән фикерне яклаучыларга ничек карыйсыз?
– Мин бу мәсьәләдә бик усал. Әдәби телдән читләшеп, сөйләм телендә язарга өндәү – ахмаклык ул. Тарихта әледән-әле андый бәхәсләр чыгып торган. ХХ гасыр башында «Нинди телдә сөйләшик?» дигән темага ут ягып бәхәсләшкән чорлар булган, бу турыда заманның иң зур галим һәм язучылары үз фикерләрен әйтеп калдырган.
Әдәби тел татарларда бар икән, киресенчә, горурланырга кирәк. Кайбер халыкларда ул әле дә формалашып җитмәгән. Телнең нормасыз вакыты оешып җитмәгәнлекне, формалашмаганны аңлата. Ул бер дә үсешне күрсәтми. Әйтик, сүзлекләр төзегәндә, бик күп телләрне чагыштырырга туры килә. Кушма сүзләр белән шөгыльләнгәндә, бөтен төрки телләрнең грамматикалары белән таныштым. Бик күпләренең теориясе безнең телдән кайтышрак.
Тел законнары чикли дигәннән. Дөнья үзе тоташ нормалардан, законнардан тора. Табигать законнары (мәсәлән, табигый сайланыш), физика законнары (тарту көче), химия законнары һ.б. Нишләптер алар берәүгә дә комачауламый. Шулай тиеш дип кабул ителә. Нишләп тел законнары гына чикләргә тиеш соң әле? Язучыларны гына алыйк. Мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиевне укыганда, тел нормаларын да, кагыйдәләрен дә онытасың, көләсең дә, елыйсың да. Аны бит берни дә чикләмәгән. Күп укыган кеше беркайчан да бу сүзне ничек язасы әле дип уйлап тормый, автомат рәвештә язып кына куя. Ул тел законнары турында уйламый, тота да үз романын яза. Укымыйча язучы булып булмый. Борын‑борын заманда көнчыгыш шигъриятенең үсеш чорларында шагыйрьләр бер-берсенең 50 меңләп шигъри юлын яттан белергә тиеш булган. Ни өченме? Сүз запасы, образлар запасы җыелсын өчен. Бер-берсен кабатлар өчен түгел, киресенчә, кабатламас өчен кирәк булган ул. Бассейнга су тула‑тула да, тулгач кына торбадан ага башлый. Телдә дә шулай.
– Үзегез хәзерге вакытта язылган китапларны, газета-журналларны укыганда, телче буларак, кул үзеннән-үзе төзәтергә каләм сорамыймы?
– Сорый шул. Телевизор тыңлаганда да хәтта. Бер җөмләдә -учы/-үче кушымчаларын тезә башласалар, телевизорны сүндереп куям, -учы/ -үче исем фигыльдән бигрәк, исем буларак кулланыла. Ул – субъект. Ә бездә Яңа ел да килүче, яңгыр да явучы. Аның ‑а торган /-ә торган дигән формасы бар. Үткән заман формасы түгел ул. Төрекчә гениш заман дип әйтелә, киң заман ул. Киләчәк заманнан алып үткән заманга кадәр колачлый. Мондый кагыйдәләрне белмәү үз хезмәтеңә карата җавапсызлыктан килә. Тел байлыгы, сүз байлыгы җитми, стильләр бутала, рус сүзләрен татарчалаштырырга тырышу белән мавыгалар. Әнә бит алты том тора! Ул бит татар теленә һәйкәл! Ач та кирәкле сүзне, аның урынлы мәгънәсен эзләп тап.
Кыенлыклар белән очрашабыз урынына – кыенлыклар очрый, кыенлыкларга тап булабыз; ә туганнар, дуслар белән очрашабыз. Кораллар белән файдаланмыйбыз, кораллар кулланабыз, кораллардан файдаланабыз.
Күптән түгел генә чыккан «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге»ндә без, типик хаталарны анализлап, алардан котылу юлларын күрсәттек.
Иң борчыганы – язучыларда, журналистларда тел байлыгы җитмәү. Тел чараларын сайлауда талымсызлык. Грамоталылык дәрәҗәсе төшү. Стильләр арасында чикләр бетү, түбән стильнең әдәби стильгә үтеп керүе һ.б. Болар аз укудан килә дип саныйм. Монда үпкәләү урынсыз, чөнки алар халык өчен яза, текстларын үзләре теләп халык хөкеменә чыгара, ә лингвист шул язма текстларны анализлый.
– Феминитивлар белән нишләргә? Сез галимме, галимәме?
– Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә, биологик җенес белән телдәге род категориясенең корреляциясе юк. Әгәр аларны белдерә торган сүзләр бар икән, алар әзер алынма буларак кергән. Соңрак ясалганнары бик үк дөрес түгел. Кулланырга мөмкин, ләкин бик кирәк, ансыз булмый дигән әйбер юк. Филологлар рус әдәби телендә дә «поэтесса» дигән сүз юк диячәк. Чөнки ул сөйләм стиленә генә карый. Беренче урында мәгънә, ә аны төрлечә белдерергә мөмкин.
– Яшьләр сленгында инглиз теленнән рус теленә кергән сүзләр бик күп. Рус теле аша татар теленә дә керә. Шулай ук бизнес, халыкара мөнәсәбәтләрдә кулланыла.
– Әйе, андый сүзләр хәтта артык күп. Телләр арасындагы чикләр дә халыклар арасындагы чикләр кебек үк юкка чыгып бара, дип уйлыйм, чөнки гомуми мәгълүмат киңлеге нык берләштерә. Бер сүз рус теленә кергән икән, ул шул ук көнне татарча да кулланыла башлый, дип әйтерлек. Әгәр тел, сүз синең һөнәрең икән, син һәр сүзне урынлы, белеп кулланырга тиеш. Мәгънәсен ялгыш аңлап, урынлы-урынсыз куллану бизәми.
– Смайлик, эмодзи, стикерлар да язма телгә кереп китмәсме?
– Язма тел шактый консерватив ул. Якын арада гына андый үзгәрешләр булыр, дип уйламыйм. Ләкин беркайчан да булмас, дип кистереп тә әйтмим. Борынгы телләрдә тоташ язу, ноктасыз язу булган бит. Ләкин, минемчә, ул артка таба адым булыр иде. Нормалылык, пунктуация – үсеш алган тел сыйфаты. Символларга килгәндә дә шул ук фикердәмен. Үсеш символлардан (Борынгы Мисыр язуын хәтерләгез) хәрефләргә таба барган, киресенчә түгел.
– Менә ничә ел инде безнең өстә «Тел бетә!» дигән чаң тора. Татар теленең киләчәген 10‑15 елдан соң ничек күрәсез? Телнең көче нәрсәдә?
– Әлеге вакытта милләтләр атамалары сүзлеген төзибез. Өр-яңа, бер җирдә дә булмаган сүзлек. Фәнни редактор буларак, аның инструкциясен эшләдем. Анда халыкның атамасы, яшәү урыны, теле, дине турында мәгълүмат биреләчәк. Мисал өчен, төрки телләрне генә алсак та, шактые үле яки юкка чыгу алдында тора икән! Ә ничек тел юкка чыга соң? Кисәк җимерелгән бина кебек түгел, әлбәттә. Башта сөйләшү сферасы урам яки гаилә белән чикләнә, аннан әби-бабасы телендә оныклары гына сөйләшми, алга таба әти‑әнисе телен балалары белми. Белүче өлкән буыннан соң ул телдә сөйләшүче калмый. Бу сүзлек тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. Татар теле андый ук хәлдә түгел кебек. Ләкин тынычланырга ярамый.
Татарларга карата бетәбез дип әйтү иртәрәктер, дип уйлыйм. Шәһәрләшү, глобальләшү – болар бит объектив әйберләр. Бер безгә генә янамый ул. Төркиядә, мәсәлән, күпчелек төрек халкы яши кебек. Юк, алар да төрек теленең киләчәге өчен борчыла. Алынмаларның күп керүен билгелиләр. 2015 ел аларда Төрек теле елы дип игълан ителгән иде. Төрек теле курумы канун көченә ия.
Татар теле гыйлеме бар, сүзлекләре бар, әдәби теле бар... Һәм ул әдәби тел югары дәрәҗәдә системалашкан, аның формалашуы төгәлләнгән, ул камилләшә генә ала, чөнки бик борынгыдан язма тел буларак кулланылган. Сүзлек төзү тәҗрибәсе бик борынгыдан килә. Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгатеттөрк»тән башлыйбыз, гадәттә. Эзлекле рәвештә сүзлек төзү тәҗрибәсе баеган. Дамаскин сүзлеге, Каюм Насыйри төзегән сүзлекләр, мәсәлән.
Татар теленең көче аның язу тарихы, фәнни яктан әйбәт өйрәнелгән системасы, нормалылыгы, шул ук вакытта җанлы диалектлар һәм сөйләшләр системасы булуда. Ягъни телнең яшәве өчен нәрсә кирәк булса, татар телендә барысы да бар.
– Татарча фән теле...
– 90 нчы елларда, татар теле катып калган, фән теле буларак кулланылмый, дип әйтә идек. Ләкин китапханәләрдә бераз казынсак, 40–50 нче елларда татарча язылган бик матур фәнни китаплар барлыгын күрер идек. 20 нче елларда тернәкләнү чоры булып ала. Авыр елларда да эшләнгән, ул традиция юк түгел. Азмы‑күпме фән теле булган. Галимнәр русча гына язган дигән сүз дөрес түгел. 90 нчы еллар шуны күрсәтте: ул онытылып бетмәгән. Ул вакытта төрле өлкәләргә караган шактый күп сүзлекләр бастырылды. Медицина, ветеринария, математика, физика терминнары сүзлекләре... Урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, сәүдәгә караган... Бүгенге көнгә алар калын‑калын терминологик сүзлекләр булып җитеште. Шуңа күрә фән теле юк дип әйтү вазгыятьне чамалап бетермәүдән килә, дип саныйм. Архитектура-төзелеш, медицина институтында лекцияләрне татарча укыткан еллар булды.
– Хәзер татар теле һәм әдәбиятыннан диссертацияләрне дә русча язып, русча яклыйлар.
– Рус теле – дәүләт теле, шуңа да уку йорты, дәүләт теле буларак, русча язып, русча яклау таләбен куярга хаклы. Татарстан чикләрендә без дә татар теленә, дәүләт теле буларак, шундый ук таләп куярга хаклы идек, ләкин без ул таләпне куя белмәдек. Мин ул комиссияләрдә күп йөрдем. Ул вакытта резолюцияләр, тәкъдимнәр күп булды. Гамәлгә ашырырга безнең кыюлык җитмәде. Кызганыч. Шул ук алфавитны латинга алмаштыру мәсьәләсендә дә без бердәм була алмадык. Ул вакытта Мәскәүнең бездә эше юк иде әле, вазгыять без үзара килешкәнче үзгәреп куйды. Ләкин минем өчен латинга күчү аның кадәр әһәмиятле түгел, телне башкача да яшәтеп була. Кытай һәрбер иероглифны исендә калдыра әле. Без дә баланы «тәймин» дип түгел, «тәэмин» дип әйтергә өйрәтә алабыз. Бер‑ике чыгарманы гына истә калдырырлык хәтер бар бит. Тел программасы дип никадәр акча түктек, ата‑ана өйрәтмәсә, ул программа буенча чыккан китапларның барлыгын да белмәячәк бала.
– Филолог, тел-әдәбият белгече бүген акча эшли аламы?
– Әгәр безнең кебек фанатиклар бар икән, туп‑туры безгә килсеннәр инде. Бюджет оешмасы бит. Хәзерге вакытта тел программалары бар, алар аша тәгаен эшләргә финанслар бүленә. Безнең кечкенә сүзлекләр шул программа нигезендә чыга. Бер кечкенә сүзлек, мәсәлән, кимендә бер ел буена баш күтәрмичә эшләнгән эш ул. Ә күп очракта әле ул ун ел алдан әзерләнгән материаллар да булырга мөмкин. Аңлатмалы сүзлек 25 ел эшләнде. Ягъни тотрыклы хезмәт хакына яшәргә була.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий