Эссе җәйнең кайнар икмәге
Гадәттән тыш корылык, эссе һава… Болар барысы да Татарстан игенчеләре өчен яздан башлап урак өстенә кадәр дәвам иткән көчле сынау булды. Шуңа да экстремаль шартларда җыеп алынган 2,4 миллион тонна ашлык бик кадерле.
Татарстанда узган елны җыеп алынган биш миллион ярым тонна уңыш фонында бүгенге 2,4 миллион тонна – бик тыйнак нәтиҗә. Әмма һава торышы ягыннан уңай 2020 елны быелгы экстремаль җәй белән чагыштыру дөрес булмастыр.
ЭССЕ ҖӘЙ ФОНЫНДА САЛКЫН АКЫЛ
Быел авыл хуҗалыгы тармагы кичергән корылык унбер ел элек басу-кырларга ябырылган афәтне хәтерләтте. Ул чакта, 2010 елда, шундый ук диярлек шартларда, республикабыз аграрийлары бары тик 700 мең тонна ашлык үстерә алды. Быелгы уңыш дүрт мәртәбәгә диярлек күбрәк. Бу әгәр игенчелектә инновацияле технологияләр кулланылса, уңайсыз шартларда да лаеклы нәтиҗәгә ирешеп булганны раслый.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында мондый технологияләр арасында, атап әйткәндә, дым җыю һәм дым саклау технологияләрен мисалга китерәләр. Көзен туфракны тирәнтен эшкәртү, туфрак өслегендә органик калдыкларны туплау юлы белән игенчелекне биологизацияләү, эремә комплекслары, ниһаять, язгы чорда туфракны эшкәртү санын киметү (бу очракта бер йөрештә бишәр операция башкарырга сәләтле чәчү комплекслары ярдәмгә килә) – корылыкка да карамастан, яхшы уңыш алуга ирешкән хуҗалыклар тарафыннан кулланылган ысулларның берничәсе генә.
Кайбер урыннарда онытылганнарны куллану да ярап куйды. Мәсәлән, урман саклау полосалары. Алар туфракны эрозиядән саклый, чәчүләрне коры җилләрдән якларга сәләтле һәм һәр кырның үз микроклиматын булдыра. Корылыкка каршы торуның тагын бер ысулы – эсселекне һәм корылыкны җиңел кичерә торган культуралар игү. Сентябрь киңәшмәләренең берсендә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров кукурузны бөртеккә җыю нәтиҗәләре турында чыгыш ясап болай диде (ул вакытка 13,5 мең гектардан 43,2 мең тонна алынган иде): «Технологик таләпләрне саклаган очракта кукуруз хәтта корылык шартларында да башаклылардан 2‑3 мәртәбә күбрәк уңыш бирергә сәләтле». Алай булгач, киләсе елларда «кырлар патшабикәсе» чәчүлекләрен арттыруның файдасы булмасмы?
БӘРӘҢГЕ, ШИКӘР, ЯШЕЛЧӘЛӘРГӘ КЫТЛЫК БУЛМАЯЧАК
Корылык елында аграрийлар үстергән һәм җыеп алган уңыш җитәрме соң? Август азагында, бөртекләрнең уңышы җыелып беткәндә, кайбер позицияләр буенча беренче фаразлар яңгырады. Аерым алганда, Марат Җаббаров болай дип хәбәр итте: миллион тонна шикәр чөгендерен җыеп алу планлаштырыла (шикәр базары тенденцияләрен исәпкә алып, чәчү җирләре ике мең гектарга арттырылган), шулардан 160 мең тонналап шикәр комы җитештереләчәк, бу республика ихтыяҗын 130 процентка капларга мөмкинлек бирәчәк. Бәрәңге дә җитәчәк. 10 сентябрьгә 800 гектарда (мәйданнарның 21 проценты) бәрәңге җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектарыннан 155 центнердан артык. Гомумән алганда, халыкны бәрәңге белән тәэмин итүдә проблемалар күзәтелми, дип ышандырдылар министрлыкта. Башка яшелчәләр, суган да җитәрлек күләмдә үстерелгән.
Терлек азыгы белән вазгыять катлаулырак. 11 сентябрьгә ихтыяҗның 65 процентын капларлык азык әзерләнгән, ләкин авыл хуҗалыгы предприятиеләре силоска кукуруз салуны дәвам итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, узган елдан калган азыкны исәпкә алып, 917 мең тонна тупас һәм сусыл азык – ихтыяҗның 97 проценты инде хәстәрләнгән.Барлыгы тагын җиде мең баш терлек өчен азык әзерләргә кирәк.
Хәер, элегрәк аграр ведомствода тиешле күләмнәргә ирешүгә юнәлдерелгән чаралар билгеләнгән инде. Аерым алганда, бөртеккә дип үстерелгән кукурузның бер өлешен терлек азыгына салырга карар кылганнар. Тагын әле 11 сентябрьгә төрле каналлар буенча хуҗалыкларга 270 мең тонна бөртек фуражы бүлеп бирелгән (ихтыяҗның 87 проценты). Шәхси хуҗалыкларда савым сыерларын тотуга субсидияләр бирү каралган.
Бөртеклеләр уңышына килгәндә, ул барыбер безнең ихтыяҗдан түбәнрәк – гадәттә республикага, терлек азыгына бара торган ашлыкны исәпкә алганда, 3,3 миллион тонна кирәк. Җитеп бетмәгәнен кырыйдан сатып алачакбыз. Россиядә азык‑төлек бодаена кытлык булмаячак.
АНОМАЛЬ ТЕМПЕРАТУРАЛАРНЫҢ АКЧАДА ЧАГЫЛЫШЫ
Аграрийларның барлык тырышлыкларына карамастан, корылык барыбер шактый зыян китерде. Күптән түгел РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган видеокиңәшмәдә чыгыш ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Уңышны саклап калу өчен, без барысын да эшләдек. Әгәр корылыклы 2010 елда бары тик 700 мең тонна ашлык җыя алсак, быел кукуруз белән бергә 2,5 млн тонна булыр, дип көтәбез. Ләкин бу җитәрлек түгел». Аның сүзләренә караганда, гадәттән тыш эсселек эре хуҗалыкларга да, кечеләренә дә сизелерлек зыян китергән. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар да җитди авырлыкларга дучар булган. Татарстан Президенты Дмитрий Чернышенкодан әлеге теманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүен һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтүне үтенде. Республика аграрийларының югалтулары 28 миллиард сумлык дип бәяләнә – һава торышының начар булуы аркасында нәкъ менә шул суммалык продукция алынып бетмәгән. Чөгендер үстерүчеләр генә дә биш еллык уртача күрсәткеч белән чагыштырганда 1,3 миллион тоннага якын тамыразыктан коры калган, бу җитди финанс югалтуларына китергән. Һава торышы китергән күңелсезлекләргә бәйле авыр вазгыятьтә гадәттә чәчүлекләре иминиятләштерелгән хуҗалыклар ота. Бу хакыйкатьне әкренләп аңлый башлаганнар инде. Быел республикада 278 мең гектардагы чәчүлек иминиятләштерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбәгә диярлек күбрәк.
ЭССЕ ҖӘЙ ХРОНИКАСЫ
Майның икенче яртысы. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров болай диде: гадәттән тыш эсселек (йөзьеллык температура рекорды) туфракны җитди корытты һәм сабан ашлыгы чәчелгән кырларда чүп үләннәренең һәм корткычларның бик тиз артуына китерде. Уҗымнар белән әлегә хәлләр яхшырак, җитештерү технологияләре сакланган урыннарда проблемалар бөтенләй юк диярлек. Әмма хәзер һәм алга таба ныклы эш таләп ителә: уҗым культураларының потенциалын саклап калу өчен, тамырдан һәм яфрактан тукландыруны уздыру бик мөһим, дип кисәтте министр.
Терлекчелек секторында вазгыять шулай ук җиңел түгел. Республика көн саен биш тонналап сөтне кимрәк ала: сыерлар эсселектән стресс кичерә. Су тоткарлыкларсыз китерелә, сыер абзарларындагы микроклимат булдыра алганча оптималь – болар һава торышы аномалиясе китерә торган уңайсызлыкларны йомшарту мөмкинлекләре. Әлегә өмет өзелми: менә-менә яңгырлар китәр, һәм кырлардагы, фермалардагы вазгыять яхшыга үзгәрер кебек.
ИЮНЬ. Яңгырлар юк, кояш һәм эсселек авыл хезмәтчәннәрен ныклыкка сынавын дәвам итә. 30 июньдә Гадәттән тыш хәлләр буенча рес‑ публика комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вазгыятьнең җитди‑ леген аңлата: «Республикада һава торышы, продуктив яңгырларның булмавы авыл хуҗалыгы культу‑ ралары уңышын формалаштыру һәм аны алу мөмкинлеген куркы‑ ныч астына куя. Килеп туган ваз‑ гыятьне тикшерергә һәм эссе һава торышының тискәре йогынтысын җиңү һәм республикада азык‑тө‑ лек иминлеген саклау буенча уртак чаралар эшләргә кирәк». ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итә: узган айда вазгыятьнең яхшы якка үзгәреше күзәтелмәде – «июнь температура һәм явым-төшемнәр күзлегеннән караганда аномаль булды». Барысы да соңгы өч дистә ел эчендә без өч мәртәбә узган сценарий буенча бара – корылыклы 1989 нчы, 1998 нче һәм 2010 нчы еллар. «Бүген явым-төшемнәр фронталь характерда түгел, локаль рәвештә бара, – дип төгәллек кертте Сергей Захаров. – Туфракта дым запасы бик аз – 100 мм дан кимрәк. Дымның җитмәве уңышның формалашуына тискәре йогынты ясый». Эсселек һәм яңгырның ике-өч районда, хәтта республикадагы районнарның яртысында гына түгел, күпчелегендә булмавы бигрәк тә борчуга сала. Гидрометеорология идарәсе шуны раслый: куркыныч агрометеорология күренешләре 38 районда күзәтелә. Коры җилләр 34 муниципаль районда теркәлгән. Туфрактагы корылык– 18 районда. Атмосферадагы корылык – Мөслим һәм Сарман районнарында.
38 районда муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш режим кертелә. Гидрометеорология идарәсенең куркыныч агрометеорология күренешләрен рәсми рәвештә теркәве үз чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыклар өчен иминият түләвен алырга нигез булып тора. Хәзер иң мөһиме – үсемлекләр үсешенә әлеге куркыныч күренешләрнең йогынтысын теркәү өчен иминият компаниясенә үз вакытында мөрәҗәгать итеп өлгерү. Форс-мажор вазгыять авыл хуҗалыгы берләшмәләренә инвестицияле һәм кыска сроклы кредитларны, шулай ук башка йөкләмәләрне озайтырга мөмкинлек бирә.
ИЮЛЬ. Туфракның бер метр тирәнлектәге катламында дым белән тәэмин ителгәнлеге буенча вазгыять канәгатьләнерлек түгел. Кайбер районнарда туфракның сөрү катламында продуктив дым 10 мм дан кимрәк. Гидрометеоүзәк шул арада тагын өч төбәк – Алексеевск, Буа, Мамадыш муниципаль районнарында куркыныч күренеш (коры җил) күзәтелүен раслый. Эсселек һәм корылык күпьеллык графикларны үзгәртергә мәҗбүр итә. Календарьда әле 10 июль генә, әмма кайбер хуҗалыклар инде уҗымны җыярга керешә. Беренче 5,3 мең гектардан иген суктырыла, уңыш гектарыннан 20,2 центнер чыга. Якын көннәрдә районнарның барысы да уҗым уңышын җыярга керешәчәк. Киче‑ гергә ярамый: мондый һава торы‑ шы шартларында бөртек һәр көн‑ не гадәттәге 1–1,5% урынына 3%ка кадәр дымын югалта. «Бөртеклеләрнең тулай җыемы күп көтелми, ләкин урып‑җыю җиңел булмаячак, – ди Марат Җаббаров. – Тәбәнәк, кыска са‑ ламлы кырлар күп. Агымдагы елда бөртек вак һәм ач булып форма‑ лаша».
Терлек азыгын әзерләү дә кат‑ лаулы. 10 июльгә 274 мең тонна печән һәм 1 млн 240 мең тонна‑ дан артык сенаж әзерләнә, бу 1 шартлы терлек башына 9,4 ц азык берәмлеге дигән сүз. Чагыштыру өчен: узган ел бу вакытка 15,5 ц азык берәмлеге әзерләнгән була. Вазгыятьне үзгәртү өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлы‑ гы корылыктан зыян күрмәгән күрше төбәкләрдә печән, сенаж һәм ашлык табуны һәм сатып алуны оештыра. Республика авыл җирлекләре актив рәвештә тер‑ лек азыгы әзерли. Муниципаль районнарда азык әзерләү буенча механикалаштырылган отрядлар оештырыла.
АВГУСТ. Ай ахырына республикада бөр‑ теклеләрне урып‑җыю төгәлләнә дияргә була. Уңайсыз һава шартларына карамастан, 2,4 млн тонна ашлык җыеп алына, уңды‑ рышлылык – гектарыннан 15,4 центнер. Әле бөртекле кукурузны, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә җыясы бар. Ким дигәндә бер миллион тонна чөгендер тамыразыгын җыеп алу көтелә. Урып‑җыю эшләре белән бергә 2022 ел уңышына нигез салу – уҗым чәчү һәм туф‑ ракны эшкәртү буенча төп эшләр алып барыла. Уҗым басуы барлык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчеләсе кырларның 30% ка якынын алып тора. Шәхси хуҗалыкларда, былтырдан калганнарны исәпкә алганда, 872 мең тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән, бу ихтыяҗның 92%ын тәшкил итә. Тагын 21 мең баш терлеккә азык әзерләргә яисә сатып алырга кирәк. Төрле каналлар (пай җирләрен арендалаганга түләү, сатып алу) буенча 240 мең тонна бөртек-фураж (ихтыяҗның 77%ы) бүлеп бирелгән.
СЕНТЯБРЬ. Татарстан Президенты видеоэлемтә буенча РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәиселегендәге киңәшмәдә катнаша: «Соңгы мәртәбә мондый корылык 2010 елда булды, быел вазгыять кабатланды, – дип хәбәр итә Рөстәм Миңнеханов. – Уңышны саклап калу өчен, без барысын да эшләдек. Әгәр корылыклы 2010 елда без бары тик 700 мең тонна ашлык җыя алсак, быел кукуруз белән бергә 2,5 млн тонна булыр, дип көтәбез. Ләкин бу җитәрлек түгел». Аның сүзләренә караганда, гадәттән тыш эсселек эре хуҗалыкларга да, кечеләренә дә сизелерлек зыян китергән. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар да җитди авырлыкларга дучар булган. Татарстан Президенты Дмитрий Чернышенкодан әлеге теманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүен һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтүне үтенә. Республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. «Без быел авыл хезмәтчәннәренең билгеле проблемалары булуын аңлыйбыз, чөнки җәй коры килде. Ләкин яшелчәләрне һәм бәрәңгене без җитәрек күләмдә кайтартабыз. Безнең бөтен шәһәрләрдә уңайлы сату мәйданчыклары булырга тиеш. Бу эшне оештырырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә катнашучыларга.– Бәяләрне, ә иң мөһиме, продукциянең сыйфатын күзәтеп торыгыз».
Добавить комментарий