Эт иярткән – иптәшле
Бу язмабызда Анастасия Хатыйпова этләрнең дөрес токымын сайлау, аларның хуҗаларны йорт салырга, агач утыртырга, өч бала һәм бер онык үстерергә мәҗбүр итүе һәм тормышны яхшы якка үзгәртүе турында сөйли.
20 апреля 2023
ФЛЕГМАТИК САК ЭТЕ
– Минем беркайчан да эт асрарга җыенганым юк, иде, гомумән аларны яратып та бетерми идем, – дип сөйли безгә Тибет мастифларын үрчетүче Анастасия Хатыйпова. – Беркөн без Ливадиядә бакча сатып алдык, анда кыш көне дә яшәп була иде. Шул чакта ирем белән кызым эт алырга күндерделәр. Исәпләре Көнчыгыш Европа овчаркасын алу иде. Мин этне ашатырга гына ризалаштым, карау-тәрбияләүне алар башкарырга тиеш дип сөйләштек.
Ләкин бу токым миңа ошамый иде. Интернетта «флегматик сак эте» дип җыйган идем, «Тибет мастифы» чыкты. Бу 2011 ел иде, әлеге токым көчекләре 80 мең сум тора.
Ирем бу бәяне кыйбатсынды. Мин исә, киресенчә, этләргә кагылышлы төрле форумнарга кереп, мастифларның үзенчәлеген, холкын өйрәнергә һәм акча тупларга керештем.
«НАСЛЕДИЕ ТИБЕТА ЕСОН»
Без питомниклар буйлап йөри башладык: Екатеринбург, Мәскәү, Пермь… Түбән Новгородта, ниһаять, үзебез хыялланган этне таптык. Аның хуҗасы Светлана Шарова белән хәзер дә дус яшибез һәм хезмәттәшлек итәбез. Этебезнең тулы кушаматы «Наследие Тибета Есон» иде. Аны бакчага алып кайттык. Һәм нәкъ менә шул кышта 15 елга беренче тапкыр андагы электр утын өзделәр! Тиз арада бөтен нәрсәне сатып, җир алдык. Ярты ел эчендә Зәңгәр күлдәге Щербаковода йорт салып, үз почмагыбызга күчендек. Тагын бер эт – Латифаны алдык. Ул безнең – матурлык буенча Россия, дөнья, Италия, Беларусь чемпионы! Латифа хендлер (этне күргәзмәләргә йөртүче махсус кеше) белән үзебез дә күрмәгән әллә ничә илдә булып кайтты инде.
ДҮРТЕСЕНӘ - ДҮРТ ХОЛЫК
Хәзер бездә дүрт эт яши: Латифа, аның кызы Гела Сида, Латифаның оныгы Ютера һәм бәләкәй Джуна. Есон былтыр үлде, аңа 9 яшь иде.
Һәр этнең – үз холкы. Есон... кеше кебек иде. Бик зыялы, горур, тәртипле. Патша инде менә! Без эштән кайтканда, башка этләр кебек өскә сикерми, башын иеп, аягын күтәреп, тыйнак кына сәламли.
Латифа – бер дә берүзе генә тора алмый: аңа йә этләр, йә кешеләр янында булырга кирәк. Күзгә карауга ук, барысын да аңлый. Гәрчә карап торышка ул бик усал күренсә дә, чынлыкта исә бик назлы һәм иркә.
Акыллы Ютера – иң каты тавышлысы, урамнан узган бөтен кешегә өреп кала. Ул безнең төп сакчыбыз – яныннан тычкан да үтә алмый.
ЕШИМИ РАЙ, ЕРОН ИСАР ҺӘМ ЕЖЕВИКА
Этләр безнең тормышны тамырдан үзгәртте. Хәзер безнең бөтен дусларыбыз – эт асраучылар. Оныгым Эвелина белән этләрне ашатабыз да, юып-тарыйбыз да, күргәзмәләргә дә йөртәбез. Мин хәзер бу мәшәкатьләрдән башка элек ничек яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм.
Этләрнең вольеры бар, тик алар нигездә урамда яши. Кар өстендә яки болдырда йокларга яраталар. Көчле җил йә яңгыр булганда, каты буран котырганда гына вольерларына керәләр.
Февральдә Ютера балалады – көчекләргә Ешими Рай, Ерон Исар һәм Ежевика дип исем куштык. Бик матурлар. Күптән көтеп алынган көчекләр. Аларны булачак хуҗалары да түземсезләнеп көтә инде.
Безнең беренче Тибет мастифы – Есон.
Безнең җиңүләр.
ЭТ ДАРУЫ
Этләремне бик яратам. Ничек алай килеп чыктымы? Белмим, мөгаен, Тибет мастифлары үзләренең акыллы булулары белән мине гашыйк иткәннәрдер. Кеше акылы бар кебек үзләрендә. Өйдә берәребезнең берәр җире авырта башласа, кешеләр өчен дару табып булмый – хәтта тырналып канаган тезләргә дә эткә дигән «зеленка» сөртергә туры килә.
Минем өч балам хәзер зурлар инде. Этләрне карарга барысыннан да күбрәк оныгым Эвелина булыша. Аңа 13 яшь, киләчәктә ветеринар булырга хыяллана.
ДҮРТКӘ ДҮРТ
Үз йортыңда мәчесез дә яшәп булмый. Бездә алар да дүртәү. Мейн кун токымлы Хеннеси (Нэся) песиен мин тәмугтан коткарып калдым дияргә дә була. «1000 сумга мейн кун сатам» дигән игъланны күргәч, карарга киттем. Анда коточкыч шартларда, бик сасы бүлмәдә бер көтү мәче асрыйлар иде. Шундук алып киттем. Безнең Нэся башта кешеләрдән бик курыкты. Өч ай буе карават астыннан чыкмады. Монда аны беркем дә кыерсытырга җыенмавын аңлагач кына тынычланды. Каты тавыштан да, ирләр белән балалардан да шүрли иде. Күрәсең, ул бик күпне күргән.
Мася (өстә) белән Яся гел бергә.
Курил бобтейлына охшаган (кыска койрыклы) Яськаны кечкенә вакытында урамнан тапкан идек.
Зәңгәр рус токымлы мәчегә бик охшаган Моисейны кызым Чаллы урамыннан алып кайтты – ул аның машинасына сикереп менгән. Һәм бер мәчебезнең генә токымын раслый торган документлары бар – Курил бобтейлы токымлы Мася Питердан кадәр кайтты.
Менә шундый песиләр яши бездә. Үзара да, этләр белән дә тату‑тыныч гомер сөрәләр.
Фотолар Анастасия Хатыйпова архивыннан
Добавить комментарий