Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әти сүзе

Әти сүзе

Татарда тирән мәгънәгә ия «ир канаты астында яшәү» дигән гыйбарә бар. Хатынын, балаларын кайгыртып яшәүче, чын ирләргә карата кулланыла ул. Тагын әле «әти сүзе» дип тә әйтәләр. Монысы исә хәлиткеч вакытларда ата кешенең сүзен өстә калдыру була. Спас районы Иске Рәҗәп авылында яшәүче Фәйзиевләргә әлеге гыйбарәләрнең икесе дә туры килә.

21 февраля 2022

«СОЛДАТТАН КАЙТКАН ЕГЕТЛӘР РӘХМӘТ ӘЙТЕРГӘ КИЛДЕ»
Гаммәр абый белән Мәсгудә апа Фәйзиевләр ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Төпчек уллары Илнур төп нигездә калган, ә өлкән уллары Рафаэль Сызрань шәһәрендә баш хәрби комиссар булып эшли. Кызлары Әлфия Спас районың Урта Йорткүл авылында гомер итә. Балаларның барысы да гаиләле, инде күптән үзләре әти‑әни булган.
PHOTO-2022-02-10-08-50-06
Гаммәр абый төпчек улы Илнур белән бер нигездә яши
Әлеге гаиләне төрле яклап ачарга була. Бик кызык очрак – әти-әнидән башлап, балаларның һәркайсы булачак хәләл җефетләре белән бер сыйныфта укыган. Дуслык мәхәббәткә әйләнгән... Тик, аннан бигрәк, бу гаиләдә чын ирләр тәрбияләнгән. Ә эшнең башында әти кеше – Гаммәр абый тора.
Мәктәпне тәмамлап, бәхет эзләп туганнары янына – Үзбәкстанга чыгып китә ул. Бер елдан егет кире туган ягына әйләнеп кайта – хәрби хезмәткә чакыралар. Менә шунда егет хәрбиләр тормышына чын-чынлап мөкиббән китә.
– Венгриядә хезмәт иттем мин, – диде Гаммәр абый. – Яхшы хезмәт өчен миңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Шуңа да, армиядән кайткач, район үзәге хәрби комиссариатына эшкә алдылар. Серле кабинетның җитәкчесе идем. Моның ни дәрәҗәдә җаваплы вазыйфа икәнен аңлатып торырга кирәкмидер... Аннан соң милициядә биш ел эшләдем. Шуннан Иске Рәҗәп урта мәктәбенә физкультура укытырга чакырдылар. Мин ризалаштым.
Бу урында шуны әйтергә кирәктер: Гаммәр абыйның хәләл җефете Мәсгудә апа Иске Рәҗәп урта мәктәбендә математика укыта. Шуңа да аңа мәктәп тормышы якын була. Ул арада читтән торып КДПИның тарих факультетын тәмамлый. Ләкин хәрби өлкәне ташламый – тарих белән бергә хәрби хезмәткә өйрәтү дәресләрен дә алып бара. Гаммәр абыйның укытучы стажы – утыз өч ел. Хәрби дәрәҗәсе буенча капитан ул. РСФСРның мәгариф отличнигы да.
– Без эшләгән чорда патриотик тәрбия көчле иде бит, – дип сүзен дәвам итте Гаммәр абый. – Нинди генә чаралар оештырмый идек. Минутка автомат сүтеп җыю дисеңме... Хәрби хезмәттән әйләнеп кайткан егетләр өйгә килеп: «Гаммәр абый, зур рәхмәт. Сез өйрәткәннәр армиядә бик кирәк булды. Шундый яхшы әзерлек белән килгәнбез», – дип әйтә иде.
Фәйзиевләр өйләренең бер бүлмәсенә кечкенә генә музей да ясап куйган. Диварда – хәрби киемнәр, дәүләт бүләкләре, гаилә фотолары, Мәсгудә апа чиккән кул эшләре... Гаилә ядкарьләре булудан тыш, бу нигездә зыялы, белемле гаилә яшәвен күрсәтә торган әйберләр дә алар.
P1080715-1
P1080727-1
Иске Рәҗәп урта мәктәбе
САБАК
Әйткәнемчә, Фәйзиевләр өч бала тәрбияләп үстергән. Әлфия белән Рафаэль үсеп бетте дигәндә, Мәсгудә апа тагын бер ир бала алып кайта. Малайга Илнур дип исем кушалар. Мөгаен, ул чагында алар картлыкларын шушы төпчек уллары янәшәсендә узар дип уйламаганнардыр. Ә бәлки киресенчәдер...
– Балаларның өчесе дә мәктәптә бишкә генә укыды, – диде бер горурлык белән Гаммәр абый. – Без аларга бармак белән дә чиртмәдек. Әби, бабай тәрбиясе дә йогынты ясагандыр, бергә яшәдек бит, тәртипле, тыңлаучан бала булдылар. Әлфия белән Рафаэль үсеп, мәктәпне тәмамлагач, безнең яннан чыгып киттеләр. Ул чакта: «Әле ярый Илнурны алып кайтканбыз», – дип сөенештек инде.
Әлфия әнисе һөнәрен сайлый – КДПИның математика факультетына укырга керә, ә Рафаэль әтисе юлыннан китә. 1986 елда Казан хәрби артиллерия училищесын тәмамлый. Шуннан яшь егет Кавказга хезмәт итәргә китә. Әни кеше улы өчен бик борчылса да, Гаммәр абый улының нинди һөнәр сайлаганын аңлый һәм шуңа күңеле белән риза була. Ананың догалары кабул була – Рафаэль имин генә Кавказда хезмәт итә. Яшь хәрбигә Иске Рәҗәптән берьюлы ике хат килеп тора – әтиәнисеннән һәм сыйныфташы, сөйгән кызы Гөлназдан... Чираттагы ялына кайткач, егет кызга тәкъдим ясый.
– Туксанынчы еллар иде ул, - диде Рафаэль абый. – Илдә тотрыксызлык. Шулай да туй ясарга мөмкинлек таптык. Әти‑әнигә рәхмәт, гел без дип яшәделәр. Гаиләле булгач, мине Самара өлкәсенә күчерделәр. Инде менә гомер уртасына җиттек, һаман да шул якның суын эчәбез. Бүгенге көндә Сызрань шәһәрендә баш хәрби комиссар булып торам. Гөлназ белән бик күп дуслар таптык, татар гаиләләре белән дә аралашабыз, берберебезгә кунакка йөрешәбез.
Рафаэль абый белән Гөлназ апа ике ир бала үстергән. Олы уллары өйләнгән, үз тормышы белән яши. Ә кечкенәләре әлегә үзләре янында. Ике балалары да хәрби хезмәттә булган.
– Ир балалар булгач, тәрбияне күбрәк үзем бирергә тырыштым, – диде Рафаэль абый. – Әти кебек.
– Ә әтиегез ничек тәрбияләде? – дим.
– Акыл белән. Әти белән әни – мәктәп дәресләрен генә түгел, тормыш сабакларын да өйрәтүчеләрем. Күңелдә гел йөртә торган бер мисал китерәм. Унынчы сыйныфта укыйм. Әти кушуы буенча, төне буе пилорамада такта ярдым. Өйгә иртәнге бишенче яртыда гына кереп яттым. Иртән торгач, әтине кисәттем: «Дәрескә әзерләнергә вакыт булмады, бүген миннән сорамассың инде». Төнлә йокламау үзен сиздерде: дәрес барганда йоклап-йоклап китәм. Берзаман партадаш малай төртә: «Рафаэль, сине тактага чакыралар». Әллә нишләп киттем: әти әзерләнмәгәнемне белә бит! Нишлисең, укытучы чакыргач чыгасың. Нәрсә истә калган, шуны сөйләдем... Өйгә кайткач, әти әйтә: «Улым, молодец, дәрестә бүген югалып калмадың. Тормышта төрле чаклар була, һәр очрактан чыгу юлын табарга кирәк...» Шулвакыт әтигә булган үпкәм бер секунд эчендә юкка чыкты. Әле киресенчә, әтинең йөзенә кызыллык китермәвем өчен горурлык хисе барлыкка килде.
PHOTO-2022-02-10-08-50-04
Рафаэль Фәйзиев полковник дәрәҗәсенә ирешкән
«ЧЫНГА АШМАГАН ХЫЯЛ»
Рафаэль абыйсы хәрби юлны сайлагач, Илнурның да аның кебек хәрби киемнән йөрисе килә. Менә ул туган авылына кайтып керә, иңендә погоннар... Сыйныфташ кызы Гөлназлар тирәсеннән дә бер әйләнеп узар... Шуңа да, мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына барырга хыяллана. Тик уку елы беткәндә Илнурга абыйсы әйтә куя: «Татарларда төпчек малай төп йортта кала. Әти белән әнине ничек итеп үзләрен генә калдырып чыгып китәсең?!» Әлбәттә, Илнурның кәефе кырыла. Балачак хыялы бит! Кечкенәдән танк рәсемнәре, уенчык танклар җыя. Хәтта танкка утырып йөрүләре төшләренә дә керә. Тик... Үлчәүнең икенче ягында – өлкәнәеп баручы әти белән әни... Хәрби һөнәр сайлаган абыйсы гел еракта. Апасы тагын кырык чакрым ераклыктагы авылда, аның үз тормышы. Әлбәттә, танк училищесына китсә дә, әти‑әнисе каршы түгел. «Үзеңә кара», – диделәр бит. Тик аларны ялгыз калдыру дөрес булырмы соң? Нишләргә? Шактый уйлаганнан соң Илнур ныклы карарга килә – укытучылыкка барырга кирәк. Югары белем алганнан соң әти‑әнисе янына кайтыр. Гаилә корыр. Әти-әнисенә картлык көннәрендә таяныч булыр. Абыйсы Рафаэль бу карарны ишеткәч, энесенең иңеннән кага: «Бик киясең килсә, мин сиңа хәрби форманы биреп торырмын».
Ният тормышка аша – бүгенгесе көндә Илнур Фәйзиев хатыны Гөлназ белән Иске Рәҗәп төп белем бирү мәктәбендә эшли, әти‑әнисе белән бер нигездә яшиләр. Гаилә башлыгы – директор, җәмәгате исә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Берсе КДПУның физика факультетын, икенчесе АДПУның педагогика факультетын тәмамлаган. Олы уллары Илназ Казанда эшли, кечкенә малайлары Таһир алтынчы сыйныфта укый.
– Сыйныфташ кызга өйләнү әтиегезне, абыегызны кабатлау булмадымы? – дип шаярткан булам.
– Юк, бу очраклы шулай туры килүдер (көлә – Р.Ф.). Балалар бакчасында ук Гөлназга күз төшердем. Үсә төшкәч Гөлназны ныграк ошаттым. Тик әни сыйныф җитәкчебез, әти дә мәктәптә укыта. Алар алдында кая инде кызлар белән сөйләшәсең. Шуңа күрә мәктәп елларында безнең арада фәкать дуслык иде.
Гаилә башлыгы үзенең эш бүлмәсенә чакырды. Өстәлдә компьютер тора, бер кочак кәгазь өелгән. Һәм шунда ук зур шкаф. Ә анда төрле‑төрле уенчык танклар тезелгән. Ниндие генә юк аларның! Танклар коллекциясен әле дә тулыландыра икән...
PHOTO-2022-02-10-08-50-07
Илнур Фәйзиев кечкенәдән танк рәсемнәре, уенчык танклар җыя. Коллекциясен әле дә тулыландырып бара
– Димәк, танкист булу теләге күңелегездә калды? – дим.
– Калды... Балачак хыялы булып калды. Тик мин үкенмим, ихластан әйтәм. Укытучылык эшен дә бик яратам. Иске Рәҗәп мәктәбенә директор итеп билгеләнүемә өч ел булды. Хатыным да укытучы булгач, ул мине, мин аны аңлап яшибез.
...Анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын сөй, ди халык. Фәйзиевләр гаиләсенә бик туры килә бу. Әлеге гаиләдә ир‑атлар тәрбияле, зыялы, тырыш. Иң сөенечлесе – үзләре дә икешәр ул үстергән. Димәк, чын ир‑атлар династиясе дәвам итә.
 
Руфия Фазылова
Фото: Илнар Өметбаев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: