Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фаяз Хуҗин: «Археология ул – тарихны бөртекләп җыю»

Фаяз Хуҗинны республикада белмәгән кеше сирәк. Атаклы галим белән мәскәүлеләр дә санлаша. Фаяз Шәрип улы «Татарстан» журналы белән дә күп еллар хезмәттәшлек итте – татар тарихына караган эчтәлекле һәм аңлаешлы язмаларны укучыларыбыз әле дә хәтерли. Бу юлы тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Казанның меңьеллыгын дәлилләгән археологларның берсе – Фаяз Хуҗин янына үзебез бардык.

– Фаяз абый, сез редакциябезнең якын дусты. Берничә ел элек Зәй районына бергәләп кайтып, бик матур сәяхәт ясаган идек. Бүген туган ягыгыз белән элемтә бармы?

– Әйе, көн саен элемтәдә дияргә мөмкин. Зәй халкының хөрмәтен, яратуын гел тойдым, әле дә шулай. Бүгенге биеклекләргә ирешкәнмен икән, анда укытучыларымның да өлеше зур. Әле аларның кайберләре бүген дә исән-сау, аралашып торабыз. Мин моңа бик шат, чөнки Зәй минем күңелдә бик зур урын алып тора. Туган якны нык сагынам.

– Балачагыгызның кайсы чорын сагынасыз?

– Бала вакытның бөтен чагы кадерле аның. Тик нишләптер башлангыч мәктәптә укыган чор аеруча сагындыра. Югыйсә юклык заманы. Бер телем ипи дә әллә нинди затлы ризыкка тиң булган вакыт.

Бер вакыйга күңелгә кереп калган: биш яшьләремдә әти миңа Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» китапларын алып кайтты. Башта аны әти укып чыкты, аннан – әни. Ә минем тагын укытасым килә, аларның вакытлары юк, авылда эш бетми бит. Шуннан әни: «И, улым, аптыраттың инде, үзең укырга өйрән», – диде. Әнә шуннан соң иҗекләп укый башладым. Китап дөньясына мөкиббәнлек Тукайдан башланды.

– Сез Биләр, Суар, Җүкәтау кебек борынгы Болгар шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә киң колачлы казу эшләре алып барган галим. Шул тикшеренүләрнең кайсысы иң авыры булды һәм ни өчен?

– Казан Кремлен өйрәнү иң авыры булды, чөнки ул вакытта миңа ике йөзлерәк булып күренергә туры килде. Хикмәт менә нәрсәдә – реставрация эшләре башланып китте. Тракторлар, экскаваторлар бөтен җирне казып ташлады. Ә минем күңел ярсый, тик каршы да әйтеп булмый. Археология бит ул җир казу гына түгел, ул мәрҗән эзләгән кебек бөртекләп тарихны җыю. Өстәвенә, казу эшләрен тиз арада бетерергә кирәк, дигән фәрман төште. Ләкин! Кабатлап әйтәм, бу бит җирне казып ташлау гына түгел, бу – тарих! Аны аннан-моннан гына эшләп чыгып булмый. Вакытка сыешмыйсыз дип, өстәгеләр көн саен чакырып сүгә. Ярар дип чыгып китәм дә, тагын җир астын тикшерергә керешәбез, туфракны учлап диярлек өйрәндек.

1977 елда Казанга 800 ел дип исбатларга тырышканнар иде. Материаллар аз булу сәбәпле, ул чакта бу эш ярты юлда туктап калды.

Һәм 1994 елда Альфред Халиков Казанда казу эшләрен яңартып җибәрде. Кызганыч, шул елны ул көтмәгәндә мәрхүм булды. Аның урынына мине чакырдылар. Шул ук елны XI–XII гасырларга караган берничә чүлмәк китеге килеп чыкты. Бу очраклы рәвештә генә табылган әйбер, дип уйладым. Болгарлар сәүдә белән узган чакта, чүлмәкләре ватылып калгандыр, дигән фикер туды. Киләсе елны да, өченче елны да табылдыклар чыга торды. Димәк, монголларга кадәр дә Казанда яшәгәннәр булып чыга.

Без казый башлаганда, башта асфальт катламын алабыз, ягъни XX гасырны. Тагын да аскарак төшсәк, XVII–XIX гасырлар катламына тап булабыз, анда инде тәреләр, шешәләр дә күп табыла. Кайбер шешәләрнең хәтта язулары да сакланган. Тагын да астанрак көл һәм күмер чыга. Монысы 1552 елгы сугыш эзләре. Аны алып ташлагач, ярты метр чамасы Казан ханлыгы катламы бара, шул чорга караган әйберләр табыла. Мәсәлән, Иван III, Василий III чорында сугылган акчалар... Тагын да астарак Алтын Урда чоры китә. Инде янә 15–20 сантиметр казысак, иң борынгы катламга тап булабыз. Казан Кремлен казыганда бу катлам да табылды. Анда бит шаһитлар күп иде, безнең белән Мәскәү, Санкт-Петербург археологлары да эшләде.

Шәһәрдә хуҗалык әйберләре белән бергә саклану корылмалары да булырга тиеш. Алар да табылды. Һәм шәхси әйберләргә дә юлыктык. Теләсә кайсы авылга барып казып, анда элек шәһәр булмаса, аның кадәр әйбер табылмый.

– Биләр белән Болгарны чагыштырсак, Биләр игътибардан читтәрәк калган кебек. Югыйсә икесе дә шанлы тарихлы шәһәрләр. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Аның сәбәбе бер генә – Болгар элек-электән Мәскәүнеке. Әле совет чорында ук Болгар археологиясен Алексей Смирнов өйрәнә башлады. «Болгар – башкала», – дигән сүзне дә башлап ул әйтте. Менә шуннан китте инде... Бүген дә шушы фикер алга сөрелә. Ләкин һич курыкмыйча әйтәм: Болгар шәһәренең башкала булуы исбатланмаган. Болгарны күпме казыдылар, ләкин конкрет әйберләр табылмады, яңалык ачылмады. Мине Алтын Урда чоры кызыксындырмый, әйе, анда ул башкала булган. Моны берәү дә инкарь итми. Сүз бит монголларга кадәрге чор турында бара. Ә материаллар юк.

Менә карагыз: Болгарның мәйданы тугыз гектар. Язма материаллар буенча, Болгарда 10 мең кеше яшәгән. Ләкин тугыз мең гектарлы җиргә 10 мең кеше ничек сыйсын?! Шулай булгач, монда сораулар шактый…

– Фаяз абый, сезне фәнни археология мәктәбенә нигез салучы дип тә беләбез. Сезнең эшне дәвам итүчеләр күпме?

– Беренчедән шуны әйтим: археолог – ул шул ук тарихчы. Тарихчылар архивларда язма чыганаклар, документлар белән эшли. Язмалар кешелек тарихында моннан 5 мең еллар элек барлыкка килсә дә, язма чыганаклар бик аз сакланган. Мәсәлән, Казан ханлыгы чоры язмалары юк диярлек. Аны ничек өйрәнергә? Монда археология ярдәмгә килә. Алда әйткәнемчә, кешеләр яшәгәч, аның йортлары, хуҗалык корылмалары да була. Һәм аларның эзләре җир астында кала. Менә шуларны археологлар казый.

Өметле яшьләребез бар. Үзебезнең Археология институтының бүлекләрендә дә яшьләр җитәрлек, директорыбыз Айрат Ситдыйков та урта яшьтә, үземнең укучым. Ул, докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы булды. Альберт Нигамаев, Антон Лыганов, Ринат Вәлиев, Зөфәр Шакиров, Наил Нәбиуллиннар бик тырыш, белемле, төпле, фән докторы булырлыклары бар. Киров шәһәреннән Андрей Егоров диссертация яклады. Әлегә кадәр Кировта фәнни дәрәҗәсе булган бер генә археолог та юк иде. Казан археология мәктәбенә Николай Калинин нигез салган. Аның шәкерте Альфред Халиков – минем остазым. Менә шулай буыннар алмашы бара. Иң әһәмиятлесе – һәр яңа буын үзенең остазыннан бер баскыч югары менә, чөнки фән алга бара, яңа проблемалар хәл ителә.

ТАБЫЛГАН ТӘҢКӘГӘ НИГЕЗЛӘНЕП КЕНӘ КАЗАННЫҢ ЯШЕН БИЛГЕЛӘДЕЛӘР ДИП УЙЛАУЧЫЛАР БАР. БУ ҺИЧ КЕНӘ ДӘ ДӨРЕСЛЕККӘ ТУРЫ КИЛМИ! БЕР ТӘҢКӘ БЕЛӘН ГЕНӘ КАЗАННЫҢ ЯШЕН АЧЫКЛАРГА МӨМКИН ТҮГЕЛ, ЧӨНКИ УЛ ОЧРАКЛЫ РӘВЕШТӘ КИЛЕП ЭЛӘККӘН ДӘ БУЛА АЛА. КЕШЕ ЯШИ, ЙОРТ ТӨЗИ, ХАЙВАННАР ТОТА, ТУФРАКТА АЛАРНЫҢ ЭЗЛӘРЕ КАЛЫРГА ТИЕШ. ХӘРАБӘЛӘР ЯНСА, КҮМЕРЕ БУЛА. МЕНӘ БОЛАРНЫҢ ҺӘММӘСЕ ҖИР АСТЫННАН ЧЫКТЫ.

– Археологик тикшерү узмыйча, бер генә сәнәгать объекты, хәтта күпфатирлы йорт төзү эшенә дә керешмиләр, дип беләм.

– Әйе, закон таләпләре буенча, археологлар Җирне тикшермичә, төзелеш башларга ярамый. Без күбесенчә Кремль тирәләрен казыйбыз, ә халык бит бистәдә яшәгән. Казан эчендә һәм тирә-юньдәге бистәләрдә археологик истәлекләрне билгеләп чыктык. Казан эчендә генә дә алтмыштан артык истәлекле урын бар. Бәлки, алай гына да түгелдер. Шуңа күрә төзелеш эше башланганчы, археологлар урынны тикшерергә тиеш. Казу эшләрен төзелеш оешмасы түли. Хәзер бик күп илдә шундый тәртип.

РФ Мәдәният министрлыгы археологик казылмалар үткәрүче оешмаларга рөхсәт кәгазе бирә. Җирне теләсә кем килеп казый алмый. Тикшерүченең археология буенча белеме, тәҗрибәсе булырга тиеш.

– Сез бит инде болгарчы. Шуңа бәйле рәвештә бер сорау туды: бүген чуваш та, татар да, башкорт та борынгы бабаларын болгар дип саный. Тамырларны эзләү, аерым этник төрләргә бүлеп карау башланды. Ә чынлыкта без барыбыз да болгарлармы?

– Юк, чувашларның болгарлар диюе әкият. Хәзер филологлар үзләре үк моны инкарь итә, чувашларның теле дә фин төркеменә карый. Мари, мордва телләре йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә алардагы аерым татар сүзләре бездән кергән, чөнки без гомергә күрше булып яшәгәнбез. Болгар алга киткән дәүләт, мәдәнияте, сәүдәсе үскән, ярыйсы гына тыныч тормышта яшәгән, бай шәһәрләре булган ил саналган. Чувашлар монда килгән, татарлашкан.

Башкортларга килгәндә, аларның ярты территориясе болгарларныкы. Башкортлар – күчмәннәр, ягъни күчмә халык, аларның йортлары булмаган. Әмма алар үзләреннән соң каберлекләр калдырган. Башкорт галимнәре шул каберлекләрне казып өйрәнделәр дә үзләренә болгар статусы алдылар.

Гомумән, этник тарихка караган мәсьәләләр бик катлаулы. Бу җирләрдә башка кабиләләр дә, мәсәлән, финнар, славяннар гомер кичергән. Бер чорда хәтта венгрлар да булган. Башкортлар яшәгән территориядә дә шул ук хәл. Андагы далалар буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба сәүдә юлы үткән. Хәтта иран телле төркемгә кергән сарматлар яшәве дә билгеле. Шуңа күрә, азмы-күпме йогынтылары булса да, башкортларны берничек тә болгарлар варисы дип әйтеп булмый. Анда шулай ук шәһәрләр дә, хәтта авыллар да төзелмәгән. Әйткәнемчә, башкортлар күчмә халык булган. Бары тик XVIII гасырда гына утрак тормыш алып бара башлаганнар. Чын башкортлар – Көньяк Урал, Чиләбе өлкәсе территорияләрендә. Калган җирләрдә татарлар һәм болгарлар яшәгән.


Гаилә белән җыелган чак.

– Сез бит әле урта мәктәпләр өчен дәреслекләр эшләгән галим дә. Укучылар Татарстан тарихын җитәрлек дәрәҗәдә укыймы, ничек уйлыйсыз?

– Юк, тиешле дәрәҗәдә укытылмый! Безгә балачакта Җир шарында 10 миллионнан артык татар бар, дип әйтәләр иде. Бу сан елдан-ел азая. Бик авыр заманда яшибез: татар мәктәпләре бетә, саф татар телендә укыган балалар да имтиханнарны рус телендә бирергә мәҗбүр. Авылда эш булмау сәбәпле, яшьләр шәһәргә китә, анда исә рус телендә сөйләшүгә күчә. Катнаш никахлар да арта. Ә боларның барысы да милләттәшләребезнең саны кимүгә китерә. Безгә агарту эшләре алып барырга кирәк. Кайберәүләрнең, телне гаиләдә өйрәтергә кирәк, дигән сүзләре белән дә килешеп бетмим. Кирәк, тик алай гына булмый. Көнкүреш сөйләм әдәбиятны, фәнне аңларлык нәтиҗә бирә алмый. Тарихыбызны белергә кирәк. Хәзер бит инде китаплар да күп, газета-журналлар да, радио һәм телевидение дә бу темага еш мөрәҗәгать итә. Тарихыбызны белсәк кенә, «Без кем?» дигән сорауга дөрес җавап бирәчәкбез. Ялгыша күрмик. Без – татарлар, татар булып калыйк!

Берничә ел элек Фаяз абыйның туган ягына бергәләп сәяхәт ясаган идек.

– Фаяз абый, тарихтан башка тагын нинди мавыгуларыгыз бар? Сезнең белән аралашкан кешеләр белә: фатирыгызда зур гына китапханә тупланган.

– Мин күп нәрсә белән кызыксындым. Ә менә атаклы кешеләрнең биографияләрен, аларның мемуарларын аеруча яратып өйрәнәм. Төп мавыгу барыбер шул китаплар инде. Дөрес, соңгы вакытта сәламәтлек белән проблемалар килеп чыккач, уку икенче планга күчте. Ләкин шулай да эш өстәле артына утырам, хезмәтләрне барлыйм, туплыйм. Галим кеше шунсыз яши алмый...

– Гаиләгез турында да укучыга кызык булачак. Бердәнбер кызыгыз Америкада яши дип беләм. Берничә телдә сөйләшүче оныгыгыз да бар. Еш күрешәсезме?

– Балалар белән көн саен интернет аша аралашабыз. Хәзер бит күреп сөйләшү мөмкинлеге бар, бик рәхәт. Әле менә кызыбыз онык белән Казанга кайтты. Җәен шулай безнең янда яшәргә тырыша. Алар булгач, күңелле, әлбәттә. Оныгыбыз берничә телдә сөйләшә, шул исәптән татарчасы да бер дигән. Башкача мөмкин дә түгелдер.

– Тиздән 75 яшьлек юбилеегыз җитә. Ниндидер планнар корасызмы?

– Мин бөтен күңелемне, җанымны фәнгә биреп яшәдем. Хәзер уйлыйм, бәлки, аның кадәр кирәкмәгәндер дә. Ял белми, янып-көеп эшләү барыбер сәламәтлеккә зыян китерә икән. Әйе, аның әҗере дә булды – кая барсам да, мине таныйлар, хөрмәт итәләр. 900дән артык фәнни хезмәтем дөнья күрде.

Фәннәр академиясе минем юбилейны бик зурларга ниятли дип хәбәр иттеләр. Өч көн дәвамында халыкара дәрәҗәсендәге конференцияләр каралган. Шул исәптән Биләргә дә барырга уйлыйлар. Шуннан Болгарда кичен банкет булачак. Болай зурларга җыенулары өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

P.S. Язма басмага китәр алдыннан гына кайгылы хәбәр алдык – Фаяз абый бакыйлыкка күчкән... Әйе, без аның чире турында белдек, әмма барыбер могҗиза булыр, дип көттек. Ни аяныч, өметләр акланмады. Фаяз абыйны үзенең васыяте буенча туган ягы – Зәй районының Карман авылына җирләделәр.
Хуш, Фаяз абый, рухыгыз шат, җаныгыз тыныч булсын! Халык хәтерендә мәңге яшәрсез! Фәнни ачышларыгыз, мирасыгыз яшәр…
Фаяз абыйның гаиләсенә сабырлык, иминлек телибез. Сезнең белән без дә кайгырабыз, без дә аны бик юксынырбыз.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера