Тормыш бүләк итүчеләр
Гомер бүләк итүчеләр. Республика балалар клиник хастаханәсеннән репортаж
18 марта 2021
ЯҢА ШАРТЛАРГА ИЯЛӘНҮ
Якты, киң коридорлар. Ара‑тирә палаталарда сабыйлар тавышы ишетелеп ала. Дөньяга тууга, яшәү өчен көрәшә башлаган гөнаһсыз җаннар шул рәвешле нидер әйтергә тели сыман. Бәлки, берәр җирләре авыртадыр, бәлки, янәшәләрендә әниләре юклыгын сизенәләрдер, бәлки…
Әнине юксыну, дигәннән. Пандемия башлан‑ ганнан бирле бүлектә сабыйлар үзләре генә ята. Дүрт урынлык «Ана һәм бала» палаталарына хәзер биш, алты сабыйны салганнар. Шәфкать туташ‑ лары тәүлек әйләнәсе яннарында кизү тора икән.
– Әлбәттә, әниләре дә биредә торса, безгә җиңелрәк булыр иде,– ди Фатыйма Казакова.– Тик яңа шартларда яңача эшләргә өйрәнергә туры килде. Дөресен генә әйткәндә, әлегә безнең аналар өчен урын да юк, чөнки балалар саны күп. Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә ковид диагнозы куелганнарны дәвалыйлар, шуңа күрә патология белән яисә җитлекми туган са‑ быйларның барысын да монда алып киләләр.
Журналистлар өчен биредә язарга «җим» күп. Нинди генә авыр сабыйларны аякка бастырма‑ ганнар. Аеруча күңелгә тия торган очраклар бар.
…Фатыйма Мусаевнаның эшли башлаган гына чоры. Республика балалар клиник хастаханәсенә авыр хәлдәге бер сабыйны алып киләләр. Диагно‑ зы «сепсис». Мондый очракта гомерне кан салу гына коткарырга мөмкин. Вакыт бик чикле. Әтиәнисенең кан группасын тикшереп утырган арада баланың гомере өзелергә мөмкин. Яшь табиб, сабыйның кан группасын күрүгә, куанып җибәрә: нәкъ аның группасы, резус-факторлары да туры килә. Шул рәвешле санаулы минут счендә табибә донорга әйләнә.
– Ул вакытта әле турыдан-туры кан салалар иде,– дип искә алды Фатыйма Мусаевна.– Сабый яткан бокс янына кушетка куеп, кан бирдем. Шу‑ лай итеп ул баланы коткарып калдык.
Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган һәм җитлекми дөньяга килгән балалар бүлегендә 500(!) граммлы сабый‑ ларны да аякка бастырганнар. Бүген дә бүлектә 26 атналык, авырлыгы бер килога да җитмичә туган бер ир бала ята. Үпкәләре белән пробле‑ масы зур икән.
– Үпкә, баш мие, күзләр – гадәттә җитлекми туган сабыйларның күбесендә шушы әгъзалар белән бәйле проблемалар була.
– Ничә атналык балаларны коткарасыз? – дим табибка.
– 2012 елдан Бөтендөнья сәламәтлек сак‑ лау оешмасы 22 атнадан башлап, авырлыгы 500 граммнан артык булган балаларның исән калу мөмкинлеге бар дигән нәтиҗәгә килде. Һәм без, табиблар, аларның гомерләре өчен көрәшергә тиешбез. Мөстәкыйль сулый, ашый башласа, даими рәвештә авырлык җыйса, йомышларын тоткарлыксыз үти алса, бала тернәкләнүгә бара дигән сүз.
Табиблар, сабый ана карынында сәламәт булып яралса, аерым сәбәпләр аркасында йөклелекнең вакыты кыскарса да, бик куркыныч түгел дип са‑ ный. Иң мөһиме – бала дөрес җитлексен. Тиешле тәрбия бирелсә, куркыныч диагнозлары булмаса, андый балалар үз яшьтәшләрен 1,5–3 яшьләрендә куып тота.
«КҮЗЛӘРЕНӘ ГАШЫЙК БУЛДЫМ…»
Фатыйма Мусаевна Үзбәкстанда туган. Дөрес, тамырлары Татарстаннан аның. Әби-бабайлары исән калу өчен, 1921 елгы ачлыктан качып, Урта Азия якларына чыгып киткән. Кызга әби-бабасы Татарстан турында еш кына сөйли торган була. Шуңа да яшь Фатыйманың Казанга – әби-бабаларының кендек каны тамган җиргә барып укыйсы килә. Әнисе дә кызының Татарстанда белем алуын тели. Ташкентта урта мәктәпне тәмамлагач та, Фатыйма Казанга килә. 1974 ел була бу. Зур конкурс аша Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегенә керә.
– Безнең нәселдә табиблар бар,– диде Фатыйма ханым.– Шуңа да медицина юлыннан китүем кө‑ телмәгән хәл түгел иде. Ә менә табиб-неонатолог булуыма укытучым Ирина Белова этәргеч бирде. Дүртенче курста ул безне неонатологиядән укытты. Яңа туган балалар янына да беренче тапкыр ул алып барды. Укытучыбыз безгә сабыйларның аяк-кулларын ничек сөртергә, эшкәртергә кирәклеген аңлатты. Шулвакыт мин аларның күзләренә гашыйк булдым. Алар әле сөйләшә, аңлата алмый, ә карашлары җа‑ ныңа үтеп керә. «Апа, мин яшәр өчен тудым, миңа синең ярдәмең кирәк!» – дип әйтәләр иде сыман. Мин балаларның барысын да яратам, әмма яңа туган сабыйлар… Алар бит фәрештәгә тиң.
Фатыйма Мусаевнаның эшкә урнашырга килгән шәфкать туташларына беренче соравы: «Балаларны яратасызмы?» Чөнки нинди генә профессионал булсаң да, беренче урында балаларны ярату кирәк, дип саный ул.
– Берничә ай эшләгәч, кире китүчеләр дә бар,– дип сүзен дәвам итә табибә.– Бездәге сабыйлар аерым мөнәсәбәт сорый. Бу эш кенә түгел, күңел халәте булырга тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен якынча 15 миллион бала вакытыннан алда дөньяга килә. Бу һәр унынчы бала җитлекмичә туа дигән сүз. Алга киткән илләрдә әлеге күрсәткеч түбәнрәк. Россия соңгылары исәбенә керә. Тик ничек кенә булмасын, бу сан бездә дә үсә бара.
– Медицина алга бара. Элек бала табарга сәләтле булмаган хатын-кызлар да бүген ана булу бәхетенә ирешә,– диде Фатыйма Мусаевна.– Җитлекмичә туучы сабыйлар саны менә шуңа да арта. Әлбәттә, беренче сәбәпләр ул түгел. Хатын-кызның сәламәт‑ леге, тәгаен алганда, ана карынындагы инфекцияләр вакытыннан алда бала табуга китерә. Калкансыман биз, бөерләрнең дөрес эшләмәве, грипп, ОРЗ, ангина, һ.б.лар – барысы да йөклелекнең вакытын кыскарта.
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ АША…
Фатыйма Мусаевна белән җитлекмичә туган ба‑ лаларны карап чыктык. Авыз, борыннарында махсус аппаратлар, нәни генә кул-аякларында исә нәзек көпшәләр. Мондый система аша сабыйлар азык ала.
…Минем баштан да узды әлеге хәлләр. Игезәк кызларым җитлекмичә – утыз атнадан туды. Безнең диагнозларны саный китсәң… Табиб ике бит туты‑ рып язган иде. Шул чактагы йокысыз төннәр, башка килгән мең төрле начар уйлар… Моны сөйләп-аң‑ латып бетереп тә булмый. Нәзек көпшә аша шактый ашаганнан соң, беренче тапкыр бирелгән ун грамм «смесь»не сабый организмы кабул иткәнгә сөенүләрем! Кайбер балаларның ашказаны ризыкны бөтенләй кабул итми, кире чыгара бит. Аппаратсыз сулый башлауларын белгәч, шашып елауларым…
Авырлыклары ике кило ярым булгач, хастаханәдән чыктык без. Бер ел дәвамында неврологта исәптә тордык. Безнең кебек җитлекмичә туган сабыйларны махсус бер көнгә чакыралар иде. Һәм менә шунда гына вакытыннан алда дөньяга килүнең бөтен проблемаларын күрдем – гарип балалар күп иде. Аналар үзара сөйләшә – бер ишләренең күзләре начар күрә, икенчеләрендә ашказаны, үпкә белән проблемалар бар икән. Өченчеләренең үсешендә тоткарлыклар… «Менә бу бик яхшы массажист»,– дип, бер-берсенә телефоннар бирешәләр, тернәкләндерү үзәге адреслары белән бүлешәләр. Шулай булгач, ничек кенә матур итеп күрсәтергә тырышсак та, проблема зур – җитлекмичә туган балаларның киләчәктә гарип калу куркынычы бар. Хәер, моны Республика балалар клиник хастаханәсендә яшермиләр дә.
– Җитлекмичә туган балаларның якынча 60– 70 процентының алга таба сәламәтлекләре белән теге яки бу проблемалары кала,– диде Фатыйма Мусаевна. – Табиб бөтен кешегә, шул исәптән һәр балага ярдәм итәргә тиеш. Без шуның өчен Гиппократ анты бирәбез. Ә баланың бездән тулысынча сәламәт булып чыгып китүе… Кызганыч, монысы бездән генә тормый. Әлбәттә, күп нәрсә анага кайтып кала – алга таба баласы белән ничек шөгыльләнәме, туклану режимын дөрес көйлиме һ. б.лар. Иң мөһиме – ана баланың исән калачагына, аякка басачагына ышансын. Тугач та, сабыйлар гел йоклый, берни аңламый кебек, тик алар аналарын тоя. Һәм менә бу нарасыйга яшәргә көч бирә.
Фатыйма Мусаевна белән җитлекмичә туган балаларны карап чыктык. Авыз, борыннарында махсус аппаратлар, нәни генә кул-аякларында исә нәзек көпшәләр. Мондый система аша сабыйлар азык ала.
ҖЕПЛӘР ӨЗЕЛҮ
Тою дигәннән искә төште, кызларым белән хастаханәдә ятканда, үзем өчен бер нәтиҗә ясаган идем. Гадәттә, әниле балалар янына бер ташландык сабыйны салалар. Балаларын ашаткан арада аналар теге балага да булыша, «смесь» ашата. Безнең палатада да шундый бер нарасый бар иде. Ул башкаларга караганда тыныч, еламый иде. Ә карашы әлегә кадәр күз алдымда! Гүя үзенең нинди язмышка дучар булганын сизә, аңлый, шуңа да начар холкын күрсәтми. «Әниләре баш тарткан балаларның күбесе шулай тыныч була»,– дип сөйли иде шәфкать туташлары.
Моның белән Фатыйма Мусаевна да килеште:
– Ана белән бала арасында безгә күренми торган җепләр була. Кендекләр киселсә дә, сабый анасын тоя. Ә менә баласыннан баш тарткач, шул күзгә күренми торган җепләр кисеп ташланган кебек була. Һәм бала шушы зур галәмдә яшәү өчен үзе генә көрәшә башлый. Чынлыкта аңлатып булмый торган гаҗәп әйберләр бу… Әлбәттә, тугач та һәр бала яшәү өчен көрәшә башлый. Без моны нәни пациентларыбызда ачык күрәбез. Ә менә ата‑анасы баш тарткан сабыйларда бу инстинкт аеруча көчле була.
Бүген дә бүлектә берничә ташландык бала бар икән. Фатыйма Мусаевна башка сыймаслык бер хәл турында сөйләде: күптән түгел Чита шәһәреннән ирле-хатынлы пар килгән. Хатын баласын монда тапкан, Даун синдромы диагнозы куелганга, аңардан баш тарткан.
– Алар Казанга махсус бала табарга, аннан соң калдырырга, дип килгәннәр инде, – диде табибә.– Балада Даун синдромы икәнлеге ана карынында чакта ук ачыклана. Ир белән хатын шул рәвешле бала белән бөтен элемтәләрне юкка чыгарырга тели.
– Күбрәк авыру балалардан баш тарталармы? – дим.
– Әйе, тик төрле очраклар була. Ялгыз хатынкызлар бар. Яшәр урыны, төпле эше булмаска мөмкин. Нишләргә белмәгәнлектән, ул баласыннан баш тартырга уйлый. Без андый әниләр белән кат‑кат сөйләшәбез. Психологлар эшли. Соңгы дистә елда дәүләт андый аналарга карата йөз белән борылды, дип әйтер идем. Хатын‑кыз матди хәлен яхшыртканчы, торак белән бәйле проблемаларны хәл иткәнче, баласын сабыйлар йортында калдырып тора ала. Аны аналык хокукыннан мәхрүм итмиләр. Теләгән вакытта баласын барып күрә, алып китә ала. Мин моны бик хуплыйм. Әллә нинди авыр язмышлар бар. Без бит барыбыз да кешеләр, берберебезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез.
…Менә шундый табибә Фатыйма Мусаевна. Ак халаты кебек күңеле дә пакь тоелды аның миңа. Җәй көне мәрхүм булган әнисе турында күз яшьләре белән сөйләде. Аерым яшәсәләр дә, иртә‑кич көн саен янына барып йөргән. «Ана белән бала арасын бәйләүче җепләр аеруча көчле иде безнең»,– ди ул моңсу гына. Үзенең дә ике кызы (алар да Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, берсе-офтальмолог, икенчесе – теш табибы) белән мөнәсәбәтләре бик җылы. Шушы кыйммәтләрне җуймаган, аңлаган табибәнең яңа туган сабыйлар белән эшләве сөенечле.
P.S. Республика балалар клиник хастаханәсендә 460 граммлы сабыйның гомерен саклап калганнар. Ә дөньяда аннан да кечкенә балаларның исән калу очраклары бар. Мисал өчен, АКШта 2006 елда Тэйлор исемле кызчык 22 нче атнада дөньяга аваз салган: аның авырлыгы – нибары 284 грамм, буе 24 сантиметр булган. Кызчык өч ай эчендә ике килограммнан артык авырлык җыйган.
Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий