Фердинанд Сәлаховның тормыш линиясе
Мин бик бәхетле чорда эшли башладым. 1980 нче еллар башы – күп легендар җырчылар белән аралашырга, эшләргә туры килде.
19 марта 2021
ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ
Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрендә Апас районы Чүри‑ Бураш авылында туган.
Апас урта мәктәбен тамамлагач, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Анда дүрт курс укыганнан соң, армия хезмәтенә китә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт консерваториясенә – Зөләйха Хисмәтуллина классына укырга керә. Өченче курстан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Шуннан соң Татар дәүләт опера һәм балет театрының концерт бригадасында хезмәт куя. Бүгенге көндә филармониянең музыкаль-әдәби лекторие директоры.
Татарстанның атказанган артисты (1993 ел), Татарстанның халык артисты (1999 ел).
Без гаиләдә биш бала идек – апам Фирдәвес һәм өч энем. Ни кызганыч, бүген аларның берсе дә дөньялыкта юк инде. Апам узган ел март аенда вафат булды.
Әти миңа унөч яшь булганда үлде. Әни озын гомерле булды – Аллага шөкер, туксанга кадәр яшәде. Үзем тәрбияләдем, соңгы юлга озаттым. Бүген иң кадерле кешеләрем – хатыным Раилә һәм улым Марат, оныкларым, киленем. Дөрес, тугандай якын күргән дусларым бар...
Кечкенәдән бик нечкә күңелле, әбием итәгенә ябышып йөргән малай булып тәрбияләндем. Әтием Габдулла нишләптер ир балалар арасыннан энем Хәмзәне аеруча яратты. Кечкенәдән артист булып уйнадым, әтигә бу бер дә ошамый иде. Аның каравы, Миңлебикә әбиемнең бик яраткан оныгы идем. Башкаларга охшамаган, күп итеп китап укый торган, малай булып үстем.
Олы сәхнәгә аяк бастыручы итеп күренекле җырчыбыз Зөләйха Хисмәтуллинаны саныйм. Аның белән беренче очрашуым 1973 елда булды. Казан дәүләт медицина институты шәкерте була торып, мине уку елы уртасында консерваториягә тыңларга алып килделәр. Һич онытмыйм: мөгаллимә мине тыңлап бетерде дә класстан чыгып китте. Шуннан бөдрә чәчле, күзлекле, күркәм бер ирне ияртеп керде. Мин аны башта танымадым. (Әле ярый танымаганмын, бөтенләй коелып төшкән булыр идем!) Ә ул СССРның халык артисты, татарның бөек композиторы Нәҗип Җиһанов булган икән! Аларга янә «Сәрвиназ»ны җырлап бирдем. «Мин сине подгруппага алам, ләкин бит армия белән проблема. Сине хәрби хезмәткә алып китәчәкләр», – диде Нәҗип Гаязович.
Шулай итеп, Казан дәүләт медицина институтының дүрт курсын тәмамлап, армиягә китеп бардым. Чөнки хыялым табиб түгел, җырчы булу иде. Урау юллар белән 1977 елда гына кабат консерватория ишеген ачтым, Михаил Федорович Кольцов классында, әзерлек курсында укый башладым. Ике ел укыганнан соң, Зөләйха Хисмәтуллина мине үз классына алды. Табигый яңгырашын югалткан тавышлы студентны биш елга канатың астына сыендырыр өчен түземлек, зур профессиональ гыйлем һәм... кешеләрне ярату кирәк.
Консерваторияне тәмамлап, эшли башлагач та, Зөләйха Хисмәтуллина янына осталыгымны шомартырга йөрдем. Ул мине беркайчан да кире бормады.
Укытучымның үлемен бик авыр кичердем. Инде шактый вакыт үтсә дә, аның киңәшләре, аналарча җылы мөнәсәбәте – гел күңелемдә. Зөләйха Гатаулловнаны үз балаларыннан күп «урладык» без. Ул көне‑төне эштә, консерваториядә иде, без – укучылары белән булды.
Мин бик бәхетле чорда эшли башладым. 1980 нче еллар башы – күп легендар җырчылар белән аралашырга, эшләргә туры килде. Җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Айдар Фәйзрахманов, Равил Идрисов, Роза Үзбәковаларның шаулаган еллары. Сәнгать советлары (худсоветлар – авт. иск.) эшләп торган чор. Һәр җырыңны инә күзеннән үткәрәләр. Композиторлар берлегенең чәчәк аткан чагы, җырчының тавышына карап, махсус җырлар язалар...
Сәнгать cоветларын хәзер дә кирәк дип саныйм. Алар яшь җырчыларга зур ярдәм күрсәтте. Бүген дә сәнгать советларын кайтарып була дип саныйм. Медицинада лицензияләштерү дигән әйбер бар бит. Ә нишләп сәнгатьтә булмаска тиеш? Ул оешма җырларны кисеп утырыр өчен түгел, ә яшьләргә ярдәм итү максаты белән эшләде. Яшьләргә: «Бу композитор, шушы шагыйрь белән эшлә», – дип киңәш тә бирәләр иде.
Илһам Шакиров белән беренче очрашуым Казанның Пушкин урамындагы «Клуб госторговли» бинасында, концерт вакытында булды. Ул чакта Илһам абый репертуарындагы татар халык җыры «Җанкай-җанаш»ны җырладым. Концерт тәмамланганны да көтмичә, бөек җырчы яныма килеп, минем кайда, кемдә укуымны, кайсы яктан икәнлегемне сорашты. Җырда җибәргән хата-кимчелекләремне рәнҗетмәслек итеп, тыйнак кына санап китте. Тагын Илһам абый өстемдәге күлмәгемнең матур түгеллеген, костюмның да килешеп тормаганлыгын әйтте. Кая килешсен инде ул! Минем утыз җиделе муенга камыт кебек кидертелгән кырык икеле күлмәк. Тик башкасы юклыгын аңлатмадым да, акланмадым да, бары башым иеп тыңлап кына тордым. Чөнки аягымда Рәшит Сабировтан алып торган кырык икеле ярымитекне (мин утыз тугызынчы размер киям) дә күрер, дип курыктым.
Берничә ай узгач, Илһам абый белән бер концертта очраштык. Мин җырлаганда, пәрдә артында басып көтеп торган. «Улым, сиңа күлмәк алып кайттым. Иртәгә өйгә килеп алып кит әле, ярарга тиеш», – диде. Чехословакиядә тегелгән басылма якалы бу ап‑ак күлмәкне кадерләп егерме елдан артык кидем...
Хәмдүнә апа белән бик күп гастрольләргә йөрергә туры килде. Союздаш республикаларга чыкканда, нишләптер Илһам абый гел икебезне алды. Хәмдүнә апа кызык, эчкерсез, та
лантлы кеше иде. Әле менә гастрольдә йөргәндә булган бер очрак искә төште: Төмән–Мәскәү поездында кайтабыз. Купега, шар ярып, Хәмдүнә апа килеп керде. Без Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина белән бер купеда идек.
– Сәлах, кызыл җебең бармы? Абзый синнән сорарга кушты. «Булса, Сәлахта гына бар», – диде. (Илһам абыйны «абзый» дип йөри идек.)
Бергә эшләгән бөекләрне саный китсәң, Гөлшат Зәйнашева турында әйтми кала алмыйм. Аның шигырьләре камил, үзләре үк җырлап тора. «Китмә, сандугач» – бу җырны чит җирләрдә яшәүче һәр милләттәшебез белә, күз яшьләре белән тыңлый. Көен Рөстәм Яхин язган. Гөлшат апа кеше буларак бик мәрхәмәтле, киңәш-табышлы, үзен яраттыра торган хатын‑кыз иде. Аның белән гострольләрдә шактый йөрдек. Бәлки яшь җырчы булганга күрәдер, ул мине усал телләрдән саклап, яклап чыга иде. Ашарга булмаганда, кунакханәләрдә Гөлшат апа коймак белән күп сыйлады безне. Ә коймакны ул... үтүктә пешерә иде. Башта ике үтүкне кыздыра да, берсенең табанына коймак камыры сала. Камыр күперә башлауга, икенче үтүкне аның өстенә каплый. Коймак бик тиз пешеп чыга. Май булса, майлыйсың, булмаса, шул килеш тә бик тәмле бара. Хәтта шушы ысул белән кәтлитләр дә пешереп ашата иде ул. Табын яныннан: «Рәхмәт, Гөләни», – дип таралыша идек. Артистлар арасында кайгыртучан Ана булып яшәде ул. Шуңа күрә без Гөлшат апаны «Гөләни» дип йөрттек.
Үзгәртеп кору чоры башлангач, радио, телевидениедә дә үзгәрешләр башланды. Тарихыбызны, җырыбызны, шигъриятебезне бөтенләй оныта башладык. Консерватория, музыка училищесы, сәнгать академияләреннән чыккан махсус белемле сәнгатькәрләрнең тавышлары «неформат» булып, тарих шүрлегенә куелды. Хәер, мондый проблема Тукаебыз чорында да булган. Һәр заманның үз проблемасы, шул исәптән үз җыры туа тора. Тик халкыбыз барыбер моңын, телен саклап калган. Безнең заманда да әлеге проблема чишелер, дип уйлыйм. Өметле яшь җырчылар, моңлы тавышлар бар, шөкер! Дөнья аренасына чыгардай яшь җырчылардан Ярамир Низаметдиновны, Эльза һәм Артур Исламовларны, Алинә Шәрипҗанованы әйтә алам. Тагын Гүзәл Уразованы да әлеге исемлеккә кертер идем.
Бүген өметле яшь шагыйрьләр бар. «Кара әле, моңа бит романслар язып була», – дип уйлыйм кайчакта. Тик менә шул шәп шигырьгә көй язучы яшь композиторлар гына бик күренми. Урта буынга килгәндә... шигъриятне яхшы тоемлаучы Фирзәр Мортазин, Фәрит Хатыйпов бар. Шигъриятне белүче Марсель Иванов бар иде, кызганыч, вафат инде... Апрель аенда филармониядә Хәсән Туфан кичәсен үткәрергә җыенабыз. Әлегәчә көй язылмаган шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, яңа җырлар тудырырга телибез.
Әле күптән түгел генә 65 яшьне тутырдым. Шул уңайдан зал тутырып халык җыелды. Унтугыз җыр җырладым. Аллага шөкер, җырлый алам, дип сөенәм. Югыйсә сәламәтлек белән бәйле күп проблемалар булды... Тик барысын да җиңеп чыгарга Аллаһы Тәгалә көч бирде.
Мин беркайчан да диеталар тотып, ниндидер аерым көн тәртибе белән яшәмәдем. Әнкәем Зәйнәб әле 86 яшендә чардакта йөри иде. Нәселебез тиктормас, җитез безнең, куәсебез шундый...
АПАСЫ ФИРДӘВЕС ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН...
«17 яшендә авылдан чыгып киткән егет безгә дә, әнкәйгә дә беркайчан мәшәкать ясамады, хәсрәт китермәде. Проблемалары булгандыр – сиздермәде. Үзе ач-ялангач студент елларында әнкәйне курчак кебек киендерде. Алай гына да түгел, 90 яшендә гүр иясе булган әнкәйне соңгы көннәренә кадәр үзе тәрбияләде. Безнең әнкәй затлы, хәлле нәселнең бик кадерле төпчек, иркә баласы булып үскән. Үзенә игътибарны яратты, көйсезләнгән чаклары да булгандыр. Әмма Фердинанд зарланмады, сабыр булды. Мин әнкәйне, авырып ятканда, нибары ярты ел Мәскәүгә алып китеп тәрбияли алдым. «Апа, сиңа авыр була, үзем карыйм», – дип, миннән алып кайтып китте. Соңгы юлга әнкәйне Фердинанд фатирыннан бик зурлап озатып, туган авылга алып кайтып җирләдек. Әбиемнән, әнкәйдән догалы, хәерхаһлы теләкләр, бәхиллек алып калды ул». (2015 ел.)
Руфия Фазылова
Добавить комментарий