Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Өстәлдәге катык та искә кереп чыга»

«Өстәлдәге катык та искә кереп чыга»

Фронт хатлары – Бөек Ватан сугышының ветераннар белән бергә бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән тере шаһитлары.

04 мая 2017

Килер бер көн: бер ветеран да калмас, әмма аларныңйөрәк җылысын шушы хатлар саклар. Алар ・ шул еллар фаҗигасенеңкөзгесе. Сезнеңигътибарга Кызыл армия сафларына Татарстаннан китеп, туган-тумачалары, хезмәттәшләре белән күңел җылысын алышкан каһарманнарныңтатар телендәге хатларын тәкъдим итәбез.
10-3

НӘБИУЛЛИН ФӘТТАХЕТДИН НӘБИУЛЛА УЛЫ


1908 елда Әгерҗе районы Тәбәрле авылында туа. Сугышка кадәр колхозда эшли. Кызыл Армиягә 1941 елның 13 июлендә алына, шул ук елның августында вафат була.


Сез ки, сөекле булган бәгырькәем, җанкисәгем Рәхимә.


Сезгә без ки, Казан шәһәрендә Кызыл Армия сафында яшәүче хәләлең Фәттахтан кайнар сәлам сөйләп калам. Һәм шулай ук йөрәк җимешем, кадерле бәбкәм һәм күз алмам Мөнәвәрәгә һәм шулай ук Фәрдетдингә йөрәгемнең иң нечкә тармакларыннан кайнап чыккан сәламнәремне сөйләп калам. Һәм сәлам турында күп язып тормыйм, вакыт бик аз, мине сораган кешеләргә сәлам диген.


Ярый, хәзер үземдәге хәлләргә килсәк, хәзергә ничава, таза-сау. Мин сезне дә шулай ук дип беләм. Ярый, хәзер менә нәрсә, 23ендә язган хатыңны алдым. Ни язган – бар да аңлашылды. Түлкә бик аз язгансың, тормышта нәрсәләр бар – барын да аңлата алмагансың, авыл хәлләрен дә язмагансың. Аннан соң Әгерҗедән ничек кайтканны да әйтмәгәнсең. Оланнарның тазалыгын да, аннан соң ашау якларын да язмагансың...


1941 ел, июль.


* * *


Сөекле симияләрем! Сезгә исәнлек хаты.


Бәгърем, күз алмам Рәхимә! Сиңа әйтәм шуны: оланнарны, зинһар, какма, ничек тә тәрбия итәргә тырыш. Аллага шөкер бит, безнең илдә тыныч бит әле хәзергә. Сыер исән-сау булса, боерган булса, балаларга җитәр әле. Пусть, түләсе бар дип, аларны тилмертеп торма, ашат. Алар хәзер син эшкә җөргәндә өй саклый торганнардыр инде. Әлфия бик ябыкмадымы? Фәрди тазарып җиттеме инде? Син Әгерҗедән кайткач бик еламадылармы? Хат салган чагында кәгазь салырга тырыш, монда юк. Аннан соң хатны тиздән язып салыгыз. Менә минем монда язган сүзләрне онытма. Аннан соң кеше арасында яхшы йөр! Эшкә йөргәндә кеше белән сүзгә килеп йөрмә, кеше көлмәсен. Кеше арасында көлкегә калма, ярыймы! Монда сүз ишетелмәсен.


1941 ел, 20 август.
10-2

ҖӘЛИЛОВ МУСА МОСТАФА УЛЫ


Шагыйрь, Советлар Союзы Герое (1956 елда, үлгәннән соң. 1906 елның15 февралендәОренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. «Кечкенәиптәшләр», «Октябрь баласы» журналларыныңмөхәррире. 1939-1941 елларда татар опера студиясенеңәдәби бүлеген, Татариянеңсовет язучылары берлеген җитәкли.


1941 елда армиягәалынып, хәрби-сәяси курсларга җибәрелә 1942 елныңмартыннан ・ Волхов фронтында икенче Удар Армиясенең«Отвага» газетасы редакциясендәхәрби корреспондент вазыйфасында. Июньнеңикенче яртысында яраланган Муса Җәлил әсирлеккәэләгә Германиядәсовет әсирләренеңяшерен оешмасын булдыра. 1944 елда Плетцензее төрмәсендәҗәзалана.


Муса ҖәлилнеңТАССРныңЮгары Совет Президиумы рәисе Г.А.Динмөхәммәтовка хаты.


Хөрмәтле Динмухаметов ага!


Казанда мине язучы, композитор, артист иптәшләр искиткеч җылы каршы алдылар һәм бик зурлап озаттылар. Аеруча партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре. Сезнеңтарафтан миңа шундый тирән игътибар һәм сизгер кайгыртучанлык күрсәтелүгәмин чиксез нык шатланам. Бу, әлбәттә ялгыз бер миңа күрсәтелгән игътибар түгел. Моны мин татар совет культурасы сәнгате һәм әдәбиятына карата күрсәтелгән кайгыртучанлык дип аңлыйм. Мин сезнеңһәм Казаннан бөтен иптәшләремнеңбу игътибарына, киләчәктәәдәбият һәм фронттагы зур эшләрем белән җавап бирергәтиешмен.


Мин китәсе көнне иптәшләр зур мәҗлес җыйган иде. Сез районда булып, киләалмадыгыз булса кирәк. Мөхәмметов (Әнәс Мөхәммәтов ・ партия эшлеклесе ・ иск.) һәм Тинчурин (Закир Тинчурин ・ Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе ・ иск.) иптәшләр дәбар иде. Монда махсус кичәҗыеп, анда Имамутдинов (Төхфәт Имаметдинов ・ ТАССР Совет язучылары союзы җаваплы сәркатибе ・ иск.) һәм Кутуйның(Гадел Кутуй ・ язучы ・ иск.) миңа карата артык зурайтып, күтәртеп речь сөйләүләре миңа, әлбәттә бик уңайсыз булды. Бу инде артык эшләнгән эш иде. Мин моныңөчен борчылдым. Бик уңайсызландым. Оялып, кая керер тишек тапмый аптырап утырдым. Чөнки артыграк мактап, артыграк куертып җибәрделәр. Шулай да иптәшләрнеңмиңа шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйткән теләкләре мине бик дулкынландырды.


Семьям мин юкта хөкүмәт кешеләре тарафыннан үзенәзур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгәнен сөйләде. Моныңөчен шулай ук сезгәзур рәхмәт укыйм.


Фронттан сезгәшиксез язып торачакмын. Хушыгыз! Кайнар сәлам белән, сезнеңМуса Җәлил.


1942 ел 23 гыйнвар


* * *


Хөрмәтле Динмухаметов ага!


Сезгәйөрәгемнән чыккан кайнар боевой сәламемне сөйләп калам.


Мин армиягәкиткәннән бирле фронт эшеннән бушаган арада сезгәшундый сәлам хатлары язуны гадәт иттем. Сез моныңөчен миңа ачуланмый торгансыздыр бит? Моннан элек язган хатларымны вакытында алгансыздыр дип ышанам.


Военкор эше болай тыныч эштер кебек тоелса да, ләкин фронтта алай ук түгел. Миңа военкор буларак атнага 2 генәкөн редакция землянкасында (шалашында), ә5көн рәттән фронтныңалгы позицияләрендә полк, батальон, рота рубежларында, блиндажлардан блиндажларга боевой походта йөреп үткәрергәтуры килә Чөнки шунсыз газетаны оператив һәм боевой итеп чыгарып булмый. Фронтныңчын геройларын, командир һәм сугышчыларны шулай ук газетада яктырту, анализ ясау өчен боевой эпизод һәм боевая операцияләрне бары фронтныңалгы сызыгында гына күреп була. Зур батырлыклар күрсәтеп орден-медаль алган байтак татар егетләрен дәкүрдем. Алар турында «Кызыл Татарстан»га язам, шулай ук әдәби әсәр язарга җыенам. Шулай итеп, монда чын-чынлап шигырьдәәйткәнчә бер үк вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә Мин үз эшемнән бик разый. Тик шулай да мин, Фадеев тәкъдим иткәнчә «Кызыл Татарстан»ныңмахсус военкоры булып милли частьләрдәйөрергә татар геройлары турында
язарга теләр идем. Мин татар язучысы булганга, рус газетасында күп файда китерә алмыйм. Бу турыда «Кызыл Татарстан»га хат яздым. Барып чыкса яхшы булыр иде, көтәм. Әгәр сез бу эштә ярдәм итсәгез, бәлки, чынлап та, барып чыгар иде.

Сезгә, Гали ага, тагын бер зур үтенечем бар. Минем тормыш иптәшем Әминәгә Москвага барып килергә пропуск кирәк иде. Аның әти-әнисе Москвада. Ул 5 яшьлек кызым Чулпанны әти-әнисенә илтеп куеп, үзе эшкә урнашырга тели. Аның әтисенең саулыгы начар, шуңа борчыла. Сез, мөмкин булса, Әминәгә кызым белән Москвага барып килергә ничек тә пропуск алуда ярдәм күрсәтсәгез икән. Моны инде бик үтенеп сорыйм.


Үзем язу эшемне дәвам иттерәм. Байтак шигырь һәм җыр яздым. Буш арада сезгә күчереп җибәрермен әле.


Хушыгыз. Сәлам һәм ихтирам белән, Муса Җәлил.


1942 ел, 2 июнь.


ЗАЛАКАЕВ ИСХАК ШӘРӘКЫЙ УЛЫ


1924 елда Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Сугышка кадәр – Аксубай районы «Үсәр» колхозы әгъзасы. Кызылармияче. 1943 елның 13 февралендә вафат була. Ленинград өлкәсенең Калинин районы Красный Бор авылында җирләнә.


Сагынычлы хат башы.


Исәнмесез, кадерле әти һәм дә әнигә бик сагынып, бер күрергә зар булып, бик күп санда булган сәламнәремне сезгә кайтып ирешүен теләп сагыну хисе белән ышанып калам.


Мин әти һәм дә әни өйдә вакытта армиягә алынуымны, елларның ничек икәнен белә торып та, яшьлек белән сезгә бернинди дә ярдәм итәлмәдем. Армиягә китү күрше авылга китеп кайту иттереп уйланылган. Шулай да мин сездән сорыйм миннән кимчелек уйламавыгызны. Мин сезнең хезмәтегезне үлгәндә дә онытачак түгел. Киләчәк көндә исән-сау әйләнеп кайтып, бергә шатлыклы гомер кичерергә ходай язсын иде. Әни минем өчен елый торгандыр инде. Ничек кенә уйласам да, күз алдыма килеп тора. Мин әтине дә армиягә алганнардыр, дип уйлый идем. Инде Зиак әзи сезнең турыда бернәрсә дә язмаса да, исәнлегегезне белеп, шатлыгым эчемә сыймады. Әти дә өйдә икән әле, мин мондагы чамага чагыштырдым. Миннән хат сирәк алабыз дигәнсез, госпитальдә вакытта көн дә диярлек хат язып тордым. 10 нчы майда язган хатыгызны 10 нчы июньдә алдым.


1942 ел, 11 июнь.


ВӘЛИЕВ БАРИ КАДЫЙР УЛЫ


1921 елда Апас районы Коштаулы авылында туа. Җидееллык мәктәпне һәм бухгалтерлар курсын тәмамлап, колхозда бухгалтер булып эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Суслонгер (Мари АССР) лагеренда снайперлар курсын тәмамлап, Сталинград фронтына җибәрелә, шул ук елда вафат була.


Исәнмесез!


Сез ки якын булган әткәй белән әнкәйгә улыгыз Баридан бик сагынып, бер күреп туйганчы сөйләшәселәрем килеп, бик күптин күп сәлам.


Мин сезгә барын да язып хат салган идем, алгансыз. Сезгә генә түгел, авылга бик күп кешегә салган идем. Берсенә бармаса, берсенә баргандыр.


Шушы атнада без фронтка керәбез. Ниләр булыр. Без берни уйлаган юк. Кызык төсле. Көләбез дә, сөйләшәбез дә, авылны да искә төшерәбез. Киткәндә өстәл өстендә калган катык та искә кереп чыга. Алдагы көндә 1942нче елны сугышны бетереп, шатлык белән кайтабыз төсле. Аларны да уйлыйбыз.


Ашау ягы көнгә 650 грамм 3 аш. Хәзергә 500 сум акча да бар әле. Мин ашау ягына аптыраган юк. 650 граммны 65–70 сумга сатып алып була. Килү белән бөтен икмәкне сатып акча итеп куйган идем, итү (юкса – иск.) икмәкне урлыйлар. Мин алдатмадым анысы белән. Хәзер кирәк вакыт яңадан-яңа икмәк алып кына торам.


Башка Татарстаннан бер кеше дә юк. Бар да үзбәк, кыргыз, казакъ, таҗик һәм ике урыс бар – вәт инде минем иптәшләр. Минем өчен кайгырмагыз, мин әлегә кадәр бернинди кыенлык күрмәдем. Ярый, барын да язмам, кәгазь җитми. Белеп булмый, бәлкем, кайтсам барын да сөйләрмен.


1942 ел, 12 июль.

ГОСМАН ФӘТХУЛЛА УЛЫ


1896 елда Арча районы Югары Курса авылында туа. Педагог, балалар язучысы һәм журналист. 1942・1945 елларда Госман Бакир ・ миномет батальонында корал командиры, «Ватан намусы өчен» фронт газетасыныңхәрби корреспонденты, подразделениенеңпартия оештыручысы була. 1982 елда вафат була.


Госман Бакирныңязучы Афзал Шамовка язган хатлары.


Афзал дус!


Якын дус итеп күреп, җылы язылган хатларыңмиңа яңа көч, яңа дәрт кертә Дус-ишләрдән бик аерым яшим мин, татарлар бөтенләй юк диярлек (бер татар егете бар, ләкин ул әдәби хезмәттән ерак кеше), шуңа күрәфикер алышып, әдәби эшләр өстендәэшләүтурында гәпләшеп утырырлык кешеләр гомумән биредәюк. Кайчакта иске иптәшләрне күрүөчен әлләкайларга барасы килә


Афзал дус, бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: минем басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып (билгеле, төзәтүкертүкирәк булыр) балалар өчен бер җыентык кебек нәрсәоештыруда инициатива күрсәтсәңиде. Бу ・ кечкенәгенәбулса да, мин яратып эшләгән балалар өчен, яшь буын өчен миннән бер кечкенәгенәистәлек булыр иде...


Их, Афзал дус, белсәңиде, яшисе килә Менәбез торган хуторныңисән калган чия агачлары хәзер ап-ак чәчәк җибәрде, һәр якта яшеллек, табигать үзенекен итә гамьсез кошлар сайрый, тирәюньгәямь кертә Ләкин бу күренешнеңямен кинәт туп тавышлары, баш очыннан очып киткән пуля сызгырулары гына боза. Дошманга каршы нәфрәт уяна, аны изеп ташлыйсы килә Афзал дус, син минем табигатемне беләсең элек тәмин кеше үтерүтүгел, тычкан үтерүгәдәкулым бармый иде. Әхәзер немец кабахәтләрен өере белән кырып ташлыйбыз, моны, теңкәгәтигән озынборын-черкине сытып ташлагандагы булган бер ләззәт белән эшлибез. Аларныңүлек гәүдәләре аркылы атлап алга барганда төкереп үтәбез.


Болар турында язмасам да, син аңлыйсыңинде, яза башлагач, тыйнаксыз каләм барын да яза бирде... Җитәр, землянканы караңгылык басты, күзләр начар күрә


Афзал дус, кулыңны кысып сәлам белән калам.


1944 ел 16май


Афзал дус!


Без Германия эченәкереп барабыз. Яңадан-яңа шәһәрләр, авыллар үтелә Ләкин немец халкы качып беткән. Йортларда беркем дәюк. Үзебез хуҗа булып йөрибез. Йорт җиһазының чүпрәк-чапракныңчиге юк. Бөтен илне талап, бай яшәгәннәр икән кабахәтләр.


Афзал дус, сине минем положение белән кызыксынып, «офицерлар хокукы белән файдаланасыңмы?» дип сорыйсың Мин һәм башка минем кебек иптәшләр (без бишәүшундыйлар) килгәннән бирле офицерлар хокукы белән файдаланабыз. 2350 сум хезмәт хакы алам. Шуннан 1000гәякыны өйгәҗибәрелә БезгәГерманиягәкилгәннән бирле марка белән түлиләр. Ул 4700 марка чамасы.


Тизрәк сугыш бетүен генәкөтәбез. Хуш, дустым, ашыгычрак булды.


1945 ел 18март


ХАННАНОВАҖИТЕЗШАҺГАЛИКЫЗЫ


1924 елда Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. Сугышка кадәр Мәскәүнеңюридик институтында укый. Сугыш елларында Ярославль шәһәренә әти-әнисе янына кайтып, заводта эшли. 1943 елның22 июнь төнендәХаннановлар йортына бомба төшеп, барысы да вафат була. Җитез Ханнанова фронтка үз теләге белән китә 1945 елда, сугыш тәмамлангач, хәбәрсез югала.


Исәнмесез, кадерле Әминәапа (ӘминәКаюмова ・ Җитез Ханнанованыңапасы ・ иск.)


Сагынып хат язам һәм тормышыңда бәхет теләп калам. Авыр, начар якка әйләнде тормыш ・ кайгы артыннан кайгы бара. Ярар, хәерлегәбулсын. Апа, син үзеңкүрәсең әз хат язам, йөрәк яна, әсүз юк, йөрәк урынына әлләкем таш куйдымы күкрәккә Аңларсыңмы апа, юкмы ・ белмим, бүре төсле берүзем тора алмыйм, әмонда, халык арасында, эш белән вакыт үтә Ярар, апа, күрәсем киләтуганнарныңкаберен, сезне, аннары күренер. Хәзер укыйм санинструкторга, укырга авыр түгел. Апа, син бер дәязмыйсыңүзеңнеңтормышыңтурында: ничек балалар, ашау-эчүягы ничек ・ барысын да яз. Уку беткәч, үземне кайсы якка озатырлар, белмим. Кайсы фронтта булды жизнәй, извещение килдеме, ничек, ・ апа, яз. Минем өчен борчылма, үлсәм ・ үләрмен, ләкин гарьлек әти-әни, сезнеңйөрәгегезгәкитермәм.


1945 ел 14март


Хатлар кыскартылып бирелде Авторларның стиле орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды
Материалны әзерләүдә ТР Тарихисәяси документлар Үзәк архивы һәм Әгерҗе районының Тәбәрле авылы музее ярдәм күрсәтте
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: