
Гаилә кыйммәтләре
«Бала безне тәрбияли»
26 сентября 2017
17 ЕЛ – ТУЛАЙ ТОРАКТА
Җәлил һәм Гөлнара Мотыйгуллиннар 1990 елда таныша. Икесенең дә студент чагы, егет‑Казан дәүләт педагогика университетының физика, кыз математика факультетында укый. Икесе дә – активистлар. Татарларның «суверенитет» дип урамнар һәм мәйданнарга чыккан вакытлары. Яшьләр анда да катнаша. Аралашалар, бәхәсләшәләр... Нәкъ шул вакытта араларында мәхәббәт очкыны кабына. Уку елы тәмамлангач, өйләнешергә булалар.

– Мин кечкенәдән мөстәкыйль булдым, – дип сүзен башлады Җәлил абый. – Үсмер чагымда гел өлкәннәр белән аралаштым. «Синдә бабайлар акылы»,-дияләр иде. Үз ярымны очраткач, яраткач, гаилә коруны гадәти хәл дип санадым. Галимҗан Ибраһимов әйтмешли, без тормышның төбеннән күтәрелдек. Гаиләле булгач, студентлар тулай торагыннан аерым бүлмә бирделәр. Ә кызыбыз Айсылу тугач, ике бүлмәле булдык. Бик рәхәт яшәдек. Кеше тулай торак дип йөз чөерә, ә без сагынып искә алабыз.
Мотыйгуллиннар 17 ел тулай торакта яши. Икенче кызлары Мәликә дә шунда туа. Җәлил абый КДПУның физика факультетында студентларга белем бирә, параллель рәвештә мәктәпкә физика укытырга да урнаша. Ләкин аңлашыла, укытучы хезмәт хакына гына фатир алып булмый.
– Ул чагында кредитка фатир алулар юк иде, – дип сүзгә кушылды Гөлнара апа. – Баланы бакчага илтәбез дә эшкә йөгерәбез. Икенче кызыбыз тугач, кыйммәтләр үзгәрде. Күрәсең, яшь барган саен тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Кызларыбызның яшь аермасы – ун ел. Хәтерлим, Айсылуның рәсем укытучысы: «Кызыгызның сәләте бар, сәнгать мәктәбенә бирмисезме?» – ди киңәш биргән иде. Җәлил белән уйлаштык та баш тарттык. Эшкә барасы бар, өлгереп булмас, дидек. Хәзер үкенәм. Бәлки аннан бер дигән рәссам чыгар иде. Гомумән, баланың сәләте, теләге булганда, ата‑ана аны үстерергә тиеш. Мәликә ул яктан бәхетлерәк булды, кечкенәдән теләгән җиренә барды, ошаткан эше белән шөгыльләнде.

Мотыйгуллиннар – зыялы гаилә, дини дә. Дөрес, монда хатын-кызлар хиҗаптан йөрми. Гаурәтләрен каплаган, матур күлмәк кигәннәр. Җәлил абый: «Иң мөһиме – Аллаһка ышану күңелдә булсын, кылган гамәлләрең намуска тап төшермәсен», – ди. Гаилә башлыгы намазын калдырмый, җомга саен мәчеткә йөри.
– Дәүләт эшендә бит, димәк, дингә басым ясарга ярамый, – ди Җәлил Мотыйгуллин. – Ләкин җомга көнендә эш бинасына түбәтәйдән дә киләм. Сүз әйтүче юк үзе.
– Күптән дингә килдегезме? – дим.
– Яңа фатирлы булгач. Кайбер кешеләргә сәеррәк тоелырга мөмкин бу, әмма хак. 2008 елда әлеге өч бүлмәле фатирга күчендек. Аны алты ел университет укытучыларына дип, махсус төзеделәр. Башта шатлыктан, сөенечтән нишләргә белми йөрдем. Фатирның почмакларына барып, стеналарны тотып‑тотып карадым: «Безнеке бит бу...» Чын күңелдән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәсем килде. Ничек итеп? Әлбәттә, дога белән. Шулай итеп, намаз укый башладым. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Башта бер сынау бирермен, аннан рәхәтлек. Шуны аңламаган кешегә янә сындырырлык сынау бирермен». Мин сындырганын көтмәскә булдым. Рәхәт тормышта яшибез, гаиләмдә иминлек, үзебез сау-сәламәт. Ничек шөкер итмисең?!
«ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНӘ ИХТЫЯҖ БИК ЗУР ИДЕ»
Җәлил абый педагогика фәннәре кандидиты. Студент елларыннан алып бүгенгәчә фән, милли белем бирү системасы эшләсен дип яна. Университетта татар төркемнәре дә аның күз алдында оеша. Студентлар өчен рус дәреслекләрен татарчага тәрҗемә итүдә катнашкан мөгаллим ул.

Тарихка күз салсак, 1990 елда Татарстан Республикасы Югары Советында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Шуңа нигезләнеп, 1992 елның 8 июлендә «Телләр турында закон» эшләнә һәм кабул ителә. Һәм рус теле белән беррәттән татар теле дә дәүләт теле итеп игълан ителә. Нәкъ шул вакытта университетларда татар төркемнәре оеша. Җәлил абый аны чын мәгънәсендә татарларның күтәрелгән, чәчәк аткан чоры дип атады:
– 1990нчы еллар башында татар төркемнәрендә укырга теләүчеләр шулкадәр күбәйде, хәтта конкурс русларныкына караганда да зуррак булды. Мисал өчен, рус төркемнәрендә 25 студент белем алса, татар төркемнәрендә, кимендә, 30 дан артык студент та укыды.
«Татар телендә укуга авыр күчтек», – ди Җәлил абый. Шулай да бер ел эчендә методик кулланмаларны тәрҗемә итеп чыгалар. Туры килүен кара: университетның физика лабораториясендә Рәмзия Шаһиморатова исемле мөгаллимә эшли. Ул үз вакытында мәктәпләр өчен физика дәреслекләрен рус теленнән татарчага тәрҗемә иткән. Аның күзәтүе астында татар телен камил белгән университет укытучылары югары уку йорты студентларына дәреслекләр тәрҗемә итә.
Җәлил абый белән бүген татар теле тирәсендә барган шау‑шу турында да сөйләштек:
– Татарлыгыңнан оялмаска, киресенчә, үзебезнең белемле икәнебезне башка халыкларга да расларга кирәк, – диде ул. – Мин, мәсәлән, барлык фәннәрне дә татарча укыдым. Университетка кергәндә кабул итү имтиханнарын рус телендә тапшырырга туры килде. Ике фәннән дә «5»ле булды. Без студент вакытта төркемнәр рус, татарга бүленми иде. Ягъни мәктәптә физиканы татарча укып, университетта рус телендә өйрәндем мин үзем. Һәм бер кыенлык та күрмәдем. Гомумән, хәзер дә документлар белән эшләгәндә, сөйләгәндә рус теле белән проблемаларым булганы юк дип саныйм. Мәктәптә рус телен укыдык, аралашып яшибез. Шуңа күрә бүген кайбер ата-аналарның татар теле башка фәннәргә комачаулый дип сөйләнүе бары тик эшнең асылын аңламауда, дип саныйм.

МИЛЛИ ҖАНЛЫ БАЛА
Мотыйгуллиннарның олы кызлары Айсылу татар гимназиясендә белем алган. Ә менә Мәликәне, заманга ияреп, беренче сыйныфка «престижлы» мәктәпкә биргәннәр. Әти-әнисеннән күчкәнме (Гөлнара ханым бүген дә, татар мәдәнияте белән кызыксынып, бар яңалыклардан хәбәрдар булып яши), Мәликә кечкенәдән татар дөньясына, әдәбиятка, сәнгатькә тартыла. «Яшь ТНВ» каналы барлыкка килгәч, телевидениегә алып баруларын үтенә. Аннан «Нур» татар балалар театр студиясенә йөри башлый. Шул рәвешле кызчыкны татар мохите «суырып ала».

– Мәликә: «Татар мәктәбендә укыйсым килә», – дип йөри иде, форсат чыкты, – дип сүзгә кушылды Гөлнара апа. – Алтынчы сыйныфка күчкәндә, укулар икенче сменада булачак диделәр. Ә «ТНВ»да тапшырулар төштән соң төшерәләр. «Телевидениедән китәсе килми», – дип, бик борчылды Мәликә. Шулай итеп башка мәктәпкә күчү турында сүз чыкты. Безнең өчен иң җайлысы – Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе, чөнки ул телевидение белән янәшә. Бердәнбер проблема – Мәликә биш ел төп фәннәрне рус телендә укыды. Татарча уку авыр булмасмы?
– Ә мин борчылмадым, – ди Җәлил абый. – Үз башымнан узды бит, русчадан татарчага яки киресенчә укуның авырлыгы юк. Әлбәттә, терминнар үзгә. Тик теләк булганда берничә атна эчендә өйрәнеп була. Мәликә татарча яхшы белә: «Борчылма», – дидем. Һәм чынлап та, ялгышмаганмын.
– Барыннан да бигрәк миңа гимназиядә татар мохите булу ошады, – дип фикерен белдерде Мәликә. – Барысы да татарча, үзебезчә! Ә уку программасына килгәндә, җиңелрәк тоелды. Мин укыган «престижлы» мәктәптә кирәкмәгән әйберләр күп иде. Программага сыешмыйбыз дип ашыктыралар. Нәтиҗәдә күп әйберләрне аңламый каласың. Ә гимназиядә андый кабалану юк, аңламаганны укытучылар янына барып сорыйсың. Сиңа рәхәтләнеп аңлаталар. Әлбәттә, бу минем шәхси фикер. Укыту программасы бар җирдә дә бер дип беләм. Шулай да ул дәрәҗәле саналган мәктәпләр күбрәк рейтинг өчен эшлидер дип уйлыйм.

Мәликә, укудан тыш, татар яшьләр тормышында актив катнаша. Җәй көне Бөтендөнья та тар яшьләре форумында эшләгән, төрле очрашулар оештыру, чыгыш ясаулар дисеңме...
– Быел тугызынчы сыйныфта укыйм, – диде Мәликә. – Әлегә җәмәгать эшләрен читкә куеп тордым. Бөтен игътибарны укуга бирәм, имтиханнар тапшырасы бар бит...
«ЯРАТТЫМЫ ИКӘН?»
Балалары Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы танышларым сокланып та гаҗәпләнеп тә сөйләде: «Җәлил абый кызы Мәликәне җитәкләп кенә йөртә». Бер карасаң, унбиш яшьтә балаңны җитәкләп йөртү сәеррәк тоелырга мөмкин. Бигрәк тә ата кешегә. Күпчелек аталар, кызлары балигълык яшенә җиткәч, ниндидер ара сакларга тырыша бит. Яхшы түгел кебек. Ә монда...

– Мин эштән кайтканда Мәликә ишектән: «Әтием, кайттыңмы, мин сине яратам», – дип каршы ала, – ди Җәлил абый. – Балаң шулай дип торганда ничек инде: «Мин дә сине яратам, кызым!» – димисең!
– Олы кызыгыз белән дә мөнә-сәбәтләр шундыймы? - дим.
– Юк, Айсылу белән алай булмады. Яратырга әле берничә ел элек кенә «өйрәндем». Без биш ир бала үстек, мин – дүртенчесе. Әти-әнинең безне иркәләп утырырга вакыты булмагандыр. Хәер, ир малайларга карата кырысрак та булыйк, дигәннәрдер. Һәм мин моны аңлыйм һәм килешәм. Авыл җирендә хуҗалыгын да алып барырга кирәк. Үскәндә әтине күрмәдек тә дияргә буладыр. Без йокыдан уянганчы чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Безне әни тәрбияләде. Ләкин гаиләдә әти дәрәҗәсе көчле иде. «Хәзер әтиегез кайта», «әтиегезгә әйтәм...» – аның һәр сүзе закон булды. Шулай да бер тапкыр әтигә каршы килдем. Мәктәпне тәмамлагач әти: «Улым, китмә быел Казанга, киләсе елга керерсең укырга. Безгә ярдәм ит, өс-башыңны кара. Колхозда эшләп ал», – диде. Мин шул чакта кырт кистем: «Әти, ачуланма, хәзер китмәсәм укырга керү авыр булачак. Бар белгәнемне онытачакмын», – дидем. Әти теләмичә генә ризалашты. Шулай итеп, туган авылны ташлап чыгып киттем.

Ул вакытта күпер юк, җәйге каникулны санамаганда, Аксубайга ике генә кайта ала идем. Әни йомшаграк булды безнең, авылга кайткач та аның белән озаклап сөйләшеп утырабыз. Ә әти корырак иде. Аннан әтиебезгә инфаркт булды, шактый озак авырып ятты. Менә шул вакытта да ачыктан-ачык сөйләшенмәгән. Әти вафатыннан соң озак уйлап йөрдем: «Яраттымы икән ул мине?» Ул сүзне бер тапкыр да әйтмәде. Хәер, мин дә бит әтигә: «Яратам», – дип әйткәнемне хәтерләмим. Югыйсә аның өчен үлеп тора идем. Тукта әле дим, мин дә бит балаларыма «яратам» дип әйтмим. Шулай итеп, әкренләп бу сүзне әйтергә өйрәнә башладым. Бер дә җиңел түгел ул, ояласың кебек. Хатыныңа «яратам» дип барыбер әйткәлисең, ә балага... Ярамаган эш кебек. Юкса алар өчен дип яшисең, дөнья куасың. Исән чакта күңелдәгесен әйтеп калырга кирәк‑шуны аңладым. Бер өйрәнгәч, аның авырлыгы юк икән. «Ярату» сүзе ешрак яңгыраган гаиләдә яшәве рәхәтрәк, өй дә нурлырак була, дип уйлыйм. Монысына үз мисалыбызда инандым. Һәм балалар безне яратырга өйрәтә, бәлки тәрбиялидер дә әле.

Добавить комментарий