Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Галиҗәнап мич кодрәте

Галиҗәнап мич кодрәте

«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Яшь буын да колагына киртләп куйсын. Оныткан булсак, яңартыйк! Бу юлы олы мичне ягу серләренә төшендек. Шул ук вакытта ни өчен камыр ризыкларының нәкъ менә ялкында тәмлерәк булуын да ачыкладык.

16 апреля 2021

КОРЫ УТЫН КИРӘК
Мич! Ничә гасырлар буена ул безнең халык­ны ризыклы иткән, тәнен генә түгел, җанын да җылыткан. Биредә берьюлы ике ризык әзерләгәннәр – казанда аш кайнаса, мич эчен­дә ипи пешкән. Кичләрен исә мич башында әби кеше, оныкларын җыеп, әкият сөйлә­гән. Мич башы бала-чаганың, әби-бабайның иң яраткан урыннарыннан берсе саналган.
Йортларга газ кергәч, мичләргә ихтыяҗ югал­ган. Бу аңлашыла да, җәй буе утын әзерлисе, иртән торып мичкә ягасы юк. Газыңны ачасың да, аш та пешә, өй дә җылына. Тик... газны ничек кенә мактасак та, ул мичне алыштыра алмый...
Кайбыч районының Кошман авылында яшәү­че Мотыйгуллиннар мичләрен сүтмәгән. Алай гына да түгел, йортларында ике мич.
– Кыш буе ике мичкә дә утын яктык, – диде хуҗабикә Нурания апа.
Әлбәттә, Мотыйгуллиннар йортына газ кер­гән. Ә мичкә ягуның сәбәпләре бар икән. Хуҗа­бикә болай дип аңлатты:
– Беренчедән, быел кыш салкын булды, өй тизрәк җылынсын, дидек. Икенчедән, мичкә яккач, өйгә нур керә. Безнең караватлар мич бу­енда. Кичке якка мичне ягасың да, рәхәтләнеп, изрәп йоклыйсың. Мичтән төн буена җитәрлек җылы чыга.
Нурания апа шулай дип кечкенә мич турында аңлатты, анысы йокы бүлмәсендә тора. Ә икен­че якта олы мич киерелеп утыра. Менә монысы инде җылылык бирү өчен генә түгел, ә камыр ризыклары пешерү өчен дә икән.
– Бу мичкә утыз елдан артык, – диде хуҗа­бикә. – Әйтмәгәнем булсын, бер дигән тарта. Ким дигәндә, атнасына бер ризык пешерәм инде: юка, кабартма, өчпочмак, пироглар. Ба­лалар киләсе булса да, камыр куям, Сәлимулла да «заказ»ны биреп кенә тора.
Олы мичне карап әйләндек. Зур. Элек дүрт­почмаклы өйләрнең яртысын алып торган инде бу, дибез. Мич башын да карадык. Рәхәтләнеп бер кеше йокларлык урын. Бер мәл күз алдына килеп басты: мич башында, зур ястык мендәрдә әби ята. Аяклары чыгып тормасын дип, ул аларны бөкләп куйган. Артык эсселәгәч, әби акрын гына урыныннан торып, мич башыннан төшеп китә…
КОШМАН КИРПЕЧЕ
Без килгәнче мичкә утын тутырылган иде. Баксаң, элек тә шулай иткәннәр. Беренчедән, утын кибеп, җылынып торган. Икенчедән, уңайлы булган – иртән торуга, мичкә ягып җибәргәннәр.
– Мичкә ягу өчен туйра (имән), юкә агачлары яхшы, – дип аңлатты хуҗабикә. – Туйра каты­рак, җылысы әйбәт чыга. Ә юкә ялкында камыр пешергәндә кирәк, ялкыны яхшы була.
Ул да түгел хуҗа кеше – Сәлимулла абый юкә чыраларын алып керде. Мичкә ягарга да, камыр пешергәндә дә кирәк булачак.
– Мондый эшләрдә хатын-кызларга булышырга кирәк, – дип елмайды ул.
Тик мичне Нурания апа элдерде. Әлбәттә, башта морҗаларны ачты. Мичебез бик тиз янып китте, чөнки чыра да, утын да коры иде.
– Юкә чырасы мич элдерергә бик яхшы, – ди Нурания апа.
Мич янган арада хуҗабикә әче коймак камы­ры ясады.
– Сезгә пешереп күрсәтәсем килә, – диде ул.
Югыйсә, өстәл камыр ризыклары белән тул­ган иде – юка, кабартма, сумса, бәлеш, бәрәңге кабартмасы... Шул рәвешле хуҗабикә мичтә әллә ничә төрле ризык пешереп була икәнен раслады.
– Мич кабартмасы диләр бездә, – диде Ну­рания апа. – Аннан башка бер Коръән ашы да узмый. Әле дә ашларга шундый кабартма пе­шерәләр.
– Кошманда мичле йортлар шулай күпме? – дим.
– Күп түгел, санаулы гына. Мичле кешеләргә заказ да бирәләр. Бер дә булмаса, газ мичендә пешерәләр инде.
Мич алдына җыелдык. Утын дөрләп яна. Мич авызына күз салдым: кирпечләре тигез сакланган, ватылмаган. Югыйсә, өч дистә елдан артык вакыт узган бит.
– Монда Кошманда сугылган кирпечләр дә бар, – ди Сәлимулла Мотыйгуллин. – Без­нең Кошманда ике йортның берсендә кирпеч сукканнар. Әле безгә дә эләкте ул. Олы абыем Фәһим белән кырдан кызыл балчык казып, аны кул арбасына төяп кайтып, ике ел кирпеч суктык. Мең кирпечкә бер кубометр утын кирәк. Аны кичтән яга башлыйлар, таң атканчы янды­ралар. Шуннан соң кирпеч бер атна кибеп тора. Һәм ул эшкә яраклыга әйләнә. Кошман кирпече яхшы саналды, мич чыгаручылар аеруча ярата иде, чөнки аны теләсә кайсы җиреннән, теләсә кайсы зурлыкта ватып була. Заводта эшләнгән кирпеч исә ватылмый, ярыла гына.
БӘХЕТЛЕ КИЛЕН
Уңган килен ул таба, бәхетле хатын кыз таба, ди халык. Нурания Мотыйгуллина тормыш иптәше Сәлимулла абый белән өч кыз тәр­бияләп үстергән. Кызлар инде кияүдә, үзләре дә ана булган. Әти-әниләренә сигез онык бүләк иткәннәр. Мич янып, күмер төшкәнче, хуҗабикә белән гаилә, тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
Нурания апа утыз җиде ел кайнана белән яшәгән килен.
– Әле кайнанамның апасы да бездә яшәде, – ди тәҗрибәле килен. – Мин аларга бик рәх­мәтле. Кайнанамны искә алмаган бер көнебез дә юк. Кызлар әнкәй тәрбиясендә үскәнгә, шундый акыллы булгандыр, дип сөйләшәбез Сәлимулла белән. Балаларны үстерергә бик бу­лышты. Кырыслык бар иде аңарда, тик һәр сүзе урынлы, мәгънәле иде. Эшкә дә, тормышка да өйрәтте. Урыны оҗмахта булсын...
Нурания апа – утыз җиде ел буе Кошман урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыткан мө­галлимә. Шул дәвер эчендә күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булган. Сөйләм теле матур. Шуңадыр да аның белән эшләргә бик җайлы булды. Мич турында да шактый кызык мәгълү­матлар җиткерде:
– Әдәби әсәрләрдә мич турында бик күп сөйләнә. Бу аңлашыла да, ул бит яшәү чыгана­гы булган. Мәкаль, әйтемнәр дә күп. «Уңмаган хатынның мич алды чүп булыр», дигән безнең халык. Тагын бер ырым бар – мич башында яту ялкаулык билгесе саналган. Ә менә әби-ба­байларга бу яраган, чөнки алар сөякләрен җылыткан. Бала-чагага да сүз әйтмәгәннәр. Ир-атлар, гомумән, мич башына бик менәргә тырышмаган.
Якынча ярты сәгать дигәндә утын янып бетте, күмер төште.
– Коймак кына пешерәсе булганга, утынны ярты кочак кына яктык, – дип аңлатты хуҗа­бикә.
– Ә өйне җылыту өчен күпме утын яккан­нар? – дим.
– Иртән бер кочак, кичен бер кочак. Кир­печләр тиз суынмый, аның җылысы көне буена җиткән.
Нурания апа күмерне кырыйгарак этте – та­бага урын әзерләде. Һәм табаны мичкә куйды. (Коймак майга салгач «чыж» итәргә тиеш.) Шун­нан табаны майлап, кашык белән камырны сал­ды. Һәм янә мичкә куйды. Өйгә хуш ис таралды, хәер, ул тышка да чыккан иде... Коймаклар күзгә күренеп кабарды. Әйләндерәсе дә юк, өч минут көтәсең дә, телеңне йотмалы ризык әзер.
...Миңа калса, мичнең күзгә күренми торган бер тылсымы бар. Кешелек дөньясы ни генә уйлап тапмады, ә мичне алмаштырырдай (сүз камыр пешерү турында бара) әйбер юк. Әйе, газ, электр мичләре бар. Тик ул бүтән. Чуенга куеп, мичтә пешерелгән аш белән кәстрүлдә, газ өстендә әзерләгән ашны чагыштыра алмый­быз. Камыр ашларын да шулай. Мич тере орга­низм кебек, аның кодрәте зур.
P1260095=
 
ЭШ БАРЫШЫ:
мичкә утын тутырабыз;
чыраны теләбез;
морҗаны ачабыз;
чырага ут төртәбез;
утын янгач, кисәү (кисәү агачы) белән аны тигезләп җибәрә­без;
барлыкка килгән күмерне кисәү (кисәү агачы) белән этәбез.
&Изображение3
P1260073
P1260074
P1260075
pech
 
 
 
 
 

Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: