Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

«Гармунда уйнарга өйрәнәсем килде...»

– Мин сентябрьдә туганмын. Сугыш июньдә башланган. Әтигә дә повестка килгән. Урактан кайткач ук, сугышка киткән. Шуннан әйләнеп кайтмаган, – дип башлады сүзен Мәдинә апа. Ул вакытта Апас районына кергән (хәзер – Буа районы) Иске Чәчкаб авылында 1941 елны Мәдинә Сафина дөньяга килә. Әтисе Бәхетгәрәй сугышка киткәндә, ул әле тумаган да була. Биш ир малайдан соң бердәнбер кыз ул гаиләләрендә. Әтисе аны бик көткән, тик күрешергә генә насыйп булмаган шул...

«ӘТТӘ»

– Мин «әти» дигән сүзне гомумән белмим. Сугыш вакытында әти рәхәтенә тиенү кемгә генә тәтегәндер, – дип дәвам итте сүзен Мәдинә апа. – Ярый әле әни бар. Ул безне тәрбияләп үстерде. Әнием тырыш иде. Кул эшенә бик оста, бигрәк тә кием‑салым тегәргә. Шуңа минем өскә дә эш күп төште. Сугыш чоры булса да, яшьләр күлмәкләр тектерә. Сабан туйларында әнигә чират тезелә иде. Хәзер мин бу сәләтне Аллаһы Тәгаләнең безнең гаиләгә булган рәхмәте, чиксез нигъмәте дип кабул итәм. Чөнки шушы хезмәт безнең «ипи» иде. Бераз булса да май, ипи, сөт, бәрәңгегә алыштыра алганбыз. Әниебез кырыс булмады. Киресенчә, бик йомшак, динле, мөлаем хатын‑кыз иде. Миңа кадәр туган биш абыйның өчесе тугач та 2‑3 ай яшәгәннән соң үлгән. Икесе генә исән калган. Әле әтинең әнисе – әби дә безнең белән яшәде. Әбием миңа тугыз яшь тулганда бакыйлыкка күчте. Әбием догалар өйрәтеп үстерде. Чын күңелдән рәхмәтлемен аңа. Мәрхүмәнең бер генә баласы булган. Ул миңа «әттә» дип әйтергә өйрәткән. Мин «әттә» дигән саен, атасы кайта микән әллә дип куанган. Бала булган бит әле мин, «әттә» дип әйтергә кушкандыр да, әйткәнмен инде, – дип елмаеп куйды Мәдинә апа. – Кем улын көтмәсен? Барысы да өмет белән яши.

– Фронттан хатлар килеп тордымы? – дип сорап куям.

– Әйе, әтинең хатлары килеп торды. Алар хәзер, кызганыч, сакланып калмаган. Әти 1943 елда хәбәрсез югалды, күмелгән урыны да билгесез. Соңгы хатында, Днепр күперенә керәбез, дигән. Ә шул көнне немецлар күперне шартлаткан. Халык күп кырылган. Елга суы кып‑кызыл булган, дип сөйлиләр иде. Менә шунда үлгәндер безнең әти дип, күңелемнән генә уйлап йөрим. Ул хатында: «Дөньялыкта күрешә алмасак, ахирәттә күрешербез», – дип бәхилләшкән. Өчпочмаклы хатлары хәзер дә күз алдымда тора. Аларны әни укый иде. Алар кадимчә, ягъни иске татар хәрефләре белән язылган иде.

Әнием соңгы унбер елын урын өстендә үткәрде, бик озак җәфа чикте. Шушы күренеш хәзер дә йөрәгемдә төер булып утыра. Һәр кешенең үз язмышы инде, нишләтәсең…

Сабан туенда дус кызлар белән. Сулдан беренче – Мәдинә апа.

«СУГЫШ БЕТТЕ», ДИП ЕЛАШТЫЛАР…

– Авыр чор булган бит, ничек көн күрдегез? – дим.

– Дөньяда ачлык, ашарга ризык юк. Кайвакыт, булганда, ипигә бәрәңге уа идек. Мичкә көрәк белән кертеп җибәрәсең дә, шунда пешә. Аннан да тәмлерәк ризык юк иде кебек. Ә кемдәдер ипи дә, бәрәңге дә юк. Юклык, хәерчелек бит. Менә без, сугыш чоры балалары, шуларны күргәнгә, үзебезнең җилкәдә татыганга, бернәрсәне дә әрәм итмибез, һәр ризыкның, һәр әйбернең кадерен беләбез, – диде Мәдинә апа.

– Ә сез сугыш беткән көнне хәтерлисезме? – дип сорыйм.

– Сугыш беткән көнне чат хәтерләмим. Миңа әле ул чагында 4 яшь тә тулып җитмәгән, аңлап та бетермәгәнмен инде.
Алай да, сугыш бетте дип, шатлыктан елашканнары истә кебек.

Яшь чак истәлеге.

«КӘБЕСТӘНЕ АБЫЙ АШАП БЕТЕРГӘН»

– Балачак дигәч, күз алдыгызга нәрсә килеп баса? – дим.

– Ул чагында эш инде. Терлек асраган, үләнгә барганнар. Ашарга булсын дип, базарга төрле нәрсәләр сатарга чыгып киткән чаклар. Ачлык рәхәт нәрсә түгел бит.

Балачагым бер дә күңелле булмады. Дөресен генә әйткәндә, рәхәт балачакның нәрсә икәнен белмим дә. Эш күп булды. Казлар асрый идек. Бераз кул арасына керә башлагач, әче таңнан биби сакларга чыгып утырасың. Көтү куыш инде, бар хәлгә йөгереп, бәрәннәр эзли идек. Керне инешкә төшеп юасың, ә кыш көннәрендә бәкедә чайкыйсың. Абыйларга булыша, пычкы белән утын кисешә идем. Бервакыт Габбас абыем белән утын ярабыз. Селкенмәсен дип, агачны тимер чөй белән тотып торам. Абый чөйгә китереп сукты да, чөй минем маңгайга килеп бәрелде. Аның төзәлүе – үзе бер маҗара… Ул чорда бит врачка күренүләр юк. Маңгайдан ап‑ак сөяк күренеп торгач, баш мие чыккан, дип уйлаган әни. Яулык белән башны кысып бәйләп куйды да, шөкер, шуннан төзәлеп китте. Ләкин эзе гомерлеккә калды. Аллаһы Тәгалә саклап калган инде мине, – ди Мәдинә апа. – Ул вакытта җиде яшьләрдә булганмын. Әй, күрмәгәнне күрдем инде. Чыныгып үскән, рәхәт күрмәгән балалар без.

Мәдинә апа, җиде класс тәмамлап, фермага эшләргә төшкән. Анда атлар, куяннар караган, сыер да сауган.

– Яшь булгач, кич белән урамга да чыгасы килә, иртәнге дүрттә эшкә ничек йокымсырап төшкәнне әле дә хәтерлим, – дип, елмаеп искә ала яшьлеген Мәдинә апа. Ул фермада 55 яшькә кадәр хезмәт иткән.

– Әле гектар-гектар чөгендер дә бирәләр иде. Фермада да эшләргә, чөгендерне дә кәтмәнләргә, йортны да карарга кирәк. Урам саен сөт җыйдык. Сөт флягасын да мин юа идем... Ул заманда борчакларны да чалгы белән чабыш, – диде Мәдинә апа. – Бер елны 10 гектар борчак чаптым. Әле аны юлга җәеп салырга кирәк. Аннары егылган люцернаны да унышар кеше чалгы белән чаба. Безнең чорда эшләр авыр иде шул, – дип, авыр сулап куйды әңгәмәдәшем.

Олы абыйсы 1930 нчы елгы, Мәдинә апа туганда аңа 11 яшь булган.

– Сугыштан соңгы еллар иде, аның эштән кайткач сөйләгәне истә: «Әй, бүген кич белән бакчага кәҗә кәбестә ашарга килгән иде», – ди бу миңа. Баксаң, кәбестәне абый үзе ашап бетергән икән. Егет кешенең эштән соң, билгеле, ашыйсы килгәндер инде. Тамак сорый бит, юк дигәнне белми.

Элек хуҗалыкларда яшелчә утыртмыйлар иде, дип тә искә ала Мәдинә апа. Колхоз бакчасында үскән яшелчәләрне «труд»ка – эшләгән көнгә карап бирә торган булганнар. Абыйсы шул кәбестәнең башына җиткән икән. Әле 1964 елда да «труд» көннәре язганнары турында да сөйләде әңгәмәдәшем. Ул чагында инде 1 «труд»ка 6 ипи килә торган булган.

– Безнең заманда 16–17 яшьләрдә шәһәргә китәләр иде. Шунда эшкә урнашып, хәтта урам себерергә керсәң дә, квартира бирәләр, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Китәргә дигән уй бар иде. Ләкин әни: «Ике абыең монда булып, син бурлакка чыгып китмәссең инде», – диде. Шулай итеп монда калдым. Әнигә рәнҗемим. Үкенмим дә. Аллаһка шөкер, авылда калып та ким‑хур яшәмәдек. Барына канәгать булып яши белергә дә кирәк бит. Бер уйласаң, акча беркайчан җитми инде ул.

Мәдинә апа иренең сеңлесе Рушания белән.

ХЫЯЛДА КАЛГАН ХЫЯЛ

– Мәдинә апа, хыялыгыз бар идеме, нинди хыяллар белән яшәдегез?

– Минем бер генә хыялым бар иде – гармунда уйнарга бик өйрәнәсем килде. Тик фермада эшләгәч, өйдә килен дә булгач, кая гармун сузып утырасың инде. Шәһәргә киткән булсам, бәлки, хыялымны чынга ашырган булыр идем, дип уйлыйм.

– Хәзер гармунда уйнарга өйрәнер идегезме? – дип сорап куйдым.

Бу соравыма елмаеп җавап бирде Мәдинә апа:

– Юк инде, кызым. Ул хыяллар үткәндә генә калды...

– Ә бала чакта кем булырга теләгән идегез? – дим.

– Аларын хәтерләмим инде, әллә ни теләк тә юк иде. Тамак ач булгач, башка андый уйлар керми. Күңелең тыныч булса гына, төрлесен уйлыйсың икән, – дип җавап кайтарды ул.

Мәдинә апа, хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс эш булуга да карамастан, кайчак, буш вакыт табып, китап укырга яраткан. Хәзер дә ярата. «Икенче дөньяга кереп киткән кебек булам», – ди. Авырлыклар аша үткән, тирән, гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында уку күңеленә хуш килә аның.

Мәдинә апа кызы белән.

«ҖӘННӘТТӘ ЯШИМ...»

– Кияүгә үзебезнең авыл егетенә – Гарифуллага чыктым. Артымнан бер дә калмыйча йөрде. Миңа – 22, аңа 23 яшь иде. Әйбәт яшәдек. Аның тарафыннан начарлык күрмәдем. Төп йортка 10 нчы кеше булып килдем. Кайната, кайнана, әби, 6 бала. Ирем эне-сеңелләреннән күпкә олырак. Алар әле мәктәптә укыйлар иде. Шулай яшәп киттек, – дип сөйләде Мәдинә апа.

– Җәмәгатем белән өч бала үстердек. Гөлгенә, Гөлия һәм Марат. Ике кызым да 15 яшьтә шәһәргә чыгып китте. Тотмадым. «Хәлегездән килгәнчә укыгыз», – дип, фатихамны бирдем. Үзем китә алмагач, балаларны җибәрдем. Берсе Англиядә яши, икенчесе – Казанда. Марат минем белән тора. Оныкларым да үсеп буйга җитте. Аллаһка мең шөкер, үз юлларын таптылар.

Әмма ире белән энҗе туйлар күрергә язмаган Мәдинә апага. Иренең үлеме аяныч булган. 52 яшендә тол калган. Сабыр булган, түзгән, балалар хакына булса да, яшәргә көч тапкан.

– Ул чакларга кире әйләнеп кайтырга теләр идегезме? – дип сорыйм, күңел яраларына кагылуыма борчылсам да.

– Хәзерге тормышымнан канәгать. Әлхәмдүлилләһ, җәннәттә яшим, – диде ул, елмаеп.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы