Ул балаларга Россияне ача
Казандагы «83 нче лицей – Мәгариф үзәге» МББУ география укытучысы җәяүләп тә, чаңгыда да, машинада да, поездда да бөтен Россияне диярлек аркылыга-буйга йөреп чыккан инде.
Ерак араларны үз аягың белән үлчәү, тау башына менеп, күз алдында пәйда булган гүзәллектән телсез калу, таң каршылау, учак янында төн чыгу... – бик күп баланың хыялы, һәм Хәмзә Абдрахманович Кильдиев хыялларга тормышка ашарга мөмкинлек бирә. Казандагы «83 нче лицей – Мәгариф үзәге» МББУ география укытучысы җәяүләп тә, чаңгыда да, машинада да, поездда да бөтен Россияне диярлек аркылыга-буйга йөреп чыккан инде.
Мәктәп балаларын беренче тапкыр сәяхәткә ул 1973 елда алып бара – Кама Тамагы янәшәсендәге Юрьев мәгарәләренә. Кышын мари урманында мич ягып җылытыла торган землянкада яшиләр. Хәзер инде ул «балаларга» да алтмыш тулып килә. Очрашканда, беренче эш итеп, походларын искә төшерәләр...
– Хәзер әти-әниләр балаларын җәен чит илгә, мәсәлән, Төркиягә алып бара. Үз җирен белмәгән тулы бер буын үсеп килә, – дип кайгыра Хәмзә Габдрахманович. – Мин, зур стажлы турист буларак, Россиядәге кебек искиткеч ландшафтларның һәм уникаль табигать һәйкәлләренең дөньяда башка бер җирдә дә булмавы турында теләсә кем белән бәхәсләшә алам! Балага Ватанга мәхәббәтне бары тик турпоходларда гына сеңдереп була. Ул илебезнең искиткеч зурлыгын, аның кабатланмас матурлыгын сәяхәттә генә тоя башлый. Бу ватанпәрвәрлекнең нигезен тәшкил итә. Элегрәк без ел саен диярлек тулы сыйныфлар белән сәфәргә чыга идек. Бервакыт хәтта 97 кешелек төркем тупланды. Ул елларда без яшьләрне шул рәвешле урам йогынтысыннан саклап калырга тырыштык. Нәкъ менә 70 нче елларда Казанда беренче җинаятьчел төркемнәр пәйда булды. Туристлык бик күпләрне имгәнүләрдән яки төрмәдән саклап калды. Минем яныма хәзергә кадәр элеккеге укучыларым килеп йөри, рәхмәт әйтәләр. Сыйныф белән очрашуларга чакыралар.
Ул чакта балалар туризмы киң таралган иде, чөнки шәһәрдә – туризм федерациясе, һәр районда исә яшь туристлар станциясе эшләде. Пионерлар сараенда, институтларда секцияләр ачылды. Казан туристлык клубының даны бөтен илгә таралды, чөнки бездә тәрбияләнгән спорт мастерлары һәм оста разрядчылар күп иде. Шефлар да күп ярдәм итте‑ул елларда иганәчеләрне шулай атыйлар иде. Безне Вахитов исемендәге химкомбинат үзенә сыендырды. Алар ярдәме белән Мурманскига, Ташкентка, Алма-Атага, Карпат тауларына очтык...
Кильдиев җитәкчелегендә укучылар төркемнәре шулай ук Уралда, Алтайда, Адыгеядә, Ыссык күлдә, Тянь-Шаньда, Байкал буенда, Саянда һәм Кырымда була. Былтыр лицей директоры Диләрә Бикуева һәм мэр Илсур Метшин инициативасы белән поход оештырыла. Лицейга килгән мэр, ташлар музеен карагач, берәр төрле ярдәм кирәкмиме, дип кызыксына. Хәмзә Габдрахманович югалып калмый, булачак турпоход өчен иганәче кирәклеген әйтә. Мэр ярдәме белән 30 кешелек төркем Кавказдагы Лагонаки платосына сәяхәт кыла.
– Төркем зур булса, мин аны җидешәр кешегә бүләм һәм өлкән сыйныф укучыларын җитәкче итеп куям, – дип аңлата Кильдиев. – Билгеле, куратор укытучылары да бар, тик алар балаларның иреген кысмый, шунлыктан укучылар үзгәрә, җаваплылык аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Малайлар һәм кызлар үзләренең иптәшләре өчен җаваплы булуына төшенә, алар күзгә күренеп көрәя, өлкәнәя. Командага ияләшә алмаганнары исә китә. Андыйларны балалар киләсе походларга алмый инде. Көн саен эшләргә, авыр йөк ташырга, палатка куярга, учак кабызырга, тауга үрмәләргә кирәк... Сәфәрдә дуслык та ныгый.
– Быел без Байкал буена җыенабыз, – дип, планнары белән бүлешә Хәмзә Габдрахманович. – 21 мәктәп баласы һәм 6 өлкән кешелек төркем тупланды. Тайгадагы сырт буйлап йөз чакрым үтәсе. Мин башта маршрутны карта буенча салам, аннары, кирәкле җиргә барып җиткәч, юлны өйрәнәм. Башта үзем барып карыйм, аннары гына балалар белән сәфәргә чыгам. Бу зур җаваплылык бит.
Тәҗрибәле кеше киңәше. Бияләй яки оекбашны киптерү өчен, аларны төнгелеккә корсагыңа куеп ятарга кирәк.
Яшәү белән үлем арасында... Тянь-Шаньдагы инструкторлар җыенында мин, кар катламы астыннан күрмичә, бозлы ярыкка төшеп киттем. Ярый әле иптәшем янымда иде, ул югалып калмады һәм бик тиз арканыма ябышты. Мин, тарзанкага асылынган кебек, чайкалып тордым, аста җир күренми иде. Әмма бу вакытта бер дә курыкмадым, судьяларның очколарымны киметүләренә генә кайгырдым.
Кар күмде. Кар ишелмәсе астында ятарга да туры килде. Бу 1980 нче елларда Уралда булды. Без өчәү идек, беребезне кыяга атып бәрде, икенчебез билдән батты, мин исә ике метр калынлыктагы кар астында калдым. Менә шул чакта мин уйларымда яшь хатыным белән хушлаштым инде. Әмма каешка бәйләнгән капрон тасманы күреп алып, мине таптылар һәм казып чыгардылар
Яшь туристлар туган җирләре белән хозурлана…
Хәмзә Габдрахманович Кильдиев – үз эше белән гаять мавыккан һәм укучыларын да кызыктыра алган совет укытучысы. Дәртле, энергияле, иртәгә үк походка чыгып китәргә әзер!
1974 ел.
Добавить комментарий