
Геройлар үлми!
Сүрия. Сугыш кыры. Җирдән пыскып кара төтен күтәрелә. Һавада дары исе генә... Капитан Марат Әхмәтшин яу кырында берүзе кан эчендә ята. Ул җитәкләгән полк солдатлары, дошманнан куркып, артка чигенә. Ә тәҗрибәле капитан соңгы сулышына кадәр үз-үзенә, биргән антына хыянәт итми.
08 февраля 2025
КУЛДА ГРАНАТА…
Сүриядә капитан Әхмәтшин җитәкләгән полкка экстремистлар һөҗүм итә. Бу урында шунысын да әйтим: Маратның үлеме турында шактый яздылар. Әлбәттә, Сүриянең Пальмира шәһәре янында барган ул яуда ниләр булганын хәзер төгәл генә берәү дә әйтә алмый. Хәрби сер дигән әйбер дә бар бит. Әмма, шунысы хак – капитан Әхмәтшин ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылар оешмасы) 200 сугышчысына каршы берүзе тора. Аның полкындагы Сүрия солдатлары һөҗүмнән куркып артка чигенә. Гади генә итеп әйткәндә, качалар. Ә полк командиры артка чигенми: соңгы чиккә кадәр дошманына ата. Нәтиҗәдә, үзе дә каты итеп яралана. Иптәшләре атыш тавышына килеп җиткәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында – чекасы алынган граната. Әхмәтшин, бернигә дә карамастан, дошманга бирелергә уйламаган…
Ни аяныч, Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта, хәрбинең гомерен саклап кала алмыйлар. Шулай итеп 36 яшен генә тутырып килгән геройны бик зурлап туган ягы – Татарстанга алып кайтып җирлиләр.
АРТИЛЛЕРИСТ. ӨЧЕНЧЕ БУЫН ХӘРБИ
Марат Әхмәтшин мәктәптә дә, артиллерия училищесында да яхшы укый. Шуннан юллама белән Төньяк Кавказга китә. Кайткач, йөргән кызы Гүзәл белән гөрләтеп туй итәләр. Гаилә башлыгын Кабарда-Балкар Республикасындагы Прохладный шәһәренә җибәрәләр. Ике балалары туа. Ул арада Марат Әхмәтшин кайнар нокталарга да барып кайтырга өлгерә...
Капитан дәрәҗәсенә ирешкән Маратның хезмәт иткән полкы таркала. Һәм ир белән хатын туган ягына – Казанга күченеп кайта. Марат транспорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә күчә. Тагын бер кызлары туа. Тик хәрби кеше «тыныч» тормышка ияләнә алмый, гарнизонда яшәгән вакытларын сагына. Һәм... якыннары белән киңәшләшкәннән соң, яңадан хәрби хезмәткә әйләнеп кайта. (Лаеклы ялга китәргә өч ел вакыт калган була.) Барып гариза яза, медицина тикшерүе уза. Капитан Әхмәтшинны Түбән Новгородка билгелиләр. Берничә ай хезмәт иткәннән соң, Марат гаиләсен дә алып китәргә тиеш була. Тик...
– Улыбыз 2016 елның апрель уртасында Сүриягә китте, – дип, ул вакытларны искә алды Россия Героеның әтисе Радик Әхмәтшин. – Дөрес, безгә дә, хатынына да бу хакта башта әйтмәде. Шомлы командировка турында соңрак кына белдек. Разведка җитәкчесе итеп җибәргәннәр үзен. «Әти, син мине аңларга тиеш. Хәрби заданиене үтәмәскә хакым юк», – диде ул. Марат беренче июнь көнне гаиләсенә шалтыраткан. Кешеләр аңламасын, дип, хатыны белән татарча сөйләшкән. Кайтырга күп калмады, борчылмагыз, дигән. Ә инде өченче июньдә аның гомере өзелгән…
ОЧУЧЫ. ИКЕНЧЕ БУЫН ХӘРБИ
Марат Әхмәтшин артиллерия училищесын юкка гына сайламаган. Әтисе Радик, бабасы Вәгыйзь Әхмәтшин да ил сагында торган кешеләр. Шуның өчен егетнең хәрби һөнәр сайлавы атаана өчен гаҗәп булмаган. Алай гына да түгел, улының ни сәбәпле Сүриягә киткәнен ата кеше ихластан аңлый һәм хуплый. Дөрес, геройның әнисе Римма ханым һаман да улын югалту белән килешә алмый. Еламаган бер көне юк икән...
Радик абый – очучы, Ставрополь хәрби училищесын тәмамлаган. Бу хакта сөйләргә ярата ул: – Безнең әти диңгез флотында хезмәт иткән. Шуңа да минем диңгезче булуымны теләде. Ә мин кечкенәдән очкычлар белән җенләндем. Хәтерлим, бакчага шома таяк утыртып куеп, шуңа кул белән тотынып, уң якка йөз, сул якка йөз тапкыр әйләнә идем. Шул рәвешле үземне очучы булырга әзерләдем. Турникта тартылу, йөгерү, йөзү – барысы да булды.
Радик абыйның балачак хыялы тормышка ашкан: очучы-истребитель булып хезмәт иткән. СССРның чик буйларын саклаган. Күктә бер кош та очырмый, диләр бит, бу нәкъ менә шул очрак. Җирдәге локаторлар чик буенда ниндидер ят әйбер, техника күреп алса, очучыга команда җибәрә.
Хәрби очучы, дүрт минут эчендә җыенып, самолетына утырып, күккә күтәрелергә тиеш.
– Дөнья буйлап күп йөрелде, – дип дәвам итте Радик Әхмәтшин. – Хатыныма рәхмәт, гел миңа терәк булды. Приморье краеның Владивосток шәһәре, Камчатка, Ленинград... Кайда гына яшәмәдек. Әллә ни күп тә хезмәт итмәдем кебек – 1972 елда училище тәмамлап, очкычка утырдым. Һәм 1986 елга кадәр хезмәттә булдым. Аннан лаеклы ялга киттем. Без эшләгән чорда гади очучылар 25 ел эшләде. Ә хәрби очучылар аерым статуста йөрде, бер елыбыз икегә исәпләнде.
Шуңа да 36 яшемдә инде лаеклы ялга киттем. Аннан соң гаиләм белән Казанга күченеп кайттык. Акрынлап туган авылым Атабайда зур йорт төзедек. Балалар да булышты.
– Радик абый, тормышыгызны куркыныч астына куйган чакларыгыз булдымы? – дим.
– Техник сәбәпләр аркасында, берничә тапкыр гадәттән тыш хәл килеп чыкты – андый чакта тиз генә җиргә төшү ягын карыйсың. Мәҗбүри рәвештә шулай очкычны җиргә утырттым. Ә болай, Аллага шөкер, мин хезмәт иткән чорда сугышлар булмады. Тыныч чакка туры килдек без.
Очучы булудан туктагач та, Радик Әхмәтшин самолетлар тирәсендә эшләгән – 26 ел Казан аэропортында диспетчер булып хезмәт куйган.
ДИҢГЕЗ ОФИЦЕРЫ. ДИНАСТИЯДӘ ИҢ ӨЛКӘНЕ
Вәгыйзь Әхмәтшин исә диңгез офицеры булган. Бөек Ватан сугышы барганда диңгезче булып хезмәт иткән. Аннан соң аларны япон сугышына җибәргәннәр.
– Әтием күптән мәрхүм инде, – диде Радик абый. – Аз сүзле кеше иде ул. Аеруча сугыш темасына кагылырга яратмады. Шулай да аерым очраклар турында беләм: 1947 елда, сугыш вакытындагы миналарны юк итеп йөргәндә, мина кыйпылчыклары эләгеп, аларның корабльләре икегә аерыла. Әти шунда контузия ала. Исән калган хәрбиләр су өстенә йөзеп чыга. Океан уртасы. Контузияле килеш әти өч сәгатьләп йөзеп йөри. Арттан йөзеп килгән корабль аларны коткара. Контузия алу сәбәпле, Вәгыйзь Әхмәтшинны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Биш еллап диңгез, океаннарда йөзгән егет Атабайга кайтып гаилә кора. Ир белән хатынның бер‑бер артлы балалары туа.
– Әти батыр булган, – дип сүзен дәвам итте Радик абый. – Хезмәттән кайткач та, Иделдә суга бата башлаган берничә кешене коткарган. «Синең әтиең мине судан алып чыкты», – диләр иде. Батыр нәселнең тарихы дәвам итә: Марат Әхмәтшинның олы кызы Зәринә Мәскәүдә Президент кадет корпусында белем алып, КФУ-ның юридик факультетына кергән. Ә уртанчы улы Әмир Казан Суворов училищесын тәмамлый. Әтисеннән дүрт яшьлек булып калган Ралинә бишенче сыйныфта укый. Ул да хәрби һөнәр үзләштерергә хыяллана...
Аралаша торгач, тагын шунысы ачыкланды: Маратның әтисе кебек хәрби очучы буласы килгән икән. Тик Радик абый улын ул юлдан китмәскә күндергән. Радик абый бу сорауга җавапны төгәл белә:
– Куркыныч һөнәр дип санадым. Илдә чуалышлар башланган чак иде. Үзең өчен курыкмыйсың икән, ә менә бала өчен йөрәк өзелә. Тик улыбызны барыбер югалттык...
Башкаланың Осиново бистәсендә Марат Әхмәтшин урамы бар. Казанның ул укыган 113 нче татар‑рус мәктәбе дә герой исемен йөртә. Лаеш районы Атабай урта мәктәбенә дә Марат Әхмәтшин исеме бирелгән.
Димәк, Геройның исеме мәңгелек!
Отставкадагы хәрби очучы Радик Әхмәтшин.
*«ИГИЛ (Исламское государство Ирака и Леванта) – организация, признанная террористической и запрещенная на территории Российской Федерации».
Добавить комментарий