Зарланмыйча эшләгән буын
Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, бу буын кешеләре алга атлаган, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан соң илне күтәргән. Бүген әлеге фидакарь буынга – бер гасыр. Уртача алганда. Кемгәдер гасырлык юбилейга кадәр ике-өч ел калган. Кемдер аны якын көннәрдә билгеләп үткән. Кемдер исә юбилеен берничә ел элек бәйрәм иткән. Кемдер әле бөтeнләй яшь – сигезенче дистәне генә ваклый... «Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, аларның маҗаралар тулы тормыш юлы турында сезгә дә сөйләргә булды.
26 октября 2022
1 нче ТАРИХ: ЗӘЙ ГРЭСЫНДА – ТӘҮГЕ КӨННӘН БАШЛАП
Леонид Мачтаков ничек Зәй ГРЭСын төзегән
Зәй ГРЭСындагы тәүге төзүчеләрдән берсе, Татарстанның иң өлкән энергетигы Леонид Яковлевич Мачтаков август аенда 99 яшьлеген билгеләп үтте.
Ул бөек тормыш юлы уза. Мәскәү, Сталинград янында, Курск дугасында сугыша, Днепрны кичә, Украина, Молдавия, Румыния, Болгария һәм Югославияне азат итә. Аның күкрәген сугышчан орден-медальләр бизи.
Леонид Яковлевичның тыныч тормыштагы бөтен гомере диярлек Зәй ГРЭСына багышланган. Ул «Почет Билгесе» ордены иясе.
– Зәй минем туган ягым, мин шушы районда тудым, – дип сөйли Леонид Яковлевич. – Станция төзелешенә 1954 елда килдем. Проектлауда катнаштым, төзедем... Инженердан капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үттем.
110 ЭШЕЛОН ҖИҺАЗ
Зур төзелешләр турында сез нәрсә беләсез? Ә Леонид Яковлевич барысын да белә!
– Төзелеш ул чакта яңа подрядлы ысул белән алып барылды, – дип искә ала Леонид Яковлевич. – Подрядлы ысул, техник документлар белән тәэмин итү, объектны кабул итү – асылда, канцелярия эше, әмма ул аеруча төгәллек, ваклык, белем, абсолют пөхтәлек таләп итә. Иң зур эш – җиһазларны комплектацияләү. Проектлаучыларга кирәкле җиһазлар исемлегенә заказ бирергә кирәк. Ә алар калын томнарны тәшкил итә – һәр заводныкы булырга тиеш, ә тәэмин итүче заводлар илледән артык. Килешүләргә исә таләп ителгән стандартларны, шартларны өстәп язып куярга кирәк. Аннары җиһазларны кабул итеп аласы, бушатасы, җитештерүче завод күрсәтмәләрен үтәп саклыйсы бар. Күпме җиһаз кабул итәргә кирәк! Бер пар казаны гына да 110 эшелонлык җиһаздан гыйбарәт, һәр эшелонда – 50шәр вагон... Күз алдына китерәсезме?! Аннары – монтаждан соң кабул итү... Хәзер моның өчен тулы бер идарә тотарга кирәк. Ул чакта ник җиңелрәк башкарыла иде? – ди Леонид Яковлевич һәм уңышлы эшнең төп серен ачып бирә. – Килештерү процессында беркайда да, бернинди дә бюрократик киртәләр кормадылар. Бөтен җирдә дә юл ачык иде!
УЗГАН ГАСЫР ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Зәй ГРЭСы проекты яңа техник алымнар кулланылуы белән кызыклы була. Төп корпусның каркасы беренче тапкыр җыелма тимербетоннан төзелә. Ә бина нигезе беренче тапкыр монолит тимер-бетоннан ясала. Бу исә янгыннан саклауның тагын да югарырак дәрәҗәсе дигән сүз.
– Без КАМАЗда кулланыла торган пыяла кую ысулына тукталдык. Ул ышанычлырак, тизрәк көйләнә, ныклырак та, – дип аңлата Леонид Яковлевич.
Шактый сизелерлек экономия биргән башка эшләр дә була. Аерым алганда, Зәй елгасы ярын ныгыту һәм аны бүлеп кую.
– Без хәрби суднолар өчен буяу җитештерә торган хәрби-диңгез флоты заводын эзләп таптык. Әнә шул «ВН-20» буявы белән төп корпусның бөтен фасадын буяп чыктык та.
МИНИСТР ИДЕЯМӘ ФАТИХА БИРДЕ
Леонид Яковлевич үзенең Зәй елгасын бүлеп кую турында рационализаторлык идеясенә 1961 елда СССР энергетика министры Непорпожнийның шәхсән фатиха бирүе турында искә алырга ярата. Әлеге тәкъдимне кертүдән икътисадый файда 186 мең сум тәшкил иткән.
– Непорожний килде дә сорауны кабыргасы белән куйды, – дип искә ала Мачтаков. – «Тимербетон плотинагыз вакытында әзер булачакмы?»
Әле яңа гына плотина нигезе өчен чокыр казый башлаган чак, эшнең очы‑кырые юк, рәсми кабул ителгән технологиягә ябышып ятсак – бигрәк тә.
Шул ук вакытта без станция янындагы торбаүткәргечләрне сала идек. Шулчак башыма бер идея килде! Эш шунда ки, станция яны узелын без тоннельләрнең тимер‑бетон секцияләреннән ясый идек. Киңлеге – ике, биеклеге дүрт метрлык тартма рәвешендәге ул секцияләрне безнең сызымнар буенча Тольятти җитештерде. Ничә тартмага заказ бирелгәнен ачыклау өчен, техник бүлеккә кердем. Тагын илле тартма турында килешеп буламы, дип сораштым. Алар аны бик тиз эшли, була, диделәр. Мин Тольяттидагы заводка барып кайттым. Проблема булмаячак, дип ышандырдылар мине анда да.
Менә шуннан соң Гидропроектның баш проектлаучысы Маковка тәкъдим ясадым: әйдәгез, минәйтәм, Зәй янәшәсендә шушы тартмаларны тезеп чыгабыз, 100 метрлык тоннель булачак. Зәйдән зур канау казыйбыз, берәр дистә МАЗны шунда бирик, алар бер көн эчендә Зәйне таш белән күмеп куячак, шулай итеп елганы тоннельгә җибәрәбез дә дамбаны өя башлыйбыз. Ул вакытта без станцияне графикта каралганча, 1962 елда эшләтеп җибәрергә өлгерәбез.
«Менә Непорожний килсен дә, аңа сөйләп бирерсең, әгәр ул ризалык бирсә, синеңчә булыр!» – диде Маков.
Непорожнийның чираттагы сәфәре вакытында тәкъдимемне җиткердем, ә ул: «Дөрес карар, кичекмәстән эшкә керешегез!» – димәсенме!
Төзелеш чорында дистәдән артык рационализаторлык тәкъдимем гамәлгә ашырылды.
Зәй ГРЭСы. 1973 ел.
ҮЗЕҢ ТӨЗЕ!
Планнарның зурлыгы еш кына аларны тормышка ашыручыларның көнүзәк ихтыяҗларын исәпкә алмый. Зәй ГРЭСы төзелешендә тир түгүчеләргә дә, станцияне эшләтеп җибәрүчеләргә дә бернинди уңайлылыклар та каралмый, газ да, кайнар су да, гомумән, яшәрлек торак та юк.
Торак мәсьәләсе белән нишләргә?
– Бу сорау көтелмәгән рәвештә чишелеш тапты, – дип искә ала Леонид Яковлевич. – Бервакыт бүлеккә керүемә, хезмәткәрләр «Известия» газетасыннан Горький автомобиль заводының «самстрой» ысулы белән торак төзи башлавы турында мәкалә укып утыра. Фатир кирәкме – үзең төзе! Урынбасарым Сизов шул вакытта сүз уңаеннан гына сорау биреп куйды: нигә безгә дә шулай эшләмәскә?
Ул вакытта генераль подрядчыбыз «Камгэсэнергострой» иде. Предприятие торак төзелеше планын ел саен үти алмый кала, чөнки аның өчен бу – икенчел әһәмияткә ия юнәлеш, беренчесе, мөһиме – Түбән Кама ГЭСын төзү.
Мин төзелеш җитәкчесе Аркадий Эгенбургка предприятиесенең торак планын ничек үтәп, һич тә артык булмаган премияне ничек ала алачагын аңлатып бирдем. Сез безгә кирпеч, кран, измә бирәсез, минәйтәм, ә кешеләрне үзебез өйрәтербез. Алар иң яхшы төзүчеләр булып чыкты!
Нәтиҗәдә, «самстрой» методы белән без 20 йорт төзеп чыктык һәм җитешмәгән 600 фатир проблемасын хәл иттек. Бу йортларда хәзер дә яшиләр!
«БИШЛЕ»ЛЕК ГРЭС
...1976 елда 26 кешедән торган дәүләт кабул итү комиссиясе Зәй ГРЭСы буенча документацияне, җиһазларның торышын өч ай өйрәнә һәм станцияне даими рәвештә сәнәгатьтә файдалануга рөхсәт бирә. «Бишле» билгесе белән! СССРда шундый югары бәя белән куллануга тапшырылган бердәнбер станция була ул!
– Менә 50 ел үтте, һәм мондый бәяләмә ГРЭСның авариясез һәм экономияле эше белән тулысынча расланды, – ди Леонид Яковлевич. – Комиссия каршына шундый куәтле станцияне китереп бастырганчы, төзүчеләрнең, монтажчыларның, эксплуатацияләүчеләрнең, коллегаларымның искиткеч зур хезмәтне ничек башкарып чыга алганына мин хәзер дә гаҗәпләнүдән туктамыйм. Комиссия вәкилләре тикшереп йөрделәр, метрын да үлчәделәр, нивелир белән дә карадылар... Һәр башкарылган эш өчен акт тутырылырга тиеш. 500 томлык шундый актларны кабул итү комиссиясенә тоттырдым. Комиссия рәисе мин, бер‑бер нәрсә килеп чыкса, иң әүвәл миңа төенчекләрне төйнәргә туры киләчәк иде. Без, әлбәттә, «бишле» көтмәгән идек, «яхшы» билгесе куйсалар ярый әле, дип уйладык…
Ә 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына, «Азатлык алып килүче сугышчы» һәйкәле өчен Зәй диплом белән бүләкләнә.
– Бу һәйкәлгә мин заказ бирдем, – ди Леонид Яковлевич, горурланып. – Скульптор Виктор Рогожиннан сугышчыны «Освобождение» киноэпопеясе герое образында сурәтләвен үтендем – ул каһарманның килешкилбәте бик истә кала торган, характерлы! 2021 елда исә һәйкәл яңартылган.
2 нче ТАРИХ: «ЧИБӘРКӘЙ» СЕРЕН АЧА
Сәмра Бикмиева ничек яшерен мәгълүматларны тапкан
Хатын-кыздан яшен сорау килешми. Әмма Сәмра Сабир кызы Бикмиева яшен яшерми – аңа инде 101 тулган. Сәмра апаның гасырлык юбилеена Президент үзе килгән. Котлап, аның тормышы турындагы истәлекләрне, заманча итеп әйткәндә, сторителлингларны тыңлаган. Йөз ел эчендә тупланган хатирәләр барысы бергә зур бер тарихка – 86 нчы аерым медицина ротасының медицина хезмәте кече лейтенанты, Казан госпитале шәфкать туташы һәм совет тышкы разведкасының «Чибәркәй» кушаматлы разведчигының тормыш бәянына әйләнгән.
Сәмра апа гомеренең төп серен йөз яшенә кадәр «яшерен» дигән мөһер астында бикләп саклаган. Аннары көтмәгәндә аны ачарга булган. 18 октябрьдә «Китап Сlub» ресторанында «Красивая» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак, «Татарстан» анда яшеренгән кайбер серләрне ача.
ИЛЕННӘН СӨРЕЛГӘН
...Хәтергә уелып калган: 1947 елда, Чехословакиядә, тарихта соңыннан «сөрелгән президент» дип аталачак Эдвард Бенеш, Сәмраның бу илдән китәр вакыты җиткәч, аңа үзе язган шигырьне укый, ә андагы һәр куплетта «красна» ( матур кыз, чибәркәй) дигән сүзне телгә ала. Сәмрага кал дип ялвара, күп нәрсәләр вәгъдә итә... Һай, ул президентлар!..
...Һуштан яздырырлык чибәр ир‑ат булган Эдвардны искә төшерде ул. Президентлар андый матур булырга тиеш түгел, алтмыш яшьнең аръягына чыккач бигрәк тә. Бу аларның карьерасына зыян салырга мөмкин.
Сәмра өчен ул артык укымышлы зат була. Моны кыз шунда ук тоя, чөнки үзе Казан акушерлык мәктәбен генә тәмамлаган бит... Эдвард Бенеш исә өч университетлык белем багажына ия: Прагадагы – Карл, Париждагы Сорбонна университеты һәм Франциядәге Дижон университетының юридик факультеты. Чехлар һәм словаклар илендә бай крестьян улы Эдвардның андый белем алу хәленнән килә.
Сәмра, аның белән дөньяви әңгәмә корып, төрле илләрдә төрле буын кешеләре өчен белем алу мөмкинлекләре төрле булуын аңлый. Ләкин аның туган авылы Черки-Килдураздан беркем дә университетларга керә алмаган шул. Ә аларның – СССРда сәяси террор корбаны булган Бикмиевләр гаиләсенең – югары белем төшләренә дә керә алмый. Укырга дип авылдан Казанга чыгып качканда, ул бит үзе дә бер авыз сүз русча белми…
Хәзер менә Чехословакия президенты белән словак телендә сөйләшә. Җиңел генә чех теленә күчеп китә. Кирәге чыкса – инглизчәгә дә. Немец телен дә, рус теле кебек үк, камил белә. Телләргә аны бернинди университетларсыз гына иптәшләр өйрәтә...
...Чехословакия бәйсезлеген югалтыр дип курыккан Бенешның 1938 елда Советлар Союзыннан хәрби ярдәм кабул итүгә каршы чыгуын бу иптәшләр хәтерли әле. Ә инде 1943 елда Советлар Союзы белән Чехословакия арасында дуслык турында килешүгә кул куйса да, сугыштан соң Бенеш янына үзләренең «Чибәркәй» кушаматлы иң яхшы агентын җибәреп, совет разведкасы саклык чарасын күрергә ниятли.
Ул вакытта Сәмрага – 26, Эдвардка 62 яшь була. Яшьләре көзгедән караган кебек. Утны‑суны кичкән ирнең тормышы күпкырлы: анда тышкы һәм эчке сәясәт тә мулдан; сөргенлек һәм эмиграциядәге тормыш та, нацизм белән көрәш тә, ике бөтендөнья сугышы да һәм... нәфис йөзле, шәрык халыкларына хас кысыграк күзләреннән очкын сибелеп торган чибәр кыз да бар.
Чирек гасырлык гомерендә Сәмра да күпне күрә: «халык дошманы кызы» келәймәсе сугылган балачак, ярлылык һәм ачлык, сугыш һәм кан, ирен һәм баласын югалту... Һәм якты дөньядан ваз кичеп йөргән чакта аны сайлап алган һәм коткарып калган эш. Шул эш Сәмраны, читләр язмышына килеп кереп, дөньяның берсеннән-берсе куәтле затларын, аларны соңыннан фаш итү өчен үзенә гашыйк иттереп, яшерен рәвештә төрле рольләр уйнарга өйрәтә дә инде.
– Мин кешеләрне әләкләп капкынга каптыру өчен күзәтергә теләмәдем, – дип күңелен ача Сәмра. – Әләкчелек һәм шпион булу совет кешесенә ят иде. Чын совет кешесе турында әйтүем, мин аерым бер затларны күздә тотмыйм. Максатым – ниндидер мәгълүмат алу гына түгел, ә кешене, киләчәктә ихтимал булган куркыныч нәтиҗәләрдән йолып алып, кирәкле юлга кертеп җибәрү иде.
86 нчы көчәйтелгән аерым медицина хезмәте ротасы. 1945 ел.
ВАКЫТЛЫ ИЛБАШЫ
1948 елда ул Румыния президенты Константин Йон Пархон белән таныша. Бу вакытта Сәмрага Милена исеме бирелә.
Сәмра елмаеп җибәрә. Бу яңа исем аңа ошый. Һәм Константинның бу исемне ничек әйтүе дә. Аның көчле ихтыяр билгесе булган ияге бу вакытта йомшап, мескенләнеп кала, ә тәвәккәл карашы назланып китә. Милена янында булмаганда, ул бөтенләй башка – принципиаль һәм тәкәббер зат – чын Кымпулунг румыны. Сәмра-Милена мондый үзгәрешләрне ярата: курку белмәс һәм башимәс затларга ул бик җиңел генә кешелеклелек сыйфатларын кире кайтара. Соңыннан исә мәхәббәтле карашларга, җылы елмаюларга, назлы кагылуларга үзе дә соклана...
Ир‑атлар үзләренә җәлеп итә торган һәм кеше өчен табигый булган сыйфатларны нигә яшерәләрдер? Ир-ат холкындагы масаючанлык Милена госпитальдә аның аягын тездән шактый югарырак урында бәйләгән чакта юкка чыга. Үзе табиб, эндокринология профессоры булган, үзен шундый кыю ир итеп күрсәткән Константинның төрле хирургик тыкшынулардан коты оча. Сугыш кичкән Милена исә бернәрсәдән дә курыкмый. Еш кына бомбалар шартлап ярылганда, кайчак күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылыкта аның куллары ярадан җитез генә пуляны тартып чыгарган да, шулкадәр уңайлы итеп бинтланган ки, наркозсыз операцияләр белән тәмам җәфаланган солдатлар, кызның йомшак кагылуына изрәп, яраларын бәйләгән чакта ук йокләп киткәләгән. Румыния госпиталендә ярасын моңа кадәр ватандашлары бәйләгән Константин да, бу аерманы шундук сизеп, поляк шәфкать туташына гашыйк була. Миленаны ул поляк кызы дип уйлый. Бу юлы кызга әнә шундый легенда уйлап табыла. Әлеге уйдырма тарих белән бергә Үзәк тарафыннан бурычлар да куела – тикшерергә һәм мәгълүматны сорашып белешергә. Һәм кыз белешә дә. Бернәрсәгә дә үкенми ул. Хәтта Константинның ирене калтыраганын күргәч тә үкенми. Миленаның аны чынлыкта ни өчен «яратканын» аңлаганнан соң, үпкәләүдән калтырануның аның көчле ихтыярлы иягенә күчүен күргәч тә, үкенү тоймый Сәмра.
Константинга китергән газаплары өчен үкенәме ул? Юк. Милена гомере буе бер генә нәрсә – тумаган улы һәм һәлак булган ире өчен генә үкенү хисе кичерә. Өйгә кайту турында гына хыяллана Сәмра. Аның соңгы күрсәтмәне генә үтисе кала, шуннан соң ул туган ягына кайтып китәчәк. 1941 елда сугыш башланганнан бирле, аның өйгә кайтканы юк лабаса. Әтисен күрәсе, сугыш йоткан абыйларын сагынып, сеңлесе белән кочаклашып елап аласы килә.
11 елдан соң, 1959 елның октябрендә, аны Константин Пархонга Ленин ордены тапшыру тантанасына чакыралар. Константин бу югары бүләкнең тулысынча Сәмра-Миленаның тырышлыгы икәнен аңлый. Румыниянең вакытлы президенты турында үзе ачыклаган мәгълүматны Сәмра-Милена отчетларына язмый калдырган шул. Шуңа күрә Пархон чакыруны шәхсән үзе имзалый. Зур итеп сырланган автограф янында ап‑ачык итеп кулдан язып өстәп тә куя: ești frumoasă (син чибәр).
Ләкин Сәмра тантанага барып тормый. Ул чакта инде Пархон Үзәкне кызыксындырмый. Димәк, кызга да кирәк булмый.
3 нче ТАРИХ: ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ...
Ришат Хәлиуллин ничек Әлки районын асфальтлы иткән
«...Алтмыш яшемдә йөри алмас булдым. Арка миенә зыян килеп ике ай урын өстендә яттым. Бер ай Республика клиник хастаханәсендә дәваландым. Анда арка миемне тарттырдылар. Өйгә кайтканда аякта йөрми идем әле. Рухи яктан бу халәтне бик авыр кичердем. Башка начар уйлар килә: шулай гарип калырмынмы? Ләкин бермәл үземне кулга алдым: болай ятып торудан файда юк, үземә шөгыльләнергә кирәк...
Балаларга култык таяклары алып кайтырга куштым. Өйдәгеләр эшкә китүгә, урынымнан акрын гына торам да култык таякларына тотынып басам. Арка миенә зыян килмәсен дип, бөтен көчне култык таягына бирәм. Бер минуттан артык торып булмый, яңадан урынга авам. Азрак ял итәм дә яңадан торам. Аркам авырта, сызлый, ләкин түзәм, чөнки башкача мөмкин түгеллеген аңлыйм. Басып тору вакытын көн саен шулай секундлап арттырам. Атна‑ун көн шулай шөгыльләнгәч, бер адым атлап карадым. Булды. Икенче көнне тагын берне... Үзем сөенәм, үзем Аллаһка рәхмәт укыйм! Шуннан акрын гына өстәл янына килә башладым. Бу турыда өйдәгеләргә ләм-мим, сюрприз булсын, дим. Кичен гаиләм ашарга әзерләнеп йөргәндә таякларым белән аш бүлмәсенә килеп чыктым. Шаккаттылар! Хатынның күзләре яшьләнде. Мин көлеп җибәрдем: «Нәрсә, Ришат абыегыз гел шулай ятар дип уйладыгызмы?» - дидем».
КӨНГӘ ИЛЛЕ ЧАКРЫМ ҖӘЯҮ
Ришат Хәлиуллинга 1 мартта 76 яшь тулган. Алты елдан бирле Әлки ветераннар советын җитәкли ул. Көн саен яраткан эшенә бара: лаеклы ялга чыккан кешеләрнең гозерләрен тыңлый, хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Район администрациясе вәкилләре белән өлкән яшьтәге юбилярны котлап өйләргә йөри. Моннан тыш, район күләмендә төрле чаралар үткәрәләр. Кыскасы, гомер буе тик тормаган Ришат Әсәт улы бүген дә тынгысыз тормыш белән яши. Тумышы белән Әлки районының Карамалы авылыннан ул. Белеме буенча – укытучы.
– Җиде сыйныфны тәмамлагач, Нурлат районының Күлбай Мораса мәктәбендә укыдык, – дип сүз башлады Әлки районы ветераннар советы рәисе. – Биш чакрым ераклыктагы мәктәптә урта белем алдым. Яз‑көз муеннан пычрак ерып йөрдек. Ә кышкы салкыннарда мәктәпнең интернатында яшәдек. Укытучылар: «Бу пычракта азапланып йөрмәгез, монда гына калыгыз», – дисәләр дә, ничек тә өйгә кайту ягын карадык.
Күлбай Мораса ярар әле, район үзәге Базарлы Матакка да җәяү барып, җәяү кайта идек. Бер ягы гына егерме биш чакрым. Көнендә барасың, көнендә кайтасың, илле чакрым дигән сүз. Әле бит пычрак ерып йөрисең...
Үсмер малай шул чагында еш уйлый: кайчан булса да ул яшәгән районда юл салынырмы икән? Алай‑болай юл төзи башласалар, беренче булып барыр иде, чөнки бу – үзәгенә үткән проблема.
АТ КӨЧЕ БЕЛӘН...
Ришат Хәлиуллин белеме буенча укытучы, дидек. Сайлаган һөнәренә тугры калып, мәктәптә дә эшләгән, район мәгариф бүлеген дә җитәкләгән. Ә 1988 елдан Әлки районы башкарма комитеты рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары булган. Районның коммуналь хуҗалыгы, юл төзелеше – дистә елдан артык Ришат абый барысын да контрольдә тоткан.
– Татарстан буенча һәр районда юл төзелеше оешмалары бар иде, сугыштан соң, 1955нче елларда оешкан алар, – ди әңгәмәдәшем. – Мин килгәндә, ул районның юл төзү участогы дип атала иде. Заманасына күрә шактый зур оешма: берничә техникасы бар. Төп көч – чылбырлы трактор, бульдозерлар. Кызык чаклар: асфальт сала торган җайланманы ДТ тракторы тартып йөри.
Ришат Әсәт улы әле ат белән юл салган чакларны да хәтерли. Юл салу өчен, ат арбасына төяп карьердан таш ташыганнар. Дөрес, яшь булганлыктан аларга бу авыр физик эш тәтемәгән, тик олы юлга дамба өеп, шуңа таш түшәгән вакытларны яхшы хәтерли ул.
1959 елда ТР Югары Советы Президиумының карары чыга – ел саен юл төзү буенча ике айлыклар оештырырга. Менә шул ике айлыкның планын алдан төзеп, колхоз-совхозларга тараталар. Ул инде авылда кеше санына, атлар санына карап бирелә.
– Әлеге карардан соң илебездә юллар салына башлады, шул исәптән Татарстанда да, – дип дәвам итә Ришат Әсәт улы. – Безнең Әлки районында беренче күтәрелгән юл Ульяновск ягына таба була. Мин моның сәбәбен шунда күрәм: Ульяновск өлкәсендә Бряндино дип аталган тимер юл станциясе бар. Безнең районга дигән бөтен төзелеш материаллары шунда кайткан. Шуның өчен дә иң беренче ул якны караганнар.
1970 нче елларда Ульяновск ягына бара торган дамба ундүрт чакрым гына ясала да туктап кала. Шуннан Әлки белән Нурлат районын тоташтыра башлыйлар, чөнки колхозларга дигән төзелеш материаллары Нурлат станциясенә кайтарыла.
– 1980 нче елларга кадәр юл төзелеше бик зур авырлыклар белән барды, - ди Ришат Әсәт улы. – Ул чорда юлларны хәзерге кебек фәлән километр салмадылар, чөнки техника юк, вакыты да кысан. Ике ай эчендә нәрсә генә эшли аласың? (Гадәттә, ике айлыклар чәчүләр беткәч, май‑июнь айларында узган). Мин эшләгән чорда хәл бик үзгәргән иде инде. 1992 елга кадәр колхоз белән бергә авылларга таш җәелгән юллар күтәрдек.
Саескан Тавы янында Кама елгасы аша күпер. Төзелешнең тәмамлануы. 2002 ел.
БӘХЕТ БАСУ
1983 елда Әлки районында асфальт заводы төзелә. Бу инде заман өчен чын алга китеш була. Бер елдан соң Базарлы Матак–Казан юнәлешендә өч чакрым озынлыктагы асфальт юл салына. Кешеләр бу күренешне килеп‑килеп карый. Могҗиза бит! Район җирендә асфальт булсын әле! Ата‑баба күргән хәл түгел бу!
– 1990 елда ТР Министрлар Кабинетының карары чыкты – барлык районнарны бер‑берсе белән асфальт юл тоташтырырга тиеш, дип дәвам итә Ришат Әсәт улы. – Без менә шушы карарны тулысынча үтәдек: Әлки, Спас, Нурлат районнарын үзара асфальт юл белән тоташтырдык. Яшермим, ул чорда технологиясе бүтән иде, салынган юлның сыйфаты бик яхшы булмады. Нәтиҗәдә, ел саен диярлек юлны ремонтлап торырга кирәк. Монысы тагын бер эш, тагын чыгым.
Ришат Әсәт улының күңелендә тагын бер вакыйга уелып калган – Кама елгасы аша күпер ачылу. 2002 ел була ул. Бу якларда яшәүче халык өчен ул зур шатлыклы вакыйга дию генә аз, олы бәхеткә тиң була!
– Казанга урау юллардан барып, сигез сәгать вакытны уздыра идек, – ди әңгәмәдәшем. – Ә башкалага даими йөреп торасың, оешмалар белән эшләүче кеше буларак, документсыз бер кадак та ала алмыйсың. Күпер салынганнан соң безнең яклар икенче тормыш белән яши башлады. Икешәр тәүлек паром көтеп утырган халык «Казан» сүзеннән курыкмый башлады.
...Ришат абый җәмәгате Әминә апа белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Кызы Базарлы Матакта, улы Казанда яши. Икесенең дә гаиләләре бар, икешәр бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы сигезенче дистәне вакласа да, һаман әле сафта. Машинасына утырып эшенә бара, аннан кайткач бакчада эшли. Дәү әни исә оныклар, балалар кайткан вакытка тәмле ризыклар әзерли, бабаеның өс‑башын карап тора.
– Картаясы килми, – ди Ришат Әсәт улы. – Күңелең яшь булса, паспортта язылган ел бернәрсә түгел икән. Аның турында уйларга кирәкми. Йокыдан сөенеп торырга, шөкер итеп ятарга кирәк. Безнең чорга бик күп авырлыклар туры килде. Һәм без аларны җиңеп чыга алдык. Бүгенге яшьләр дә тормышның әче җилләренә каршы тора алыр, дип өметләнәм. Юк, мин моңа ышанам...
Фото: Александр Ефремов, махсус проектта катнашучыларның шәхси архивларыннан.
Добавить комментарий