
Гөлнара Уразманова
Экзотерик туризм белән шөгыльләнү өчен җир читенә – Аркаимга яки Алтайга барасы да юк икән. Көч бирә торган җирләр Казанда да бар, һәм алар шәһәр халкының популяр ял итү урыннарында урнашкан. Аларны биолокация буенча белгеч, Казан университетында ике тапкыр югары белем алган Гөлнара Уразманова тапкан.
04 февраля 2025
БАШКАЛАРГА ИЯРЕП – ЭКСТРАСЕНСЛЫККА
Урамда 1989 ел... СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы икътисад бүлеге хезмәткәре, КДУның тарих факультеты дипломы иясе, фәнни коммунизмны биш бармагыдай белүче Гөлнара Уразманова үзенең… парапсихологик сәләтләрен тикшереп карага ниятли. Кызык табып, башкаларга ияреп кенә. Өстәвенә, ерак та барасы түгел: Мәскәү һәм Новосибирскида СССР Фәннәр академиясенең биолокация бүлекләре эшли. Күрәзәлек сәләте булган кешеләрне сайлап алу эше бөтен ил күләмендә алып барыла.
– Андый тестны Казанда да үткәрделәр, – дип искә ала Гөлнара. – Үзем анда аяк та атламас идем, тик бер хезмәттәшем үзе белән барырга күндерде. Нәтиҗәдә, сынау узган барлык казанлылар арасыннан бары тик минем белән генә эшне дәвам иттеләр.
Шунысын да искә төшереп узу урынлы: ул вакытта илне сүз иреге дулкыны белән бергә күрәзәлек шаукымы да каплап алды. Джуна, Анатолий Кашпировский, Алан Чумак, Юрий Лонго халык белән шыгрым тулы стадионнар җыя, әледән-әле телеэкраннарда күренеп тора, газета-журналларның беренче битләрендә урын ала. Кайберәүләр, телевизор алдында су һәм кремнар куеп, «сихәтләүченең» энергиясен җыя, кайсылары үзләре үк паранормаль нәрсәләр белән шөгыльләнә башлый... Хәер, бу аларның үзләре өчен җитди проблемага әйләнә ала иде бит.
Гөлнара моны үз тәҗрибәсендә татый. Экстрасенслар курсында кыска гына вакыт эчендә өстән‑өстән генә белем алып чыга. Анда хәтта мондый эшчәнлекнең бик мөһим компоненты – үз-үзеңне саклау системасы белән таныштыруны да кирәксенмиләр. Һәм болар барысы да, җыелып, Гөлнараның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Аңа куркынычсызлык техникасын мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә һәм эшләргә туры килә.
АДВОКАТЛЫКТАН – БИОЛОКАЦИЯГӘ
Бүген Гөлнараның төп шөгыле – әйләнә-тирә мохиттә күзгә күренми торган объектларны һәм аномалияләрне табу һәм тикшерү. Озак вакыт дәвамында бу шөгыле хобби гына булып тора. Тормышта лаеклырак эшләр дә бар кебек тоела. КФУда юридик факультетны тәмамлап, икенче югары белем алганнан соң, адвокатлык белән шөгыльләнә. Аннары дизайнерлык мавыктыра, 12 ел Раифа монастыре белән хезмәттәшлек итә. Һәм менә бервакыт, монастырьның чираттагы витражын ябыштырганда, ул бу эшнең үзенеке түгеллеген аңлый. Тумыштан бирелгән сәләте төп эше булырга тиеш!
– Моңа кадәр бу шөгылем өчен акча алмый идем, үземә ошаганга гына эшләдем, – ди Гөлнара. – Хәзер торак йортларда, офисларда патоген зоналарны тикшерү белән рәсми рәвештә шөгыльләнәм.
ХАРТМАН ВАРИСЫ
– Ә биолокация һәм патоген зоналарның фән тарафыннан рәсми рәвештә танылмавы эшегезгә комачауламыймы?
– Ни генә әйтсәләр дә, аларның кеше организмына энергетик йогынтысы бар. Ахыр чиктә, исеме атаклы челтәргә бирелгән Эрнст Хартман да надан бер һәвәскәр генә булмаган, ә Геобиология тикшеренү үзәген җитәкләгән. Лозоходлар да борын-борыннан эшләп килгән, гыйбадәтханәләрне алар белән киңәш‑табыш итмичә төземәгәннәр.
– Кешеләр сезгә нигә мөрәҗәгать итә?
– Сәламәтлекләрен кайгырту максатында. Чөнки энергетикасы бик уңай тәэсир итә торган урын да, тискәресе кебек үк, куркыныч булырга мөмкин. Әгәр, әйтик, кемнеңдер караваты шул урынга туры килсә, анда йоклаучы кешедә рак котылгысыз диярлек. Хәзер, архитекторлар белән эшләп, күбрәк кешегә ярдәм итә алам. Әгәр дә мондый «көч ноктасы» күпкатлы бинада икән, аның йогынтысы нигездән түбәгә кадәр «тишеп үтә».
– Рамкаларыгызга башкаларга кагылырга рөхсәт итәсезме? Әллә алар шаман дөңгере кебек беркем орынмаска тиешле әйберме?
– Биолокация магиясе һич тә рамкада гына түгел. Алар асылда заказ бирүчегә процессны визуальләштереп күрсәтү өчен кирәк. Сүз уңаеннан, минекеләр – гап‑гади бәйләм энәләре, әле совет заманыннан ук калган.
ЯЛКАУЛАР ӨЧЕН «НОКТАЛАР»
Гөлнараның тагын бер яраткан шөгыле бар. Ул Казанның «көч нокталарына» экскурсияләр оештыра. Экскурсиягә язылырга теләүчеләрне шунда ук кисәтеп куя: кайбер урыннарның энергетикасы кеше өчен артык көчле булырга мөмкин. Шуңа күрә ул аларны чит-ятларга күрсәтмәскә тырыша. Кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә җаваплылык алырга әзер түгелмен, ди. Бу мәсьәлә әле тикшерелмәгән, әйтик, шул ук Аркаимда булганнан соң, күпме кешенең нәрсә белән авырганы турында мәгълүмат юк.
– Шулай да экскурсия оештырасызмы соң?
– Зыян китермәс өчен, мөмкин кадәр саграк эшлим. Кеше күпмедер басып торып, бераз көч-дәрт тупларлык урыннарны гына билгелим. Әлбәттә, ул арада кешегә зыян килмәячәк, бернинди инсульт-инфаркт та бәрмәячәк. «Көч ноктасында» 2–3 минуттан да артык тормаска киңәш итәм.
– Андый урыннарга ничә тапкыр барырга ярый?
– Әгәр көчегез бетүен сизәсез икән, көненә берничә тапкыр да ярый. Һәркем үзенә карый. Элек мин мондый урыннарны курка‑курка гына күрсәтә идем, ләкин соңрак шуны аңладым: безнең кешеләр ялкау холыклы, андый нокталарга еш барып йөрерләр дип артык борчылмасаң да ярый икән.
КФУ студентлары Сабина белән Даниил «таба»дагы «көч ноктасы» турында сөйләшә.
Добавить комментарий