Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Пандемия яшәү рәвешен үзгәртте

Пандемия яшәү рәвешен үзгәртте

Гөлназ Сафина, Американың Нью-Джерси штатында яшәүче милләтәшебез, – пандемия һәм үзенең яңа тормышы турында.

20 августа 2020

Биредә без 2018 елның августыннан бирле яшибез. Грин карта ярдәмендә күченеп кил­дек. Америкага китү, беренче чиратта, тормыш иптәшем Марсельнең теләге булды. Аның биредә сеңлесе яши. Хәзер алар гаиләсе белән – бер тирәдә, аралашып яшибез.
Казаннан без гаилә белән – ирем, улларыбыз Раил һәм Камил белән күчендек. Ул чакта бала­ларның берсенә – 9, икенчесенә 7 яшь иде. Хәзер инде бишәү булдык, узган ел төпчек улыбыз туды. Аңа Рүзәл дип исем куштык.
WhatsApp Image 2020-07-28 at 13.08.06
Казанда мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Америкада да шул юнәлештә эш эзләдем һәм таптым. Рус телле балалар өчен шәхси балалар бакчасы бар, шунда урнаштым. Балага узгач, эштән китәргә туры килде. Тормыш иптәшем компьютер җиһазлары сата торган оеш­мада эшли.
WhatsApp Image 2020-07-28 at 16.26.04 (2)
Инглиз телен начар белгәнгә күрә, монда килгәч тә, башта рус телен аңлаган кешеләр белән танышу ягын карадым. Шулай ук та­тарларны да эзли башладым. Интернеттан Нью‑Йорк татарлары оешмасын эзләп таптым. Аларның үз биналары бар. Һәм Марсель белән алар янына танышырга бардык. (Без яшәгән шәһәр Нью-Йоркка бик якын, ярты сәгатьлек кенә юл.) Ул Корбан бәйрәменә багышланган кичә иде. Анда безне бик җылы каршы алдылар. Милли ризыклар белән чәй эчтек.
Узган ел биредә Сабантуй узды. Аны Нью‑ Йорк татарлары ассоциациясе оештыр­ды. Бәйрәмгә йөздән артык кеше килгән иде. Уйнадык, җырладык, биедек – бик күңелле булды. Кызганыч, быел мәгълүм сәбәпләр аркасында, Сабантуй узмый калды.
Америкада яшәүче татарларның вотсапта үз төркемнәре бар. Шунда бик теләп аралаша­быз. Пандемия вакытында хәтта Zoom платформа­сы ярдәмендә видеоконференция дә оештырдылар. Хәзер бер-беребезне күреп тә беләбез.
WhatsApp Image 2020-07-28 at 16.26.05
Уку системасына килгәндә, монда ул Рос­сиядәгедән бик нык аерыла. Иң беренче эш итеп шуны әйтим: монда дәүләт балалар бакчалары юк, бары шәхси генә. Әниләр эшкә чыккан очракта, балаларны шунда бирәләр. Дүрт яшьтән соң балаларны мәктәп каршындагы класс­ларга йөртергә була. Бу түләүсез, тик урыннар санаулы. Быел, мәсәлән, мондый класска керергә теләүчеләр шулкадәр күп булган, хәтта ата-ана­ларның гаризаларын лотерея форматында уй­натканнар. «Бәхетлеләр»не шулай билгеләгәннәр.
Балалар беренче сыйныфка алты яшьтән керә. Унбер ел укыйлар. Укулар тугызынчы яртыда иртәнге ашны ашаганнан соң башлана. Дәресләр өченче яртыга кадәр бара. Инглиз телен начар белү сәбәпле, безнең балаларга баш­та уку авыррак бирелде. Башка җирләрдән күчеп килгән балалар өчен инглиз телен аерым прог­рамма белән укыталар, сәгатьләр саны да күбрәк. Безнең балалар да шулай укыды, әле дә шулай дәвам итәләр. Хәтта җәйге каникулда да видео аша укытучылар элемтәгә чыга – инглиз телен шомарталар.
Россия белән чагыштырганда, Америкада ба­лаларга өй эшләре бик аз бирелә. Дәрес әзерләү ун‑унбиш минутны ала. Аны бала мөстәкыйль рәвештә үзе эшләп куя. Казанда яшәгәндә, өй эше белән сәгатьләр буе утырган Раил улыбыз мондагы рәхәтлеккә сөенеп бетә алмый.
Пандемия монда да яшәү рәвешен үзгәртте. Әйе, башка илләрдәге кебек, Америкада да бөтен кибетләр, күңел ачу үзәкләре ябылды. Маска-пер­чаткалардан йөри башладык. Кече эшмәкәрлеккә бик авырга туры килде. Хәер, ишеткәнемчә, зур‑зур кибетләр дә бөлгенлеккә төште. Һичшиксез, халыкның матди хәле авырайды.
Безнең гаиләгә пандемиянең тискәре нә­тиҗәсе булмады, шөкер. Ирем ничек эшләсә, шулай эшләвен дәвам итте. Алар хезмәт куй­ган оешма ябылмады, өйдән эшләделәр. Балалар да март аеннан башлап онлайн рәвештә укыдылар. Уку елын җай гына тәмамладык.
Белгәнемчә, пандемия вакытында эшсез калган кешеләргә дәүләт пособие түләде. Аның күләме хезмәт хакына бәйле. Мисал өчен бер танышым, атнасына 1 мең доллар алып торды. Дәүләт апрель аенда 2018-2019 нчы елларда салым түләгән һәр олы кешегә (Америка гражданы бул­маса да) - 1200 доллар, балаларга 500 доллар акча бирде. Шушы көннәрдә һәр укучы бала исеменә 416 доллар салынган карта килде. Бу акчаларга без азык-төлек алырга тиешбез, карта алты ай дәвамында гамәлдә.
Тагын ике ай дәвамында һәр теләгән кешегә бушка ризыклар тараттылар. Аның аерым бил­геләнгән сәгате бар иде. Машина килеп туктый. Анда киң таралган ризыклар – коры иртәнге ашлар белән бергә, сөт, йомырка, балык, консервланган азык‑төлек тә бар иде. Балалар мәктәптә укыма­са да, һәр көнне мәктәпкә иртәнге, төшке ашны барып алырга мөмкин булды.
Хәзерге вакытта хәл тотрыкланды дисәм була. Парклар, сәүдә үзәкләре ачылды. Ресто­раннар хезмәт күрсәтә башлады. Ләкин әле һаман җәмәгать урыннарында маска-перчаткалардан йөрү мәҗбүри.
Сагынуга килгәндә... Баштагы мәлдә бик ела­дым. Ник кенә туган якны ташлап киттек, дип, бәргәләнгән чакларым еш булды. Әнине, туганнарны, дусларны бик сагындым. Аллага шө­кер, хәзер тынычландым инде. Күңелне тырный торган бердәнбер әйбер – әниемне бик сагынам. Көн саен видеоэлемтә аша сөйләшсәк тә, барыбер ул җитми...
Америкага күченгәнебезне белгән таныш­лар: «Вәт, сезгә бәхет елмайган», – диләр. Әйе, биредә яшәргә җиңелрәк кебек. Тик һәр нәрсәнең уңай, тискәре ягы була. Монда да шулайрак. Бүтән мохит, бүтән кешеләр...
Мохит дигәннән, биредә балалар өчен уен парклары шулкадәр күп, кайсына барырга белмәссең. Алар бик яхшы җиһазландырылган. Мисал өчен, безнең балалар җәй буе фонтан­лы мәйданда яттылар. Ул резинадан эшләнгән, суы җылы. Шунда бала‑чага су коена, уйный.
Укулар беткәч (биредә уку елы июнь азагына кадәр бара), балалар белән ике айга Казанга кайтырга теләгән идек. Пандемия аркасында килеп чыкмады. Әле каенанам белән каенатам да биредә. Балаларын күрергә дип Америкага фев­раль аенда ук килгәннәр иде. Юллар ябылу сәбәпле кайта алмый калдылар. Бер караганда, аның шу­лай булуына сөендек тә. Каенанам белән каена­тамның яше җитмешкә җитеп килә, үзизоляция шартларында Казанда аларга кыенрак булыр иде, ашарларына, даруларга чыгарга уңайсыз булыр иде, дибез. Яннарында ярдәм итәр кешеләре юк.
Гаиләдә татарча, русча аралашабыз. Казаннан китаплар алып килдек. Балалар туган телләрен онытмасыннар, дибез. Минем әле инглиз телем һаман начаррак, чөнки аралашу юк. Ә балалар ике ел дигәндә рәхәтләнеп инглизчә сөйләшәләр. Шулай итеп, безнең гаиләдә өч тел яши – татар, инглиз, рус телләре...
 
 
 
 
Әзерләде: Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: