«Гомер буе курыкмыйча фикеремне әйттем!»
Гадәттә, без кунакларны редакциягә чакырабыз. Бу юлы исә үзебез бардык, ни дисәң дә, 90 яшькә хөрмәт белән карарга кирәк. Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, журналист Мәдинә Маликова белән әңгәмә корабыз. Август аенда Мәдинә апаның туган көне булды. «Инде яшь кызлар кебек булмасам да, үз аягымда йөрим әле!» – ди ул. Яңалыклар, дөнья хәлләре белән танышып бара. Әле күптән түгел генә зурлап юбилеен билгеләп узды.

– Мәдинә апа, сез – үз бәягезне яхшы белүче шактый кыю ханым. Тагын безгә күренмәгән нинди сыйфатларыгыз бар?
– Дуамаллык бар, дип әйтер идем. Алны-артны бик уйлап җиткермичә, сүзне әйтеп ташлау гадәте бар миндә. Мин хаклы, дип, чын күңелдән ышанып, шунда ук әйтеп салам. Яшь чагында да бар иде андый сыйфатым, кызганыч, дияргә кирәктер, яши-яши дә бетмәде ул.
Кечкенәдән үзсүзлерәк булганмын. Һәм күп сөйләгәнмен, авызым бер дә ябылып тормаган. Телем бик иртә ачылган. Тукай шигырьләре белән ачылган, чөнки әнкәй заманасына күрә укымышлы кеше булган. Тукай иҗатын бик яраткан, нәтиҗәдә, безгә дә шуны сеңдергән. Тукай шигырьләре бит үзеннән-үзе истә кала.
Холыкка килгәндә, сизгерлек тә бар миндә. Кешене бер карашта ук абайлый алам. Журналистикада, әдәбиятта бу миңа ярдәм итте.
– Сарман районының Мортыштамак авылында туып-үскән кечкенә Мәдинә нәрсә турында хыялланды икән? Һәм аның хыяллары тормышка аштымы?
– Мин бит – сугыш чоры баласы, илдә афәт башланганда, биш-алты яшьлек кызчык идем. Иң зур хыял тамакны туйдыру булгандыр инде ул чакта.
Әйе, сугыштан соң аерум хыяллар белән яшәп алынды. Китап укырга ярата идем, кайсы герой күңелгә якын, шуңа охшарга тырышасың. Табиб та буласы килде. Ләкин әлеге һөнәрнең миңа туры килмәгәнлеген аңладым, чөнки бөтен әйберне йөрәккә якын кабул итәм. Шуңа да педагогика юнәлешен сайладым. Дөрес, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач та, мөгаллим булып китмәдем, «Чаян» журналында эшли башладым. Тукай шигырьләре үзенекен итте – әдәбиятка мөкиббән идем.

– Әдәбиятта, бигрәк тә татар әдәбиятында хатын-кызга үз урынын табу җиңел түгел кебек. Ир-атлар тарафыннан ниндидер кимсетеп карау бар сыман... Сез дә моның белән очраштыгызмы?
– Юк, мин аны сизмәдем кебек. Гомер буе куркмыйча фикеремне әйттем. Шул исәптән – ир-атларга да.
– Остазым дип кемне әйтә аласыз?
– Остазым дип күпләрне әйтә алам. Олпат язучы, шагыйрьләрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Мисал өчен, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Аларның һәр сүзен сеңдереп барып, зурлап кабул итә идем. Алар янәшәсендә үземнең бәләкәй кеше икәнлегемне аңлый идем. Минем өчен ул искиткеч яхшы мәктәп булды. Тагын Атилла Расих бар иде, аннан да күп нәрсәләргә өйрәндем. Ул һөнәре буенча ветеринар, ә минем беренче әсәремдә үк ветеринар табиб турында сүз бара.
Язучыларның минем хакта: «Журналист бит ул», – дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Бәлки, ул сүзләрдә өлешчә хаклык та бардыр, чөнки язганым һәрвакыт көнүзәк темаларга булды.
– Әйе, Мәдинә апа, сез журналистикага да якын кеше, күп еллар «Чаян», «Сөембикә» журналларында эшләдегез. Үзегезгә күбрәк язучы дипме, әллә инде журналист дип әйтүләре ошыймы?
– Әгәр халык мине шулай дип кабул итсә, язучы исемен хуплар идем. Әмма журналист дисәләр дә ризамын, чөнки ике исем дә миңа туры килә. Укучы сине ничек кабул итә, хикмәт шунда бит. Күп китапларымны үз акчама чыгардым, чөнки алар үз-үзен аклый иде: сатылып бетеп бардылар. Ә бу инде укучыга син кирәк дигән сүз.
.jpeg)
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән. Камал театрында Радио көне.
– Мәдинә апа, татар әдәбиятында роман язган хатын-кызлар күп түгел. Ә сез курыкмыйча, беренчеләрдән булып, батырчылык иткәнсез. Моңа кем, нәрсә этәрде?
– Аның мин башта роман икәнен белмәдем дә, бу турыда әдәбият тарихын өйрәнүче галимнәр әйтте. Баксаң, миңа кадәр хатын-кызлар арасында роман язган кеше булмаган икән. Моның сәбәбен соңрак ачыкладым: хатын-кызның роман язып утырырга мөмкинлеге, вакыты булмаган. Ул чакта йөклелектән саклану чаралары юк, Аллаһы Тәгалә күпме бара бирә, шуны таба да таба... Ә өйдәге эшләр күпме! Хатын-кызның роман язарга түгел, кайчагында утырып ашарга да чамасы булмаган.
– Тукай премиясе тирәсендә ел саен ыгы-зыгы булып ала. Сез дә 2017 елда бу мәртәбәле исемне алдыгыз. Премия гадел биреләме икән?
– Дөресен генә әйткәндә, ул турыда хәзер уйлаганым да юк. 2017 елда шушы мәртәбәле исемне алдым һәм бик бәхетле булдым. Миңа аны ТР Язучылар берлеге беркайчан да бирмәс тә иде, чөнки анда премиягә чират зур... Мине премиягә ТР Журналистлар берлеге тәкъдим итте, һәм шул оешма аша алуга ирештем.
– Бүгенге әдәбият белән танышып барасызмы? Иҗатка дәрт бармы?
– Юк, хәзер иҗаттан ераклаштым. Ун еллап инде. Хәер, әсәрләр язмый башлагач, әле тәрҗемәләр белән шөгыльләндем. Хәзер инде гомумән кулга каләм алганым юк. Иҗаттан туктагач, шуны аңладым: кеше яратырлык итеп язу бер дә җиңел эш түгел. Синең китабыңны эзләп табып, мавыгып укысыннар икән, әгәр андый кызыксыну булмаса, димәк, язуның да кирәге юк.
– Иҗат кешесе язмыйча тора аламы?
– Элек тора алмый идем. Басу машинкасына утырыр сәгатьләрне көтеп алганым хәтердә. Баланы, иреңне йоклаткач, рәхәтләнеп эшкә утырасың... Иң бәхетле вакыт иде ул. Ә аннан соң картлык килде. Язучылык эше бик җаваплы, авыр, башны эшләтергә, барысын да йөрәк аша үткәрергә кирәк. Ә болар – сәламәтлек бәрабәренә.

«Кызыл Хач» җәмгыяте турында Казанда белмәгән кеше калмады.
– Мәдинә апа, сез бит 1990 нчы елларда Бөтентатар «Кызыл Хач» җәмгыятен оештырган кеше дә...
– Әйе, заманына күрә бик дәрәҗәле оешма иде ул. Дөресен генә әйткәндә, алай ук булыр дип уйламаган да идем. Соңрак, безнең оешма турында Казанда белмәгән кеше калмады.
1990 нчы еллар. Илдә тотрыксызлык. Максатым авыр хәлдә калган язучыларга, иҗат кешеләренә булышу иде. Районнарга барам да колхоз җитәкчеләренә керәм. Капчыклап бәрәңге, шикәр комы, ит алып кайтабыз. Аннары шуны мохтаҗрак гаиләләргә бүлеп бирәбез. Тора-бара, ярдәм сорап, ялгыз әби-бабайлар, күп балалы әниләр килә башлады. Хәлдән килгәнчә барысына да ярдәм итәргә тырыштык. 2000 нче елларда документсыз калган кешеләр күбәйде, аларның күбесе элеккеге СССР республикаларыннан иде. Аларга документ ясатырга, яки туган якларына кайтырга ярдәм иттек. Шөкер, күп изге эшләр башкарылды.
– Шәхси тормышыгыз турында да сөйләшсәк иде. Хәләл җефетегез Әхмәт абый Рәшитне соңгы юлга озатканда: «Ул минем өчен туган ир булды», – дип әйттегез. Әхмәт абый белән ничек таныштыгыз? Ике иҗат кешесенә бер түбә астында яшәве авыр булмадымы?
– Әхмәт белән безне әдәбият таныштырды. Ул вакытта язучылар авыллар буенча очрашулар үткәреп күп йөрде. Әнә шундый бер сәфәр вакытында Әхмәт белән якыннан аралаша башладык. Югыйсә бер-беребезне аңа кадәр дә белә идек.
Әхмәт белән кырык биш ел бергә гомер иттек. Күпләр белә инде: бу минем икенче никах. Яхшы яки начар яшәдек, дип әйтә алмыйм, төрле вакыт булды. Гаилә тормышы гел бертөрле генә бара да алмый. Шунысын гына әйтәм: йорт мәшәкатьләре, бала үстерү кебек җаваплылыкны миннән берәү дә алмады. Әхмәт иҗат өлкәсендә миңа бик кирәк кеше булып чыкты. Мин аңа язасы әсәрләремнең сюжетын сөйли идем, ул бик кызыксынып тыңлый иде. Гомумән, иҗатыма битараф булмады. Һәм шуның өчен мин аңа бик рәхмәтле.
.jpeg)
Гаиләнең түгәрәк чагы.
– Мәдинә апа, сезгә 90 яшь тулды. Бик матурлап юбилей кичәсе уздырдыгыз. Нинди хисләр белән утырдыгыз бу күркәм кичәгездә?
– Мин инде анда кунак буларак кына утырдым, барысын да ТР Язучылар берлеге үткәрде. Иң олы рәхмәтем Ркаил Зәйдуллага: үз машинасында килеп алып, озатып куеп, мине ханбикәләрчә йөртте. Хәтта миңа атап бик матур шигырь дә иҗат иткән, юбилей кичәсендә шуны укыды.
Кичә бик матур узды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры залына хәтта кеше сыймады. Дөресен генә әйткәндә, кеше шулкадәр күп булыр дип уйламадым да.
– Тормышны яңадан үзгәртергә мөмкинлек булса нишләр идегез?
– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Мин бик бәхетле яшәдем, дип уйлыйм: гомер юлын нәкъ уртасына басып үттем.
– Хәзер иң зур теләгегез, ниятегез нинди?
– Сәламәт булырга язсын, иң мөһиме шул. Әнкәй ун бала тапкан, бишебез исән-имин үскән. Инде аларның да икесе бакыйлыкка күчте. Энебез Чаллы шәһәрендә яши, ә ундүрт яшькә кече сеңлем Ганҗә – көн саен минем янда. Унике яшендә аны Казанга алып килдем, чөнки әткәй үлеп китте. Шул гомердән бирле бер йодрык булып яшәдек. Бәхетемә ул булган, дим, картлык көнемдә сеңелем – зур таяныч. Ни аяныч, Әхмәт белән уртак улыбыз узган ел мәрхүм булды... Олы улым Канадада гаиләсе белән яши. Әйтәм бит, әле ярый янәшәдә сеңелем бар.
Добавить комментарий