Һәр заманның – үз җыры
Егерменче гасырның 60 нчы елларында Казанда беренче рок-төркемнәр һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр пәйда була. ТАССРда татар телендә «чын» рок-музыка турында сөйләргә иртәрәк булса да, вокаль-инструменталь ансамбльләр актый: «Орфей», «Идел», «Казан утлары» һәм «Сәйяр» ансамбленең беренче составы. Татар җырлары совет эстрадасы көйләренә һәм ритмнарына торган саен күбрәк иярә бара, шуңа күрә ул чакта популяр булган көйләрдә твист, фокстрот, хәтта ки арт-рок элементларын ишетергә мөмкин. Бүген без үткәннәргә күз салып, бик күп җырчы һәм музыкантларга сәнгать дөньясына юл ачкан ике иң популяр ансамбль турында сөйләргә булдык.
21 декабря 2022
«ТАТАРЧА ДА, ЯҢГЫРАШЫ ДА ШӘП»
«Сириннәр хуш исләр тарата» дип җырлап йөргән яшь егетләрне өлкән буын әле хәтерлидер... 1970–1983 еллар. «Сәйяр» беренче татар эстрада вокаль-инструменталь ансамбленең республика буйлап шаулап-гөрләп йөргән чагы. Меңләгән кыз аларга үлеп гашыйк! Әйдәгез шул чакларга әйләнеп кайтыйк әле!
Элекке Советлар Союзында уздырылган күпсанлы профессиональ җыр конкурслары, югары уку йортларының җыр фестивальләре җиңүчесе һәм дипломанты «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле татар совет эстрадасына яңа дулкын булып килеп керә. Дөнья җимереп дисәм, арттыру булыр, ләкин ул егетләр заманында кимен куймый. Татарның «The Beatles»лары...
Ансамбльнең җитәкчесе – композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Абдуллин.
«Сәйяр» төркеме составы белән дә таныштырыйк: Рәшит Абдуллин (көйләр авторы, аранжировка, вокал), Фәрит Сабирҗанов (бит-барабан), Рөстәм Җәләй (вокал, гитара), Фоат Зарипов (вокал), Владимир Земсков (бас-гитара). Бераз соңрак ансамбльгә Мансур Зарипов (җыр, КАИның «Узоры» төркеменнән күчә), Рөстәм Зарипов (вокал, фортепиано), Марат Зарипов (вокал), Рафаэль Мәҗитов (администратор), Альфред Камелевский (вокал) кушыла.
«НӘҖИП ҖИҺАНОВНЫҢ «СИРИННӘР»ЕН АСТЫН ӨСКӘ КИТЕРДЕК»
Рөстәм Җәләй, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Рәшит Абдуллин белән Казан музыка училищесының халык уен кораллары факультетында 1 нче курста укыганда таныштык. Ул чорда вокаль-инструменталь ансамбльләр барлыкка килә башлаган иде. Шуларның иң танылганнарыннан берсе – «Орфей» ансамбле. 1966–1970 нче елларда училищеда укыганда күңелле студент тормышы белән яшәдек. Аннан соң безне армиягә алдылар. Бу вакытта ансамбль оеша башлаган гына иде. Казанда Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә Рәшит Абдуллин, барабанчыбыз Фәрит Сабирҗанов белән бергә хезмәт иттем.
Без хәрби частьләрдә бик еш чыгыш ясый башладык, республика буйлап гастрольләрдә булдык. Дуслыгыбыз ныгыды. Армиядән соң, 1972 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердек. Нәкъ шушы елларда «Сәйяр» ансамбле формалашты. Ул вакытта Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты директоры Шамил Закиров белән дус идек без. «Сәйяр» дип исемләү аның тәкъдиме булды. «Сәйяр» – беренче татар профессиональ театр труппасы исеме. Бу сүзнең мәгънәсе – сәяхәт итүче, мосафир. «Татарча да, яңгырашы да шәп», – диде ул. Исем ансамбльнең репертуарын да билгеләде – татар халык, татар совет композиторларының җырларын, шул чордагы популяр җырларны эшкәртеп башкару.
Консерваториядә Рәшит – композиторлык факультетында, Рөстәм Зарипов белән мин хор дирижерлыгы факультетында укыдык. Шул елларда «Сәйяр» бер‑бер артлы зур уңышларга ирешә башлады. Вокаль ансамбльләр санап бетергесез күп булса да, татар коллективы бер генә иде. 1972 елда «Кышкы эстрада» («Зимняя эстрада») шәһәр фестивалендә җиңеп, төркемебез танылуга иреште.
Без татарча җырларга тырыштык, үзенчәлегебез дә шунда булгандыр. Рәшит җырларны эшкәртә, үзгәртә иде. Һәм, кагыйдә буларак, без бәйгеләрдә гел беренче урыннар алдык. Милли коллектив булганга, безгә теләктәшлек күрсәткәнгә күрә дә түгел, сере бик гади – безнең башкару дәрәҗәсе бик югары иде. «Сәйяр» Татарстанның мәдәни мохитендә саф җил булып исте. Безгә кадәр чит ил һәм совет композиторларының җырларын кабатлап башкарган музыкантлар бар иде. Без исә яңа идея – үзебезнең иҗатны тәкъдим иттек.
Тора-бара «Сәйяр» шулкадәр популярлыкка иреште ки, безне таный, белә башладылар. Бервакыт трамвайда барганда, кешеләрнең миңа борылып-борылып карауларын сизәм, үзләре: «Әнә «Сәйяр» бара», – дип пышылдаша. Безне белмәүче кеше булмагандыр, чөнки без төрле уку йортларында чыгышлар ясап йөрдек. Студентлар белгәч, бөтен кеше белә, дигән сүз.
Рәшиткә Казан мех берләшмәсенең мәдәният сараенда вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе урынын тәкъдим иттеләр. Репетицияләребезне шунда үткәрә идек. Концертлар алдыннан һәр көн җыелыштык. Үз-үзебезгә шундый «җәза» уйлап таптык: кем репетициягә соңга кала – кесәсеннән 5 сум чыгарып бирә. Шуңа күрә репетицияләргә соңга калмаска тырыштык.
Студент билетын тапшырганда, зур мыегымны күреп, ректор Нәҗип Җиһанов кулымны кысты да: «Үзебезнең «Песняры» да бар икән», – диде. Аннары ул безгә тагын бер кат игътибар итте, әмма бу юлы инде җитди төстә. «Сәйяр» белән без халык җырларын гына түгел, татар композиторларыннан Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев һәм башкаларның җырларын да эшкәртеп башкардык. Шулар арасында Җиһановның сириннәр турындагы романсы да бар иде.
Оригиналда җыр уртача темпта яңгырый, сузып башкарыла. Ә без аны бөтенләй башкача – заманча итеп яздырдык. Көе сакланып калды, әмма темпы, ритмы нык үзгәрде. «Сириннәр хуш исләр тарата» безнең башкаруда хит булып чыкты, без аны татар һәм рус телләрендә җырладык. Татарстанда гармун һәм халык биюләре генә түгел, ә сәнгатьнең башка төре дә барлыгын белсеннәр өчен, рәсми концертларда кунакларга шул җырны башкарырга кушалар иде. Җиһановның үзенә «тотылганчы» шулай дәвам итте.
Кемдер Җиһановка: «Сәйяр» сезнең җырның астын өскә китергән, танымаслык дәрәҗәгә җиткергән», – дип әйткән. Кыскасы, көннәрдән бер көнне Рәшит Абдуллин белән мине ректор кабинетына чакырдылар.
Шулай итеп, без Рәшит белән сүзсез генә Нәҗип Гаяз улының кабинетына кердек. Сулыш алырга да куркып басып торабыз. «Сириннәр»не нишләттегез?» – дип сорады ректорыбыз. Рәшит аңлата башлады: «Вакыт алга бара, хәзер музыкада ритмнар үзгә, сезнең иҗатка мөрәҗәгать итәргә булдык», – ди. «Ләкин мин бит алай язмадым!» – дип бүлдерде аны Җиһанов.
Без композиторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадык. Аннан соң ул, көтмәгәндә: «Егетләр, ә яшьләр моны кабул итәме?» – дип сорады. «Ярар, ярар. Минем музыка белән тагын нәрсәдер эшләргә җыенсагыз, баштан миңа керегез!» – дип тынычландырды.
Җиһановның тавышында бер тамчы ачу да, мактауга ишарә дә юк иде. Кыскасы, бу сөйләшүне безнең белән бер үк цехта эшләүче кешенең, хезмәттәшнең кызыксынуы буларак кабул иттек. Күпме вакыт сөйләшкәнбездер – хәтерләмим. Шунысы мөһим: «Сириннәр» дә, «Сәйяр» дә, аның җитәкчесе Рәшит Абдуллин да Җиһанов хуплавында музыкаль мәйданда эшләвен дәвам итте.
Ренат Ибраһимов та карьерасын «Сәйяр»дән башлады. Шулай ук консерватория студенты иде, бездә солист булды. Ренат белән бик дуслаштык. Соңрак та: «Теләсә кайчан шалтырат. Төнлә шалтыратсаң да сөйләшә алам, намаз укыйм, йокламыйм», – дия иде. Кызганыч, ул да китеп барды...
Төркемебез егетләре белән аралашып торабыз. Мансур Зарипов Казан авиация институтында укыды, «Сәйяр»дә җырлады, кубызда уйный иде. Министрлар Кабинетында эшләде, хәзер пенсиядә. Барабанчы Фәрит Сабирҗанов хәзер тегүче булып эшли. Гитарачы Владимир Земсков Казан авиация институтын тәмамлады. Ригада гаилә корды, хәзерге вакытта Американың ЛосАнджелес шәһәрендә яши. Җырчыбыз Альфред Камелевский хәзер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оператор булып эшли. Рафаэль Мәҗитов – «Казан егетләре» төркеме администраторы.
Татар музыкасы традициясендә зур мәйданнарда, стадионнарда концерт кую гадәткә кермәгән. Хәер, безгә ачык һавада, Түбән Каманың бер стадионында концерт куярга туры килде. Концерт залларыбыз һәрчак тулы булды, һәм бу безне илһамландырды, канатландырды. Безнең йолдыз чире белән авырырга вакыт булмады. Уңышка ирешүебез иҗат итәргә стимул гына бирде. Җырларыбызны радио студиясендә яздыра идек. Без бик дус булдык, берберебезне ярты сүздән аңлап иҗат иттек.
«Сәйяр» эшчәнлеген дәвам итсен өчен, югарыларның җитди теләктәшлек белдерүе кирәк иде, минемчә. Эш шунда: вокаль-инструменталь ансамбль аппаратурага, яңа җиһазларга, музыка уен коралларына мохтаҗ булды. Итальян, немец аппаратуралары кирәк иде безгә. Хәзер аларны табуы җиңел. Ә безнең заманда бернәрсә дә юк, уен коралларын үзебезнең акчага сатып ала идек.
«ПРОФЕССИОНАЛЬ АНСАМБЛЬ ИДЕК БЕЗ»
Рөстәм Зарипов, композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Берара Рафаэль Мәҗитов ансамбльнең администраторы булып алды. Рафаэль чорында «Сәйяр» дан казанды. Мин дә шул чорда килеп кушылдым. Ул вакытта, болай гына, күңел кушканга уйнап йөрүчеләр күп иде. Рәшитнең алдан күрү сәләте булган, күрәсең. Ул чит илдәге төрле төркемнәрнең форматы белән танышып, бөтен йөкне үзе генә тарта алмаячагын аңлагандыр. Төркемне таныту, оештыру эшләре белән дә аерым кеше шөгыльләнергә тиеш иде: афишалар тарату, гастрольләргә йөрү, бәйгеләрдә катнашу, кунакханәләр белән сөйләшү һ.б. Ул кешенең музыкант булуы мөһим түгел. Һәм Рафаэль боларны башкарды да.
1974 ел. Беркөнне Рөстәм миңа: «Эш бар иде, бүген минем өйгә кил әле», – диде. Килеп керсәм, 5–6 кеше җыелган: башта таныштык, каһвә эчтек. Аннан соң Рәшит: «Егетләр, безгә эшчәнлегебезне дәвам итәсе иде. Зариповны клавишлыларга утыртасыбыз килә», – диде. Минем инде бу вакытка инструменталь ансамбльләрдә уйнаганым, хәтта җитәкчелек иткәнем бар иде. Уен коралында да уйныйм, аппаратураны да җайлый беләм.
Сөйләшеп, максат-ниятләр корып алганнан соң, Рәшит: «Егетләр, бүгенге датаны гомерлеккә истә калдырыгыз!» – диде. Кызганыч, истә калдырмаганбыз... Сентябрь икәнен генә хәтерлим. Шуннан соң бик җитди эш башланды. Профессиональ ансамбль идек без. «Сәйяр»нең башкалардан аермасы да шунда: бездә бер фальшь нота да юк, бездә бернинди артык әсәр дә юк иде.
Хәтта репертуар сайлауны да Рәшит идеаль дәрәҗәдә алып барды. Теге яки бу вакытта кайсы әсәрне башкарырга, теге яки бу бәйге, концертка кайсы әсәрне әзерләргә кирәклеген белә, тоемлый иде. Программаны һәрвакыт үзе төзеде.
Ул вакытта халык та күпкә зәвыклырак булган, дип нәтиҗә ясарга була. Алар безне үзешчән төркемнән аера иде. Безнең сәхнәдә үз-үзебезне тотышыбыз да зур роль уйнады. Без бит хәтта шуны да уйлап эшли идек: аякны кая куярга, кайда басып торырга, кайчан елмаерга – бөтенесе уйланылган, кат‑кат кабатланган иде! Республика буйлап концертлар куеп йөргәндә, тамашачы икегә бүленде: «Сәйяр» ансамблен яратучыларга һәм үлеп яратучыларга. Безне хөрмәт итмәүчеләр юк иде, яратмаучылар, бәлки, булгандыр.
Без – кешеләр, бер урында таптанып тора алмыйбыз. Гомер буе «Сәйяр» белән йөри алмаячак идек. Һәркем үз юлын сайлады. «Сәйяр» – Рәшит Абдуллин тудырган «бала», аның казанышы. Без киткәннән соң, ул яңа кешеләрне чакырып карады, составны яңартты. Ләкин бу элекке «Сәйяр» түгел иде, ансамбль элекке уңышларга ирешә алмады.
Шулай да Рәшит Абдуллин белән концертларда күрешә идек. Һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт иттек. Чөнки яшьлегебез бергә үткән. Юлларыбыз аерылды дип, дуслыкны болай гына өзү дөрес булмас иде. «Сәйяр» таркалганнан соң, Рәшит вокал белән шөгыльләнә башлады. Ул искиткеч баритон тембрлы тавышка ия иде. Концертларда Европа композиторлары Россини, Доницетти, Верди һәм рус композиторлары Глинка, Чайковский, Рахманинов операларыннан арияләр, романслар, халык җырларын башкарды. «Скрипка һәм оркестр өчен концерт» (1981), «Кыллы оркестр өчен музыка» (1983), Нәкый Исәнбәт әкияте буенча балалар өчен «Мырау Батыр» мюзиклы (1990) һәм 200 ләп популяр эстрада җыры авторы ул, җырларның күбесен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән иҗат итте.
Рәшитнең «Сәйяре» нигә сүнеп калды, дигән темага озак уйландым. Рәшитнең үзенә дә үсеш кирәк булган, ә ул башкалардан бераз калышты. Ул вакытта профессионаллар зуррак коллективларга урнашты. Хәзер мин аңлыйм: теләктәшлек белдерәсе булган икән.
«Саз» ансамбле. «Радуга» телефестивалендә. Мәскәү, 1977 ел.
Дөньяны шаулаткан «Саз»
ХХ гасырның 60–70 нче еллары Советлар Союзында үзешчән сәнгатьнең гөрләгән чоры була. Завод-фабрикаларда, уку йортларында төрле драма түгәрәкләре һәм халык театрлары, хор һәм ансамбльләр, инструменталь коллектив һәм бию төркемнәре гөрләп эшли, үзешчәннәрнең зона смотрлары, бөтенсоюз фестивальләре даими уздырылып килә, аларга иң мәртәбәле сәхнәләрдә чыгыш ясау хокукы бирелә.
Алмаз Хәмзин. «Звени, мой «Саз»! фильм-концертын төшерү вакытында.
ҖЫРДАН КҮЧКӘН ИСЕМ
«Саз» хатын-кызлар халык вокаль ансамбле дә, һәвәскәрләргә күрсәткән игътибарны тоеп, шул җирлектә үсә, ныгый һәм, бүтән коллективлардан аермалы буларак, профессиональлеккә дәгъва кыла.
Бу мәшһүр ансамбльне 1968 елны «Тасма» заводы клубы каршында берничә кешелек хор нигезендә музыкант Рифкать Гомәров оештырып җибәрә. Төрле тулай торакларга бара, игъланнар элә, үзе укый торган училищедан кызларны чакыра, әллә кайсы заводларга йөреп бетә. Кызларны тыңлый, сәләтләрен тикшерә, партияләр өйрәтә. Ансамбль үсеп таныла барган саен, яңа җырчылар үзләре килә башлый. Берничә ай тир түккәннән соң, әле исеме дә уйлап табылмаган коллектив, «Тасма» заводының үзешчән сәнгать смотрында катнашып, үзенә игътибарны җәлеп итә. Заводның «Куйбышевец» дип аталган күптиражлы газетасының 1969 елның 29 апрелендәге санында мондый юлларны укырга мөмкин: «Смотрның икенче бүлеге татар вокаль ансамбле чыгышы белән ачылып китте. Ансамбль, яшь булуына карамастан, куәтләнә бара. Кызлар үзләрен сәхнәдә иркен тота, татар көйләрен, аеруча халык җырларын җанга үтәрлек җылылык белән башкара. «Син сазыңны уйнадың» җыры һәм баянчы Рифкать Гомәровның гүзәл аккомпанементы аеруча хәтердә калды». Шул җырны җырлый торгач, коллектив үзенә исем эзләү мәшәкатеннән дә котыла. Кайда гына чыгыш ясасалар да, аларны: «Әнә «Саз»лар җырлый», – дип каршылый башлыйлар.
БЕРЕНЧЕ УҢЫШЛАР
Җитәкче белән ансамбль бер-берсен тулыландырып яши. Аларны бер-берсеннән аерып карап та булмый шикелле. Инде танылган музыкант булуына карамастан, Рифкать Гомәров, Казан музыка училищесына укырга кереп, профессиональ белем ала. Ансамбль исә уңышлы чыгышларын дәвам итә. Гомәровча җитди куелган тәртип, атнасына ике репетиция (дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне кичке 7дән 11 гә хәтле), иренмичә «бер кадакка суга тору» көтелгән татлы җимешләрне бирә: 1969 елда «Саз» республиканың үзешчән сәнгать коллективлары ярышында беренче урын яулый, ә тагын бер елдан «Халык ансамбле» исеменә лаек була! 1971 һәм 1972 елларда ансамбль, Германиягә барып, татар моңнарын Европа тамашачысына ишеттереп кайта. Чын сәнгатьне бәяли белгән алман тамашачысы әлегәчә колагына чалынмаган моңнардан тәмам һушсыз кала. «Остзей цайтунг» немец газетасының 1972 елның 9 ноябрендәге санында чыккан рецензиягә күз салыйк: «Советлар Союзының безнең округта чыгыш ясаган халык ансамбльләре күз иярмәс биюләре, күңелле музыка һәм соклангыч җырлары белән Доберан мәдәният йортында тамашачыларны сөендерде. В.Куйбышев клубының «Саз» халык вокаль ансамблендә катнашучыларның үзешчәннәр булуын да өстәсәк, аларның казанышы тагын да югарырак бәягә лаек икәнне күрербез».
«Саз» ансамбле коллективы.
ҖЫРЛА, ГӨРЛӘ, «САЗ»!
1978 елда «Саз» ТАССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә, сәнгать җитәкчесе исә «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек була.
«Комсомол җыры» конкурсында ансамбль сигез мәртәбә (!) лауреат исеменә ирешә. «Алло, мы ищем таланты!», «Товарищ песня!» конкурсларында да бөтен Союз киңлегеннән җыелган һәвәскәрләр: «Саз» катнашса, безгә беренчелек юк икән инде!» – дип әйтә торган була. Берсендә Кремльнең Съездлар сараенда чыгыш ясаганда, аларны КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев тыңлый. 1979 елда ансамбль «Салават күпере» халыкара телевизион фестивалендә катнаша. «Саз» турында һәм алар катнашында биш музыкаль фильм төшерелә. Алар арасында «Снежные узоры», «Звени, мой «Саз!», «Родные напевы» фильмнары Казан телевидениесе фондында саклана. Ленинград кино документалистлары Россия Федерациясенең утызга якын һәвәскәр артисты һәм коллективлары турында киң экранлы төсле музыкаль фильм төшергәндә «Саз» ансамбленә дә зур игътибар бирә.
ХӘТЕРГӘ УЕЛГАН МИЗГЕЛЛӘР
1980 нче еллардан соң, кызлар, кайсы кая эшкә урнашып, кияүгә чыгып таралыша башлый. Җәмгыять тә үзгәрү ягына борыла. Акрынлап «Саз» да яшәүдән туктый.
«Саз»ның шаулаган, гөрләгән чаклары хакында хәтта легендалар йөри! Татар ансамбль музыкасын, һәвәскәр исеме күтәргән тәкъдирдә дә кайбер профессионалларның төшенә дә кермәс дәрәҗәдә шәп итеп, тагын Болгария, Венгрия, Чехословакия тамашачысына ишеттереп кайтулар... Союзны иңгә‑буйга гизеп чыгу... Мәскәү Кремленең Съездлар сараенда 7 мәртәбә чыгыш ясау, «Саз» кызлары «Ай, былбылым»- ны башкаргач, Людмила Зыкинаның аларны «татарские соловушки» дип аркаларыннан сөюләре... Үзәк телевидениедә, газета-журнал битләрендә балкулар... Җәлил премиясен алган мәлләрдә урамда очраган һәр кешенең диярлек Рифкать ага белән күрешеп китүе... Ленинградның (хәзерге Санкт-Петербург) консерватория залында кызларның чыгышын аягүрә алкышлау, шул уңыштан биһуш булып, «Саз» гүзәлләренең бер-берсен кочып, илереп елаулары... Мондый канатлы-илһамлы мизгелләр Рифкать Гомәров тормышында аз булмагандыр. Ни кызганыч, үзе генә кыска гомерле була...
«Саз»ны яхшы белгән, аралашкан замандашларының «Кара Чишмә карьясе» китабына кергән кайбер истәлекләрендә дә чор сулышы, заман аһәңе, данлыклы ансамбльнең олпатлыгы тоемлана. Аларны да барлап үтик.
ЗИЛӘ ИБРАҺИМОВА, «САЗ» АНСАМБЛЕ СОЛИСТЫ (ЯР ЧАЛЛЫ):
– Камал театры директоры булып озак еллар эшләгән Шамил Зиннур улы Закиров безне Ленинградта җырлатты. «Саз»ны шунда чакыртып алды. Ул үзе анда Н.Крупская исемендәге мәдәният институтында укый иде. Бу 1970–1973 еллар тирәсе. Ул безнең чыгышларны бик ярата, һәрчак иҗатыбыз белән кызыксына иде. Полтавцев дигән профессор белән шушы институтта очраштык. Студентлар безнең концертны нык кул чабып, гөрләтеп кабул итте. Мәскәүдә берничә кат булдык. Германиягә 2 мәртәбә барып кайттык.
ХӘМЗӘ АРСЛАНОВ, МӘДӘНИЯТ ҺӘМ ПРОФСОЮЗ ХЕЗМӘТКӘРЕ:
– Татарстан җирендә 2 миллиард тонна нефть чыгаруга багышланган тантанада катнашу өчен мин «Саз» җыр коллективын, «Юность» халык бию ансамблен 1981 елда Әлмәт шәһәренә алып бардым. Юл буе Рифкать автобуста баянда уйнап, кызларны җырлатып, аларны шаяртып, уен‑көлке сөйләп барды. Концерт башланып, аны алып баручы «Саз» һәм «Юность» ансамбльләренең нинди чит илләрдә (ул чагында үзешчән сәнгать коллективлары чит илгә чыгу өчен бик югары дәрәҗәгә менәргә тиеш, аннан соң да Мәскәү рөхсәте кирәк иде), СССРның кайсы төбәкләрендә булуларын, соңгы 15–20 ел дәвамында үткәрелгән үзешчәннәрнең барлык бөтенсоюз, бөтенроссия, республика, Казан шәһәре смотр-конкурслары лауреатлары, ТАССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге бүләге ияләре икәнлекләрен, башка күпсанлы исем һәм бүләкләрен санаганда, тамашачылар тел шартлатып, башларын чайкап утырды. Алар «Саз»ның башкару осталыгына, тавышларның күплегенә, аларның гармоник яңгырашына, саф, чиста, аһәңле агышына таң калды. Сәхнәдә кызларның үзләрен нәзакәтле тотышына, Рифкатьнең тыйнаклыгына сокландылар, шул турыда үзара пышылдаштылар. Мин шуңа шаһит булдым, чөнки тамаша залында мактаулы кунаклар арасында утырдым. Концерттан соң кунакханәгә кайткач, без Рифкать белән бик озак сөйләшеп утырдык. Мин аннан: «Ни өчен ансамблең белән эшкә филармониягә күчмисең? Коллективың бит профессиональ дәрәҗәдә, танылган, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә», – дип сорадым. Ул бераз уйланып утырды да, кыска гына итеп җавап бирде: «Кызларның тормышларын җимерәсем, язмышларын ялгыштырасым килми», – диде.
ӘЛФИЯ ГАРИПОВА, «САЗ» АНСАМБЛЕ СОЛИСТЫ, ПЕДАГОГ:
– Рифкатьнең җырны эшләүдә, номерның режиссурасын тәгаенләүдә бер үзенчәлеге бар иде: ул беркайчан да озын җырны 2 куплеттан уздырмый. Тыңлаучы ялыкмасын! Бу очракта җырның тәэсир көче зур була, аны кабул итү хисенең куәте, сафлыгы, җетелеге югалмый. Бертөрлелекне һай яратмады да соң. Ахры шуңадыр да, аның әсәрләрендә һәрчак яңадан-яңа борылышлар, көтелмәгән нюанслар, сөендергеч детальләр балкып куя. Ул гел эзләнде. Бу – чын оста гадәте. Үзе баянында уйный, хор яки ансамбль җырлап тора: бу артка чыга да уйнаудан туктамаган көе генә, терсәк белән төртеп, кызларны турайттыра: ягъни күкрәкне киерергә, гәүдәне төз тотарга! Сәхнә – изге урын, анда кеше матур булырга тиеш. Бу хакыйкать Рифкать өчен дә гомер бакый аксиома иде.
ФАРИС ФӘСХИ, СКУЛЬПТОР, ШАГЫЙРЬ:
– «Тасма»ның Куйбышев клубында үткән «Звени, мой «Саз»! фильмын тәкъдир итүне һич онытасым юк. И горур иде Рифкать ул көннәрдә! Алмаз Хәмзиннең атта чабуын бу фильмда дублёр буларак биюче Мәхмүт Корбанов башкарды.
«Мәхәббәтле кеше иде Рифкать, – дип сүзгә кушыла рәссамның җәмәгате Рәшидә ханым Фәсхетдинова. – Телгә оста, кыяфәт шәп, төс килгән – бөтен хатын‑кыз аның алдында эреп китә торган иде».
Республикабызның музыкаль сәнгате тарихында әнә шундый данлыклы «Саз» халык вокаль ансамбленең дә үз урыны бар. Мәшһүр җитәкчеләренең 1996 елда вафат булуы барлык кызларны да сискәндерә. Алар, янә җыелып, тупланып, тагын берничә ел иҗат итә. Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин баянына кушылып моң тудыралар. Әмма бу талпыну да озакка бармый. Инде кызлар ханымнар булып җитешкән, «Саз» гөрләгән дәвердән байтак сулар аккан, байтак җилләр искән була шул...
БЕЛЕШМӘ
Рифкать Гомәров Чирмешән районы Кара Чишмә авылында 1942 елның 20 гыйнварында туа. Әтисе ул туганчы ук Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе исә, бердәнбер улына җиде яшь тулып килгәндә, үпкә чиреннән үлеп китә. Әнисе ягыннан бабасы Минхәер Хөсәенов өч сугыш узган, фикерлезиһенле, җитди карт була, оныгының күңелен төшермәскә, җае чыккан саен үсендерергә омтыла. Бабай да дөнья куйгач, малайны әнисенең туганнары тәрбияләп үстерә.
1956 елда Казан музыка училищесына укырга керсә дә, ятим бала, акчасы булмау аркасында, укуын дәвам иттерә алмый, һөнәр училищесына күчә. 1959 елдан филармониядә Әлфия Афзалова, Илһам Шакировларга баянда уйный, «Идел» ансамбле составында чыгыш ясый. Бик күп иҗади сәфәрләрдә йөри.
1976 елда Казан мәдәният институтының хор дирижёрлары бүлеген тәмамлый. «Саз» ансамбле таркалганнан соң, 1986 елдан Казанның 2 нче педучилищесында (хәзер педколледж) баян, музыка дәресләре алып бара.
1996 елның 15 мартында вафат була.
Татарның танылган сәнгать әһелләреннән шактыеның иҗатка юлы «Саз» ансамбле белән бәйле. Атаклы коллективта чыныгу алган, үскән, ныгыган, танылган алар. Шундый шәхесләрнең берсе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин безгә үзенең «Саз» ансамбленә килү тарихы турында сөйләде.
«САЗ» ЕГЕТЕ
– Армия. 1969–1971 еллар. Алты километрлы марш-бросок ярышы. Финишка килеп җитәрәк, багана башындагы динамиктан бөтен Грузиягә татар җыры яңгырый – үзәкләрне өзәрдәй итеп. «Айныдым да, сөенеп туялмыйча, тагын сине искә төшердем», – дип кызлар җырлый. Кемнәр бу? Кайдан? Йөгереп килүдәнме, әллә татар җырының «Маяк» радиосыннан яңгыравыннанмы – йөрәк ярсып‑ярсып тибә. Кая ашкынасың, йөрәгем, мине ташлап китәрдәй булып? Ниһаять, кемнәр җырлаганын әйттеләр: Казан шәһәренең кинопленка заводы каршындагы клубта оешкан «Саз» ансамбле кызлары икән. Җитәкчеләренең Гомәров Рифкать Әхәт улы булуын да мәгълүм иттеләр.
Армиядән кайттым. Менә клуб залында аларны карап утырам. Репетиция үткәрәләр. Рәхәтләнеп тыңлыйм, бер мин генә бәхетлеме дип, як‑ягыма каранам. Әйе шул – үзем генә. Бер көн киләм, бер атна, бер ай чамасы киләм. Ну, җырлап та карыйлар инде! Ул «Әдрән диңгез», «Ай, былбылым», «Көймә килә...» һәм башка искиткеч җырлар, моңнар!
Шул чама йөргәч, җитәкчеләре Рифкать кызлардан сорый икән: «Бу егет кайсыгызны озатырга килеп йөри соң?» – дип. Алар, иңнәрен сикертеп, белмәгән кыяфәттә: «Ул репетиция саен кереп утыра да репетиция тәмамлангач кайтып китә. Белмибез, бәлки, җыр яратадыр?» – диләр.
Бер кичне Рифкать залга төште дә исемемне сорап:
– Син җырларга яратасыңмы әллә? – дип сүз катты. Мин ни әйтергә белми аптырап торганда:
– Әйдә, сәхнәгә мен әле, җырлап күрсәт, – диде.
– Кызлар алдындамы? – дим.
– Ә нәрсәсе бар аның? – диде Рифкать. – Оялып торма!
Мин беткән баш беткән дип, Илһам Шакировчарак итеп, «Гел елмай!» дигән җырны сузып җибәрдем. Икенче куплетны белми идем, шуңа туктадым да белмәгәнемне әйттем.
Рифкать шунда:
– Иртәгә җитен комбинатында концертыбыз, калган куплетларны өйрәнеп кил, җырларсың, – диде.
Беләсезме, өч тапкыр чакырып чыгарып кабатлаттылар! Ул алкышларны күрсәгез! Менә шуннан соң, 13 ел буе атаклы «Саз» ансамбле солисты булып йөрергә насыйп булды! Бәхет дими, нәрсә дисең инде моны!
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Кыямов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Фотолар геройларыбызның шәхси архивларыннан; «Татар-Информ» МА, Алмаз Хәмзиннең шәхси архивыннан һәм язма авторыннан.
Добавить комментарий