Төбәк энциклопедиясе
Хуҗа Хәсән авылы. Туган төбәк тарихчысы
05 декабря 2017
Ә иң кыйммәтлесе – китап авторы үзе дә Хуҗа Хәсәннеке. Әллә шуның өчен дә ул бай эчтәлекле, тирән мәгънәле булган.
ЛАЕКЛЫ ЯЛДА – ЯҢА ШӨГЫЛЬ
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы турында ике китап бар икән. Минем кулга килеп кергәне – икенчесе. Ә беренчесе – «Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе» дип атала. Беренчесе – 2014 елда, икенчесе 2017 елда дөнья күргән. Китапларның авторы – Вячеслав Власович Данилов. Аны күпләр республика авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, Татарстанның атказанган икътисадчысы буларак белә.
«Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем» китабын укып чыкканнан соң, гади икътисадчының тарихны шулкадәр яхшы белүенә гаҗәпләнеп тә куясың.
– Сез тарихчы да түгелме? – дим Вячеслав әфәндегә, китап белән танышканнан соң.
– Юк, – дип елмая ул. – Шулай да тарих белән гомер буе кызыксындым. Әти-бабалардан калган аерым истәлекләрне теркәп тә бардым. Туган авылым турында китап язу теләге, хыялы күңелдә һәрвакыт булды...
Вячеслав Власович белән өч сәгать сөйләшеп утырдык. Миңа калса, мәктәпләрдә тарихны аның кебек кызык итеп сөйләсәләр, бөтен бала туган төбәгенең үткәнен өйрәнү белән яна башлар иде.
Вячеслав әфәнде лаеклы ялга чыккач, ике ел гына эшли. Аннан саннар дөньясыннан тарих дигән олы бер дәрьяга кереп чума. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар икәнен яхшы аңлый. Татарстан, Чувашстан республикалары, Буа, Апас, Кайбыч районнары архивларын өйрәнеп чыга, Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә борынгы язмалар бүлегендә эзләнә. Шулай итеп ике ел дәвамында өйрәнә торгач, «Хуҗа Хәсән – әби‑бабай нигезе» исемле китабы барлыкка килә. Тик Вячеслав Власовичка болар гына аз тоела. Мәскәүгә – Россия дәүләт борынгы актлар архивына юл тота. Анда XVI гасырга караган иске славян язуларын өйрәнә.
– Тарихны, безнең ата-бабаларның үткәнен күзаллау өчен тагын К. Фукс, А. Фукс, Н. Ильминский һәм православие миссионерлары хезмәтләрен дә өйрәндем, – ди Вячеслав әфәнде. – Шактый документларны республиканың Үзәк тарихи-сәяси архивында таптым. Дөресен әйтим, шулкадәр матавыклы, энергия, сабырлык сорый торган эшләр бу. Иске славян теленнән рус теленә күчерү өчен бик күп вакытымны сарыф иттем. Тик мин болар турында зарланып сөйләмим, аларны өйрәнү гаҗәп күңелле эш булды. Үзем өчен икенче бер дөнья ачтым! Балаларга, оныкларга бай мирас калдырам, дип сөенәм.
Яшерен-батырын түгел, бүген модага кереп китте: хәллерәк кеше, туган авылы турында китап эшләтә. Вячеслав Власович бу эшкә иганәчеләр эзләп азапланмый, ике китапны да үз акчасына чыгара, хәтта кредит ала. Бастыру бер хәл, Мәскәү архивларында язмаларның күчерелмәсен алуның бер бите генә дә 200 сум тора. Чыгымнарның бер өлешен Кайбыч районы администрациясе дә күтәрергә вәгъдә биргән булган икән. Тик эш нигәдер барып чыкмаган.
– Икенче китапны ике көз, ике кыш эшләдем, – ди Вячеслав Власович. – Әле өченче китабымны да әзерләп ятам. Соңгысы авылның яңа тарихы турында булачак.
КЕРӘШЕННЕҢ ТАТАРЫ БУЛМЫЙ
Вячеслав Власович икенче («Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем») китабында, нигездә, архивлардан алынган мәгълүматларны китерә. Автор, бабаларының кайчан чукындырылуын, авылларындагы кешеләрнең күбесен ни өчен чуваш милләтенә кертүләрен ныклап өйрәнгән. Һәм соңыннан нәтиҗәләр дә ясаган.
– Тарихтан беләбез: Иван Грозный Казанны яулап алганнан соң, чукындыруның беренче дулкыны була, – ди Вячеслав әфәнде. – Икенче дулкын 1740 елның 11 сентябрендә кабул ителгән указ нигезендә башлана: мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны күпләп христианлаштыралар. Әмма документлар нигезендә 1741‑1742 елларда безнең төбәктә бер генә татар да чукындырылмаган булып күренә. Моның сәбәбе бик гади: чукындырылган татарларны чуваш дип яздырганнар. Безнең нәсел мисалында да ачык күренә ул: татарлар да, чувашлар да бар.
Вячеслав Власовичның нәсел шәҗәрәсе Алиш бабайдан башлана. 1640–1650нче елларда туган булырга тиеш икән. Һәрхәлдә, Россия дәүләт борынгы актлар архивында шундый документлар бар. Алишның хатыны Дүскәй булган. 1748 елда нәселдә Анна, Алеша исемнәре барлыкка килә. Мисал өчен, 1747 елда туган Гали – Григорийга, 1712 елда туган Сәет Семенга әйләнә. Шулай итеп, санаулы еллар эчендә тулы бер ыру рус исем-фамилияләрен ала. Ә аларның милләтләре чуваш дип языла. Халык телендә исә «керәшен» булып йөри башлыйлар.
– Керәшен татары, диләр. Миңа бу атама бик сәер тоела. Керәшеннең татары буламыни?! Ә менә татарның керәшене, ягъни чукындырылганы чынлап та бар, ягъни без ул. Диннәре үзгәрсә дә, безнең халык гореф-гадәтләрен саф килеш саклап калган булырга тиеш, дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, чукындырылган татарларны бер яктан мөселманнар үз итмәгән, чөнки дин башка. Икенче яктан, телләр төрле булу сәбәпле, чувашлар да әллә ни якын китермәгән. Нәтиҗәдә алар үзләре генә укмашып яшәргә мәҗбүр була.
МӘКТӘП ЭСКӘМИЯСЕННӘН БЕЛГӘН...
Хуҗа Хәсән керәшен авылы. Кайбыч районында андый авыллар – 11. Вячеслав Власович беренче китабында («Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе») аларның тарихын да телгә ала. Алай гына түгел, бу авылларның бер-берсенә ничек бәйләнгәнен исбатлый.
– Хуҗа Хәсән авылы хәзерге Кайбыч районының көнбатыш чигендә, Гөбенә елгасының урта җиренә һәм аның сул ягында, Инеш елгасы буйлап урнашкан, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Ул шушы төбәктәге борынгы авылларның берсе булган. Заманында Бөек Болгар дәүләтенең Тау ягы дип аталган. Монда мукшылар белән бергә чирмешләр, татарлар яшәгән. Соңрак, Бөек Болгарны җимергәннән соң, чувашлар да килә башлаган. Татарлар белән чувашлар кушылып яши башлаган. Шуңа күрәдер, хәтта күршедәге Чувашстан Республикасының күп авыллары татар исеме белән йөртелә. Әйтик, Бикмурзино, Тормыши, Байтиряково, Байгулово һ.б. Һәм авыл эчендәге елга, чишмә исемнәре дә татар сүзләрен хәтерләтә. Мәсәлән, Чуваш Чүтие авылында «Тот Кош» чишмәсе бар. Андый мисаллар тагын байтак.
Вячеслав Власович туган авылы тарихы турындагы фактларны мәктәп эскәмиясендә үк белгән. Укытучылар, авылдагы өлкәннәр сөйләвеннән дә, укыган китаплары аша да. Җитәкче булып эшләгән елларында да әледән-әле туган төбәге тарихы белән кызыксынган. Китап язарга җыенып, Россия дәүләт борынгы актлар архивына баргач исә, кечкенәдән колагына кергән мәгълүматларны раслаучы документларга юлыккан.
– Хәзер тәгаен беләм: XVI гасыр азагыннан 1781 елларга кадәр Хуҗа Хәсән волость булып йөргән, – ди Вячеслав әфәнде. – Ул Свияжск өязенә кергән. Анда 21 авыл саналган. Чикләре бик зур булган. Чувашстан Республикасы Комсомольск, Янтик, Канаш районнарының берничә авылларын да берләштергән.
Хуҗа Хәсәннең оешуын фаразлап, якынча чамаларга гына була, чөнки архивларда XVI гасырдан иртәрәк булган мәгълүматлар юк. Авылның барлыкка килүен икегә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе – Изге Болгар җиренә монгол гаскәрләре кереп җимерә башлаган чорда (1236–1240). Икенчесе – шул җирләргә Аксак Тимер (Тамерлан) һөҗүм иткән елларда, ягъни 1390–1400нче елларда булырга мөмкин.
«КЕШЕЛӘРНЕ УРТАК ВАТАН БЕРЛӘШТЕРӘ»
– Күп кенә язучылар, журналистлар һәм тарихчы галимнәр архивларда казынып, моңарчы язарга түгел, әйтергә дә ярамаган әйберләрне дөньяга чыгарды, – ди Вячеслав Власович. – Мин моңа сөенәм. Теге яки бу төбәкнең язмышын билгеләгән зур вакыйгаларны, халыкның олуг шәхесләрен барлап, киләчәк буыннар өчен язып калдыруны бик мөһим, кирәкле эш, дип саныйм. Моның бик әһәмиятле булуын тарих тагын бер кат раслар әле...
Даниловлар гаиләсендә өч ул үскән. Вячеслав әфәнде белән Зинаида ханымның бүген җиде оныгы бар. Сигез дистәне тутыруга карамастан, Татарстанның атказанган икътисадчысы әле һаман сафта. Дөнья яңалыклары белән танышып бара, яңа китабына материаллар туплый. Сәламәтлеге дә зарланырлык түгел. Күзлексез укуына исә гаҗәпкә калдым.
– Күзләрем архивларда утырып кына яшьләнә башлады, болай зарланмыйм, – диде ул үзе дә.
Вячеслав Власович кебекләр турында, «физик та (бу очракта – математик – Авт.), лирик та», диләр. Гомере буе саннар дөньясында яшәгән ир шигырьләр дә язгалый икән. Берсен хәтта кычкырып укып та күрсәтте:
– Үзәк өзелә, хисләр ургып ташый
Язган чакта ошбу китапны.
Авыл урамында атлап йөрим,
Күрәм кебек һәрбер якташны...
Гөбенә елгасына куәт бирә
Кыр кизләүе, Инеш сулары.
Белсәң иде, нинди серләр саклый
Шушы ике елга ярлары...
– Вячеслав әфәнде, икенче китабыгызга: «Авылымны һәм авылдашларымны өзелеп яратам, барыбызга да изгелекләр теләп калам», – дип язгансыз. Туган ягыгызга карата чынлап та бик тирән хисләр белән янасыз, ахры? – дим.
– Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә югары постлар биләсәк тә, кешеләрне уртак Ватан берләштерә. Хуҗа Хәсән – яшьлек хыялларын, шатлык-кайгыларны, авыр тормыш сынауларын үз эченә алган язмышыбыз ул. Туган авылыбыз һәрчак безнең белән. Без анда туганбыз, укырга өйрәнгәнбез, яшьлегебез шунда үткән. Анда әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез җирләнгән. Туган авылны ничек онытасың, ди?! Кеше картая-картая тагын да хискә бирелә икән. Балачак, яшьлек сагындыра.
Кызганыч, хәзер сирәк кайтыла. Унбер туган арасыннан бүген бер мин генә исән. Шулай да Хуҗа Хәсән бер генә сәгатькә дә күңелдән китми...
...Әлбәттә, мондый кеше хөрмәт уята. Итагатьле, зыялы ул. Минемчә, туган авылы турында китап язмаса да, һичшиксез, ул җәмгыятькә берәр файдалы эшкә алыныр иде. Сүз уңаеннан, Вячеслав Власовичка 2017 елның 30 октябрендә 80 яшь тулды. «ТР алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде ул. Әлеге уңайдан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау телеграммасы юллаган, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары, шулай ук ТР Апас районы башлыкларының рәхмәт хатлары тапшырылган үзенә. Тынгы белмәс Вячеслав Власовичны без дә олы бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел көрлеге телибез.
Добавить комментарий