Тәвәккәл хуҗабикәләр
Хуҗабикәләрнең яшерен коралы, яки Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә
«Татарстан» тапталган сукмактан йөрми. Ул үзе сукмак салырга ярата. Бу юлы гомерләренең иң мөһим эше гаилә булган чын хатын-кызларга кунакка юнәлдек. Бала чүпрәкләре белән күлмәкләре, ашарга әзерләү, өй җыештыру, дәресләр хәстәрләү, түгәрәкләр-секцияләрне истә тоту – болар кабатлана да, кабатлана... Безнең бу сандагы геройларыбыз – хуҗабикәләр. Бар эшкә дә осталар. Үзләренең яраткан һөнәрендә уңышка ирешүчеләр. Бүген алар «Татарстан» журналының өч төп соравына җавап бирә:
- Ни өчен хуҗабикә һөнәрен сайладыгыз?
- Гаилә бәхетенең сере нидә?
- Гаиләгезне 20 елдан соң ничек күзаллыйсыз?
Нәфисә Исмаилова. Файда китерүче
Нәфисә исеме «кешеләргә файда китерүче» дигән мәгънәне белдерә. Бу турыда Нәфисә үзе өчен шундый тормыш девизы сайлаганнан соң гына борынгы мөселман исемнәре китабыннан укып белгән. Ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Менә хәзер дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш студиясе ачу турында хыяллана. Анда теләсә нинди социаль статустагы сабыйлар бушлай йөрер иде. Нәфисәгә балалар белән шөгыльләнү ошый. Үзенекеләр белән дә, чит сабыйлар белән дә.
- Гомумән, мин балачактан ук очарга хыялландым. Очучы буласым бик тә килде. Бу хыялымнан хәтта сыйныфташлар да көлә иде: ничек инде кыз кеше очучы булсын ди?! Әмма мин бик үҗәт кеше. Гражданнар авиациясе институтын тәмамладым, авиация инженеры белгечлеген алдым һәм оча башладым – 24 ел стюардесса булып эшләдем. Эшем бик кызыклы иде, кияүгә чыгасым килмәде, соңрак бер чыгармын әле, дип уйладым. Булачак иремне очраткач та, аңа кияүгә чыгармын дип уйламадым әле. Тик шулай да өйләнештек, бер елдан кызыбыз туды, ул бераз үскәч, тагын эшкә чыктым. Алты елдан соң икенче кызыбыз туды. Тагын ике елдан – улыбыз. 2015 елда исә төпчегебез Анатолия дөньяга килде. Хәзер мин бала тәрбияләү белән мәшгуль – аларны укырга һәм спорт түгәрәкләренә йөртәм: зур теннис, йөзү, кызларны – биюгә, улымны – дзюдога. Баштарак миңа бала караучылар да, әнием дә булышты. Хәзер инде балалар үсте, үзем дә өлгерәм. Йорт эшләрен мин бик теләп башкарам. Савыт-сабаны да, керне дә машина юа, кызларым бар эштә булыша. Ашарга пешерергә яратам. Миңа ошамаган бернинди йорт эше дә юк, барысы да бик җиңел бирелә.
Гомеремне яңадан башларга туры килсә, мин кабат күкне һәм үземнең гаиләмне сайлар идем. Әбиемнең бер генә баласы булган – минем әнием. Ул һәрвакыт зур гаилә турында хыялланды, тормышта бертуганнарың ярдәмен тоюның никадәр мөһим икәнлеге хакында гел сөйли иде. Әнием белән мин аның хыялын тормышка ашырдык: без дә бишәү үстек, минем дә дүрт балам бар. Берничә сабыйның әнисе булу – ул искиткеч рәхәтлек бирә торган хис. Минем ирем дә балалар ярата. Ул ЦСКА хоккей клубында эшли, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бушлай хоккей клубы төзергә хыяллана. Мин дә сабыйлар өчен кечкенә бакча-студия оештырырга телим, анда балалар бушлай шөгыльләнерләр иде. Балалар безне менә шундый эшләргә илһамландыра.
Миңа кешеләргә ярдәм итү ошый. Без бу дөньяга матди яктан да, физик яктан да булышыр өчен туабыз бит. Кемдер – хосписларга, кемдер – балалар йортларына, кемдер күршеләренә булыша. Бу – норма, безнең өчен куаныч. Миңа тагын уку, яңа белем алу, балаларны укыту, нәрсәгәдер өйрәтү ошый. Шунлыктан мин аларны түгәрәк-секцияләргә көн саен рәхәтләнеп йөртәм. Вакыты җиткәч, бу шөгыльләнүләр үз җимешен бирер, мин моны яхшы беләм.
Алавия, Ламис, Альдияр һәм Анатолия – балаларымның исемнәре шундый. Кечесен бабасы хөрмәтенә атадык. Калган исемнәрне «36 мең мөселман исеме» китабыннан сайладык. Ирем белән балаларыбызга матур һәм хөрмәткә лаеклы исемнәр кушарга теләдек. Һәм аларга лаеклы белем бирергә дә өметләнәбез.
2. Иң әүвәл бер-береңне хөрмәт итү зарур. Ярату – һичшиесез! Мин иремне җаным белән тоеп яратам. Ул бик яхшы кеше. Бик белемле, күп телләр белә. Бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз һәм ихтирам итәбез. Без инде күп еллар буе бергә һәм талашканыбыз юк. Бары бәхәсләшкәнебез генә бар – күп очракта балаларга кагылышлы мәсьәләләрдә. Җәмгыятьтә балалар хөрмәтен саклап калу кыен. Барысы да, ни өчендер, иң мөһиме – матди як, дип саный, мин исә балаларыма иң мөһиме – кеше, дип тәкърарлыйм. Шунлыктан һәркемне – сыйныфташыңны, укытучыңны яратырга һәм ихтирам итәргә кирәк, дип өйрәтәм. Бу кемнең гаджеты нинди бәядә булуга караганда мөһимрәк. Кешенең үзенең кадерен белергә кирәк. Башка бөтен нәрсәне сатып алып була, әмма акча ул – бүген бар, ә иртәгә юк, кеше исә һәрвакыт кеше булып кала. Чын дуска синең акчаң булу-булмау мөһим түгел. Балаларымны шулай өйрәтәм. Минем улым беренче сыйныфта барысын да – кызларны да, малайларны да – ишекне ачып кертте, үзе иң арттагы партага утырды. «Әнием, син мине шулай өйрәттең бит», – ди. Һәрвакыт һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. Аның белән горурланам.
3. 20 елдан соң балаларымны яхшы белем алган, хөрмәтле кешеләр итеп күзаллыйм. Нинди генә һөнәр сайласалар да, яратып сайласыннар. Күз алдымда шундый манзара тора: барыбыз да бер табын тирәли җыелганбыз, балалар һәркайсы үз гаиләсе белән – безгә кунакка гына килгәннәр. Һәр бала аерым яшәргә тиеш. Һәр гаиләнең – үз аурасы, үз тышчасы, үз традицияләре, үз балалары. Әмма без барыбыз бергә – бер гаилә, бер ыру. Миңа ничә яшь булмасын, хәлемнән килгәнчә һәрвакыт булышачакмын. Аларның һәркайсы минем яраткан балам гына түгел, аларның һәркайсы минем өчен – изге. Миңа әни булып эшләү ошый. Әни булу бик кызыклы һәм искиткеч шәп. Көн саен балалар белән сөйләшергә, аларны кочакларга һәм үбәргә – ничә яшьтә дә аларга игътибар бирергә кирәк. Балаларыгызга телефонга кадалып кына утырырга рөхсәт итмәгез. Ешрак кочыгыз, сөйләшегез, шул вакытта бала телефонга үзе дә тартылмаячак.
Гүзәл Басыйрова. Иң сөйкемле һәм иң ягымлы
Гүзәл Галим кызы күптән түгел юбилеен билгеләп үткән. Ул бик матур һәм мөстәкыйль. Өстәвенә бик сөйкемле һәм мөлаем да. Аны белүчеләр гомере буе әни булып эшләде һәм, пенсиягә чыккач кына, һөнәрен... әбигә алыштырды, әнә шундый бәхетле хатын ул, дип саныйлар.
- Мин «КАМАЗ»да санитария табибы булып эшләдем. Без шәһәр янында яшәдек һәм миңа өч балабызны мәктәпкә, аннары төрле түгәрәк һәм секцияләргә йөртү кыенга туры килә иде. Шунлыктан ирем мондый карар кабул итте: ул эшли, гаиләне акча белән тәэмин итә, мин исә бала тәрбияләү һәм белем бирү белән шөгыльләнәм. Шулай хуҗабикәгә әйләнүемне сизми дә калдым. Хәзер инде балалар үсеп җитте. Эльза исемле кызыбыз – Казан финанс-икътисад институтын, Лондонда магистратураны тәмамлады, хәзер кияүдә, Мәскәүдә яши. 11 айлык оныгыбыз Дамир бар.
38 яшемдә тапкан кече улым Нияз гимназияне алтын медальгә тәмамлады һәм, математика буенча Россия олимпиадасы призеры булып, Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенә (МИЭФ ВШЭ) укырга керде. Быел бакалавриатны тәмамлый һәм ике диплом – Россиянекен һәм Британиянекен (Лондон университетында инглизчә укый) алачак. Балаларым бик булдыклы – барлык олимпиадаларда катнашып, гел җиңделәр! Алар әле тагын теннисчы да. Без гаиләбез белән зур теннис уйныйбыз. Улыбыз берничә тапкыр шәһәр чемпионы булды, республика турнирларында җиңде, хәзер үз университеты өчен уйный. Тенниска мәхәббәт әтиләреннән күчте. Мин күбрәк мәктәп буенча белгеч. Мәктәпне тәмамлаганда улыбызга: Мәскәүдә укырга телисең икән, үз белемеңә таянсаң гына китәсең, дидек. Уку өчен түләү бик кыйбат бит. Һәм ул үзе, олимпиадада җиңүче буларак, бюджетка керде. Ул безнең бик максатчан егет. Әтисе кебек. Ирем Зөфәр Рәшитович озак еллар үзенең IT-компаниясен җитәкләде. Соңгы елларда «КАМАЗ»да IT-проектларга җитәкчелек итә. Ул булдыклы кеше - 2007 елда хәтта «Замандаш портреты. Татарстан» китабына да кертелде.
2.Мөгаен, бернинди ис китәрлек яңалык та ачмамдыр: гаилә бәхетенең сере – үзара аңлашуда, сабырлыкта, үзеңнең хәләл җефетеңә яраклаша алуда, юл бирә белүдә. Һәм тагын, ничек кенә кыен булса да, елмаерга кирәк. Гаилә тормышында төрле хәлләр булырга мөмкин. Гәрчә миңа ирем белән беркайчан да кыен булмады. Ул бик тыныч һәм теләсә нинди хәлдә дә һәркемне тынычландыра ала.
Тагын әле гаиләнең уртак мавыгуы булырга тиеш. Без һәрвакыт балаларыбыз белән сәяхәт иттек – 23 ел эчендә 45 илдә булдык. Һәм гел музейларга, экскурсияләргә йөрдек. Нәкъ менә шундый сәфәрләрдән соң балалар тарих, география белән кызыксына башлый иде. Бергәләп театрларга, күргәзмәләргә, концертларга бардык. Хәзер инде алар үзләре безне Мәскәүгә театрларга чакыра. Күптән түгел Зур театрда «Жизель» балетын карадык, көз көне Кремль сараенда Хулио Иглесиас концертында булдык. Тау чаңгысы, сноуборд, урманда йөрү – болар барысы да балачактан ук гомер буена хәтергә сеңә.
Балалар, гаилә корганда, аны үз әти‑әнисе мисалында төзи. Яки инде киресенчә – аларның ялгышын кабатламаска тырыша. Минем кызым үзенең булачак ире белән мәктәптә үк дуслашкан иде, без аның әти-әниләрен, яхшы гаиләдән икәнен белдек. Балаларыбызның бездән үрнәк алырлыгы бар, дип исәплим. Кызым гаиләсенә карыйм да, куанам – алар 6 ел буе очрашып йөрделәр, төрле шәһәрләрдә яшәп сыналдылар, әмма чын хис сүнми, дөрли генә бара бит. Мин дә иремне армиядән шулай сагынып көтеп алдым... Кайберәүләр күп бала табудан курка. Бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Без менә кризис чорында да яшәдек – барыбыз да исән калдык бит әле. Ирем: «Безнең бакчабыз бар, ничек тә ачтан үлмәбез, җаен табарбыз!» – ди иде. Ул минем бик позитив кеше!
Кызым да аңа охшаган, ире белән икенче, өченче бала турында да хыялланалар. «Балаларың булу – иң зур бәхет бит ул», – диләр. Гаилә бәхетенең сере менә нәрсәдә.
3. Тормышта барысы да кабатлана. Кайчандыр шулай булган иде инде: әти‑әнием – укытучылар, без, өч кыз туган, өчебез дә табиблар. Гаиләләребез белән әти‑әни янына кайта идек. Хәзер минем балалар да, туганнарымның балалары да Мәскәүдә яши. Безгә, Чаллыга, кунакка кайталар. Бәйрәмнәрне, озын ялларны, каникулларны бергә үткәрәбез. Әти‑әнием исән чактагы кебек үк, зур, тату компания булып табын тирәсенә җыелабыз. Әлбәттә, якынрак буласы, ешрак очрашасы килә, балалар Мәскәүгә чакыра. Әмма безнең монда зур йортыбыз, зур кишәрлегебез бар, ирем алтын балыклар йөзә торган буа ясап куйды. Мин чәчәк үстерәм, утызга якын төрле розам гына бар. Ирем яшелчә үстерә. Ничек инде шундый гүзәллекне ташлап китәсең?! Әлегә беркая да китәсе килми. Биредә яшибез, сәяхәт итәбез, чаңгы шуабыз, бакчабызда хозурланабыз һәм балаларыбызны, яраткан оныгыбызны гел кунакка көтәбез.
Светлана Изамбаева. Миссис позитив
Светлананың ВИЧ инфекцияле хатын-кызлар арасында уздырылган «Мисс Позитив» бәйгесендә җиңүеннән соң байтак вакыт үткән инде. 14 ел эчендә ул үз чиреннән курыкмый һәм оялмый башлаган, зур гаилә корган һәм хәзер үзе кебек ВИЧ инфекцияле әниләр һәм бәбиләрне тормышка оптимизм белән карарга өйрәтә. Бүген ул үз гаиләсендә – «Миссис Позитив», тик аны ире, балалары, эте‑песие генә түгел, ә ул киңәшләре, эшләре һәм шәхси үрнәге белән булышкан бөтен кеше дә ярата.
1. Минем зур гаиләле буласым килә иде. Кимендә өч бала турында балачактан хыялландым. Үземнең зур гаиләмә ничек итеп ашарга әзерләвемне, бергәләшеп урманда йөрүебезне, чаңгы шууыбызны, зур табын тирәли кичке ашка җыелуыбызны күз алдына китерергә ярата идем... Бәлки үзем үскән гаиләдә мондый хәл булмагангадыр – без биш бала булсак та, әти эчкәч, моның турында хыялланырга гына кала иде шул...
Минем өчен гаилә – һәрвакыт беренче урында. Тик ВИЧ диагнозы белән яшәгәнгә, үзем турында да кайбер нәрсәләрне аңлау мөһим иде. Шунлыктан мин башкаларга ярдәм итү төркеме оештырдым, чөнки, башкаларга булышканда, син үзеңә дә булышасың. Беренче балам өч айлык чагында тупладым мин өемдә беренче төркемне. Икенче тапкыр йөккә узгач, әнием вафат булды. Балигъ булмаган ике энекәшемне балалар йортына урнаштырдылар. Әниемнең матәме вакытында ук иремне энекәшләрне үзебезгә тәрбиягә алырга күндергән идем инде. Тик миндә ВИЧ булгач, РФ законы буенча аларны асрамага алырга ярамый, диделәр. Ул чакта, 10 ел элек, судлар аша опеканы дәгъвалап алдым. Башта – бер энемне, аннары – икенчесен. Берсенә – 8, икенчесенә 10 яшь иде. Кечесендә ДЦП, ул урында ятып кына тора. Минем улым да өзлегеп туды. Мондый зур гаилә белән менә инде 10 ел яшим икән.
Хуҗабикә булсам да, иҗтимагый эшчәнлегем дәвам итә. Атнасына бер тапкыр ВИЧ диагнозлы авырулар белән очрашып сөйләшәм, үземнең шәхси мисалымда аларны хәсрәтле уйлар сазлыгыннан тартып чыгарырга тырышам. Әмма бу «эш» көнендә дә балаларымны игътибарсыз калдырмыйм. Иртән шалтыратып тикшерәм: алар күнегүләр ясарга тиеш, кич – бассейн. Якшәмбе исә без атта йөрибез. Ял саен тагын үзара ярдәм төркеме белән очрашам, тик бу көнне балаларым да минем белән бергә була. Башка балалар белән бергә алар уен бүлмәсендә уйнаганда, мин ВИЧ йоктырган хатын-кызларны балага вирус күчмәслек итеп йөккә узарга, йөклелек вакытында нинди дарулар эчәргә өйрәтәм, ни өчен имезергә ярамаганны аңлатам. Мин клиник психолог, травмо-терапевт һәм гештальт-терапевт, белмемне күтәрәм, бертуктаусыз укыйм.
Балаларым, энекәшләремне карарга, чирләремне җиңәргә миңа урман, чаңгы булыша – без бергәләшеп табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Юдинода яшибез. Балаларымның үсештә нигә артта калуын аңлар һәм аларга булышыр өчен, мин нейропсихологияне өйрәндем. Яхшы логопедка әйләндем – балалар начар сөйләшкәнгә, аларны белгечләргә йөрттем, үзем дә алар белән бергә барлык биремнәрне үтәдем һәм бу һөнәрне үзләштердем. Бөтен нәрсә минем хәлемнән килә. Барлык хатын-кызлар да шундый. Ир‑ат берьюлы 15 эш эшли алмый. Ә хатыннар моны булдыра. Хатын‑кыз күп куллы кебек. Мин моны хатын-кызлар клубында да күзәтәм... Һәркайсының башында берничә яшерен шкаф бар диярсең – әле монысын эшләргә кирәк, әле тегесен... Һәм хатын-кызның баласы күбрәк булган саен, башында компьютердагы сыман «эш өстәлләре» саны да арта бара, аларның һәркайсының үз бурычы бар. Йорт хуҗалыгын алып бару – гаять зур хезмәт. Миңа җайлырак, чөнки бурычларым гел алышынып тора – бераз өй эчендә эшләп алам, аннары урамга чыгып китәм, шул арада каядыр барып кайтам... Иртәнге күнегүләр, аннары иртәнге аш. Балалар ашаган арада урында яткан баланың памперсын алыштырам, аны ашатам, аягын күнектерергә швед стенкасына бастырам. Шул арада башкаларын мәктәпкә озатам. Аннары төшке аш әзерлим. Мәктәптән кайткач, киемнәрне алыштырабыз да урманга китәбез. Кышын – чаңгыда, җәен – велосипедта.
2. Гаилә бәхетенең сере – үзеңнең бөтен барлыгыңны һәр адымда тоюда ул. Арыйм икән – ятып йоклыйм. Баллы ризык ашыйсым килсә – ашыйм. Иргә дә, балаларга да игътибар бирергә кирәк, әмма үзеңне дә һич онытырга ярамый. Гел юу-уу-үтүкләү турында гына уйлау гаилә бәхете түгел ул. Иреңне балалар белән аралашырга җәлеп итәргә, бергәләп әкиятләр укырга, сөйләшергә, әвәләргә, рәсем ясарга кирәк. Әгәр ир эштән арып кайткан икән, башта аңа ял итү мөмкинлеге бирү зарур. Аңа бәйләнмәскә, юк‑бар сораулар белән аптыратмаска, теңкәсенә тимәскә кирәк. Бер дулкында булу мәслихәт. Ирнең кәефсез чагында җитди сөйләшү башламау хәерле. Тән, караш, эчке халәттәге билгеләрне танып, аңларга өйрәнү яхшы. Бер-береңне мәхәббәт белән тутыру, учакка гел утын өстәп тору зарур.
Миңа бәхет сере зур йорттадыр кебек тоела. Балаларыма уңайлы йорт һәм бәби турында хыялланам. Инде өченче тапкыр йөккә узарга әзерләнәм. Бернинди вак-төяккә бүленәсем килми. Үземнең беренче балаларым белән никадәр күп нәрсәне югалтуымны хәзер мин бик яхшы аңлыйм. Балага өч яшь тулганчы, әнисенең һәрвакыт янында булуы кирәк. Бу бик мөһим вакыт. Беренче балам туганда, миңа үз диагнозыма ияләнергә кирәк иде әле. Минем нәрсәдер дәлиллисем, башкаларга булышасым килде. Хәзер исә мин моңа мохтаҗ түгел. Миңа хәзер 38 яшь, миңа балалар белән шөгыльләнү бик ошый.
3.Әбием алдынгы сыер савучы иде. Аның сыерлары бөтен кешенекеннән күбрәк сөт бирде. Әбиемнең тырышып эшләгән өчен медальләре дә күп булды. Мин аларны караганда, ул миңа: «Менә, иртүк килеп, сыерларны ашаткач, алар күп итеп сөт бирә», – дип сөйли иде. Хәзергә кадәр аның киңәшләрен истә тотам һәм аларны үтәргә тырышам. 20 елдан соң миңа 57 яшь тулачак. Балалар инде үсеп җитәчәк. Кечесенә, тагын бер елдан туса, ул чакта 20 тулачак. Мин – әби. Өлкән балаларның инде үз сабыйлары бар. Минем зур йортым бар. Урман янында, күл буенда. Зур мунча. Мин биергә йөрим, бик шәп биим. Мин – бик кәттә әби. Ял көннәрендә балаларым һәм оныкларым җыела. Кечесе әле үзебезнең янда. Ирем белән без барысын да каршы алабыз, мунча ягабыз, мин бик тәмле бәлешләр пешерәм. Балаларым гаиләләре белән бер‑бер артлы мунчага бара. Себеркене дөрес итеп парлап, җиренә җиткереп, мин әле оныкларымны чабам. Без бергәләп сәяхәт итәргә яратабыз, һәм мин аларга әбиемнең сыерлары һәм медальләре турында сөйлим...
Фото: Ната Смирнова, Нәфисә Исмаилова, Гүзәл Басыйрова, Светлана Изамбаева архивларыннан
Добавить комментарий