Яңа Чишмә: кырыкта тормыш башлана гына әле!
Быел Яңа Чишмә районына 40 ел тулды. Республикабызның иң яшь районнарыннан берсе ул. Хорафатларга ышанучан кешеләр мондый юбилейны билгеләмәскә өндәсә дә, күпчелек, 40 та гомер әле башлана гына, дип саный! Кемнең хаклы булуын ачыклар өчен, район башлыгы Вячеслав Козлов янына кунакка барабыз.
АБОРИГЕННАР ҺӘРВАКЫТ ӘЙЛӘНЕП КАЙТА
– Мин районның аборигены, – ди Вячеслав Михайлович. – Биредә тудым, гомерем буе биредә яшим һәм эшлим һәм беркая да китәргә җыенмыйм. Шунлыктан район оешуга бәйле бөтен хәлләр минем күз алдымда булды, мин әлеге процесста турыдан-туры катнаштым.
Тик мин туганда һәм укыганда Яңа Чишмә Чистай районына керә иде әле. Чөнки 1963 елда аны таркатып, территориясен Әлмәт һәм Чистай районнарына куштылар. Әмма үзәктән ерак булу үсешкә комачаулый, район һаман хәерчеләнә бара, халык сәнәгать гөрләп үскән, эш һәм инфраструктура, яхшырак яшәү шартлары булган Әлмәт, Түбән Камага күченеп китә иде. Һәм үз районнары өчен җаннары әрнегән җитәкчеләр төркеме аның кабат торгызылуына иреште – 1983 елның 26 апрелендә РСФСР Югары Советы карары белән Яңа Чишмә районы мөстәкыйль административ-территориаль берәмлек дип игълан ителде. Әгәр ул чакта район оештырылмаган булса, хәзерге торак пунктларның яртысы картадан юкка чыгар иде инде. Алар болай да күп түгел. Хәзер бездә 15 авыл җирлеге исәпләнә, алар 30 торак пунктны берләштерә, барлыгы 14 меңгә якын кеше яши. Ә революциягә кадәр, мәсәлән, бу территориядә 54 мең кеше яшәгән.
БЕР ҮК СУГА – ИКЕ ТАПКЫР
Районны аякка бастыруда күп кеше катнаша. Ул чакта Министрлар Кабинеты Рәисе булган Минтимер Шәймиев җитәкләгән оештыру комитеты төзелә. Татарстанның бөтен районы булыша – йортлар, юллар салалар, инфраструктура булдыралар...
Районның беренче җитәкчесе булган Алексей Николаевич Козлов инде мәрхүм. Аннары Гариф Хафизов, Виталий Макаров, Рөстәм Хамматов, тагын Виталий Макаров, Николай Владимиров, Александр Губкин җитәкчелек итте...
Шулай килеп чыкты ки, мин районда ике тапкыр җитәкче булдым, шул арада 10 ел Чистайда эшләп алдым. 2010 елда туган Яңа Чишмәмә кабат әйләнеп кайттым һәм рәхәтләнеп хезмәт куям.
ГАДИ АВЫЛ ИДЕ...
– Район торгызылган мәлдә хуҗалыкларны, оешмаларны җитәкләүчеләргә мин бик рәхмәтле. Ул чакта гади бер авыл иде бит Яңа Чишмә. Ашханәләр дә, кунакханәләр дә, тамак ялгар урыннар да юк. Ашагыз әйдә, – дип бөккән белән сыйлый безне Вячеслав Михайлович. – Мондый тәмле бөккәннәрне сез шәһәрдә беркайда да таба алмыйсыз. Бездә генә шулай тәмле пешерәләр.
Һәм, бөккәннәрнең «Татарстан» вәкилләре күңеленә хуш килүен күреп, дәвам итә:
– Яңа Чишмә район үзәгенә әйләнгәч, анда партия өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов катнашында министрлык киңәшмәләре дә үткәрелә башлады. Кунак сөючән яңачишмәлеләр килүчеләрне кунарга өйләренә алып китә иде – ә кунаклар арасында ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Шәймиев тә, Премьерминистр Сабиров та, КПСС өлкә комитеты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә булгалый...
Бүген бу хәлләр инде әллә кайчан булгандай тоела, тик нибары кырык ел гына үтте бит әле. Хәзер район территориясендә нефть чыгарыла – җиде нефть компаниясе елына 1 миллион 300 мең тоннадан артык кара алтын суырта. Авыл хуҗалыгы нигездә ике зур агрофирмадан гыйбарәт: 27 мең гектардан артык җир эшкәртә торган «Агро-Раздолье» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ. Крестьян һәм фермер хуҗалыклары да алардан калышмый...
Район башлыгы «Татарстан» делегациясен машинасына төяде дә экскурсиягә алып китте.
ОЧАРГА РӨХСӘТ ИТМӘДЕЛӘР
Район башлыгы «Татарстан» делегациясен машинасына төяде дә, экскурсиягә алып китте. Татарстан районнары өчен инде гадәтигә әйләнгән инфраструктураны карап йөрибез: йөзү бассейны, сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты йорты, парк...
– Сүз уңаеннан, безнең бассейн инде 2012 елдан бирле эшли, – дип искәртә Вячеслав Михайлович. – Ул чакта әле шәһәрләрдә дә мондый бассейннар юк иде! Әмма яшьләр барыбер элеккечә үк авылдан китү ягын каера. Ел саен мәктәпне тәмамлаучы 400 дән артыграк егет‑кыз югары уку йортларына укырга китә, шулардан нибары 5‑7се генә авылга кире кайта...
Кайчандыр мин үзем дә китмәкче идем. Төгәлрәге, очмакчы идем. Мәктәптә дустым белән хәрби очучы булырга хыялландык. Һәм булыр да идек. Әмма язмыш башкача хәл итте. Ул заманда колхоз рәисе рөхсәтеннән башка һәм паспортсыз авылдан китеп булмый иде, бигрәк тә әти‑әниең колхозда эшләсә. Гәрчә крепостнойлык 1861 елда ук бетерелсә дә, – дип көлә башлык. – Без Чистай военкоматы аша документларыбызны Рязань очучылар училищесына бирдек, сөйләшү үттек. Мәктәптә яхшы укыдык, имтиханнарны һичшиксез бирер идек, сәламәтлек тә яхшы, тик... Колхоз рәисе Поликарпов мине әти‑әнием белән авыл советына чакырды һәм мин училищега җибәргән бөтен документларымны кире бирде. Ул партиянең район комитеты бюросы әгъзасы һәм болай эшләргә вәкаләтле иде.
Һәм мин колхоз юлламасы белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумына киттем. Аннары армия, авыл хуҗалыгы институты. Колхозда эшләдем, аннары чиновник булдым.
– Хәзер бу пионер лагере. Биредә Әлки, Алексеевск, Спас, Нурлат районнары малайлары җәй буе яши.
АВЫЛ БЕЛӘН ШӘҺӘР АРАСЫНДА
– Ә сез шулай булдыра алыр идегезме? Хәрби очучы булырга җыенучыларның канатларын кисәр идегезме?
– Бу турыда беркайчан да уйланганым булмады. Хыял тормышка ашарга тиеш, дип саныйм. Әмма хәзер заманы башка. Бүген студентлар белән очрашабыз – аларның 80 про‑ центы сайланган белгечлеге буенча эшләми. Ә ни өчен? Чөнки кемдер югары уку йортын дустына ияреп кенә сайлый, кемдер БДИ‑ дан курка, кайвакыт исә ата‑ана үзе мәҗбүр итә – безнең язмышны кабатлама, шәһәргә кит, анда мөмкинлекләр күбрәк, ди. Әле бит соңгы 8‑10 елда гына республикада төзекләндерүгә, яшьләрнең ялын оештыруга, авылда шартлар тудыруга игътибар бирелә башлады. Кызганыч ки, элек болай булмады. Авыл белән шәһәр арасында аерма бик зур иде. Һәм бүген Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әлеге аерманы юкка чыгару өчен гаять зур тырышлык куя – һәр районда халыкның тормышын яхшыртырлык бөтен нәрсә төзелә, шәһәргә китәсе килмәслек булсын өчен бөтен шартлар тудырыла.
Үзеңә тиң парны табу да бик мөһим. Бездә югары белем алганнан соң эшләүче уңган кызлар күп иде, әмма парларын таба алмадылар. Чаллыга киткәннәр иде – тиз арада гаилә корып, шунда калдылар да. Билгеле, шәһәрләрдә кияүләр дә, эш урыннары да авылдагыдан күбрәк.
ИРЕК СӨЮЧӘН ХАЛЫК ВАТАНЫ БУ
– Гәрчә мин үзебезнең кияүләрне яхшырак, дип саныйм, – дип елмая башлык. – Һәм гомумән, яңачишмәлеләр үзгә халык. Тарихка күз салсак, безнең район территориясендә беркайчан да крепостной хокук булмаган. XVII гасырда биредә бистәләр барлыкка килгән, анда патша кешеләре – Русь дәүләте чикләрен саклаучылар яшәгән. Аларга җир бик юмарт бирелгән, салымнан исә азат ителгәннәр. Аучылык, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, Чишмә елгасында балык тотканнар. Бигрәк тә чуртан дан казанган – аны патша табынына илтә торган булганнар. Чуртан балыгы бүген дә Яңа Чишмә гербын бизәп тора.
Биредә алып гәүдәле, үтә тәвәккәл, туры сүзле, гаделлек сөюче – бер сүз белән әйткәндә, ирек сөючән кешеләр яшәгән. Алар бүген дә шундый. Алар яшәгән урыннар да шул ук – бистәләр. Тарихи атамалары да сакланып калган – Слобода Архангельская, Екатерининская, Волчья, Петропавловская, Черёмуховая… Революциягә кадәр әлеге бистәләрдә 5900 кеше гомер кичергән. Һәркайсында зур чиркәү төзелгән, гыйбадәткә халык күп йөргән.
Һәр бистәнең үз мәдәнияте, үз горефгадәтләре, үз бәйрәмнәре бар. Хәзер без бу бәйрәмнәрне яңартабыз – аларны һәр бистәдә үткәрәбез.
КӨЧ ТУПЛАУ УРЫНЫ
Вячеслав Михайлович безне үзенең яраткан урыны – Поп урманына алып китте.
– Хәзер бу Сабан туе урыны. Һәм пионер лагере. Биредә Әлки, Алексеевск, Спас, Нурлат районнары малайлары җәй буе яши. Бу – авыр тормыш халәтенә юлыккан балалар. Шаяннар, тәртип бозарга яратучылар, – дип елмая экскурсия үткәрүчебез. – Алар өчен биредә ел саен хәрби‑кыр җыены үткәрелә. Монда алар тынычлана – искиткеч урын бу, сандугачлар сайрый, черки дә юк.
Җанымны ял иттерергә, сандугач сайравын тыңларга бу гүзәл урынга мин үзем дә еш киләм.
Үзеңә тиң парны табу да бик мөһим.
БАШЛЫКНЫ НИ БОРЧЫЙ?
– Сез инде районны күп еллар буе җитәклисез. Башлык булу авырмы?
– Төрлесе була инде. Халыкка бишәр ай буе хезмәт хакы түли алмаган чаклар да булды. Эш хакын киез итек белән дә, аракы белән дә, ашлык белән бирергә туры килде ул вакытта. Ликер‑аракы заводының бюджетта үз өлеше бар иде – аны аракы белән алып, үзебез саттык һәм халыкка акча бирдек.
Һәрбер чорның үз үзенчәлеге бар. Элек башлыкның вәкаләтләре күбрәк иде. Хәзер күпкә азрак, һәм бу кыенлыклар да тудыргалый.
Иң катлаулысы – булышырга теләп тә бернишли алмау, кул бәйле булу – бу үз эшеңнән канәгатьсезлек хисе тудыра.
Муниципаль хакимият халыкка якынрак ул. Без биек таш койма артына яшеренмибез, безне полиция дә сакламый. Без янәшәдә, кул сузымында гына.
Үземнең чиновниклык гомеремдә мин сәяси строй алмашынуны да, Россия һәм республика җитәкчелеге алышынуны да күрдем – чагыштырыр нәрсәләрем күп. Мин изге түгел, тик мин биредә яшим, районымны һәм аның халкын яратам.
Һәм моннан беркая да китмәячәкмен. Пенсиягә чыкач та. Шәһәр ыгы-зыгысын яратмыйм. Минем балаларым, оныкларым, яшелчә бакчам бар... Җәмәгатем белән 200 төп помидор, 80 төп кыяр утыртабыз. Суган, кәбестә, бәрәңге, тавыклар – барысы да үзебезнеке, бернәрсәне дә сатып алмыйбыз.
ҖИРСҮ ХИСЕ
Беләсезме, дөнья читенә китеп, йөз тапкыр яхшырак, баерак, күңеллерәк яшәп булыр иде... Әмма шундый бер хис бар – кече ватанга тартылу, җирсү тойгысы. Ул барыбер җиңәчәк һәм гомерең буе туган якка тартып торачак.
Мин сезгә юкка чыккан бер авыл хакында сөйлим хәзер. Революциядән соң ук Яңа Чишмә территориясеннән 13 авыл бөтенләй юкка чыккан. Зорька авылы урынында бер каен үсә. Шул авылдан чыгучылар тәкъдиме белән, аның янына хач куелды. Ел саен шул каен янына Дондагы Ростовтан, Тольяттидан, башка җирләрдән сагынып кайтучылар шактый... Бервакыт ике ир‑ат кайтты. Аларның йорты шул каен янында булган. Каенны кочаклап елыйлар гына бит. Ихластан. Җирсү хисе менә шул була инде ул.
АЛТЫН АЧКЫЧ
Бакчадагы уңайлылык һәм гүзәллек өчен мөдир Любовь Васильевна Михеева җаваплы.
Ностальгия кәефе балалар бакчасына кергәч шундук юкка чыкты. Бу бик матур, пөхтә, затлы бакчада сабыйлар күп – димәк, Яңа Чишмәдә яңа буынның киләчәге өметле әле. Мондый бакчадагы әкияттәгедәй балачактан соң алар үз сабыйларын башка җиргә алып китәргә теләмәстер мөгаен. Инде мәктәпкә киткән һәм хатасыз диярлек язарга өйрәнгән балалар интернетта үзләренең бакчасын мактап туялмый:
«Минем бакчам. Тәрбиячеләр бик яхшы иде».
«Мин дә анда эшләячәкмен».
«Бакчадагы кебек ботка ашыйсым килә».
«Алтын ачкыч»тан ата-аналар да бик канәгать:
«Европадагы кебек. Бөтен нәрсә яңа. Иминлек иң югары дәрәҗәдә».
«Иң шәп бакчалардан берсе!»
Безнең үзебезнең дә әлеге балалар бакчасында каласыбыз килде, әмма караватлары гына кечкенәрәк – сыймабыз дип курыктык.
Фото: Алсу Шакирова
Добавить комментарий