Яңа гасырга ыргылыш
1997 елның 27 августында, Казан метрополитены төзелешен башлау тантанасында, киләчәк пассажирларына юллама салынган капсула гранит-мәрмәр ротонда нигезенә cалып калдырыла. Тиздән Казан метросы ачылуга 30 ел тула, ә шул чакта күзалланган киләчәк пассажирлары инде 20 ел буе (2005 елның августыннан) үз тормышларын метродан башка күз алдына да китерә алмый. Кызык, ул юлламада нәрсә язылган икән соң? Метрода йөрүче шул пассажирларның берсе булганга, бу сорау белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать итәм: ул чакта, Татарстанның беренче Президенты сыйфатында, әлеге юлламаны язуда катнашкан шәхес бит.
ХАТНЫҢ СЕРЕН ӘЛЕГӘ АЧМЫЙБЫЗ!
– Минтимер Шәрипович, юлламаның серен ача аласызмы? Анда нәрсә язылган иде?
– Әлеге тантананы бик яхшы хәтерлим, барыбыз да шатландык. Метро! Ниһаять! Чыннан да, бу безнең тормышыбызда кабатланмас вакыйга булды. Шул көнне булачак «Тукай мәйданы» станциясендә метроның беренче дивары казылды. Әмма шул ук вакытта без үз өстебезгә зур җаваплылык та алдык. Җир астында төзелеш тәҗрибәбез бөтенләй булмаса да, Россиядә җиденче метроны нульдән ясарга тәвәккәлләдек! Мин моны «яңа гасырга ыргылыш» дип атадым. Шуннан бирле инде 28 ел узды, әмма ил буенча әлегә башка беркем дә моңа батырчылык итмәде. Ә без булдырабыз! Без булдырдык! Хәзер безнең метрополитенның икенче линиясе дә төзелә инде. Һаман алгарак һәм тирәнрәк юл салуыбызны дәвам итәбез. Шулай булгач, хатның серен дә ачмыйбыз әле! Бер генә нәрсәне әйтәм: метро – цивилизация билгесе, һәм без балаларыбыз белән оныкларыбызның моны аңлавын һәм тырышлыгыбызның кадерен белүен бик теләгән идек.
МИН БАРЫСЫ ДА НИЧЕК БАШЛАНГАНЫН ХӘТЕРЛИМ!
– Метро төзи башлаганда, бу эшкә каршы килүчеләр дә булды. Кемдер, Казанда туфрак катламы нинди дә булса җир асты корылмалары төзүгә яраклы түгел, дип ышандырмакчы иде, кемдер, акчагыз күп булса, фатирлар төзегез яки башка уңайлыклар тудырыгыз, дип шаулады... Халыкны тынычландырып, төзелешне ничек башлап җибәрдегез?
– Әйе, төрле фикерләр булды: җирнең сыйфаты турында да, сарыф ителәсе акча хакында да... Әмма аек акыллы кешеләр шәһәрнең зурая баруын күрә һәм аңлый иде. Бары тик җигүле транспортны гына исәпкә алып төзелгән урамнар һаман арта барган транспорт агымына инде көчкә түзә. Шунлыктан башкалабыздагы төп проблемаларның берсе – халыкны транспорт белән тәэмин итүгә игътибар бирүне кирәк таптык. Бу проблема белән шәһәр халкының күпчелеге көн саен очраша бит. Алай гына да түгел, бу – нәкъ менә канәгатьсезлек чыганагы иде. Һәрвакыт әйтә идем: әгәр дә җитәкче буларак үзеңә бәяне ишетәсең килсә, җәмәгать транспортына утырып әйлән бер – халыкның чын кәефен тоярсың. Шулай булгач, мин кемнедер аеруча тынычландырырга туры килде, димәс идем. Без халыкка җир асты төзелешенә кагылышлы барлык нәрсәләр турында җентекле мәгълүмат бирдек: эшнең туфрак сыйфатына гына түгел, бәлки дөньядагы алдынгы технологияләрне үзләштерүгә бәйле булуын аңлаттык, финанслау чыганакларын да күрсәттек.
Казанда метро төзү кирәклеге турында инде 1979 елда – башкаланың миллионынчы кешесе тууын билгеләп үткәндә үк сүз чыккан иде. 1983 елда Казанның комплекслы транспорт схемасын эшләү төгәлләнде. Сүз уңаеннан, анда инде метро төзелеше каралган, аны 2000 елда эшләтеп җибәрергә планлаштырылган иде. Билгеле инде, геологик тикшеренүләрдән башладык, иң танылган эзләнү, геология оешмаларын эшкә җиктек. Мин ул вакытта ТАССР Министрлар Советы рәисе идем. Шунлыктан барысы да ничек башланганын бик яхшы хәтерлим!
1986 елда Мәскәүнең «Метрогипротранс» институты метроның беренче линиясен проектлау һәм төзүнең техник-икътисадый нигезләмәсен тәкъдим итте. Проект эшләре башланды. Әмма 1989 елда СССР Министрлар Советы Казанда метрополитен буенча эшләрне финанслауны туктатты, чөнки экспертлар аны төзүгә каршы чыкты: бездә туфрак үзенчәлекле һәм тирән яткан тоннельләр таләп итәчәк, бу, әлбәттә, эшләрнең бәясен берничә тапкырга кыйбатландырачак, диделәр. Билгеле булганча, шул чакта илдә үзгәртеп кору башланды, һәм өстәмә акча табу турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.
ЕЛЬЦИН КАРАРЫ
Без бу мәсьәләгә республика тормышындагы төп икътисадый реформалар һәм сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә икътисад үсешен тотрыкландыра алгач кына кабат әйләнеп кайттык. Әмма мондый зур проектка үз акчабыз гына җитми иде, әлбәттә. Шуңа күрә бу мәсьәләне берничә тапкыр федераль хөкүмәт каршында күтәрдек. 1995 елда Россия хөкүмәте якын киләчәктә метрога исәп тота алган тугыз шәһәр исемлеген төзеде. Әмма аңа Казан кертелмәгән иде. 1995 ел ахырында без метроның беренче участогы техник проектын үз көчебез белән эшләп бетердек. Ул начар түгел, сыйфатлы иде. Шуңа күрә без Россия хөкүмәтен һәм тармак министрлыкларын инициативабызны хупларга күндердек. 1996 елда, озак сөйләшүләрдән соң, республика Казанда метро төзүгә рөхсәт алды. Карар Россия Президенты Борис Николаевич Ельцин тарафыннан 1996 елда кабул ителде.
ИҢ ОСТАЛАР ЧАКЫРЫЛДЫ
Төзелеш-җир казу эшләрен башкару өчен «Казметрострой» МУП төзелде. Бөтен илдән тәҗрибәле тоннельче-метро төзүчеләр чакырылды. Җитәкче итеп туп‑туры БАМнан кайткан һәм тоннельләр төзүдә зур тәҗрибәсе булган Марат Муллахмәт улы Рәхимов билгеләнде. Ул барлык сынауларны да намус белән узды һәм төзелешнең бу бик мөһим тармагын әлегә кадәр җитәкли.
2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында 1999 елда карар кабул ителде, һәм метро әзерлек программасына әһәмияте һәм акча кертү күләме буенча төп «юбилей» объектларыннан берсе буларак кертелде. Төзелешне Россия һәм Татарстан тигез өлешләрдә финанслады, әмма федераль үзәктән акчага бәйле өзеклекләр әледән-әле эшкә аяк чалды. Шуңа да карамастан, безнең метро төзүчеләр беркайчан да эшне туктатмады!
ПУТИН ВӘГЪДӘСЕ
Россия Президенты вазыйфаларын башкаручы Владимир Владимирович Путинның 2000 елның 21 мартында Татарстанга килүе метро проектын гамәлгә кертүдә зур әһәмияткә ия булды. Без аның белән шәһәр үзәгенә киттек, тузган торакны бетерү программасы буенча җимерелергә тиешле йортларның берсендә булдык. Нәкъ шушы йорт янында Казан метрополитенының беренче станциясе төзелеше башланган иде. Владимир Владимирович бу мөһим объектны да игътибарсыз калдыра алмады. Путинны күргәч, шунда ук таныдылар (барысы да телевизор карый бит). Метро төзүчеләр безне чолгап алды һәм Владимир Владимировичка, Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча дәүләт комиссиясе рәисе буларак, беренче участок тантаналы датага тапшырылсын өчен, метро төзелешен вакытында финанслауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Эш шунда ки, әле үзе премьер булган чагында ук Владимир Владимирович безгә югары хөрмәт күрсәткән һәм әлеге комиссияне җитәкләргә ризалашкан иде.
Россия Президенты вазыйфаларын башкаручы, аннары инде Президент Путинның алга таба да комиссия рәисе булып калачагына минем бераз шигем бар иде. Әмма ул бу эшеннән дә баш тартмады. Алай гына да түгел, ул вакытта бездә бу темага сөйләшү булды, һәм ул, 26 марттагы сайлауларның нәтиҗәсенә карамастан, җәй көне Казанга килергә һәм дәүләт комиссиясенең чираттагы утырышын уздырырга теләвен әйтте.
Шул рәвешле, безнең уй буенча, метро миллионлы шәһәрдә яшәүчеләр өчен юбилейга төп бүләкләрдән берсе булырга тиеш иде. Тик әлегә төзелеш туктап калды. Һәм эшчеләр шул очрашу вакытында Путинга Стаханов режимында эшләргә әзер булуларын белдерделәр. Владимир Владимирович, аларны игътибар белән тыңлап, инициативаны хуплавын әйтте һәм финанслауны хәл итәргә вәгъдә бирде. Эшчеләр Россия Президенты вазыйфаларын башкаручыны «үзләренеке» дип таныды һәм аңа Казан метро төзүчесенең фирма каскасын бүләк итте. Путин үз сүзендә торды. Финанслау җайга салынды!
Минем хәтеремә тагын бер тарихи көн уелып калды. 2000 елның 22 мае ул. Капсула салынганнан соң нәкъ 1000 көн үткәч, без Канаданың «Lovat» фирмасының беренче «Сөембикә» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрдек. Әлеге тантанада фирма президенты Рик Ловат үзе дә катнашты. Техник алгарышның бу уникаль могҗизасын күрү өчен безгә илнең барлык метрополитен җитәкчеләре җыйналды. Ул нәкъ менә Ла‑Манш бугазы астыннан тоннель казыган комплекска тәңгәл иде. Бу Татарстан алынган эшнең дөньякүләм масштабта булуын тагын бер кат раслады. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде, чөнки безнең катлаулы гидрогеологик шартлар метро төзелешендә иң алдынгы дөньякүләм казанышлардан файдалануны таләп итте. Күз алдыгызга китерегез, бу куәтле машина артыннан әзер тоннель кала! Чын могҗиза бу!
Метро төзүче эшчеләр иң югары мактауга лаек, чөнки бу – аларның гаять зур хезмәт батырлыгы! Җир астында эшләү аерым осталык һәм югары квалификация таләп итә. Без метро төзелешендә күп тапкыр булдык, һәм һәрвакыт аларның фидакярлегенә соклана идек.
Мәгълүм булганча, Казан метрополитенының беренче станциясе – «Сукно бистәсе». Ул 2005 елның 21 июлендә файдалануга тапшырылды. Әмма рәсми рәвештә Казанда метро 2005 елның 27 августында ачылды. Бу көнне без Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Казахстан Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаев һәм РФ субъектлары башлыклары, башкаланың 1000 еллык юбилее кунаклары белән метрополитен станцияләрен карадык һәм поездда «Кремль» станциясеннән «Әмәт» станциясенә кадәр бардык. Миңа Владимир Владимировичның, ул көннең бик киеренке графигына карамастан, метро төзүчеләр белән аралашырга вакыт табуы ошады. Дәүләт башлыгы барысына да бик яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Әңгәмә «үзенекеләр» арасындагы кебек җылы һәм җайлы килеп чыкты. Менә без сезнең белән метро төзелеше тарихына кыскача экскурсия дә ясап алдык.
Бу көнне без Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Казахстан Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаев һәм РФ субъектлары башлыклары белән метрополитен станцияләрен карадык һәм поездда «Кремль» станциясеннән «Әмәт» станциясенә кадәр бардык.
ҺӘР СТАНЦИЯДӘ – ҺӘЙКӘЛ!
– «Казметрострой» АҖнең 30 еллыгына хезмәт коллективы метро төзүчеләргә һәйкәл кую инициативасы белән чыкты. Сез мондый һәйкәлне кайда күрергә теләр идегез?
– Метро төзүчеләр – төзүчеләр арасында элита ул. Аларның эше безнең һәркайсыбыз – республика, башкала һәм миллионлаган кеше өчен шулкадәр әһәмиятле ки, шуңа күрә метро төзүчегә һәйкәл үзләренә ошаган һәр җирдә торырга мөмкин. Һәр станциядә булса да ярый! Чөнки алар чыннан да зур мактау һәм хөрмәткә лаек. Аларның теләсә кайсы карарын хуплыйм! Гүзәл Казаныбызның барлык халкы һәм кунаклары минем белән килешер, дип уйлыйм!
Добавить комментарий