Яшь булып калуның сере – спорт
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры (1997–2016 елларда РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы) Рифкать Миңнехановның бик актив яшәвен белмәүче сирәктер мөгаен. Йөгерү, йөзү, чаңгы шуу, велосипедта йөрү, бокс... Ул бу спорт төрләренең һәркайсы белән яхшы таныш. Әлбәттә, профессиональ рәвештә, зур ярышларда катнашып түгел: Рифкать Нургали улы нигездә сәламәтлеген ныгыту өчен шөгыльләнгән. Бүген исә җанына якын тагын бер спорт төрен тапкан...
«БАЛАЧАКТАН МАВЫКТЫМ...»
Авыл баласының күбесе профессиональ спорттан ерак булып үсә, чөнки тренерлар белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә. Шулай булуга карамастан, алар үзлегеннән йөзәргә дә өйрәнә, футболын, хоккеен да уйный, велосипедта җилдерүне әйткән дә юк. Ягы‑ягы белән әле ир балалар көрәш белән дә шөгыльләнә. Рифкать Нургали улы да әнә шулай балачактан спорт белән тәрбияләнә.
– Кечкенәдән чаңгы шууым истә, – ди ул. – Велосипедта йөрү, йөгерү – барысы да булды инде. Казан югары хәрби инженерлык училищесында укыганда хәрби өч төр ярышы (ату, йөгерү, чаңгы), бокс, авыр атлетика (гер күтәрү) белән мавыктым. Аннары инде армиядә хезмәт иткәндә йөгерү көчле иде. Автомобиль инспекциясенә эшкә килгәч, спортка тагын да күбрәк игътибар бирдем: чаңгыда йөрдем, тау чаңгыларын да сынадым, футбол уйнадым. Иртәнге биштә торып, ул көн саен йөгерә идем. Ул чакта күп кенә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә шушы үрнәктә спортка тартылды.
– Йөгерүнең файдасы зурмы? – дим.
– Дөресен әйтим, үзем өчен алай зур нәтиҗәсен күрмәдем. Шуның өчен дә велосипедта йөрүгә күчтем. Ләкин ул чакта бу спорт төре өчен Казанда шартларның бигүк уңай булмаганын аңладым. Хәзер генә ул велосипед спорты популярлаша бара.
– Рифкать Нургалиевич, ә бүген спорт белән шөгыльләнәсезме? – дим.
– Безнең яшьтә спорт дип зурлап сөйләү бик үк дөрес булмас, физкультура белән шөгыльләнәм дип әйтү кирәктер. Соңгы сигез‑ун елда скандинав йөреше белән мавыгам. Сәламәтлек өчен аның уңай нәтиҗәсен бик күрәм. Спорт төрен яшь үзенчәлегеннән чыгып сайларга кирәк, дип уйлыйм.
Бүген Рифкать Нургали улы һәр көн иртәнге алтыдан җидегә кадәр скандинав таяклары ярдәмендә җәяү йөри. Көненә ун мең адым тирәсе җәяү йөрү әңгәмәдәшебез өчен гадәти хәл.
– Безнең учреждениедә эшләүче егетләр арасында чын спортчылар бар, – ди Рифкать Нургали улы. – Алар көн саен максатчан рәвештә шөгыльләнә, марафоннарда катнаша. Һәм мин моңа сөенәм, чөнки спорт белән шөгыльләнгән егетләр эчү, тарту белән мавыкмый, яшь булып калуның да сере шунда. Шуңа күрә хезмәткәрләребез спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, шартлар тудырабыз. Хәтта аерым вакыт та бирәбез: атнасына ике мәртәбә барлык хезмәткәрләр өчен стадионда бер сәгатьлек тренировка каралган.
«БАЛАЛАР ГАДЖЕТКА ӨСТЕНЛЕК БИРӘ»
Рифкать Нургали улы балачагын искә төшерде. Менә алар агач чаңгылар белән район үзәгенә мәктәпкә бара. Чаңгының әле бавы өзелә, әле аңа кар ябышып ката... Ләкин шулай да барысы да бәхетле: җәен дә, кышын да өйдә утыручы юк!
– 1995 нче елларда тау чаңгысы белән мавыгып алдым, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – 2019 елда инструктор белән шөгыльләнә башлагач, чаңгыда дөрес йөрмәгәнемне аңладым. Югыйсә бер дигән шуа идем. Тренер ярдәмендә һәр хәрәкәтне яңадан өйрәнергә туры килде. Шуның өчен дә кечкенәдән инструктор, тренерлар белән шөгыльләнүең хәерле икән. Әлбәттә, мөмкинлек булганда. Бүген бит велосипедлар да, чаңгылар да без үскәндәге кебек түгел – уңайлы, тизйөрешле. Теләге булган кешегә өйрәнүе җиңел.
– Балачак турында сөйләшкәч, бер сорау бирми кала алмыйм: сезнең чор белән чагыштырганда, бүген яшьләр күбрәк өйдә утыра кебек тоелмыймы? – дим.
– Әйе, тоела. Ни гаҗәп, шундый яхшы шартларда да яшьләр спортка түгел, ә гаджетларга өстенлек бирә. Мин моны бик зур хата дип саныйм. Яшь вакытта актив хәрәкәт кирәк. Сәламәтлек олыгайган саен ныграк кирәк икәнен яши‑яши аңлыйсың: эшләргә, гаиләне туендырырга... Сәламәтлек булмаса, бер генә хыял-максатыңа да ирешә алмыйсың. Без үскәндә мөмкинлекләр дә юк иде: авылга бер стадион. Өйдәге эшләрне эшләп бетергәннән соң, футбол уйнарга йөгерәсең. Аннары, олыраклар сине командага алсыннар өчен, чиратыңны көтеп торасың. Аннан инде бар көчеңә уйныйсың, үзеңне күрсәтергә кирәк бит. Яхшы нәтиҗә күрсәтсәң, сине тагын уенга чакыралар, дигән сүз. Менә бу стимул булган.
Яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше бөтенләй башкача картая. Һәм моны статистика да раслый. Яшьләрне спортка тарту өчен, аның уңай нәтиҗәләре турында күбрәк сөйләргә, күбрәк күрсәтергә кирәк, дип саный әңгәмәдәшебез.
– Спорт әле ул дисциплина да тәрбияли, – ди Рифкать Нургали улы. – Кеше рухи яктан да үсә. Бу мәсьәләдә ата‑ана баласына үзе дә үрнәк булырга тиеш. Бергәләп спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барган гаиләләрдә татулык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү була.
...Рифкать Нургали улын якыннан белгән кешеләр гел сокланып сөйли: ул һәрвакыт үзен формада тота, хәтта йөрешендә дә үзенә күрә бер таләпчәнлек сизелә. Мин исә тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: аңа һич кенә дә үз яшен биреп булмый! Спорт яратуның уңай нәтиҗәсе менә шушыдыр ул...
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов, stcdn.business-online.ru
Добавить комментарий