
Яшәгән, ди, бер рәссам...
«Әгәр мин Казандагы Арча зиратында җирләнәчәгемне белсәм, үлмәс идем»... Рәссамның кызы Ия Фешинага әтисенең васыятен үтәргә ярдәм итү максатыннан 1970 нче елларда Казанга килгән Америка сәнгать дилеры Форрест Фенн истәлекләрендә шулай язып калдырган. Казанда туып‑үскән атаклы рәссам Николай Фешинның рус рухы, рус күңеле серләрен мистер Фенн берничек тә аңлый алмаган шул...
17 августа 2025
КАЗАН МОНМАРТРЫ
Федосеевская һәм Япиев урамнары чатындагы зур яңа йортлар уртасында Спас-Евдокия чиркәве яшеренгән. Ул төзелүгә тиздән өч йөз ел була инде, һәм аның Казан шәһәр төзелешенең гаҗәеп яңа дөньясында җимерелмичә исән калуын ниндидер бер могҗизага тиңләргә мөмкин. Бу чиркәүдә 1881 елда яңа туган Николай Фешинны чукындырганнар.
Эчкә кергәч, чиркәү диварларында сурәтләр булмавына игътибар итәсең, күп тәреләр агачтан уеп ясалган рамга куелган. Бу урында Фешинның әтисе Иван Александровичның, агачтан иконостаслар ясап, аларга алтын йөгертү остаханәсе хуҗасы булуын искә төшерергә кирәктер.
Шунысы кызык: хәзер Федосеевская һәм аның тирәсендәге район – Казандагы иң кыйммәтле торак һәм иң пафослы биналар тупланган урын. Ә моннан йөз ел элек, Казансу бу тирәне әледән-әле су астында калдырганга, биредә тоташ агач йортлар булган. Һәм аларда шул исәптән ярлы рәссамнар да күп яшәгән.
– Шуңа күрә бу райондагы урамнарның берсен Фешинның укучысы Константин Чеботарев үзенең көндәлекләрендә Казан Монмартры дип атаган да инде, – дип сөйли «Крот казанский» туган якны өйрәнү медиапроекты тикшеренүчесе Михаил Остудин.
«Крот казанский» медиапроекты ТР Милли музее һәм Потанин фонды белән берлектә хәзер аудиогидлы Фешин маршруты экскурсиясен әзерли, шунлыктан рәссам һәм аның даирәсе турында бик күп кызыклы фактлар белә.
Менә шулай итеп, үзебезнең Монмартр буйлап барабыз. Евдокия чиркәвеннән Кремль ягына таба берничә йөз метр узабыз һәм Игенчеләр сараена килеп җитәбез. Казанлыларның күбесе бу зиннәтле бинаны зәвыксызга саный һәм яратмый. Әмма килешәсездер, аның түбәсендәге Париж соборларындагы горгулья ләрне хәтерләткән барслар «Монмартр» сүзе янәшәсендә яңа мәгънә ала…
Спас-Евдокия чиркәве (1734 елда төзелгән). Биредә кайчандыр Николай Фешинны чукындырганнар.
БОРМАЛЫ ИЯ БУЕНДА
Татарстанның Питрәч районындагы яшеллеккә чумган калкулыклар арасында кеше кулы кагылмаган табигать почмагы... Мин калкулыклар арасындагы бормалы тар гына инешкә карап торам. Ия елгасы бу.
Монда Надеждино авылы урнашкан. Зур түгел – бүген биредә 250 гә якын кеше яши. Моннан йөз ел элек, авыл Казан губернасының Лаеш өязенә кергәндә, халык саны күбрәк була – 400 ләп кеше исәпләнә. Казан сәнгать мәктәбе укучы һәм укытучылары шәһәрдән пленэрга килгән чакларда исә кешеләр тагын да ишәя. Биредә, елганың икенче ярында, мәктәп директоры Николай Бельковичның утары урнашкан була.
Николай Фешин да 1910 нчы еллар башында күп тапкырлар бу утарда кунак була. Биредә, авыл коесы янында, Надеждино йортлары фонында, ул үзенең хәзер «Хәзинә» галереясында саклана торган атаклы «Коену» картинасына этюдлар ясый.
Шушында ук, Ия ярларындагы гүзәл калкулыклар арасында, башкала сәнгать богемасының шәһәр читендәге тормышы кайнаган җирдә, Казан сәнгать мәктәбе укытучысы Фешин белән мәктәп директорының кызы, соңрак Николай Ивановичның хатыны булачак яшь Саша Белькович бер-берсенә гашыйк була. Кайбер туган якны өйрәнүчеләр фаразлавынча, рәссам кызына нәкъ менә Ия елгасының исемен кушкан.
Бельковичның агач утары күптән янып юкка чыккан, шуңа күрә елга аръягында хәзер, кая гына күз салсаң да, җәен – яшел, кышын ап‑ак калкулыклы тугай җәйрәп ята. Авылдан чак кына китсәң, Ия аша күпергә килеп чыгасың. Дамба артында тар елга мул сулы агымга әверелә, ә еракта күрше Аркатау авылы чиркәвенең гөмбәзе күренә. Бу урын бүген дә пейзажлар язу өчен менә дигән!
Михаил Остудин фаразлавынча, Александра һәм Николай Фешиннар нәкъ менә Аркатауда никахлашкан булырга тиеш. Эш шунда ки, аларның никахлашуы турында бернинди документлар да сакланмаган, әмма яшьләр моның өчен Аркатаудагы борынгы (1746 елда төзелгән) Смоленск чиркәвен сайлагандыр, дип уйлау мантыйкка ифрат та ярашлы бит.
Ия елгасы.
Ия елгасына һәм Аркатау храмына ачылган манзара. Питрәч районы, Надеждино авылы тирәсе.
Николай Фешин. «Рус пейзажы», Надеждино авылы».
СӘҮДӘ ЙОРТЫ АРТЫНДА
Казанның кечкенә генә Рәхмәтуллин урамы абруйлы Кремль һәм Профсоюз урамнары арасында яшеренгән. Бу Главпочтамт бинасының арткы ягы. Ә кайчандыр урам Петропавловский тыкрыгы дип аталган (бер башы белән ул Петр һәм Павел соборына барып тоташкан).
Күз алдына китерегез: 1914 елның язы. Рәссам остаханәсендә уенчыклар, җиләк‑җимеш һәм савыт‑саба арасында өстәлдә берничә сәгать селкенмичә дә утыру өчен, бер кечкенә кыз әти‑әнисе белән Покровская (хәзерге Карл Марксның бер өлеше) урамыннан Петропавловский тыкрыгына таба бара…
Кызның исеме Варя Адоратская, аңа 9 яшь, ул бер ай дәвамында атнага ике‑өч тапкыр апасы Надежда Сапожникова остаханәсенә йөри. Тегесе – рәссам, Фешинның укучысы һәм меценаты була, ә Петропавловский тыкрыгында, Сапожников сәүдә йорты (хәзерге Главпочтамт) бинасы артында Надежда Михайловнаның остаханәсендә еш кына иҗади интеллигенция җыела. Фешин да монда даими килеп йөри, һәм нәкъ менә шунда үзенең иң атаклы картиналарының берсен – яшь Варенька портретын ясый. Бу сеансларга ничек йөрүе һәм аякларын сузып өстәлдә сәгатьләр буе утыру үзенә ничек уңайсыз булуы турында портрет героинясы соңрак истәлекләрендә язачак әле.
Варя Адоратская безгә хәзер элеккеге Петропавловский тыкрыгында ачылган «Фешин» отеле холлындагы дивардан карап тора. Юк, әлбәттә, бу картинаның оригиналы түгел, күчермәсе генә. Оригиналы – Казанның «Хәзинә» галереясында. Ә Рәхмәтуллин урамындагы остаханә кайда булган – хәзер әйтүе кыен инде. Аның каравы, кечкенә генә бу урамда Мариинск гимназиясенең борынгы классик бинасы, шулай ук искиткеч Петр һәм Павел соборы белән хозурланырга була, мөгаен, кайчандыр Сапожникова остаханәсе кунаклары да аңа карап соклангандыр.
Рәхмәтуллин урамында киң колачлы төзекләндерү эшләре бара, әмма Петропавловский чиркәвенә ачылган күренешне берни боза алмый.
Рәхмәтуллин урамында урнашкан «Фешин» кунакханәсенең холлында кунакларны Варя Адоратская каршылый.
КАЗАННАН НЬЮ-ЙОРККА КАДӘР
Без Горький һәм Гоголь урамнары чатында, Казанның 3 нче гимназиясе каршында басып торабыз. Фасадта ерактан ук истәлек тактасын күрергә була, анда башына цилиндр кигән ир‑ат сурәтләнгән. Якыннан караганда, әлеге шәхеснең танылган шагыйрь-футурист һәм рәссам Давид Бурлюк икәне ачыклана, ул XIX гасыр азагы – XX гасыр башында бу бинада укыган. Ул елларда бу йортта Казан сәнгать мәктәбе урнашкан була.
Уңдарак фасадта тагын бер истәлек тактасын табарга мөмкин. Ул алай ук күзгә ташланмый, шуңа күрә Николай Фешинның да монда ук, тик бераз элегрәк укыганын бар кеше дә шәйләмәскә мөмкин. Һәм, дөресен генә әйткәндә, элеккеге мәктәп, ә хәзер Казан сәнгать училищесы бүген нәкъ менә Фешин исемен йөртә. Аның төп бинасы хәзер 3 нче гимназиядән ерак түгел, Карл Маркс урамындагы 70 нче йортта, архитектор Карл Мюфке проекты буенча төзелгән чын мәгънәсендә шедевр булган йортта урнашкан.
Ә Бурлюк турында без мемориаль такта уңаеннан гына искә алмадык. Аның белән шундый хәл була: 1923 елда Нью‑Йорк метросында эмигрант Бурлюк русча сөйләшүче кечкенә кызга игътибар итә. Җентекләп карагач, ул аның әтисен дә танып ала. Казандагы күптәнге танышлары Фешиннар гаиләсе Нью-Йоркта Бурлюклар белән күршедә генә яши икән. Бу чын мәгънәсендә язмышны хәл итә торган очрашудан соң уртак alma mater истәлеге берләштергән ике иҗатчының озак елларга сузылган дуслыгы башлана.
Казанның 3 нче гимназиясе бинасына беркетелгән мемориаль такталар биредә Бурлюк белән Фешин укыганын хәтерләтеп тора.
Николай Фешин. Давид Бурлюк портретына эскиз.
ВАСИЛЬЕВОДАГЫ ТЫНЫЧ ПОЧМАК
Биек-биек төз наратлар күләгәсендә 1917 елда төзелгән чардаклы кечкенә генә агач йорт яшеренгән...
Бу – Казаннан ерак булмаган Васильево бистәсендә «Паратский отрез» дача җәмгыятеннән калган бердәнбер корылма. Хәзер йорт «Васильевский» шифаханәсенең заманча корпуслары арасында «адашып» калган. Ә йөз ел элек, бу якларда тимер юл салынганнан соң, булачак шифаханә территориясен Казан дачниклары актив үзләштерә башлаган. Йортлар салган, җирле күлдә су коену урыны ясаган, җәйге театр ачкан…
Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, хатыны бик сорагач, Николай Фешин да биредә йорт сатып ала. Соңрак революция һәм Гражданнар сугышының куркыныч елларында аның гаиләсе Васильевода яши.
Рәссам үзе Васильевога нигездә ял көннәрендә кайтып йөри, чөнки акча эшләргә кирәк була. Ул сәнгать училищесында укыта, шул ук вакытта яңа хакимият кушуы буенча Ленин һәм Луначарский портретларын да ясый…
Васильевоның искиткеч табигате, күккә ашкан биек наратлар, саф һава аның өчен, мөгаен, эштән соң иң рәхәт ял булгандыр!
Дөрес, көнкүрешкә бик үк җайлашмаган рәссам, революциягә һәм җимереклеккә игътибар итмичә, хатыныннан каймак таптырган, ә табында каймак булмаган... Һәм шуннан соң Александра Николаевна сыер сатып алырга ниятләгән. Кыш көне, каты суыкларда, җирле крестьяннар ярдәменә таянып, ул аны Иделнең аръягыннан алып кайткан. Соңрак, инде Америкада яшәгәндә, ул бу вакыйганы үзенең «Красавка» хикәясендә тасвирлаган.
Васильево аша уза торган тимер юл рәссам язмышында зур роль уйный. Нәкъ менә шул юлдан 1920 нче еллар башында Казанга Америкадан Идел буенда ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты вәкилләре килә. Әйтергә кирәк, рәссам Фешин турында ул вакытта Америкада да белгәннәр. Комитет әгъзалары, Николай Иванович белән шәхсән танышып, аннан үзләренең портретларын ясата. Ә Фешин үзе җимереклек хөкем сөргән илдән ерак Америка континентына китәргә карар кыла. Һәм 1923 елда Россияне мәңгегә ташлап китә.
1917 елда төзелгән йорт «Васильевский» шифаханәсенең үткәне турында бер истәлек.
ГОМЕР ТҮГӘРӘГЕ ШУЛАЙ ТӨЙНӘЛӘ
Арча зиратына керәбез, зират администрациясе бинасыннан соң сулга – кайчандыр төп керү урыны булган җиргә борылабыз. Капкадан ерак түгел, уң якта, киң аллея буйлап нибары 40 метр чамасы үткәч, кызыл кирпечтән ясалган һәйкәл бар, аның өске өлешендәге портреттан безгә кулына кылкаләмен тоткан рәссам карап тора…
Якташыбыз Фешин, мәгълүм ки, 1955 елда АКШта вафат була. Һәм үзен туган илендә җирләргә васыять итә. Ул вакытларда моны эшләү җиңел булмый. Бәхеткә, Ия Фешинаның танышлары арасында инде телгә алынган Форрест Фенн да була. Бик кызыклы шәхес – хәрби очучы, Вьетнамда сугыша, аннары сәнгать белән шактый уңышлы шөгыльләнә башлый. Бермәлне аның күз уңына Фешин иҗаты да эләгә. Шул рәвешле ул рәссамның кызы белән таныша.
– 1970 нче елларда Казанга баруы турында Фенн рәссам турындагы китабында яза, – дип сөйли Михаил Остудин. – Анда ул Арча зиратына кабер өчен урын эзләп баруын искә ала: яңгыр ява, тирә‑як бик пычрак була…
Казанның бу зираты америкалыга бер дә ошамый. Әмма шуңа да карамастан, ул үз бурычын үти, Фешин кабере өчен урын таба, һәм бер елдан соң, 1976 елда, Ия Николаевна әтисенең җәсәден ватанына алып кайта. Аның үзен дә, васыятьнамәсе нигезендә, 2011 елда әтисе янында җирлиләр, бу хакта һәйкәлнең аскы өлешендәге табличка-портретта язылган. Фешиннар гаиләсенең Казандагы гомер түгәрәге әнә шулай төйнәлә.
Добавить комментарий