Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Языл һәм радиосәлам тапшыр!" акциясе дәвам итә!

"Языл һәм радиосәлам тапшыр!" акциясе дәвам итә!

Безнең бүгенге язылучылар - журналның их тугры һәм даими укучылары, алар инде аны беренче генә ел яздырмый.

19 ноября 2016

Бүген "Казан" Агропромпаркка килүчеләр "Языл һәм радиосәлам тапшыр!" акциясендә катнашу мөмкинлегенә ия булды.

image-4-1-405x720
"Татар Радиосы"ның күчмә студиясе янәшәсендә республикабыз газета-журналларының мобиль редакцияләре урнашты, бирегә ярминкә мәйданына килгән сатып алучылар агылды. 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар бүләкләр алып, бик канәгать һәм бәхетле булып кайтып киттеләр. "Татарстан" журналына язылучыларга исә икеләтә бәхет елмайды - язылу кампаниясенең генераль спонсоры "ПРОСТО МОЛОКО" җәмгыяте аларга тәмле дә, файдалы да сөт ризыклары өләште.
Хәер, безнең бүгенге язылучылар - журналның их тугры һәм даими укучылары, алар инде аны беренче генә ел яздырмый. Әйтергә кирәк, алар бүләк өчен генә дә язылмый.
image-1-540x720
Венера Зыятдинова:
- Без, пенсионерлар өчен, технологияләр алга киткән заманда да төп мәгълүмат чыганагы булып басма матбугат кала бирә. Интернет белән дус булган очракта да, кулга яңа гына басылып чыккан санны алып, аны чәй янында иркенләп укып утыру - күпкә рәхәтрәк. Җитмәсә, хәзер чәй янына сөт белән май да бар.
image-3-540x720
Сәбрия Сәмирханова:
- "Татарстан" журналының татарчасын бер язманы да калдырмый укып чыгам. Журналистлар республикадагы вакыйгаларны һәм тарихларны яктырта, бу безгә гаять кызыклы. Һәр яңа санны түземсезлек белән көтеп алам. Татарчасы килгәнче, русчасын да да укырга өлгерәм әле.
image-5-540x720
Елена Троицкая:
- "Татарстан"ның яңа санында Анжела Вавилова хәйрия фондының Балалар Хосписыннан репортаж басылып чыккан иде. Шуны укыдым да, журналны анда балаларын хәстәрләүче әниләр өчен яздырырга булдым. Әниләр көненә бер бүләк булсын, дип уйладым.
Исегезгә төшерәбез: акция 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
Без сезне Агропромпаркта һәр шимбә 9дан 12гә кадәр көтәбез. 
Килегез! Язылыгыз "Татарстан" журналына! 
"ПРОСТО МОЛОКО" компаниясеннән файдалы һәм тәмле бүләкләр дә нәкъ менә сезне көтәдер, бәлки? 
 
Реклама
12+
12 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Оештыручы: "Татмедиа" АҖ 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: