Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җиде кат йозак астындагы конструктор

Җиде кат йозак астындагы конструктор

Үзебезнеке! Әллә читнекеме?

21 мая 2016

“ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены – ТРның иң югары дәүләт бүләге. Табигый ки, бу бүләккә лаек булган кешеләр – күренекле һәм гадәти булмаган шәхесләр. Аларның гаҗәеп язмышлары хакында алга таба сез  махсус язмалар циклы аша белерсез. Ул язмаларның беренчесе – исеме озак еллар дәвамында яшереп сакланган Илдус Мостюков турында. Үзенең төп казанышы – ил оборонасы өчен гаять әһәмиятле булган Радиолокацион тануның бердәм гомумгаскәри системасы турында Илдус Шәйхелисламович безгә Җиңү көне алдыннан сөйләде.
 
“ТР алдындагы казанышлары өчен” ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Илдус Мостюков – галим, Россия сугыш фәннәре Академиясенең әгъза-корреспонденты, Социалистик Хезмәт Герое, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе. СССРда аның турыдан-туры җитәкчелеге астында (1962-1989 елларда) гомумгаскәри “Пароль” дәүләт радиолокацион тану системасы эшләнде һәм производствога кертелде. Бу система бүген дә, илнең оборона сәләтен нәтиҗәле төстә ныгыта барып, Россия армиясе һәм флотына хезмәт итә.
Үзебезнеке! Әллә читнекеме?
Илленче елларда СССР оборона сәнәгате өч ел саен дер селкенеп ала иде. “Үзебезнеке – читнеке” радиолокацион тану системасы белән җиһазландырылган хәрби техникабыз ни өчендер нәкъ менә шундый периодик кабатлану рәвешендә  чит илнең хәрби разведкасы кулына эләгә килде. Бөтен бәла шунда булды – “трофей” аппаратурасын дошман бик ансат кына, әйтик, үз самолетына урнаштырып куя ала иде. Ул очракта безнең ПВО “сукырая”, читләрне үзенеке итеп кабул итә. Еш кына безнең чик буйларында америкалылар провокацияләр оештырды. Бу хәл килеп чыгу белән бөтен системаны ашыгыч рәвештә үзгәртеп корырга кирәк булды, ә бит ул барлык корабльләрдә, су асты көймәләрендә, самолетларда, радиолокацион станцияләрдә урнаштырылган була иде... Эшнең күләме ни дәрәҗәдә булганын күз алдына китерү дә кыен!
1960 елда хәлиткеч киңәшмә булды – КПСС ҮКның оборона сәнәгате бүлеге мөдире Иван Сербин трибунага – Оборона һәм радиосәнәгать министрлыклары вәкилләре алдына чыгып басты: “Кайчанга кадәр илне тезләндереп тотачаксыз?! Аппаратура дошман кулына төшкән очракта дискредитациядән курыкмый торган система эшләгез!” Системаны камилләштерү буенча иң яхшы тәкъдимгә ябык конкурс оештырырга карар чыгарылды. Һәм без моңа ирештек.
Идеябезнең нигезен криптографик кодлаштыру тәшкил итте. Кодлар очраклы закон буенча секундына күп тапкырлар алышынып торды. Аппаратураны кулына төшергән дошман  инде берни дә эшли алмады – анда программа юк иде. Программа махсус методика буенча көн саен яңартылып барды. Безнең 294нче Тәҗрибә-конструкторлык бюросы моны уйлап  тапкач, аны илнең баш институты итеп үзгәрттеләр, ә мине генераль конструктор итеп билгеләделәр. Без төзегән “Пароль” системасы алдагы 15 ел дәвамында барлык радиоэлектрон сәнәгать үсешенә этәргеч бирде – фәнни-тикшеренү институтлары, заводлар эшли башлады. Татарстанда гына да уннарча мең кешегә эш урыннары барлыкка килде.
ИСӘН КАЛУ ӨЧЕН ТЫРЫШТЫК...
“Сугыш чоры балалары” дигән төшенчә бар. Сугыш башланганда миңа унөч яшь иде. 22 июньдә әтием фронтка китте. Ә безгә исән калыр өчен тырышырга кирәк булды... Бәхеткә, тегү машинабыз бар иде. Нәрсә генә текмәдек без аның белән! Бияләйләр, телогрейкалар. Минем хезмәт эшчәнлегем шулай башланды. Бер партиясен тегәм дә, өйдә эшләүчеләр артеленә тапшырырга йөгерәм. Әмма эшләүче булып бер әни генә исәпләнгәч, безгә иң аз сандагы азык карточкасы гына эләкте. Ул чакта Тукай урамындагы агач корылманың ярымподвалында яши идек. Аннан мин конструкторлык бюросы җитәкчесе булгач кына күченеп киттек.
СЫНАУЛАРНЫ ТУКТАТЫРГАМЫ?
- Системабызның гаскәри сынауларына ике атна калганда җәнҗал чыкты. Аның... тотрыксыз эшләве ачыкланды. Уңышлы башкарылган дәүләт сынауларыннан соң бит! Безнең институт Ленин премиясенә лаек булганнан соң! Миңа инде Социалистик Хезмәт Герое исемен биргәннәр иде. Авиация маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Евгений Савицкий да бик борчылды – ул дәүләт комиссиясе рәисе иде. Хәтта СССРның оборона министры Гречкога: “Гаскәри сынауларны туктатуыгызны, сәнәгатькә хәлне ачыкларга вакыт бирүегезне сорыйм” дигән телеграмма да җибәрде. Мин мәсьәләнең нәрсәдә икәнен аңладым, әмма хәл бик киеренке иде, беркем дә ишетергә теләмәде.
Мине радиосәнәгать министры Петр Степанович Плешаковка чакырдылар. Аңа дәүләт сынаулары вакытында аппаратурага шактый күп  үзгәрешләр кертелүен аңлаттым. Ул үзгәрешләрне серияләп чыгарыла торган апппаратурага кертергә кирәк булганлыгын, әмма хәрбиләрнең ашыгуларын һәм гаскәри сынауларга аның тиешле дәрәҗәгә җиткерелмичә эләгүен әйттем. “Ә син нәрсә тәкъдим итәсең?” – дип сорады министр. “Барлык комплектларны алыштыруны”, – дидем. Плешаков башта моңа ышанырга да теләмәде – сынауларга нибары ике атна вакыт калган бит! Аннары безгә ике самолет бирделәр, һәм бригадаларыбыз чартерлы рейслар белән безнең система средстволарын җитештерүче заводларның һәммәсеннән яңа аппаратура алып кайтты. Шуннан эш башланды.
1980 ел. Одесса. Дүрт йөздән артык сугыш техникасы катнашындагы гаскәри сынаулар уңышлы төгәлләнде. Шуннан соң менә инде утыз биш ел дәвамында “Пароль” дәүләт тану системасы сугышчан сакта тора. Россиядә генә түгел –  Коллектив куркынычсызлык турындагы килешү оешмасы илләрендә дә. Бу вакыт эчендә аппаратураның дошман кулына төшкән чаклары күп булды, ләкин аның өчен ул инде гади металл өеме генә иде. Бүгенгә кадәр бу системадан  да яхшырагын уйлап табучы юк әле.
СЕРЛӘР ҺӘМ БУТАЛЧЫКЛЫКЛАР
 Без дәүләт югарылыгында әһәмиятле булган бурычларны үтәдек, ә моның өчен ил тиешле күләмдә акча бүлеп бирә иде. Бу акчаны без эшләнмәләр өчен генә түгел, социаль үсеш өчен дә файдаландык. Торак йортлар, балалар бакчалары, тулай тораклар, пионер лагерьлары, ял базалары төзедек... Бервакыт 60нчы елларда мин Казанның башкарма комитеты рәисе Александр Бондаренко янына кердем. Фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренә йорт төзү өчен җир сорадым. “Җир бирәм, тик торбаүткәргечне үзең саласың”, – диде. “Водоканал” 700 тонна чуен торба  сорады! Коточкыч дефицит вакыт, әмма без Министрлар Советы аша бу мәсьәләне хәл итә алдык. Торбалар Казанга кайта башлады – барлык тимер юлларны тутырдылар. “Торбаларны алып китегез!” – дим водоканалга. Ә анда: “Безгә хәзер чуен түгел, корыч торбалар кирәк”, – диләр... Өлкә комитеты секретаре Михаил Троицкийга кадәр барып җиттек. Ә ул көлде: “Әй, ахмаклар! Тотам да чуен торбаларны Яр Чаллыга бирәм, ә Казанга корычны кайтарырлар”.  Нәкъ шулай эшләде дә.
Бик “яшерен” кеше булгач, минем белән буталчыклыклар да килеп чыккалады. Ничектер Урман хуҗалыгы министрлыгына ял базасы төзү өчен җир сорарга бардым. Таләбем зурдан: Идел ярыннан биш гектар җир сорыйм. “Кем соң син ул кадәр?!” – диләр миңа. Ә мин кем икәнемне әйтә алмыйм – менә шундый хәл. Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеевтан ярдәм сорарга бардым. “Уйлап карармын”, – диде. Һәм менә бервакыт мине өлкә комитетына  киңәшмәгә  чакырдылар. Табеев берәүне төзелешне начар оештырган өчен сүгә. Аннары кинәт кенә: “Ә Мостюков кайда?!” – дип сорады. Торып бастым, эчемнән: “Хәзер миңа да эләгә”, – дип уйлыйм. Ә ул: “Менә кемгә ярдәм итәргә кирәк! Дәүләт мәсьәләләрен менә кем хәл итә!” – диде. Шуннан соң һәр җирдә минем өчен “яшел ут” яна башлады.
Безнең “Радиоэлектроника” Фәнни-тикшеренү институты хәзергәчә дәүләт тануы өлкәсендә баш булып исәпләнә. Әле эшне башлаган гына вакытта ТКБнда 500ләп хезмәткәр бар иде. Эш төгәлләнгәндә 3500дән артык кеше булды. Югалтулар белән булса да, институт СССР җимерелгәндә һәм авыр 90нчы елларда исән кала алды. Бүген анда меңнән артык кеше эшли, һәм институт РФ оборона министрлыгы куйган бурычларны уңышлы хәл итә. Әгәр иртәгә хәзерге заманныкыннан мең тапкыр тизрәк эшли торган исәпләү машиналары уйлап тапсалар? Моңа алдан хәзерләнү зарур. Шуңа күрә системаны модернизацияләү буенча эш алып барырга кирәк. Һәм бу шулай эшләнә дә.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: