Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Игелеклелек вирусы

Ничек кешеләр өчен яшәргә өйрәнергә

Чит кешеләрнең проблемаларын үз өстеңә алмауның иң гади юлы – күрмәмешкә-белмәмешкә салышып үтү. Әмма йөрәк җылысын читятлар белән бүлешергә әзер кешеләр һәрвакыт очрап тора. Үз юлын табып, уңышка ирешкән кешеләр ни өчен башкаларга ярдәмгә ашыга? Бу турыда «Татарстан» журналына каһарманнарыбыз үзләре сөйли.
1-3
Илнур Нәбиуллин, хореография укытучысы, бию мәктәбе оештырып җибәргән, әлеге вакытта аның директоры. Атнага өч тапкыр Казанның 1нче интернат-мәктәбендә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны биергә өйрәтә.
БАРЫСЫ ДА БИИ!
– Интернатта чираттагы ре­петицияне төгәлләп, кайтырга җыенам. Янымда орчык кадәрле генә бер малай бөтерелә, мөгаен, беренче сыйныф укучысыдыр. Кинәт кенә ул минем аякла­рымнан кочаклап ала. Берни аңламыйча басып торам.
– Нәрсә булды, – дип со­рыйм, – сине кыерсыталармы әллә?
– Сез минем әтиемә шундый охшагансыз...
Мондый очракларга әзер бул­масаң, чын мәгънәсендә сынау үтәргә туры килә: күз яшьләре дә көттереп тормаска мөм­кин. Әмма мин кызганырга хакым юклыгын төгәл аңлыйм. Тәҗрибәм дә бар – Алабуганың мәдәният училищесын тәмам­ладым, педагогик практика үт­тем, элекке чор мөгаллимнәренә эләктем – алар күп нәрсәгә өй­рәтте. Ләкин минем дә мондый мизгелләрдә тамагыма төер тыгыла. Шуны аңларга кирәк: биредә, интернатта, үзенчәлекле балалар. Аларга хәтта һава торышының да тәэсире бар, тиз арыйлар, көйсезләнәләр, аларның кәефләре дә көтмә­гәндә үзгәрүчән. Дәвасымы? Ярату һәм сабырлык. Интер­нат-мәктәптә укытучы педагоглар һәм тәрбиячеләр, минемчә, зур хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек.
Мондый балалар минем тор­мышымда өч ел элек очраклы гына пәйда булды: бию мәктәбе клиентлары интернатта 1 сен­тябрьгә багышлап бию куярга сорадылар.
– Ярдәм итә алмассызмы?
Ә ни өчен итмәскә? Әлбәттә, бер бию куярга да китәргә дә була иде. Ләкин эш башлауга шуңа тө­шендем: аларның тормышына тик торганнан гына килеп кер дә кит имеш. Мине аларның медицина куйган диагнозлары кызыксындырмый, мин аларны энергетик кат­ламда тоярга тырышам. Алар ясалма елмаюны сүзсез дә аңлый, ул аларга кирәк түгел. Бу балалар кем белән аралашырга икәнен үзләре сайлый.
1-4
Аларны күбрәк куандырасы, күңелләрен күтәрәсе килә. Шуңа да без шаярабыз, уйныйбыз, һәм ба­лалар да үзләрен ихлас тоталар. Алар миңа ышандылар һәм рәхәт­ләнеп биюләр өйрәнәләр. Безнең дәресләр – үзенә күрә бию терапия­се, ул балаларга хис-кичерешләрен чыгарырга ярдәм итә, бер‑берсе өчен җаваплылык хисенә өйрәтә, хәтерне яхшырта. Алга китеш бар. Репетицияләр башлаганда, берсе дә гади генә хәрәкәтне дә исендә калдыра алмый, бик тиз арыйлар иде. Ә хәзер инде без роликларда бию куябыз – егылабыз, торабыз, әмма өйрәндек бит. Ел саен «Кул­лар тотышыйк, дуслар!» дигән хәйрия хәрәкәте оештырган кон­цертларда чыгыш ясыйбыз. Хәтта сәламәт балалар өчен, дип әйтик инде, бәйгеләрдә дә катнашабыз. Күз алдына китерәсезме, без үзе­безне уңайлы хис итәбез, балалар яшьтәшләренә тизрәк ияләшә. Шу­лай итеп, үсәбез, үзгәрәбез, алга ат­лыйбыз. Процесс, әлбәттә, озак бара, әмма нәтиҗәләр уңай. Һәм безнең интернат укытучылары белән бергәләп ирешкән иң зур уңышы­быз – бию дәресләрендә балалар бер-берсенә ярдәм итәргә, музыка һәм ритмны тоярга, башкаларның уңышларына сөенергә өйрәнде.
Без интернатның хореографы Людмила Медведева белән кол­лективыбызга биергә теләк бел­дергән һәр баланы кабул итәбез. Ышанасызмы, малайлар да бик теләп киләләр. Бик күп костюмнар тегәбез, чөнки биюләрне дублерлар белән куябыз. Реквизитлар сатып алабыз, декорацияләр эшлибез. Һәм ярдәм итәргә теләүчеләр даими очрап тора – кем кулыннан кил­гәнне эшли, кем акча бирә. Менә шундый игелек чылбыры барлыкка килә – ә ул минем биючеләремә бик кирәк. Бәләкәй бала шуны аңлый: өлкәннәрне аның дәрес­не ничек үзләштерүе, үзен ничек хис итүе генә борчымый, өлкәннәр аны бөтен кызыксынулары, мавы­гулары белән бергә кабул итә.
Янәшәмдә кемгәдер җиңелрәк, күңеллерәк икән, мин үземне рәхәт хис итәм. Әлегә балаларның каникуллары. Тынлыкка ияләшеп киләм инде. Без социаль челтәр­ләр аша аралашып торабыз. Шушы көннәрдә генә быелгы чыгарылыш сыйныф укучысы үзенең шатлыгы белән бүлеште – үз авылындагы шәп егеткә кияүгә чыккан. Бәби көтәләр.
СИН ДӘ ШУЛАЙ ЭШЛӘ
Гөлнара Җәләлетдинова. Былтыр май аенда «Игелекле кешеләр шәһәре» дигән хәйрия фонды оештырган.
Аңа кадәр улы Марат белән Анжела Вавилова исемендәге фондта волонтер булган. Буш вакыты булса, тизрәк Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология гематологиясе бүлегенә йөгерә.
Улым белән икебез өчен дә фондта эшләү яшәү мәгънәсенә әйләнде. Без бу «вирус» белән чир­либез. Беренчедән, әлеге бүлектә озак вакытлар үзебез дәваландык – улыма дүртенче стадиядәге остео­ген саркомасы диагнозын куйды­лар, метастаза инде үпкәләренә киткән иде. Ләкин без бу чирне җиңдек. Сүз уңаеннан, Маратның яраткан кызы кебек үк. Алар ми­нем ике җиңүчем, икесендә бер үк кыйбла: «Башкалар ничек эшли, син дә шулай эшлә».
1-5
Икенчедән, безнең бүлешер тәҗрибәбез бар. Дәваланганда ук әле без эшсез утырмадык – Марат балаларның ялын оеш­тыра иде, бүлектә компьютер клубы булдырды, мин исә өлкән әни ролендә. Улым белән горур­ланам. Ул авыруы котылгысыз вакытта да бер генә тапкыр ела­ды. Анда да мине жәлләп. «Сиңа бик авыр!» – диде миңа сөяк рагы дигән диагнозлы, бөтен тәне си­стема инәләре белән шыплап тул­ган үсмер улым. Хәзер дә «бәләкәй тылсымчым» миңа күңелсезлә­нергә юл куймый, һәрвакытта да кирәкле сүзләрен таба, илһам­ландыра һәм ярдәмгә килә. Һәм иң әһәмиятлесе: Марат кайчандыр үзе кебек авыру балаларга ярдәм итә, аларга бу куркыныч чирне җиңәргә булыша. Ә миңа теләсә кайсы вакытта әниләр шалтыра­та ала. Аларга бүтән төрле ярдәм кирәк – җылы сүз. Әти-әниләр «балагызда куркыныч авыру», ди­гән сүзне ишетүгә коелып төшә, шок хәлендә кала. Ләкин бу хәл­дә озак йөрергә ярамый, үзеңне кулга алырга, алга таба нишләргә икәнен тиз арада хәл итәргә кирәк. Шушы мизгелләрдә кемнеңдер ярдәмен тою бик кирәк, хәсрәт эчендә үзең генә түгеллеген аңлау мөһим. Кайбер әти-әниләр бала­лары дәваланганнан соң, үзләре дә волонтер булып китә. Билгеле, башта алар бу темадан читләшергә тырыша, онытырга телиләр – мо­ның өчен вакыт таләп ителә. Әмма чираттагы тикшеренүләргә килер алдыннан шалтыраталар, нәрсә кирәк, дип сорашалар.
1-7
Безнең фондның эшчәнлеге бик гади – балалар өчен тәга­ен нәрсәдер эшли ала торган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез дә бердәнбер сорауны бирәбез: ярдәм итә аласызмы? Ышанасызмы-юкмы, әмма тылсымчылар һәрвакыт бар. Без шуның белән бәхетле дә: безгә гел яхшы ке­шеләр очрап тора, һәм беркайчан да тискәре җавап ишеткәнебез юк. Алай гына да түгел, хәзер фондның дуслары бик күп. Көн саен безгә шалтыратып ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Без һәрвакыт элемтәдә, безгә шалтыратып яки язып була. Мондый яшәү рәвеше нарко­тикларга бәйлелек кебек. Бүлеккә бер көн килми калсаң, ниндидер мөһим эшең калган кебек гаса­биланасың.
Без офисыбызны махсус бул­дырмадык. Бөтен ярдәм туп‑ту­ры бүлеккә килә. Памперслар, көнкүреш химиясе, шәхси гигие­на әйберләре, азык‑төлек – өйдә кирәк була торган бөтен нәрсә дә кирәк. Бүлек бит, асылда, ба­лаларга һәм аларның әниләренә дәвалану вакытында икенче өйгә әйләнә. «Кыюлык Тартма­сы» дигән хәйрия проекты өчен уенчыклар, китаплар бик кирәк. Онкология бүлегендә ятучы бала­лар әлеге бүләкләрне авырттыра торган процедуралардан соң ала, һәм аларның күз яшьләре күпкә тизрәк кибә. Һәм, әлбәттә инде, без балалар арасында төрле бәй­геләр оештырабыз, мастер-класслар үткәрәбез, артистлар, рәссам­нар, музей һәм иҗат студияләре хезмәткәрләрен чакырабыз, төрле конфессия руханилары килә.
Безнең күп кенә дусларыбыз бүлеккә беренче тапкыр килгәч, аптырашта кала. Күрәсең, чын­барлык алар көткәннән үзгә бу­лып чыга: биредә якты, тыныч, һәрвакыт яхшы мөгамәлә, ә иң мөһиме – балалар үзләре. Һәм бер­нинди негатив юк.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: