Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Игезәкләр сүзсез аңлаша

Игезәкләр сүзсез аңлаша

Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында сигез пар игезәк бар. Суы шундыймы, һавасымы, тәгаен генә әйтә алмадылар. Ә менә Нурсинә һәм Тәбрис Гаффановлар гаиләсендә бер‑бер артлы ике тапкыр игезәкләр туа: Айрат белән Азат, Наил белән Наилә. Туганнар бүген кайда, ничек яши? Бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә? Яңа Иштирәккә баргач әнә шундый кызыклы язмышлар белән танышып кайттык.

27 января 2023

АЙРАТ БЕЛӘН АЗАТ
Ни аяныч, Тәбрис абый белән Нурсинә апа исән түгел икән. Ике ел элек башта әти кеше, аннан Нурсинә апа бакыйлыкка күчкән. Авылның алдынгы уңган гаиләсе саналган алар. Гаилә башлыгы колхозда хисапчы, ә Нурсинә апа сыер савучы булып эшләгән. Гаффановлар җиде бала – дүрт кыз, өч малай тәрбияләп үстергән. Шуларның өчесе бүген Яңа Иштирәктә гомер итә.
Бу гаиләдә беренче пар игезәкләр 1972 елда туа. Аңа кадәр Тәбрис абый белән Нурсинә апаның өч кызы була. Берьюлы ике малай тугач, ата кешенең башы күккә тия – нәсел дәвамчылары бит! Әлбәттә, малайлар моны үзләре белми, үсә төшкәч апалары шулай сөйли.
– Хәтерлим, игезәкләрне карарга өйгә кем генә килмәде! Бер тамаша инде, – диде Гаффановлар гаиләсендә иң өлкән бала Гөлфия Зәйниева. – Аларның матурлыклары... Игезәк балаларын тапкач та, әни ике айдан эшкә чыкты. Йодрык кадәрле ике малай күбрәк минем җаваплылыкка калды. Аларга кемдер зур бишек ясап биргән иде. Әнә шул бишектә тирбәтеп үстердек. Аллаһның рәхмәте, энеләребез тыныч булды. Бер дә елап аптыратканнарын белмим.
Азат белән Айрат кечерәк чагында ике тамчы су кебек охшаш була. Еш кына аларны әниләре дә бутый. Шуның өчен ул аларга: «Азат, Айрат», – дип кенә эндәшкән.
– Мәктәптә укытучылар безне аермады, – дип көлде Айрат абый. – Мин математика, Азат гуманитар фәннәр буенча көчлерәк идек. Өй эшләрен эшләгәндә, җавап биргәндә укытучыларны еш кына алдадык.
– Ә телгә кайсыгыз үткенрәк? – дим.
– Алай аерып кына әйтә алмыйм инде, мине үткенрәк диләр...
– Айрат, Айрат, – дип сүзгә кушылды безнең әңгәмәне дикъкатъ белән тыңлап торган Гөлфия апа. – Кечкенә чагында бөтен серне ул чишә иде. Армиядән дә хатны бары Айрат язды.
– Красноярскида хезмәт иттек, – диде Айрат абый. – Игезәкләрне үзләре теләмәсә аермыйлар бит. Хәрби хезмәт юлын бергә уздык. Бер өйгә булгач, икебез дә хат язмадык инде. Азат янда утырып хатны тикшереп торды.
Бүген игезәк туганнар Яңа Иштирәктә гаиләләре белән яши. Берсе төп нигезгә, икенчесе бабасыннан калган җиргә йорт салган. Хуҗалыклар төрле булса да, бөтен эшләре уртак икән. Башта берсендә, аннары икенчесендә эшлиләр. Иң кызыгы – ике килен, игезәк туганнарның хатыннары да бик тату.
– Мин өйдә булмыйча, берәр эш килеп чыкса, җәмәгатем Азатка шалтырата, – диде Айрат абый. – Шалтыратмасалар да керәбез. Аларның өйдә түгеллеген белсәм, малларын карап чыгам. Азат безнекен шулай итә. Синеке, минеке юк инде бездә.
– Без аларга шаккатабыз: күз карашларыннан аңлашалар, – диде Гөлфия апа. – Ничек шулай ул, ис китә. Үскәндә дә мин аларның ызгышканнарын белмим, югыйсә малайлар бит. Сигез‑тугыз яшьләрендә атка атланып көтү көттеләр. Ат иярләргә буйлары җитмәгәч, чиләк куялар иде. Аннары, әнигә дә гаҗәпләнәм: шул зур көмәне белән дә фермада эшләп йөрде. Әле таналар өйрәтте. Ничек сыерлар сөзмәгән, типмәгәндер. Шулкадәр эшләп йөреп тә, малайларны вакыты җиткәч кенә тапты. Сәламәтлеге нык булган!
WhatsApp Image 2022-10-20 at 12.19.24
 ХӘЙРУЛЛИНА ЛИЛИЯ ИЛСУР КЫЗЫ, РЕСПУБЛИКА КЛИНИК БАЛАЛАР ХАСТАХАНӘСЕ ОНКОЛОГЫ, ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ АКУШЕР-ГИНЕКОЛОГ: 
– Игезәкләр (шул исәптән өч бала да) утыз йөклелекнең берсендә очрый. Соңгы елларда игезәкләр туу очрагы күзгә күренеп арта. Бу күбрәк ЭКО нәтиҗәсе дә. Әлбәттә, гадәти ысул белән дә дөньяга киләләр. Соңгысына нәселдәнлек факторына бәйле. Димәк, әти яки әни ягыннан игезәкләр булган. Шулай ук әнинең яше дә (өлкәнрәк булса) игезәкләр туу мөмкинлеген арттыра. Хатын-кыз карынында ике йә өч бала йөртә икән, табиблар аларга тагын да игътибарлырак була, чөнки организмга авырлык бермә-бер арта. Гадәттә, андый очракларда балаларны ярып алалар. Карынында игезәк бала йөрткән ана күп очракта кырык атнага кадәр түзми, иртәрәк бәбили. Игезәкләр өчен 35-36, ә өч игезәк өчен 32 атна норма санала. Әйе, бүген медицина көчле: бер килога кадәрле туган сабыйларны да аякка бастыралар. Ләкин бу бик четерекле эш. Җитлекмичә туган сабыйларның сулыш алу юллары, башка әгъзалары формалашып бетмәгән була. Шуның өчен булачак ана йөклелек чорына бик җитди карасын иде. Гомумән, бу барлык йөкле хатын-кызларга да кагыла.

Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: