Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Игезәкләр сүзсез аңлаша*

Игезәкләр сүзсез аңлаша*

Ярты гасыр элек Татарстан студентларыннан тупланган авыл хуҗалыгы отрядлары, уңыш җыюда булышу өчен, беренче тапкыр Әстерхан өлкәсенә юл тота. Безнең төзелеш отрядларының авыллар, бөтен ил үсешенә керткән өлешен сумнарда да, километрларда да, тонналарда да хисаплап бетерерлек түгел. Аларны яшь эшче көчләр буларак кына түгел, ә халыкка культура алып килүче көч буларак та югары бәялиләр. Студентлар авыл кешеләре өчен лекцияләр укый, үзешчән сәнгать концертлары, дискотекалар, җыр фестивальләре, төрле түгәрәкләр һәм спорт ярышлары оештыра – Әстерхан өлкәсе 18 еллык Татарстан сезоннарын беркайчан да онытмаячак.

27 января 2023

Студент чорының романтикасы инде шактый еллар элек тәмамланса да, анда катнашучыларның күбесе өчен Түбән Иделгә ул сәяхәтләр студент чагындагы яшьлекнең иң якты һәм бәхетле хатирәләре булып кала.
Төзелеш отрядлары хәрәкәте яшьләр арасында хәзер дә популяр. Бүген «Россия студентлар отрядлары» оешмасы 240 меңгә якын егет‑ кызны берләштерә. 2023 елда республиканың студентлар төзелеш отрядлары хәрәкәте үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәчәк. Авыл хуҗалыгы студент отрядлары да Яңа ел алдыннан бәйрәм итте, аларның ярты гасырлык юбилее булды. Казан дәүләт медицина университетында, яшьлек дуслары – студентлар төзелеш отрядлары ветераннары белән очрашу һәм «Татарстан» журналы белән үз хатирәләрен уртаклашу өчен, кайчандыр студент булган апа-абыйлар җыелды.


IMG_0009
Фирая Фәсхетдинова, Казан дәүләт педагогика институты:
ТӨЗЕЛЕШ ОТРЯДЫ – ҺӘРКЕМ БЕР-БЕРСЕНӘ ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН ЗУР ГАИЛӘ УЛ 
– 19 яшемдә, әле япь‑яшь кыз чагымда, эләктем мин төзелеш отря‑ дына. Беренче сәфәрем Молдавиягә булды – төче чия, слива, алма, гру‑ ша, шәфталу, виноград җыярга бардык, ә икенчесендә инде Әстерхан өлкәсенә юл тоттык. Төзелеш отряды – бер зур гаилә ул, анда барысы да тату яши һәм бер-берсенә булыша.
Безнең төркем составында педагогика институты кызлары гына иде. Әлбәттә, безгә көчле ир‑ат куллары һәрвакыт җитмәде: нәрсәдер төзә‑ тергә, эшләтеп җибәрергә, корырга кирәк була бит. Ярый әле якында КАИ егетләре бар иде, алар һәрвакыт ярдәмгә килде.
Һәр көнне мәзәк хәлләр булып тора иде. Мәсәлән, дымлы эссе кли‑ матта черкиләр интектерде, аларның безелдәвеннән беркая да качып котыла алмыйсың. Ул тавыш көндез дә, төнлә дә җәфалады. Ә ничектер йокларга кирәк бит. Монда да безне егетләр коткарды, алар, смена‑ лар арасында ял итәр өчен, төрле җәймә һәм марлядан чыбылдыклар ясау җаен тапты. Хәтерлим, өйгә кайткач та, черки безелдәгән тавыш әле бик озак колакта зыңлап торды.
Әлбәттә, без басу-кырларда гына эшләмәдек. Мәсәлән, педагоглар буларак, сезон дәвамында без җирле мәктәп өчен дәресләргә кирәкле уку‑укыту материаллары әзерләргә өлгердек, андагы халык моның өчен озак еллар безгә рәхмәтле булды.
Төзелеш отряды миңа хәзер дә иң авыр хәлләрдән чыгу юлын бик җиңел табарга булыша торган искиткеч тәҗрибә бирде. Студентлар отрядында чыныгу узганнарның барысында да җаваплылык тойгысы канына сеңгәндер, дип уйлыйм.


IMG_0004
Сергей Большаков, Чаллы (Брежнев) сәнгать училищесы:
ТӨЗЕЛЕШ ОТРЯДЫ – ГОМЕР БУЕ СИНЕҢ БЕЛӘН КАЛАЧАК КЕШЕЛӘР УЛ 
– Төрлесе булды, әмма без ул вакытның яхшы якларын гына хәтерлибез…
Беренче тапкыр студентлар отряды белән 21 яшемдә Әстерхан өлкәсенә помидор, кыяр уңышын җыярга бардым. Шул вакытта ук командир булдым.
Аннары инде «Татарстан» штабы составында Әстерхан өлкәсенең безнең студентлар эшләгән барлык террито‑ рияләрен тикшерергә бардым: пляжлар, коену урыннары ачтык, җиһазларны, янгын куркынычсызлыгын тикшердек.
Бу бик күңелле һәм ирекле чак иде!
Эштән соң учаклар ягып, гитара белән җырлашып утырдык, төрле бәйрәмнәр һәм футбол чемпионатлары үткәрдек, хәтта колхозларга барып, концертлар да куеп йөрдек.
Беркөнне бик кызык хәл булды. Лагерьда алты уку йор‑ тыннан студентлар яши иде, безнең төркемдә сәнгать учи‑ лищесыннан музыкантлар булгач, берсен быргычы итеп билгеләделәр. Һәр иртә ул безне быргы кычкыртып уятырга тиеш. Ахыр чиктә кемнедер бу шулкадәр туйдырган ки, быргыны бәдрәфкә батырган. Әлбәттә, аны соңыннан табып алдылар, юдылар. Ләкин быргычы безне инде бүтән алай уятмады.
Төзелеш отрядлары – искиткеч тәҗрибә һәм гомер буе синең белән калачак кешеләр ул. Без әле дә дуслык‑ ны өзмибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, хәтта башка шәһәрләргә күченеп киткәннәр белән дә очрашабыз, шал‑ тыратышабыз.


IMG_0012
Зиннур Гәрәев, КДМИ:
ТӨЗЕЛЕШ ОТРЯДЫ – МИҢА ҖИТӘКЧЕ БУЛАРАК ФОРМАЛАШЫРГА ЯРДӘМ ИТКӘН ТӘҖРИБӘ УЛ
– Студентлар хезмәт отрядында сәфәрләрем саны белән рекорд куйдым – 10 тапкыр бардым мин! 1977 елдан Казан медицина училищесының линияле студентлар отряды, аннары «Коминтерн» җыелма отряды командиры, аннары «Татарстан» Россия студентлар отрядлары командасының куркынычсызлык техникасы буенча инженеры, соңрак янә «Татарстан» күчмә отряды командиры булдым... Ул елларда башта Молдавиядә, аннары Әстерхан өлкәсендә помидор, алма, груша, виноград, кавын-карбыз уңышын җыйдык.
Бу тәҗрибә миңа җитәкче буларак формалашырга, зур төркем белән эшләргә һәм үз-үземне тота белергә өйрәтте.
Беренче тапкыр 18 яшемдә бардым. Иң якты хатирәләремнең берсе – Идел култыклары һәм кушылдыклары аша узарга туры килгән автомобильләребезнең паромда төнге кичүе. Линия отрядлары командирлары һәм комиссарларының эше шулхәтле төгәл оештырылган иде! Исең китәрлек!
Мин ул вакытны сагынам. Әмма без, әлеге төзелеш отрядлары әгъзалары, бер-беребезне онытмыйбыз, ешрак очрашырга, ул чакларда ничек рәхәт булганын тагын бер искә төшерү өчен, бәйрәм һәм истәлекле кичәләр оештырырга тырышабыз.


байбиков
Рәшит Байбиков, КДМИ:
ТӨЗЕЛЕШ ОТРЯДЛАРЫ ИЛНЕҢ БАРЛЫК ПОЧМАКЛАРЫНДА ДУСЛАР ТАБАРГА МӨМКИНЛЕК БИРӘ
– Студентлар төзелеш отрядына мин 1981 елда Буа медицина училищесының 1 нче курсын тәмамлаганнан соң эләктем. Алты ел эчендә бик күп тәҗрибә һәм истәлек-тәэсирләр тупланды.
Һәр проект үзенчә кызыклы булды.
Өч ел Молдавиягә помидор һәм ташкабак җыярга бардым, беренче елны отрядның гади бер әгъзасы, ә чираттагы ике елда бригадир булдым. Аннары 1987 елда «Эскулап» отряды командиры вазифасында Тәтеш районының Олы Әтрәч авылында – мәктәп, ә 1988 елда Алтай крае Поспелиха районының Поспелиха авылында Мәскәү энергетика институтының Казан филиалыннан «Энергия» отряды белән бергә тимер‑бетон эшләнмәләр заводы төзедек.
Ләкин без эшләп кенә калмадык. Тормыш кайнап торды: һәр кич дискотекалар оештырдык, фестивальләр үткәрдек.
Без һаман да бер-беребез белән дуслыкны саклап, аралашып торабыз. Быел, мәсәлән, монысы – студентлар төзелеш отряды белән бәйле җиденче чара. Төзелеш отрядлары илнең барлык почмакларында дуслар табарга мөмкинлек бирә.
Лучший командир строительных отрядов КГМИ
Рәшит Байбиков, КДМИ. 1987–1992 елларда төзелеш отрядларының иң яхшы командиры. ВЛКСМ өлкә комитеты аны Болгариягә туристлык юлламасы белән бүләкли (1988 ел)
IMG_0080
- Һичшиксез, бу тәҗрибә һәм җылы хисләр безнең белән гомерлеккә калачак… Алексей Созинов, студентлар төзелеш отрядлары ветераны, КДМУ ректоры.


IMG_0040
Алия Адиева, «Россия студентлар отрядлары» Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге комиссары:
ТӨЗЕЛЕШ ОТРЯДЫНА ЭЛӘГҮ ӨЧЕН ЯШЬ ҺӘМ АМБИЦИЯЛЕ БУЛУ ДА ҖИТӘ
– 2023 елда республикабызда зур һәм әһәмиятле вакыйга көтелә – Татарстанның студентлар төзелеш отрядларына 60 ел тула. Шуңа күрә хәзер актив рәвештә төрле чаралар – студентлар хезмәт отрядлары ветераннарының очрашулары үткәрелә. Бу бик сөендерә, без ул кешеләрнең ярдәмен, аларның хезмәтебезне хуплануын тоябыз, димәк, дөрес юнәлештә барабыз.
Без әүвәлге буыннарның традицияләрен хөрмәт итү һәм саклау гына түгел, аларны арттырабыз һәм яңартабыз, яхшыртабыз да.
Хәзер төзелеш отрядлары кеше тормышының барлык икътисади тармакларына өлеш кертә: төзелеш, мәгариф (лагерьларда вожатыйлар), медицина (табиблар), сервис хезмәте күрсәтү һәм кунаклар кабул итү өлкәсе (хостеслар, барменнар, ашчылар), җитештерү (республиканың эре‑эре заводларында), тимер юл (проводниклар отрядлары).
Безгә ничек эләгеп була? Моның өчен яшь һәм амбицияле булу да җитә. Барыгызны да студент отрядларының республика штабында көтәбез, адресыбыз: Тукай урамы, 58 нче йорт.
Анастасия Маркелова
Фото: Алсу Шакирова
* «Юкка түгел, юкка түгелдер», Наҗар Нәҗми шигыре.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: