
«Бүгенге көн ритмын тоярга омтылам»
Бездә кунакта – Илдар Хәйруллин
28 июля 2020
Илдар Хәйруллин (1950 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә туган) Татарстанның халык артисты, РФның һәм ТАССРның атказанган артисты.
1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. 1975 елда үзе укыган училищеда актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә. Бүген дә остазлык эшен алып бара. Үзен режиссер ролендә дә сынап карый.
Аның рольләре: Таймораз – «Борчылма, әнием» (Н. Думбадзе), Алим – «Эңгер-меңгер» (А. Гыйләҗев), Исмәгыйль – «Диләфрүзгә дүрт кияү», – «Ат карагы», Лауренсио – Григорий «Җүләр кыз» (Лопе де Вега), Таһир – «Мәхәббәтең чын булса» (Х. Вахит), Абдулич – «Һиҗрәт» (Н. Исәнбәт), Шагыйрь – «Моңлы бер җыр», Хәбир – «Сөяркә» (Т. Миңнуллин), Карандышев – «Бирнәсез кыз», Худобаев – «Җимерелгән бәхет» (А. Островский), Кияү – «Кияү белән кәләш» (М. Байҗиев), Ильяс – «Казан сөлгесе», Исмәгыйль – «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин), Максим – «Һаваларда йолдыз» (М. Горький буенча), Труффальдино – «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К. Гольдони), Җанбай – «Идегәй» (Ю. Сафиуллин), Карак – «Карак» (З. Хәким), Инсаф – «Әни килде» (Ш. Хөсәенов), Пеппино – «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо), Закир – «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф. Бүләков), Тамерлан – «Исәнмесез» (М. Гыйләҗев) һ.б.
Йолдызнамәләргә ышанам. Мәсәлән, мин Игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Үземдә чынлап та ике кеше яшәгәнен сизәм. Әйтерсең яртыга бүленгәнмен... Үзгәрүчәнлек хас. Миндә генә алай түгел икән, менә, мәсәлән, Фирая Әкбәрова да Игезәкләр йолдызлыгында туган. Ул да, башка коллегаларым да шулай ди. Тагын Игезәкләрне берьюлы өч эшне эшли ала, диләр. Дөрес бу. Мин телевизордан яңалыклар карыйм, пьеса укыйм, шул ук вакытта пьесага конспект та төзи алам. Яки берьюлы өч концерт әзерлим, берничә тапкыр шулай булды.
Тик утыра алмыйм. Ике‑өч көн дәвамында, эш кушып шалтыратмасалар, борчылам. «Мин әллә беркемгә дә кирәкмимме соң?» – дип уйлап йөри башлыйм. Эшсез, рольсез тору иҗат кешесе өчен иң авыры...
Безнең һөнәрнең тагын бер тискәре ягы бар – эмоциональ яктан янасың. Шуңа да нервларны саклау бик мөһим.
Минем өчен актерлык һәм остазлык эше аерылгысыз. Бер юнәлешнең ике тармагы ул. Тегендә дә – иҗат, монда да. Укыту сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән, мин шуңа инандым. Күп кеше укытырга алынып карады, ләкин булдыра алмады. Моның сәбәбен төгәл генә әйтү авыр. Яшьләрне тоемларга кирәк, димме. Студентлар белән эшләү рәхәт, анда энергетика алмашы, дәрт ташып тора. Алар арасында булгач, син үзеңне дә тиешле югарылыкта тотарга тырышасың. Алар еш кына: «Илдар абый, болай киенмиләр бит, мондый музыка тыңламыйлар», – дип киңәш тә бирә. Ә мин бүгенге көннең ритмын тоярга телим икән, һичшиксез, аларга колак салырга тиешмен.
Спектакльдә эшләү бүтәнчә, укытуга караганда җиңелрәк кебек тоела. Спектакльнең технологиясе инде репетицияләрдә табылган. Шул юнәлештә уйныйсың. Ә студентларга белем биргәндә, һәр дәрес – яңалык. Алар яныннан җир сөргән кебек арып, талчыгып чыгасың, ләкин рәхәт бер ләззәт тоясың. Әлбәттә, студентлар әзерләнеп килсәләр, бирелеп эшләсәләр. Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү зарур.
Театр училищесында беренче курсларны алгач, бер ел дәвамында аларны сәхнәгә чыгып исәнләшергә өйрәтәм. Артист тамашачыны күрергә, тоярга тиеш. Ул бик зур, четерекле эш. Аның үзенең технологиясе бар. Иң мөһиме – каушаудан качарга өйрәтү.
Каушаудан качуның берничә юлы бар. Шуның беренчесе – эчке һәм тышкы ирек булсын, ягъни яшь артистны эчтән бернәрсә дә зынҗырлап тормасын. Тышкы ирек дигәнем – буыннар катмасын, диюем. Аның өчен артист булачак кеше үзенең психологиясе, тәне белән идарә итә белергә тиеш. Артистка үзен тою кирәк: сәхнәдә ничек басып тора, ничек хәрәкәт итә һ.б. Тагын бер бик мөһим нәрсә: яшь артистка игътибарын тупларга кирәк. Мисал өчен, спектакль куясы көнне мин иртәдән шуның белән яшим. Яшьрәк чакта, күп уйнаган вакытта, кичен зур спектакль бар икән, театр училищесында дәресләрне дә кичектерә идем.
Рольгә керү дигәннән. Андый чакта башка энергетика белән яшисең. Моны миңа улым Искәндәр сөйләде. Ул данлыклы «Кара чикмән»дә этне уйнады бит. Зур спектакль, бик бирелеп уйнарга кирәк. Искәндәр әйтә: «Әти, ышанасыңмы, «Кара чикмән»не уйнарга барырга чыкканда, ишек алдындагы этләр минем янга җыела. Һәм мине капкага кадәр озатып баралар. Бүтән көнне алар мине күрми дә. Спектакльдән кайтканда каршы алалар. Мин башта моңа игътибар итмәдем. Кат‑кат тикшереп карагач кына инандым». Моның сәбәбе бик гади – Искәндәр ул көнне башка рухта яши, ә этләр – табигать балалары, моны тоя...
Театр тарихын карасак, Хәлил Әбҗәлилов – Хуҗа Насретдин, Шәүкәт Биктимеров – Әлмәндәр, Равил Шәрәфиев – Әҗәл, ә мин Мырау Батыр булып истә калдым. Мин моңа уңай карыйм, кызык бит. «Мырау Батыр»да уйнау минем өчен зур яңалык иде. Халык белгән әкият, күпсерияле фильм итеп төшерелде. «Мырау Батыр»га кадәр музыкаль телесериал төшерелгәне булмады бит. Ул чакта аның төгәл ничек эшләнәсен берәү дә белми иде. Композитор Рәшит Абдуллин төнлә белән җырларны иҗат итә дә, без аны иртән студиягә килеп тыңлыйбыз. Һәм шунда ук яздырабыз да. Ә уникедән соң, Композиторлар йортына барып, фильм төшерәбез. Бик кызык тәҗрибә булды ул. Үзенә күрә бик бирелеп, шаярып та эшләдек.
Хикмәт тискәре яки уңай рольне уйнауда түгел, хикмәт – драматургиядә.
Студентларны чыгарганда: «Мин сезгә күп яки зур рольләр теләмим, мин сезгә үз режиссерыгызны табуыгызны телим. Сез аңа, ул сезгә ышана торган кеше булсын», – дип әйтәм. Шунда гына иҗат була. Режиссер белән актер бер-берсен тоеп хезмәт итә икән, әйбәт нәтиҗә чыга. Мисалга, уңай рольне алыйк. Матур кыяфәтле, һәйбәт тавышлы артист сәхнәгә чыкты, ди. Ә ул истә калмый. Аның энергетикасы да, харизмасы да юк. Шунда ук тамашачы алдына кечкенә генә, кәкре аяклы артист чыга, аның роле дә зур түгел, тик ул бөтен сәхнәне дер селкетә. Әйтәм бит, хикмәт актерның сәләтендә, аның энергетикасында.
Кеше гел начарлыктан, яки яхшылыктан гына тормый. Константин Станиславский әйткән: «Яхшы кешедә, геройда тискәре сыйфатларны эзлә, ә тискәре кешедә уңай сыйфатларны эзлә». Кеше күпкырлы була. Бу табигатьнең зур бер сере. Карап йөрисең, бик яхшы кебек, аны барысы да мактый. Үзе дә мактана. Ә бервакыт әшәкелек эшли һәм син аның ни дәрәҗәдә пычрак икәнлеген күрәсең. Мисал өчен, исерекләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар бар. Аларны сүгәләр, бөтен начарлыкта гаеплиләр. Ә бит алар арасында да яхшы күңелле, изгелек эшләүчеләр байтак. Тик алар ул турыда кычкырып йөрми. Кызганыч, кешенең эчке дөньясын бар тирәнлегендә аңлап, күреп бетереп булмый.
Марсель Сәлимҗанов кулына мин уналты яшемдә килеп эләктем. Театр училищесына укырга кергәч булды ул. Мин әллә нинди зур шәхесләр белән аралашып үсмәдем. Островский урамында яшәгән гади шәһәр малае идем. Студент булгач, театрга йөри башладык. Шуның белән бергә зур шәхесләрнең өендә дә булырга туры килде. Әлбәттә, аларның иң зурысы Марсель абый иде. Сер түгел, һәр шәкерт үзенең укытучысына мөкиббән була. Аннан курка да, ярата да, хөрмәт тә итә. Миндә дә шулай булды ул. Өстәвенә, Марсель абый бик белемле дә иде, университетның юридик факультетында укыган бит. Атаклы артистлар гаиләсендә тәрбияләнгән кеше буларак та, ул безгә бик күп сабак бирде.

Театр училищесында дүрт ел укыганнан соң, Марсель абый безне театрга эшкә алды. Биш елдан соң ул мине үзенә ассистент итеп укытырга чакырды. Студентларга белем бирергә өйрәтте. Шулай башланган дуслыгыбыз гомергә дәвам итте. Күп еллар буена җәйге ялларны бергә уздырдык. Өйләнгәч, минем гаиләне дә үз канаты астына алды. Алсуны да бик яратты.
«Килька консервасы» ашап, гастрольләргә өчәр көн барырга туры килде. Ләкин ул сәяхәтләр шундый күңелле булып истә калган. Әлеге дә баягы, монда да Марсель абыйның өлеше зур. Уңай шартлар эзләп, беркайчан самолетта очмады. Безнең белән плацкарт вагонда, пешкән күкәй ашап, кызык хәлләр сөйләп бара иде. Ул бит театрда үскән малай. Сугыштан соң булган сәхнә тормышын күргән, татарның атаклы артистлары белән аралашкан кеше. Шуннан соң башкалар да истәлекләре белән уртаклаша башлый, уен‑көлке китә. Менә шуңа күрә юлда йөрү бер дә авыр, озын кебек тоелмый иде. Марсель абый рух тудыра белде. Камал театрында традицияләрне саклауда, коллективны туплауда да аның өлеше әйтеп бетергесез зур.
Театрда Марсель абыйга дәвам булырдай кеше табылды. Фәрит Бикчәнтәев Марсель абыйның мәктәбен узган режиссер. Фәриткә Марсель абый юл ачты.
Бездә бит актерлар бик сизгер: хөрмәт булмаса, аны эшләтмәсләр иде. Ә Фәрит ихтирамга лаек. Туры килүен кара: Фәрит тә Марсель абый кебек театрда үскән егет. Аның кухнясын тирәннән белә. Шулай булгач, Камал театрында эстафета дәвам итә.
Туфан абый киткәч, татар драматургиясе саекты.
Сәнгатьтә кемгәдер охшарга ярамый, һәр кеше бүтәннәрдән аерылып торырга тиеш. Туфан Миңнуллин шундый иде – бүтәннәрне кабатламады. Дүрт елга бер тапкыр курс чыгарам. Аларга диплом спектакле куйганда, пьесалар эзли башлыйм. Берсе аның – татар классикасы, икенчесе заманча булырга тиеш. Соңгысына мин еш кына Туфан Миңнуллинны сайлыйм. Бөтен татар драматургиясен актарам һәм бер нәтиҗәгә киләм: «Ярый безнең Туфан абыебыз булган икән». Югыйсә алтмышынчы еллардан бирле драматургиябез бик аксар иде. Ул үзенең иҗаты белән безне баеткан һәм бүтән язучыларга да ниндидер этәргеч биргән талантлы каләм иясе.
Өметле бер кеше бар әле – Илгиз Зәйниев. Фәрит укучысы. Һәм ул яшьләргә дөрес юнәлеш бирә.
Студент вакытыннан хәтерлим, кайчан карасаң да, Илгизнең кулында китап булыр иде. Нәрсә укый, дисәм, драматургия икән. Илгиз, Шекспирдан башлап, бөтен пьесаларны укып чыкты. Шул рәвешле драматургиянең нигезен, структурасын аңлады. Ни кызганыч, күп язучылар ул әйберләрне күрергә дә теләми.
Берсендә бер язучы пьеса алып килгән. Укып чыктым.
– Начар, – мин әйтәм.
– Ничек инде начар? – ди.
– Бөтен дөнья драматургиясен укымыйча, яхшы әсәр иҗат итеп булмый, – дим.
– Университетта укыдым, – ди.
– Кемне беләсең? – дим.
– Таҗи Гыйззәт әсәрләрен яхшы беләм...
Ләкин бит Таҗи Гыйззәт Шекспир да, Лопе де Вега да түгел. Ни кызганыч, драматургияне белүебез Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчуриннарда гына туктала. Алары да, һичшиксез, кирәк, әмма бит дөньяныкын да белү зарур.
Бала тәрбияләүгә килгәндә... махсус рәвештә шөгыльләндем дия алмыйм. Шунда бергә, өй белән театр арасында кайнаганбыз. Искәндәр сәхнә артында үсте. Шөкер, проблема, борчу китергәнен хәтерләмим. Әдәпле, тыныч бала булды ул. Шулай да миңа ошамаган нәрсәдер эшләсә, бер генә карап ала идем. Кеше алдында баланы сүгеп утырып булмый бит. Ә бездә, артистларда, мимика көчле. Бер карап алу да җитә.
Мин үз‑үземә гел тәнкыйть белән карыйм. Шуңа күрә үземне бик әйбәт әти булдым дип әйтә алмыйм. Ничек бар, шулай инде. Аллага шөкер, Искәндәр йөзебезгә кызыллык китермәде.
Дәү әти белән дәү әни оныкларны ярата, иркәли, бу табигый күренеш. Монда да, Аллага шөкер, дим, Искәндәр аларга яхшы йогынты ясый. Миңа караганда да, балаларын әйбәтрәк тәрбияли кебек тоела.
Хәтергә бер вакыйга кереп калды. Искәндәр тәмәке тарта иде. Оныкка өч яшьләр тирәсе булгандыр. Карасам, бала кәгазьне түгәрәкләгән дә, тәмәке формасы ясап, аны авызына кабып йөри. Искәндәргә әйтәм: «Күрдеңме, сине кабатлый ул!» Сөбханалла, улым икенче көнне үк тәмәкесен ташлады. Бала тәрбияләгәндә күп сүз кирәк түгел, ул синең арттан иярә генә.
Тәрбия исәнләшүдән башлана. Мин студентларны сүкмим. Алар бит әле күпне белми, бүтән дөньядан киләләр. Беренче дәрестә әдәп‑әхлак турында сөйлим. «Училищега килеп кергәч тә, иң беренче эш итеп, исәнләшегез. Кеше белән сөйләшкәндә елмаеп сөйләшегез», – дим. Мин хәтта үзем укытмаган студентларны да исәнләшергә өйрәтәм. Мисал өчен, рус төркемнәрендә укучылар янәшәдән исәнләшми узып китә. Алар янына киләм дә: «Исәнмесез», – дим. «Ә без сезне белмибез», – диләр. «Ә сез монда чит кешеләр йөри дип уйлыйсызмы?» – дим. Шуннан соң минем белән әллә кайдан күреп исәнләшә башлыйлар.

Унике ел «Татар җыры»н сәхнәгә куйдым. Марат Гәрәев чакыргач, бу эшкә бик кызыксынып, яратып алынган идем. Баштарак юнәлешен эзләдек, фикер алышулар, эзләнүләр күп булды. Өч тапкыр минем белән хушлаштылар, өчесендә дә яңадан чакыртып алдылар. Әйбәт эшләдек дип саныйм. Иң мөһиме – без аның драматургиясен таптык. Ә аннан соң... бертөрлелектән качу булдымы, туеп китүме, проекттан баш тарттым. Узган ел фестивальнең егерме еллыгын оештырганда, бүләк бирергә мине дә чакырдылар. Сәхнәдән карап утырганда бер фикер туды: «Татар җыры» җыр бәйрәме булудан туктады. Гадәти концертка кайтып калды.
Еш кына әйтәм: «Ни өчен эстрада концертларыннан шедеврлар көтәсез?» Яңалык түгел бит – эстрада җиңел жанр. Мисал өчен, кичен кәефем начар иде, җиңел генә музыка тыңларга дип концертка килдем. Проблема вакытлыча онытылып торды. Әгәр җитди җырлар тыңлыйсың килсә, романс кичәсенә бар. Әнә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе елына ничә шундый концерт оештыра. Әгәр дә татар халык җырларына ихтыяҗ бар икән, Айдар Фәйзрахмановның фольклор группасы чыгышын карарга кил. Без бит азык‑төлек кибетенә кергәч, казылык алганда, башта аның этикеткасын карыйбыз. Концерт белән дә шул хәл, тамашачы башта афишаны укысын. Җырчы ошамаса, бармасын гына. Барысы да эстрада артистларын сүгә, ә заллар тулы бит. Дәррәү кубып алкышлап утыралар. Кайтканда... шуны сүгәләр. Начар булгач, залдан чык та кит. Белдер үзеңнең ризасызлыгыңны! Ник болай булды, дип уйлансын артист! Җырчылар әллә кайдан килми, алар җәмгыятьнең бүгенге халәтен күрсәтә. Әгәр дә бүген Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев кебек җырчылар юк икән, димәк, андыйларга ихтыяҗ юк.
Мин үзем классик карашлы, кешеләр арасында булган гадәти мөнәсәбәтләрне яратам. Шул исәптән театрда да.
Бүгенге яшьләр фантастик элементлар булган мифологик театрга басым ясый. Ни өчен шулай соң? Беренчедән, юньле драматургия, пьеса юк. Икенчедән, кую җиңелрәк. Анда күп әйбер аңлашылмый. Алар өчен эчтәлек түгел, форма беренче урында. Русларда да Европага иярү, үзебезнең классик театрдан китү күзәтелә. «Эх-хе... Ой!!!» – дия-дия, сәхнәдә сикерәләр. Аның бит мәгънәсе юк. Берәү кулларын болгап, караңгылыктан килеп чыкты, ул да түгел икенчесе атылып чыкты... Мондый спектакльгә басым ясаучыларның максаты – кешечә булмасын. Мин моның серен яшь режиссерлардан сораганым бар. «Яңа сурәтләү чараларын эзлим», – диләр. Соң, җаныем, син башта искеләрен өйрән, аларны аңла. Аннан соң, үзеңнең таләбең буенча, яңа формалар эзләрсең. Мисалга, музыка сәнгатен алыйк. Музыкант эшне ноталар өйрәнүдән башлый, аннан кечкенә пьесалар уйнап карый. Шуннан соң классикага күчә. Һәм аннан соң гына джазга, симфониягә китә.
Кеше татар телендә сөйләшсен өчен, әти-әнисенең татар телендә сөйләгәнен ишетеп үсәргә тиеш. Әби-бабасының да аның белән татарча сөйләшүе мәҗбүри. Сөйләшү генә түгел, бала милли рухта тәрбияләнергә тиеш. Эш бу кыйммәтләрне аңлатудан башлана. Ә без иренәбез. Еш кына ата-аналар: «Бакчада яки мәктәптә рус телендә сөйләшәләр бит», – диләр. Ярар, анда сөйләшсеннәр. Тик, өйгә кайткач та, ата‑ана баласын төзәтми, чөнки иренә. Ата‑ана өйдә татарча сөйләшүне төп таләп итеп куйса, бала ана телен беләчәк!
Болай булсак, әдәбиятыбыз белән ни булып бетәр соң? Мисал өчен, язучыны алыйк. Аңа филология кануннарын белмичә ярамый. Аларны белми торып ничек язсын ул? Ә болар мәктәптә, югары уку йортында укытылмаса, аны каян беләсең? Егерме, утыз елдан кем безгә яңа әсәрләр язар?! Дөресен әйтим, бүгенге вазгыять уйландыра, куркыта...
70 яшьтә дә егетләр егәрлеге сизәм. Моның сәбәбе – тискәре энергетиканы үземә алмау. Әйе, үпкәлисең дә, рәнҗисең дә. Тик аннан соң кул селтим: «Әй, кадалып китсен», – дим. Үземне эчтән ашамыйм, бу яктан бәхетлемен. Тормыш иптәшем Алсу да мине шушы сыйфатым өчен мактый.
Яшәү рәвешенә килгәндә, сигез ел инде көн саен йөзәм. Хәтта спектакль беткәч тә ашыга‑ашыга бассейнга барам. Башта әле йөгерә идем дә, хәзер авыррак була башлады. Йөзү шулхәтле рәхәт, су бөтен аруны, начар энергетиканы ала. Моны мин генә түгел, белгечләр дә әйтә. Йөзгәндә кеше уйламый, барлык проблемалары читләшеп тора икән. Шул рәвешле организм тулысынча тернәкләнә.
Яраткан һөнәрем, гаиләм – барысы да яшәү көче бирә, Аллага шөкер!
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий