Илебезнең шәфкать туташы
Ул әсирләрне Мәскәүгә кадәр берүзе озата бара. Арча эвакогоспиталеннән киткәндә, 17 немецны кисәтеп куялар: «Александра Николаевнага хатын‑кыз дип кенә карамагыз. Кырыйгарак бер адым – шунда ук ут ачачак. Ул яктан да аның осталыгы бик яхшы – шикләнмәгез...» Сүз профессионал атучы турында бара дип уйласагыз, ялгышасыз. Александра Барышева бары тик гап‑гади шәфкать туташы була.
06 мая 2020
«ӘНИ СҮЗЕН ТЫҢЛАП...»
Госпиталь хезмәткәрләре дөрес әйтә: Александра Николаевна яхшы ата. Үсмер кыз моңа мәктәптә укыганда ук өйрәнә. Әлбәттә, ул кайчан да булса бу шөгыльнең кирәге чыгар дип башына да китерми. Ә тормыш, чынбарлык мәҗбүр итә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Александра Барышева 8 нче классны тәмамлаган була. Кызның ничек тә туган иле, җәмгыять өчен файдалы буласы килә. Һәм, озак уйлап тормыйча, Арча медицина мәктәбенә документларын тапшыра. Сугыш барганлыктан, уку елы сигез ай гына бара.
– Медицина мәктәбе курсын тәмамлаганда, миңа уналты яшь иде, – дип искә алды Александра Барышева. – «5» ле билгеләренә генә укыдым. Уку йортының җитәкчелеге документларымны Казанга – медицина институтына әзерли башлады. И, сөенгәннәрем! Бу турыда өйгә кайтып әнигә әйттем, тик ул кырт кисте: «Кызым, тормышлар бик авыр. Сине укытырлык чама юк. Әлегә шәфкать туташы булып эшкә урнаш. Сугыш бетеп, дөньялар тынычлангач укырсың», – диде. Шулай итеп, алга таба белем алудан баш тартырга туры килде. Юк, мин әнигә үпкәләмим. Тугыз бала, аларны бит ашатырга кирәк. Әти авыру. Кыен вакытлар...
Александра Николаевна бүген, инде тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше буларак шулай фикер йөртә. Ә ул чакта, туган иленә файда китерү теләге шул дәрәҗәдә көчле булган ки, хәтта әти-әнисе турында уйлау да икенче планга күчә. Югары белем алу хыялы чәлпәрәмә килгәч, ул иптәш кызы белән... Арча район хәрби комиссариатына китә.
– Менә безнең кулда диплом. Яраларны бәйли беләбез, укол кадарга өйрәндек, кирәк икән, күрсәтә алабыз. Безне фронтка җибәрегез әле, – диләр. Баш комиссар, серле генә елмаеп, кызларны тыңлап тора да:
– Рәхмәт, кызлар! Сез бик батыр. Сездән яхшы шәфкать туташлары чыгачак, моңа мин һич шикләнмим. Ләкин әле сезгә унсигез тулмаган. Исемлеккә беренче итеп язып куябыз, хәбәр көтегез. Ә хәзергә сезне юллама белән кая җибәрделәр, шунда барыгыз, – дип озатып кала.
– Ни өчендер бик тә фронка барасыбыз килде. Анда безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп кебек тоелды, – ди әңгәмәдәшем.
Тик чакыру килми дә, килми, яшь шәфкать туташларын фронтка чакыручы булмый. Хәер, кызлар баш комиссарның мыек астыннан гына елмаеп сөйләшүен янында чакта ук чамалый.
– Сугыш бетмәсә, яшебез тулгач, хәрби комиссариатка кабат килербез, – дип сөйләшеп куялар үзара.
Кеше эзләгәнен табар, диләр халыкта. Фронтка бармаса да, кызның хыялы тормышка аша – яралы солдатларны дәваларга насыйп була аңа. Дөрес, үзебезнекеләрне түгел, шулай да...
– 1942 елның 5 августында юллама буенча Әтнә районындагы балалар шифаханәсенә киттем, – дип дәвам итте сүзен Александра Николаевна. – Анда вакытлыча әти-әниләреннән аерылган балалар яши иде. Кайсының әниләре окоп казырга киткән, кайсының үлгән, ә әтиләре фронтта. Без, дүрт яшь шәфкать туташы, шундагы алтмыш баланың сәламәтлеген карап тордык. Шифаханә дип аталса да, анда шартлар әйбәт түгел иде. Ярый инде, балалар ачка тилмермәде. Ә менә безгә, шәфкать туташларына, бөтенләй шартлар начар. Ашарга юк, салкын бүлмәләрдә яшәдек. Әле өйләре якын булган кызларга җиңелрәк, туганнары ашарга алып килде. Миңа исә сынык та алып килмәделәр. Беренчедән, Әтнә Арчадан ерак, икенчедән, өйдә дә ашау ягы такы-токы. Тагын аларны борчымадым инде.
Александра Барышева Әтнә балалар шифаханәсендә 1944 елның июненә кадәр эшли. Ә аннан соң аны Арча эвакогоспиталенә җибәрәләр.
– Балалар шифаханәсендә мин бик нык бетерештем, – диде әңгәмәдәшем. – Салкын тиеп каты авырып яттым. Шифаханәнең директоры, мине кызганып:
– Александра, син монда үләсең. Бар, туган ягыңа кайт. Арча эвакогоспиталенә барып кара. Мин сиңа яхшы характеристика язып бирәм, – дип кайтарып җибәрде. Атлап түгел, йөгереп йөргән кыз, аяклары йөрмәс дәрәҗәгә җитеп, Әтнә балалар шифаханәсеннән чыгып китә.
– Аякларым йөрмәс булды. Гаҗәп тә түгел: тәүлегенә бер ипине өч шәфкать туташы белән бүлешеп ашадык.
«КУРКУ ТУРЫНДА УЙЛАМАДЫМ ДА»
Александра Барышева туган йортына кайта. Аз гына хәл алгач, эвакогоспитальгә китә. Директорны көткәндә, аякларының хәле бетә, санитаркадан коляска сорап ала. Бу хәлгә калган яшь кызны госпиталь җитәкчесе кызгана:
– Шәфкать туташын башта туйганчы ашатыгыз, дәвалагыз. Аннан эш бирерсез, – ди.
– Һич онытасым юк: өлкән шәфкать туташының мине эшкә аласы килмәде, – дип дәвам итте Александра Николаевна. – Гаепләмим, ул вакытта госпитальдәге әсирләргә ризык кеше башы исәбеннән кайта. Ә мин беркем дә түгел – әле эшкә урнашмаган, димәк, шунда эшләүчеләрнең ризыгын ашарга тиешмен. Әлбәттә, госпиталь җитәкчесенең сүзенә каршы килмәде. Мине ике ай дәваладылар. Аякка баскач, рәсми рәвештә эшли башладым.
Кызга бәхет елмая – Арча медицина мәктәбендә белем биргән укытучысы Фаина Галиевнаның биредә табиб булып эшләве ачыклана. Яшь шәфкать туташын ул үзенең канаты астына ала. Озак та үтми, Александра Николаевнаны өлкән шәфкать туташы вазыйфасына күчерәләр.
– Эвакогоспитальдә дәваланучы әсирләр милләтенә карап бүленгән иде, – диде әңгәмәдәшем. – Без венгрлар, румыннарны дәваладык. Немецлар кебек үк, СССРга каршы сугышсалар да, аларны бер‑берсе белән очраштырмыйлар иде. Чөнки ике арада бәхәс чыгу ихтималы зур. Госпитальдә әсирләр бер палатада ун‑унбиш кеше яшәде. Куллары богаулы түгел, төнгегә үзләре генә калалар иде.
– Ә сез, яп‑яшь кызлар, шул әсирләр янына ничек курыкмыйча керә идегез? – дим.
– Безнең белән конвой да керә иде. Автомат белән. Курку хисе юк иде. Ничек аңлатырга... Бу бит авыру белән табиб мөнәсәбәте. Үзләрен дәвалаганга, ашатканга, әсирләр безгә бик рәхмәтле иде. «Фронттан соң без җәннәткә эләктек», дип кабатладылар гел.
– Госпитальдән качу яки берәр табиб, шәфкать туташына һөҗүм очраклары булмадымы? – дим.
– Әсирләрнең качу очрагын хәтерләмим. Хәер, качып кая барсыннар инде. Ә менә бер шәфкать туташына һөҗүм булган иде. Һөҗүм, дип... Шәфкать туташы бер румын әсирен немецлар белән чагыштырган. Шуннан әсирләр моны палата уртасында чолгап алган. Конвой белән табиб кергәч кенә таралганнар.
Александра Барышева Арча эвакогоспитале ябылганчы эшли. Алай гына да түгел, соңгы эшелонны Брестка кадәр озата барган санаулы кешеләрнең берсе дә була. Ул көннәрне ветеран бүген дә хәтерли:
– Арчада дәваланган әсирләрне җыеп, мине һәм тагын ике лейтенантны поездга утыртып җибәрделәр. Мин, шәфкать туташы буларак, әсирләрнең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш идем. Безгә кораллар бирделәр. Әсирләрне тезеп бастырып, барысын да аңлаттылар. Миңа карата аерым игътибар булды. Хатын‑кыз дип кенә карамагыз, Александра Николаевна бик яхшы ата, дип, әсирләрне куркыткан булдылар.
– Ә чынлыкта яхшы ата идегезме соң? – дим.
– Әйе, яхшы ата идем. Безгә бит мәктәпкә «Военная подготовка» дигән фән керде. Практик дәресләр дә күп булды. Мин гел «унлы»га тидерә идем.
Арчада дәваланган әсирләр Мәскәүгә кадәр тыныч бара. Мәскәүдә исә вагоннарга бүтән әсирләр дә керә. Менә анда аяныч хәлләр була... Әсирләр бер‑берсен үтерә башлый.
– Ни сәбәпле? – дим Алексанра Николаевнага.
– Туган якларына алып кайтабыз бит. Кемдер СССРга каршы сугышмаган. Ә бичарадан ничара, дигәндәй, фронтка китәргә мәҗбүр булган. Моны иптәшләре дә белә. «Туган якка кайткач, синең нишләп йөргәнеңне тиешле оешмаларга җиткерәбез», – дип яныйлар. Шуннан талаш, ызгыш китә. Иптәшләрен яклап бүтәннәре дә кушыла. Берничә шундый конфликтны үземә дә туктатырга туры килде. Андый вакытта кулыңа корал аласың, йөзеңә зәһәрлек чыгарасың...
Әсирләрне озата киткән шәфкать туташы, бер ай дигәндә, янә туган нигезенә әйләнеп кайта.
«ЕЛАП АЕРЫЛЫШТЫК...»
Александра Барышева язмышы турында берничә фильм төшерергә булыр иде һәм төрле җанрда. Мисал өчен, сугыштан соңгы тормышы берәр мелодрама өчен менә дигән тарих.
Иң беренче шуны әйтим: батыр ханым игезәк балалар – малай белән кыз үстергән. Бүген ул улы, килене, оныклары белән бергә яши.
– Балаларымның геннары яхшы булсын, дип, махсус көчле, матур ир сайладым, – дип елмайды Александра Николаевна.
– Һәм шундый кешегә кияүгә чыктыгызмы? – дидем.
– Юк, кияүгә чыкмадым, дөресрәге, балаларымның атасы белән язылышмадык. Ә болай рәсми рәвештә кияүдә булдым мин.
Бактың исә, Александра Николаевна Арча егетенә кияүгә чыккан. Тик биш елдан, балалары булмау сәбәпле, аерылышканнар.
– Иремнән ялынып диярлек сорадым: «Ирләр болай да аз, зинһар, бүтән хатын‑ кызга өйлән. Тулы гаилә булып яшәрсең, балалар сөярсең», – дидем. Ул риза булды. Озакламый ул икенче кызга өйләнде. Бер‑ бер артлы ике балалары туды. Тик ирем атна саен диярлек яныма килеп йөрде. «Сине оныта алмыйм», – дия иде. Ә мин аны сүгә идем. Күрәсең, яратмаганмын. Кешеләр балалары булмаса да бергә яши, ә мин яши алмадым.
– Ә балаларыгызның атасы белән ничек таныштыгыз? – дим.
– Борис Арчага эшкә килгән иде. Инженер, төз гәүдәле, укымышлы, чибәр. Апага фатирга кергән иде ул. Мин бик күп укый идем. Берсендә шулай китаплар сорап килде. Сөйләшеп, аралашып киттек. Кинога чакырды. Бер уйламаган җирдән безнең арада мәхәббәт ялкыны кабынды. Мин ул вакытта район хастаханәсендә рентген кабинетында эшли идем.
Яшь ханым соңрак йөкле икәнен белеп ала. Бу турыда Бориска әйтә. Егет исә кызны үзе белән китәргә – Мәскәү өлкәсенә чакыра. Тик Александра ризалашмый.
– Ни өчен? – дидем, гаҗәпләнеп.
– Борис югары белемле, иптәшләре дә укыган кешеләр. Ә мин нәрсә, гади авыл кызы. Бер белмәгән җиргә ничек чыгып китәсең? Арчада инде фатирым бар, эшем яхшы. Без аның белән елап аерылыштык. Хатлар язып торырга, тагын күрешергә сүз куештык.
– Күрештегезме соң? – дим.
– Балалар тугач килде ул. Аралашып яшәдек. Балаларны үзе янына да чакырды. Борисның гаиләсендә дә игезәк балалар үсте.
Язмышлар, диген... Александра Николаевна үзе сиздермәскә тырышса да, миңа шулай тоелды: Борисыннан башка бүтәнне ярата алмаган ул... Кияүгә сорап килүчеләр дә күп булган, тик ул, балалар хакы дип, ул тәкъдимнәрне кире кагып яшәгән. Ә теге вакытта сөйгәне белән ни өчен Мәскәү өлкәсенә чыгып китмәгәне... Минем өчен сер булып калды. Кулына автомат тотып, әсирләр белән атналар буе поездда барган кыз чит җиргә китүдән куркып торыр идеме?..
Хәер, монысы инде безгә кагылмый. Уналты яшеннән фронтка китәргә теләгән, егерме яшендә әсирләрне дер селкеткән кызның язмышы да әнә шундый борма юллар аша сузылырга тиеш булгандыр...
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий