«Иң гаҗәеп сыйфатым – җанлылык, терелек»
Язмышлар. Йөз яшьтә дә ничек картаймаска
ТОРМЫШ ТУРЫНДА
– Миңа тормышта бәхет елмайды – вак-төякләрдә дә, иң әһәмиятле гамәл-адымнарда да. Бәхетле гомер кичердем. Рәшәткә артына тыгып куя алалар иде, шөкер, котылып калдым. Шундый сынаулардан соң кырык яшькә кадәр гомер дә итә алмам, дип уйлаган идем. Күрәсез, йөзгә кадәр яшәргә насыйп булды... Миндәге иң гаҗәеп сыйфат – җанлылык, терелек – дип көлә Зәйнәп апа.
Авыл халкының күпчелеге, шул исәптән Зәйнәп апалар гаиләсе өчен дә, колхозлаштыру бер фаҗигагә әйләнә. Кулак ярлыгы тагылгач, туган нигезләре булган татар авылыннан ничек качулары турында искә алу аңа туксан елдан соң да авыр әле. Күзлек пыяласы артында яшь тамчылары ялтырап китә:
– Кулак, дип, гаиләбезнең бөтен нәрсәсен – җиребезне, йортыбызны тартып алдылар, бер бозауны гына күршеләрдә яшереп калдыра алдык. Ә бит асылда без ялкау булмаган өчен, авыр хезмәттән курыкмаган өчен зыян күрдек. Еллар узгач, әти-әниемә ул вакытта никадәр куркыныч янаганын, аларның хәтта качып китәргә мәҗбүр булганлыгын аңладым. Шул рәвешле без Владимир өлкәсендәге Вязники шәһәренә барып чыктык... Туку фабрикасына эшкә урнашып, беренче тапкыр йон тетү машинасы каршына басканда, миңа 16 яшь тә юк иде әле. Эшкә әтиемнең паспорты белән алдылар. Тормыш җайга салына башлаган гына иде, сугыш башланып китте…
![1-2](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/02/1-2-10-960x640.jpg)
СУГЫШ ТУРЫНДА
– Тормыш кинәт моңсу, төссез һәм тозсыз тоела башлаган мизгелләрдә, шул дәһшәтле биш елда никадәр авыр булганын искә төшерә идем. Сугышның беренче айларында туку фабрикасы эшләде әле. Аннары, чимал беткәч, станокларны сүндереп, безне танкларга каршы окоп казырга җибәрделәр. Салкын һәм юеш иде, ачлыктан интектек. Аннары госпитальдә, урман кисүдә, басуда эшләдем... Әтине – хезмәт армиясенә, энемне фронтка алып киткәч, әни белән Татарстанга, туган авылыбыз Шахмайга кайттык.
1942 елның 8 ноябрендә дус кызым белән мине Казанга, хәрби комиссариатка чакырдылар. Товар вагонына төяделәр дә көнчыгышка таба алып киттеләр. «Кызлар, Кемерово кокс химиясе заводында эшләячәксез, аннан барлык ир-атларны фронтка алганнар, Бөтен өмет сездә һәм пенсионерларда», – диделәр. Комбинаттагы эш тәмугка тиң булды. Түшәмнән тамып торган конденсат яулыкларны, чәчләрне яндырып керә иде. Сменалар – 12 шәр сәгать. Яллар да юк, отпусклар да.
Бервакыт миңа ике смена рәттән эшләргә туры килде, алмашым авырып китте. Тәүлек буе эшләдем, ә аннары тагын үз сменам вакыты җитте. Урам складына, тутырыр өчен, цистерна китерделәр. Мин шуны карап, тикшереп торам. Кырык градус салкын. Цистерна тулганчы, тиз генә бытовкага барып, җылынып килим, дип уйладым. Мичкә сөялдем дә шулай аягүрә йоклап киткәнмен бит. Моторчы кыз кычкырган тавышка уяндым: «Син нәрсә эшләдең? Цистерна тулып аккан, корткычлык өчен утыртачаклар үзеңне!» – ди ул.
Иртән мине цех башлыгына чакырдылар. Ул кычкырырга тотынды. Шунда кинәт минем дә сабырлыгым төкәнде: «Йокларга ярамый, ә өч смена эшләргә ярыймы?!» Начальник тавышын йомшартты: «Ярар, бар! Яхшылап ял ит, йокың туйсын…»
Язмыш мине шулай аяды һәм иректә калдырды. Әллә тәкъдир түгел, начальник мәрхәмәте белән булдымы икән ул хәл?..
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА
– Мәхәббәтем бердәнбер һәм гомерлек булды, беренче сыйныфтан ук яраттым мин аны. Хәйретдин белән сугыш вакытында да, аннан соң да хат язышып тордык. 1946 елда аның өйгә кайтуын белдем. Ә мин әле – Кемеровода! Ялга җибәрергә уйламыйлар да. Хәйләгә барырга туры килде. Дус кызым киңәше буенча, заводта эшләргә әнине дә, әтине дә алып килергә вәгъдә итеп, директор исеменә гариза яздым. Җибәрде.
Туй узуга ук район прокуратурасына хат килде. Мине эзлиләр: «Исән-сау икән, кичекмәстән кире җибәрергә!» Шул вакытта ирем Мәскәүгә – элеккеге командирларының берсенә хат язды. Ул командир исә завод директоры белән сөйләште…
БӘХЕТ ТУРЫНДА
– 1944 елда миңа заводта Мактау грамотасы һәм 500 сум премия бирделәр. Бөтен коллектив алдында, сәхнәдә. Ә 1946 елда «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләделәр. Менә бу бәхет иде. Горурлык та…
Хәйретдинем белән озын-озак, мәхәббәтле тормыш кичердек. Бу да – бәхет. Ул алтын туебыз көнне вафат булды. Балаларыбыз да бик әйбәт, акыллы булып үстеләр. Барысы да мәктәпне – алтын медальгә, институтларны кызыл дипломга тәмамлады. Алты оныгым, аларның унбер баласы һәм бер оныгымның оныгы бар. Кызым һәм киявем тәрбиясендә, бернинди кайгы-мәшәкать белмичә, егерме елга якын яшим инде. Берничә ел элек Көек авылына үз йортыбызга күчтек. Киләчәгем турында борчылмыйм. Балалар һәм оныклар сәламәт яшәсен иде, дип кенә телим. Мине яратып яшәгән туганнарым бар. Болар барысы да – бик зур бәхет…
Добавить комментарий