
Җиңелмәс экипаж
Разведчиклар Нижнемитякин хуторы янындагы Девяткин үзәнендә яндырылган, җимерелгән «КВ» танкын табып ала. Аның янында – сафтан чыгарылган 16 немец танкы, яндырылган бронялы машиналар, йөк автомобильләре, немец мәетләре, бик күп мәет... «КВ-1» танкы командиры Семен Коноваловның туган ягы Татарстанга үлеме турында кара кәгазь килә. «СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ» исеме белән бергә Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медаленә лаек (үлгәннән соң)» дип язылган була бүләкләү кәгазенә дә. Ә бүләкне 1943 елда тапшыралар – Коноваловның шәхсән үзенә...
09 марта 2025
1942 елның 13 июле. Ростов өлкәсе. Безнекеләр чигенә. Кичәге сугыштан соң лейтенант Семён Коновалов танкы туктап калган. Танк бригадасы сафтан чыгарылган «КВ»ны калдырып китә. Фәрман катгый – танкны төзәтергә һәм үзебезне- келәрне куып тотарга. Немецлар янәшәдә генә, шуңа уяу булырга. Экипажга булышырга дип тагын бер лейтенант – техника буенча рота командиры ярдәмчесе калдырыла, үзләре дә төшеп калганнардан түгел, шуңа күрә «КВ» тиз арада төзәтелә дә. Үзләренекен куып тоту өчен, танк үзән буйлап бара, әмма шулчакта калкулыкта ике броневик – немецларның разведкасы пәйда була. Алар чокырдагы танкны күрми, үзләре исә уч төбендәгедәй яхшы күренә. Танк атуга, бер броневикка ут каба, икенчесе борылып кача…
ФӘРМАН – СУГЫШЫРГА!
Шуннан соң нәрсә буласы билгеле инде. Коновалов, дошман якынлашуын хәбәр итү өчен, радистка үзебезнекеләр белән элемтә урнаштырырга боера – тик элемтә юк...
Аның каравы... 35 немец танкы каршыга килә. «КВ» аларга һаман күренми әле, мөгаен, качып өлгереп тә буладыр. Тик Коновалов сугышырга карар кыла!
Лейтенант Коноваловның тәҗрибәсе җитәрлек: беренче тапкыр танкта 41 елның августында ук янган кеше инде ул. Кыюлыгы турында әйтеп тә торасы түгел: каты яраланганнан соң, тылда яшь сугышчыларны гына өйрәтергә тиеш була, әмма үз теләге белән тагын фронтка китә. Сабырлыгы исә күпләрне сокландырырлык. Менә хәзер дә – үзен күрмәгән дошманнарын бик якын китерә, аннары гына броня җимергеч снаряд белән ата башлый!
Беренче танк – яна! Икенчесенә дә тия! Өченчесе туктап кала... Сугыш тиз арада төгәлләнә дә: броняларына тәре төшерелгән дүрт машина янып кала, калганнары борылып кача. Немецлар, Нижнемитякин хуторын танк ротасы (бәлки әле батальоны да!) саклый, дип уйлый, күрәсең. Лейтенант Коноваловның озын чокырда яшеренгән «КВ» танкы, оста хәрәкәт итеп һәм гел позициясен үзгәртеп, аларның шушы фикерен ныгыта.
ИЛЛЕ БИШ ТАНККА КАРШЫ БЕРҮЗЕ
Дошман бөтен хәрби кагыйдәләрне төгәл үтәп һөҗүмгә күтәрелә. Безнең «КВ» янына хәзер инде 55 танк якынлаша, алар колонна белән түгел, таралып бара! Әмма «КВ» чигенергә уйламый да. Ата да – урынын үзгәртә. Тагын ата – тагын үзгәртә... Девяткин үзәнендә танк һаман күренми әле, шуңа дошманнар аның берүзе икәнен аңламый. Тирән чокыр безнең флангларны да саклап тора.
Маңгайга маңгай бәрелешү немецла өчен начар төгәлләнә. Сугыш кырында тагын алты танк дөрләп яна – безнекеләр бик төз ата шул. Калган танклар тагын чигенә. Борылып кача. Иң куркыныч мизгел җитә. Яңа һөҗүм. Хәзер немец танкларына ярдәмгә пехота да кушыла. Безнең танк тагын алты машинаны яндыра әле. Тагын бер броневик һәм пехота утырган тагын берничә машина юк ителә... Әмма немецлар хәзер белә инде: аларга каршы нибары бер танк кына сугыша. «КВ» үзенә тагын берничә снаряд тиюгә чыдый, хәрәкәтләнә алмаса да, атуын дәвам итә.
Әмма хәрәкәтсез калган танк дошман өчен менә дигән мишеньгә әйләнә. Немецлар 105 миллиметрлы туп алып килә һәм 75 метр ераклыктан гына совет танкына төзәп ата…
СОҢГЫ СНАРЯД ҺӘМ СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК
Әлеге куркыныч сугыш барышын Семён Коноваловның бүләкләү кәгазендә язылганнар буенча күз алдына китереп була. Документны тутыручы комбат Васильков бернәрсәне дә уйлап чыгармаган, бары тик фактларга гына таянган. Бригададан артта калган экипажның язмышын ачыклау өчен, 14 июльдә шул яу урынына разведка төркеме җибәрелә. Алар каршында коточкыч манзара ачыла. Сугыш кырында – яндырылган, җимерелгән «КВ» танкы, аның янында – сафтан чыгарылган 16 немец танкы, яндырылган бронялы машиналар, йөк автомобильләре, дошман мәетләре, бик күп мәет...
Разведчиклар танкның эчендә янып үлгән сугышчыларның сөякләрен генә таба. Әлеге каты сугышның шаһиты булган җирле халыкны сораштыргач, бернинди шик тә калмый: экипаж геройларча һәлак булган… Алар берсе дә лейтенант Коноваловның соңгы фәрманын бирергә өлгерүен белми шул: ул исә соңгы снарядны атканнан соң аскы люк аша танктан чыгып качарга боера…
КАРА КӘГАЗЬГӘ ЫШАНМАГЫЗ!
Немец танкын кулга төшереп кайту тагын бер бүләккә тартыр иде, әмма каһарманнарга әле үзләренең хыянәтче булмауларын дәлилләргә туры килә. Бәхеткә, тикшерү озакка сузылмый, һәм Семён Коновалов сугышуын дәвам итә: беренче айларда – үзе алып кайткан трофей танкта.
Семён Коноваловка Герой Алтын Йолдызын бер елдан соң диярлек, 1943 елда тапшыралар. Шул уңайдан өч көнлек ял да бирәләр. Хәзер Татарстанның Югары Ослан районына кергән Ямбулат авылына көч‑хәл белән кайтып җитеп, туган йортының ишеген шакыгач, әнисе: «Йөрмәгез монда, китегез, минем улым һәлак булды, кара кәгазь килде...» – дип, башта аны өенә дә кертергә теләми әле...
Семён Коновалов ул сугышта исән кала. Җиңү көнен инде батальон командиры сыйфатында Германиядә каршылый. Аннары Казандагы ЭВМ заводында утыз ел эшли. Ә 75 елдан соң, 2018 елда, ил экраннарында баш геройның прообразы танк командиры Семён Коновалов булган «Несокрушимый» фильмы күрсәтелә. Тагын бер елдан соң Казанның Кирпичников урамындагы каһарман яшәгән йорт фасадына истәлек тактасы куела.
Добавить комментарий