
Җиңүчеләр командасы капитаны
Кумирларыбыз. Юдино егете ничек дөнья футболы йолдызына әверелгән
14 июня 2018
Виктор Михайлович Колотов (1949–2000). 1972 елгы Европа чемпионатының көмеш призеры. 1972 һәм 1976 елларда Олимпия уеннарының бронза призеры. СССР җыелмасы өчен 55 матч үткәргән, 22 гол керткән. Алты тапкыр СССР чемпионы, ике тапкыр СССР Кубогы иясе. УЕФА Кубоклар кубогы иясе (1975). УЕФА Суперкубогы иясе (1975). Юдинодагы «Локомотив» балалар командасы шәкерте. Яшел Үзәннең «Чайка» (1967), Казанның «Рубин» (1968–1970), Киевнең «Динамо» (1971–1981) командаларында уйнаган. Украина Олимпия җыелмасының баш тренеры (1995–1996, 1998–1999).
Виктор Колотовка бөтенсоюз күләмендә танылу бөтенсоюз дәрәҗәсендәге гауга белән бер үк вакытта диярлек килә. Икенче (!) футбол лигасындагы «Рубин» уенчысының СССР җыелмасында кинәт пәйда булуына һәм шундук туп кертә башлавына җанатарлар күнегеп тә өлгерми, «Советский Спорт» газетасында аны фаш иткән мәкалә басыла. Яшь талантны аумакайлыкта һәм үз файдасын гына кайгыртуда, «совет спортчысына лаексыз» тәртиптә гаеплиләр. Янәсе, ул берьюлы өч клубка (Киев «Динамосы», башкаладагы «Торпедо» һәм ЦСКА) гариза биргән һәм үзенә оҗмах бакчасындагыдай шартлар таләп иткән.
Чынлыкта исә Колотов үзе өчен беркайчан да бернәрсә дә таләп итә белми. Ә менә клублар, талантлы Казан футболчысын үзләренә алырга теләп, аңа басым ясаудан тартынмый. Бигрәк тә армия клубы тәкатьсезләнә, футболчыны солдатка җибәрү белән яный. «Лампаслы ике парламентер, – дип сөйли торган була Виктор, – мине Төньяк боланнары көтеп торган урынны СССРның зур картасында да күрсәтте...»
Генералларны тыңламыйча, Киев «Динамосын» сайлаганы өчен аны бер елга дисквалификациялиләр. Әмма алда Европа чемпионатының сайлап алу матчлары көткәнгә, «үз файдасын кайгыртучы» футболчы җыелма командага бик кирәк булып чыга. Нибары ярты елдан соң, 1971 елның маенда ук, Виктор Колотов Испания җыелмасы капкасына җиңү тубын кертә.

СУПЕРКУБОК НИЧЕК ЯУЛАНА
Ил җыелмасында һәм Киев «Динамосында» уйнаганда Виктор Колотов керткән искиткеч голларны җанатарлар хәзергә кадәр хәтерли. Иң матуры, ихтимал, 1975 елның маенда Европа чемпионатының сайлап алу матчында Ирландия җыелмасы командасы капкасына кертелгән туптыр. Футбол күзәтүчесе Лев Филатов үз репортажында әлеге эпизодны мәңгеләштерә: «Туп Веремеевта. Еракта ирландиялеләрнең капкачысы һәм сакчысы. Һәм Веремеев беренче карашка бик сәер тоелган карар кабул итә – тупны шушы ике ирландияле арасына җибәрә. Билгеле, ул тупның кемгә эләгәсен белеп тибә. Курку белмәс, озын сыйраклы, бераз эксцентрик Колотов сакчы артыннан кинәт килеп чыга да, циркта сюрприз ясагандай, түбәннән очкан тупны башы белән капкага юллый. 29нчы минут – 2:0. Тиз, катлаулы һәм матур! Һичшиксез, бу «Колотовка» исәпләнгән вариант, күпләр моны булдыра алмас иде».
1975 елда Кубоклар кубогы ярымфиналында Виктор Колотов тагын бер могҗизалы тупны Голландия футболчылары капкасына кертә. Шул матчта катнашкан Леонид Буряк әлеге эпизодны менә болай исенә төшерә: «Трошкин почмактагы флаг янына кадәр үк китә. Ә сул фланг буйлап Колотов йөгерә һәм, нидер сизенгәндәй, һаман тизләнә бара, Трошкиннан ерактагырак штангага чыгар өчен, бераз почмакны кисә. Трошкин кинәт кенә тупны, 2–3 метр калдырып, капкага параллель тибә. Һәм Колотов, безнең җитез Витек, башы белән тупка килеп керә. Гол!»
Колотов бик күп туп кертә, ил җыелмасында уйнаганда гына да 55 матчта – 22 туп! Болай сөйлиләр: легендар испан капкачысы Рикардо Замора, 1971 елда уен кырында аны күргәннән соң: «Нинди «алтынчы» (Киев «Динамосы» өчен беренче матчларында Виктор 6 нчы сан астында чыгыш ясый – авт.) булсын бу, аның аркасында «тугызлы» булырга тиеш!» – дип кычкырып җибәрә. Тиздән Колотов чыннан да 9 саны астында уйный башлый...
Шунысын да искәртү мөһим: бомбардир Колотов җыелмада да, клубта да һөҗүмче түгел, бәлки ярымсакчы позициясендә чыгыш ясый. Һәм еш кына хәлиткеч булган голлар аның кырда һәр уендагы гаять зур эшенең бер өлеше генә. «Виктор Колотов уенының диапазоны кабатланмас! – дип ышандыра киевлеләрнең атаклы тренеры Валерий Лобановский үзенең «Бесконечный матч» китабында. – Ул барысын да шулкадәр дөрес һәм вакытлы эшли, трибуналардагы беренче матчтан соң ук аны үзенең яраткан футболчысы иткән җанатарлары гаҗәпләнеп туя алмый. Кыска арагамы, уртачамы, ерак арагамы, тупны кемгә дә булса тапшыргач, ул капкага таба оча. Аны туктаталар, төртәләр, тарталар, әмма тыя алмыйлар – ул һәрвакыт тупны ничек тә беренче булып эләктерергә һәм капкага кертергә омтыла».
Трибуналар Колотовның чыдамлыгына таң кала, кирәксә, ул өченче, дүртенче таймны да уйнаячак, һәр беренче икесе кебек үк бик шәп уйнаячак, дип шаярталар. Лобановский төгәллек кертә: «Гадәттә футболчылар көчләрен саклап калырга тырышса, Колотов исә сәгать ярымда үзен бер дә кызганмый уйный, кайвакыт үзен-үзе белештермәс хәлгә җитә». Командадашлары менә бу эпизодны еш исләренә төшерә. Кубоклар кубогы ярымфиналында җиңгәч, Виктор, душтан чыккач, әкрен генә сораган имеш: «Егетләр, исәп-хисап нинди соң?»
Суперкубок-75 өчен Мюнхен «Бавариясе» белән тарихи матчта немец сакчысы Колотовның ботына аяк киеменең шиплары белән килеп кадала. «Динамо» капитанын уен кырыннан носилкага салып алып чыгалар. «Аның боты тапалган итне хәтерләтә иде – бәйләр өчен бинтым көчкә җитте. Әмма кан бинт аша да чыкты, – дип сөйли команда докторы Виктор Берковский. – «Тизрәк!» – дип ашыктыра мине Виктор. Мин аны ничек кенә тыярга тырышмыйм, бәйләп бетерүгә үк, ул сикереп торды һәм кырга йөгереп кереп китте. Бинтларыннан кан саркый, күзләре яна! Немецлар аңардан куркып читкә тайпыла». Күрәмсең, суперкубокны шулай гына яулап буладыр...
Ниһаять, дөньяга шундый уенчыны бүләк иткән футбол мәктәбе турында сөйләр вакыт җитте.

ОЛИМПИЙКАГА ДА КАНӘГАТЬ!
Юдинода Колотовлар яшәгән, каралып беткән иске агач барак урманга терәлеп үк тора. Биредә, урман авызында, малайлар иртәдән кичкә кадәр туп тибә. Виктор үзен белә башлаганнан бирле футбол уйнавын искә төшергәләгән. Әмма Колотовны чынлап уйнарга балалар секциясе тренеры Геннадий Востоков өйрәткән. Үзенең беренче остазын Виктор гомерендәге иң яхшы тренеры, дип санаган...
18 яшендә тимер юл һөнәри-техник училищесын тәмамлаганда Колотовны көтмәгәндә Яшел Үзәндәге «Б» классында чыгыш ясаган «Чайка» командасына чакыралар. Әлеге тәкъдим Викторның үзе өчен генә көтелмәгән була: озын аяклы, тиз, чыдам футболчыны балалар-үсмерләр турнирларында иң яхшы сакчы дип тә, иң яхшы һөҗүмче дип тә тапкалыйлар – ул башкалардан аерылып тора. «Чайка» командасында да югалып калмый: беренче сезонда ук 24 туп кертә һәм иң яхшы бомбардир дип табыла.
«Безнең соңгы уенга исә минем арттан ике машина килде: берсе Казаннан, икенчесе Йошкар-Оладан. «Рубин» җитәкчесе җитезрәк булып чыкты һәм мине Казанга алып китте. Җирле җитәкчелек үз «татарын» читкә җибәрергә теләмәде», – дип тасвирлый Колотов үзенең Казан клубына күчүен. Яшь талантка «Рубинда» нәрсә вәгъдә иткәннәр икән? Тарихта бу турыда мәгълүмат юк. Ихтимал, бернәрсә дә ышандырмаганнардыр, ул чакта әле контракт дигән нәрсә таралмаган булган, Колотов та үзе өчен нәрсәдер таләп итүчеләрдән түгел. «Ул гади авыл егете, эшчән, тырыш кеше. Аңа бернәрсә дә кирәкми иде. Футболны бик ярата, командага алып, олимпийка биргәннәренә дә канәгать». (Виктор Колотовның Казан «Рубинындагы» клубташы Николай Пензин хатирәләреннән).
Колотов ул – Аллаһ биргән талант, дип кабатлаудан туктамый футбол йолдызлары аның җыелма команда уенчысы булган вакытында. Әмма илебез киңлекләрендә, үз вакытында күреп алмаганга, чынлап торып ачылмый юкка чыккан талантлар да бик күп бит. Кем белә, 1970 елның көзендә Казанга Гавриил Дмитриевич Качалин килмәсә, булачак футбол йолдызының язмышы бәлки башкачарак язылыр иде. Дөнья футболы турында лекцияләр белән чыгыш ясаганнан соң, СССРның атказанган тренеры стадионда «Рубин» белән Омскиның «Иртыш» командасы очрашуын карый. Әлеге матчта Колотов ике тапкыр гол кертә, мэтрны исә «Викторның гаҗәеп буй-сыны, йомшак, сыгылмалы мускуллары, нык сөяге, фантастик хезмәт сөючәнлеге» таң калдыра, һәм ул аны ил җыелма командасы тренерына тәкъдим итә.
Аннары барысы да әкияттәге кебек булып чыга. Икенче лигада уйнаучы беркем дә белмәгән спортчы СССР җыелмасы өчен беренче матчында ук югославларга гол кертә, аннары рәттән өч уенда да туп керми калмый... 1972 елда инде Колотов – Европа чемпионаты көмеш бүләге иясе, җыелма команданың һәм Киев «Динамосының» танылган лидеры. Мадридның «Реал» командасы тренеры Мигель Муньос исә, киевлеләрдән кемне үз командагызга алыр идегез, дигән сорауга, уйлап та тормыйча һәм һич икеләнмичә: «Колотовны, Блохинны һәм Мунтянны», – дип җавап бирә.
БЕЗДӘГЕ СОҢГЫ МАТЧ
Трибуналардан караганда барысы да әкияттәгедәй җиңел күренсә дә, тренировкаларда Колотов манма тиргә батканчы тырыша. «1971 елда, инде «Динамода» чакта, әллә травма, әллә дисквалификация аркасында Витя бермәл уйнамый торды. Казанга кайтып, безнең белән шөгыльләнде. Бездән соң да калып күнегүләр ясый, язгы һава торышының көйсезләнүенә дә исе китми, үзен бер дә кызганмый инде. Безнең исебез китә иде...» (Николай Пензин хатирәләреннән).
Ә менә футбол йолдызының Киевтәге графигы. Иртәнге сәгать 6 да йокыдан тору, зарядка, җиде дә утызга – өеннән унбер чакрымдагы институтка. Аннары – шундук тренировкага, аннары – кабат институт. «Төшке аштан соң – икенче тренировка, һәм мин кичке сәгать сигезләрдә генә өемә кайтып егылам. Ат кебек арый идем!» – дигән Виктор Колотов соңгы әңгәмәләренең берсендә.
Аңа бернинди йолдыз чире дә йокмаган. Гади, аз сүзле, бик тыныч һәм бик намуслы. Дусты Владимир Бырся 90 нчы еллар башында эшсез калгач, командасына администратор итеп чакырган (Виктор ул чакта тренер булган инде). Күп еллар узгач кына, Колотовның дустына хезмәт хакын... үз кесәсеннән түләве ачыкланган.
…Казан һәм Татарстан өчен соңгы матчын Виктор Колотов 1972 елның көз азагында уйный. Автономияле республикалар кубогы финалы була, анда чыгышлары белән республикалардан булган, хәзер югары лига командаларында уйнаучылар катнаша ала. Кагыйдә буларак, аларның күбесе, сәбәп табып, баш тарта. Ул вакытка инде ил чемпионы һәм Европа чемпионаты призеры булган Виктор исә баш тартмый. Мин ул матчны хәтерлим: Колотов штраф линиясе артыннан капканың нәкъ аскы почмагына турылады. Хәлиткеч тупны кертте. Үз эшен эшләде һәм кабат китеп барды...
2004 елда Яшел Үзәндә, кайчандыр үзе уйнаган стадионда Виктор Колотовка һәйкәл ачылды. Биредә хәзер ел саен бөек футболчы истәлегенә багышланган турнир үткәрелә.
Добавить комментарий