Йолдызлар арасындагы шар
Кешелек тарихының космик чоры башлану 1957 елда дөньяның ПС‑1 дип тамгаланган беренче ясалма иярченен галәмгә җибәрү хөрмәтенә, рәсми рәвештә 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Космоска ишек ачкан күренекле галимнәр командасында якташыбыз Урал Закиров та була.
– Без Җирне түгәрәк формада дип санарга күнеккән. Ә чынлыкта ул – эллипс. Җисем Җир тирәли әйләнгәндә, һәр нокта өчен гравитациясе төрлечә булачак, – дип сөйли Урал Закиров. – Орбита буенча хәрәкәт итәчәк очу аппараты траекториясен исәпләү өчен, очышның теләсә кайсы мизгелендә әлеге гравитациянең ниндидер уртача зурлыгын санап чыгарырга кирәк. Ә 1950 нче елларда кулыбызда ЭВМнар юк иде әле. Барлык исәпләүләрне дә кулдан башкардык! Легендар 4 нче фәнни-тикшеренү институтына (хәзер Россия Оборона министрлыгының 4 нче Үзәк ФТИ) Урал Закиров ПС‑1 аппараты җибәрелгәннән соң бер ел узгач кабул ителә.
ГАЛӘМ ПИОНЕРЛАРЫ
Яшерен 4 нче ФТИ җыйнак кына Болшево бистәсендә (хәзер – Юбилейный микрорайоны, Мәскәү өлкәсендәге Королёв шәһәренең тарихи өлеше) зур бина биләгән. Һәр тарафтан матур авыл манзарасы урап алган институт эчендә эш даими кайнап тора. Әйтик, зур кабинетта кызларның, ару‑талу белмичә, өстәлләрдәге арифмометрлар тоткасын әйләндерүен күрергә була. Илебездәге беренче очу аппаратларының траекториясен исәпләү әнә шулайрак башкарыла. Әлеге 4 нче институтта беренче электрон хисаплау машинасы 1950 нче еллар азагында гына пәйда була.
– Безгә кадәр астрономия – галәмдә барлыкка килеп торган яки анда булган җисемнәр турында фән генә бар иде. 4 нче институт хезмәткәрләре, кешелек тарихында беренчеләрдән булып, Җир өслегеннән очып киткән һәм орбита буенча очышын дәвам иткән яки башка планетага юнәлгән җисемнәрнең траекторияләрен исәпләде, – ди Урал Закиров.
Институт командасына Урал Закиров инженер-физик буларак керә. Бу вакытка ул Рига Югары инженерлык-авиация училищесын тәмамлап, Кырымда хезмәт итеп алган була һәм СССР Оборона министрлыгы күрсәтмәсе белән 4 нче фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә. Яшь белгечкә исәпләү эшен һәм проект документациясен әзерләүне, ә соңрак автомат станцияләр һәм космик кораблар өчен җиһазлар сайлап алуны, аларны урнаштыру эшен контрольдә тотуны ышанып тапшыралар. ПС ‑1 аппаратын уңышлы очырганнан соң, институт Ай, Марс, Венерага җибәреләчәк ясалма иярченнәрнең, шулай ук пилот белән идарә ителә торган космик корабларның очышын әзерләү эшенә җәлеп ителә. Бортында Лайка кушаматлы эт утырган икенче ПС ‑2 иярчене орбита тирәли җибәрелә. Ләкин җиңүләр килгәнче, бик күп уңышлы һәм уңышсыз сынау-омтылышлар ясала.
ОЧЫШТАГЫ ЭКСПЕРИМЕНТЛАР
Очышлар белән турыдан-туры институттан идарә итәләр. Һәр очыш чып‑чын сынау була. Көтелмәгән хәлләр теләсә кайсы этапта килеп чыга ала. Проблемаларны кайчак очыш вакытында хәл итәргә туры килә.
1950 нче еллар азагында Айга беренче станцияләр юл ала. Урал Закиров иң әһәмиятлеләрдән берсе – Җирнең табигый иярчене орбитасына «Луна-1» автомат станциясен җибәрүдә катнаша. Уңышлы старттан соң проектның төп баллистиклары Георгий Нариманов, Анатолий Брыков һәм Павел Эльясберг аппаратның Айга таба хәрәкәте турында җитәкчелеккә телефоннан бертуктаусыз хәбәр итеп тора. Очышны инженер-полковник Георгий Тюлин күзәтеп тора. Кайсыдыр бер мизгелдә Тюлин Бөекбританиядәге Джодрелл-Бэнк обсерваториясе җитәкчелеге белән элемтәгә керергә һәм аларның телескоплары ярдәмендә «Спутник»ның траекториясен үлчәү эшенә кушылуларын сорарга куша – ул чакта бездә күзәтү җайланмалары җитешми. Элемтәче миссиясен Урал Закиров үти. Телескоп эшкә җигелә.
Җирнең беренче ясалма иярчене.
Тиздән якташыбыз Сергей Королёв җитәкләгән 1 нче Тәҗрибә-конструкторлык бюросының 9 нчы бүлегенә эшкә күчә. Күренекле инженер Михаил Тихонравов җитәкләгән бүлекнең төп бурычы – киләчәктә Юрий Гагарин күккә күтәреләчәк «Восток» пилотлы очу аппаратын проектлау була. Урал Закиров Белка һәм Стрелка утыртылган «Спутник-5» һәм бортында Чернушка кушаматлы эт һәм Иван Иванович манекены булган «Восток» корабын җибәрүне күзәтә. Соңрак Гагарин очачак «Восток» корабын төзү белән проектант һәм киләчәктә гади гражданнардан беренче космонавт булачак Константин Феоктистов җитәкчелек итә. Эшне кире кайтарыла торган капсуланың оптималь формасын сайлау мәсьәләсе тоткарлый. Конус, кире конус, зонт формасы һәм башка вариантлар карала. Төп чишелешне дә Феоктистов үзе таба: Җиргә төшү шартларында иң яхшы тотрыклылык үзлегенә шар формасындагы җисем ия булачак. Тик шар атмосферада әйләнә-бөтерелә башласа, парашют ачылырмы икән, дигән сорау да туа. – Төшке аш вакытында без бүлектә гадәттә пинг‑понг уйный идек. Һәм шул чакта кемнеңдер башына шарны прототип сыйфатында кулланып булуы турындагы уй килде. Эчендәге өстәмә авырлыкны имитацияләү өчен, шарга кечкенә генә пластилин кисәген ябыштырып, икенче катның баскыч арасыннан аска ташлый башладылар. Шар гел шул ябыштырылган ягы белән төште. Шарның тотрыклылыгы әнә шулай эксперименталь рәвештә расланды, – дип искә ала Урал Закиров.
"Восток-1" корабы моделе
МӘҢГЕЛЕК АЙ ЯКТЫСЫ
Беренче космонавтларның уңышлы очышларыннан соң, әкренләп Ай экспедициясен әзерләү проекты активлаша башлый. Әлеге проектны, СССР Фәннәр академиясе президенты Мстислав Келдыш ярдәменә таянып, Королёв алга этәрә. 1966 елда бик зур адым ясала – «Луна-9» станциясе беренче тапкыр Айга йомшак кына төшеп утыра һәм тугыз элемтә сеансы үткәрә. Шул чакта ул Җир тарихында тәүге мәртәбә Ай өслегенең панорамалы өч сурәтен төшереп җибәрә. Галимнәр Ай туфрагының үзлекләре, планетадагы һәм очышның бөтен траекториясендәге космик нурланыш турында мәгълүмат ала, бу исә пилот белән идарә ителә торган корабта Айга очыш программасын эшләүчеләр өчен бик кыйммәтле материал була.
"Луна-9" станциясе
1960 нчы елларның икенче яртысында СССРның космоска очышлар тармагы планетаара пилотсыз автомат станцияләр җибәрү технологиясен үзләштерә. Аларны галәмгә чыгару өчен, беренче иярченнәрне күккә күтәргән шул ук ракеталар кулланыла, тик алар камилләштерелгән була. Әмма Айга төшеп утыруны күздә тоткан очышлар күпкә куәтлерәк ракета-йөртүче таләп итә. Шулай итеп «Протон» төзелә.
Ул вакытта Урал Закиров Байконур космодромында Ай аппаратын сынау белән шөгыльләнә, космик проектларның легендар катнашучылары, шул исәптән Юрий Гагарин белән очраша.
«Протон»ның премьерасын якташыбыз болай дип искә төшерә: ангардан двигательле галәмәт зур нәрсә чыгардылар. Алгы ягы өй хәтле диярлек. «Протон» бик ышанычлы күренә, әмма аның чыннан да уңышлы дип бәяләрлек старты күпкә соңрак була әле.
Айны әйләнеп чыгу өчен бортында җан ияле «Зонд-5» корабы.
1968 елда Айга җан иясе утырган «Зонд-5» корабын очыртып җибәрергә әзерләнәләр. Аны технологик яктан әзерләүдә Урал Закиров та катнаша, бортка фотоаппаратураны да урнаштырырга булыша. Пассажир сыйфатында аппаратка ташбакалар утырталар. Очыртып җибәрү процессы белән идарә бункердан башкарыла. «Зонд»ның операторы сыйфатында Урал Закиров «Протон» операторы янәшәсендә утыра. Чират җиткәч, ул датчикларны тикшерә, барысының да нормада икәнлеген күргәч, «Очарга ярый!» ди. Шул вакытта якында гына ракета дөбер‑шатыр гөрелди башлый... «Зонд-5», бик үк маҗарасыз булмаса да, үз миссиясен үти – Айны очып әйләнеп чыга һәм Җирне сурәткә төшерә. Дөрес, йолдызлы тапшыргыч эштән чыгу сәбәпле, аппарат Казахстан урынына Һинд океанына төшеп утыра. Ә шулай да ташбакалар исән кала. Урал Нури улына аппараттан төшерелгән фотолар белән кассета бүләк итәләр. Ул әле «Зонд»- ның тышча кисәген дә истәлеккә каерып ала…
Ни кызганыч, СССРның Айга очу ярышында беренчелек турындагы нияте тормышка ашмый. Нил Армстронг Айга төшкәч, табигый иярченгә очышларны күздә тоткан совет программасы туктатыла.
Р. S. Быел «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең гайре авыр ракета-йөртүче ярдәмендә Айга очышлар программасы белән шөгыльләнүне дәвам итүе билгеле булды.
Автор: Ксения Сёмина
Добавить комментарий