Иреклеләр буыны
Бәхетле киләчәк рецепты. Балаларны ничек ирекле итеп тәрбияләргә
Мин 70 нче еллар баласы. Тоташ ялган чорында үскән «югалган» буын. Ул чакта, мәсәлән, кибетләрдә берни дә юк иде, әмма шул ук вакытта Кремльдәге югары чиннар өчен махсус кибетләр системасы эшләде. Әтисе шуннан тәэмин ителә торган дустым бар иде минем. Кайбер ризыкларны мин беренче тапкыр аларның өендә күрдем. Шундый гаделсезлек турында Казан университеты каршындагы «Квант» җәйге физика-математика мәктәбе директоры белән сөйләшергә булдым. Валентина Алексеевна партиянең ихлас әгъзасы иде. «Махсус кибетләр – бу әйбәт түгел! Әйдәгез, бу хакта язабыз!» – дидем мин аңа. Ә ул миңа: «Әйе, Паша, бу начар, ләкин мин моның белән көрәшсәм, миңа безнең мәктәпне үстерергә ирек бирмәячәкләр», – дип җавап кайтарды... Аннары 90 нчы еллар килеп җитте, ул чакта өстебезгә ишелеп төшкән ирек белән нәрсә эшләргә мөмкин икәнен беркем белмәде. Кемдер сәүдә итәргә, акча эшләргә кереште, кемдер – машиналар яндырырга. Балалар ул чакта ничектер йомык иделәр. Җинаятьчел төркемнәрдәге хулиганнар белән дә хәтта өлкәннәр идарә итте... Һәм кинәт шушы соңгы биш ел эчендә килеп туган көчле дулкынлануга шаһит булдык!
Аларга әле унбиш кенә, ә алар инде Яшь Гвардия сафларына баса, яки Навальныйны яклап митингларга чыга, ә кемдер илдән үк китеп бара – аларның үз фикере барлыкка килгән! 2013 елда безнең мәктәп ябылу алдында калгач, шушы балалар аны яклады. Һәм, 83 мең имза җыеп, аны саклап та калдылар. Алар бернидән дә курыкмады. Әле күптән түгелгеләре курка иде, ә болары инде – юк. Нигә болай булып чыкты, дисезме? Минемчә, моның алдыннан җинаятьчелекне почмакка китереп кыскан, ә дөреслек өчен массачыл репрессияләр көтмәгән шактый озын тәртип чоры булып алды...
Педагог һәм директор буларак, бу минем өчен менә ничек чагыла: элек безнең мәктәп укучылары белән, яхшымы-начармы, идарә итеп була иде, ә бүген – юк диярлек. Минем өчен һәр көн сынауга әверелә. Һәм бу бик авыр. Күптән түгел бер укучы белән минем кабинетымда сөйләшәбез. Ишек ачык, коридорда классташ кызы көтеп тора. Бераз гына ул кызга да туры килгән темага кагылабыз. Һәм бу кыз нишли? Тәкәллефсез генә кабинетка килеп керә дә малайга: «Булды! Киттек моннан!» – ди. Ул курыкмый. Әмма эш бит монда тагын менә нәрсәдә: ниндидер моментта балалар ирек һәм теләсә нәрсә эшләү мөмкинлеге арасындагы чикне уздылар. Һәм без, өлкәннәр, алар белән бергә ул чикне күрергә тиеш.
Минем өчен ирек ул – башкаларга комачауламаслык булганда гына ирек, менә шул чакта мин үзем теләгәнне эшлим. Ягъни «берәүнең иреге башка кешенең иреге башланган урында чикләнә». Ә балалар моны ничек аңлый? Аларга карыйм да шуңа инанам – берничек тә. Аларны моңа өйрәтергә кирәк. Һәм без уйный башлыйбыз. Барьерлар куябыз: монысы һәм монысы – ярамый. Ошамыймы? Башкасына ирешегез! Шул чакта балалар чын, яхшы мәктәп Советы төзеделәр. Беренче утырышы быел яз көне булды. Аның тәүге карары мондый иде: «Моннан соң Совет утырышларына җиденче класстан түбәнрәк укучылар кертелми». Алар башкаларның хокукларын чикләгәннәрен, тукталырга һәм алга таба уйларга кирәклеген әлегә аңламыйлар. Чөнки алтынчы класслар да баш күтәрергә мөмкин бит! Ярар, күтәрелсеннәр, ә бит ирекнең бәясе – базардагы кебек – үзеннән үзе көйләнә.
Дөньяда тик торганнан бар нәрсәне дә рөхсәт итәргә ярамый, әмма безнең мәктәптә иң мөһиме – үз хокукларың өчен көрәшү һәм дөресен сөйләү рөхсәт ителә. Тик менә нинди парадокс! Безнең балалар гамәлләрендә ирекле, ә менә дөресен сөйләү – алар өчен проблема. Атна саен узган линейкаларда без төрле проблемаларны тикшерә алабыз. Әмма ул турыда бик сирәкләр генә әйтә. Мин яңа чара уйлап таптым: кем проблеманы ачыктан-ачык әйтә алмый, ул язып бирә ала. Аноним рәвештә түгел, ләкин бала «К» хәрефе куйса, бу «конфеденциаль» дигән сүз, мин аның фамилиясен әйтмәячәкмен. Менә шул, хәзер бу хәрефне аларның өчтән икесе куя. Алар үзләренең ни уйлаганын хәтта үзләренең яшьтәшләренә дә, хәтта күп нәрсә рөхсәт ителгән безнең мәктәптә дә (!) ачыктан-ачык әйтә алмый. Димәк аларда сүз иреген тою юк. Безнең бик күп директорларда да булмаган кебек – татар теле белән килеп чыккан вазгыять әнә шуны күрсәтте. Миңа татар телен яклаган өчен рәхмәт белдереп хат яза алалар, ә бер‑берсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә куркалар... Сүз иреген тою хисе кирәкме соң? Мөгаен, кырыс дөреслекне әйтми торган укучылар – уңайлы укучылардыр. Ә минем өчен монда ниндидер гаделсезлек бар, мин моны кабул итә алмыйм. Әйтик, ниндидер начар хәл килеп чыкты ди, алар эндәшмәячәкме?
Бездә бер кызыклы вакыйга булды. Балалар әшәке сүзләр белән сөйләшә: юк, сүгенә, димим, нәкъ
менә сөйләшә. Без бу теманы тикшерә башладык, ә бер укучы кыз норматив булмаган лексика буенча тикшеренү эше язды. Ул үзенең элеккеге мәктәбенә барып, тәнәфестә балаларның «х» хәрефенә башланган сүзне, аннары башкаларын ничә тапкыр әйтүләрен язып алып кайтты. Шушы ук эшне безнең мәктәптә дә эшләде. Безнең мәктәп укучыларының сүгенү сүзләрен җиде тапкыр кимрәк куллануы ачыкланды. Бу хәлне тикшерү алар өчен бик кызыклы булып чыкты, һәм моннан соң мәктәптә сүгенү сүзләрен куллану тагын да кимеде. Нәрсәне булса да тыю (табу) алынгач, проблема юкка чыга. Тик менә шунысы кызык: сугышу, бер-береңне котырту, караклык кебек проблемаларны балалар бик нечкә тоялар, ә гаделлек һәм дөреслек проблемасы алар өчен бөтенләй юк.
Өч ел элек без үз мәктәбебезгә бишенче классларны кабул итә башладык. Унбер яшь – әле ул бик үк аңлы яшь түгел. Алар башлары белән көрткә дә чума, бер-берсенең аяк киемнәрен дә яшереп куя, су чәчрәтеп тә уйный, әфлисун кабыклары да атыша... Бөтенесе кемгәдер берәүгә каршы түгел, ә бәлки һәркем һәркемгә каршы, яки бөтенесе бөтенесенә каршы. Шул дәрәҗәгә барып җитте ки, гади генә хулиганлык аркасында бер малай мәктәптән китеп барды. Ул бәлки китмәгән дә булыр иде, әмма аның әнисе, укытучылар яки ата-аналар янына киләсе урынга, балалар белән сугышырга уйлады. Ә өлкән кешенең балалар белән сугышуы һәрвакыт җиңелү белән тәмамлана, балалар көчлерәк! Монда без, укытучылар да, ата-аналар да, балалар да, һәм бу әни дә – барыбыз да хаклы түгел идек. Мондый эчке ирек һәм кыюлыкны ничек тиешле кысага кертергә? Аның рецептын без бер елдан соң гына таптык. Ул сәяхәт (поход) булып чыкты! Кыска гына сәяхәт – ата-аналар белән бергә, ләкин төн кунып, утыннар, казаннар һәм җырлар белән. Анда кичүләрдә бер-береңә булышырга кирәк. Походта әле тагын кызлар рюкзакларындагы авыр әйберләрне малайларныкына күчерергә була. Малайларның баштарак ачулары килсә дә, соңыннан алар үз-үзләре белән горурлана башлый. Менә шундый табигый мохитта кешелек сыйфатлары формалаша, китаплар арасында алар кайвакыт онытылып та куя бит. Һәм менә бу ирекле бишенчеләр үсә, шәхесләргә әверелә, һәм яңадан мондый башбирмәс балалар җәмгыяте белән уртак тел табу өчен безгә, караңгыда капшанып дигәндәй, яңа ысуллар эзләргә туры килә. Балаларның «сукыр тәкә» уенындагы кебек, күзләр бәйле, ә табарга кирәк.
Әле 2015 елда ук СОлНЦе мәктәбе БДИ нәтиҗәләре буенча шәһәр рейтингында беренче урыннар алды, безнең укучыбыз биология буенча бөтендөнья олимпиадасында җиңеп чыкты. Без шулай ук бүген дә рейтингның әйдәп баручылары арасында, ләкин беренче дә түгел, икенче дә түгел, өченче дә түгел, һәм бу тенденция миңа ошамый. Безнең мәктәптә без гадел билгеләр куябыз, әмма икелеләр өчен балаларны ачуланмыйбыз һәм укырга мәҗбүр итмибез. Кызганыч, унынчы класска алар ялкауланалар. Ә БДИдан соң минем янга киләләр дә: «Павел Анатольевич, ник сез безне укырга мәҗбүр итмәдегез?!» – диләр. Димәк, бу ирек белән барысы да бик гади генә түгел.
Киләсе уку елында безнең бик ирекле мәктәптә атнага бер көн мәктәп формасыннан йөрү кертелә. Дәресләргә соңга калган өчен шулай ук җәза биреләчәк. Берничә кисәтү җитә – мәктәпкә килеп гадәттәгечә укудан гаиләдә укуга «очуың» ихтимал. Ягъни, без куып чыгармыйбыз – теләсәгез, укыгыз бездә, тик башка хокуклар белән. Боларның һәммәсендә бер нюанс бар: кемнең укуга хирыслыгы әллә каян күренеп тора, аңа кайбер кагыйдәләрне бозу рөхсәт ителә. Алар моңа ирешә алган. Сез, мөгаен, бу 70 нче еллардагы өстенлеклеләр өчен кибетләр тоту юлы түгелме, дип сорарсыз. Юк, андый юл түгел. Менә сезгә чагыштыру өчен бер мисал. Миңа бер күренекле прокурор шалтырата: «Күршемнең улын кабул итегез әле – ул бик башлы малай», – ди. «Миңа моңа инанырга кирәк», – дим. «Мин бит кем икәнлегемне әйттем», – дигән җавап ишетәм. Уйлап карагыз, ул һичшиксез кемдер тарафыннан кичекмәстән үтәлергә тиешле тәкъдим ясау өчен үзенең вазифасы җитә дип ышана. Менә ул «махсус кибетләр» системасы – блат системасы! Мин шуның белән көрәшәм.
Ихтимал, минем бара торган һәм киләчәктә дә барырга җыенган юлым идеаль түгелдер. «Өстенлеклеләр» барлыкка килү – бу мәктәпнең концептуаль системасы түгел, һәм ул андый булмаячак. Әлеге вазгыятьтән чыгарбыз, һәм бер елдан соң безнең мөнәсәбәтебез башка булыр. Әйе, без моңа кадәр һәрвакыт булган глобаль иректән чигенәбез. Әмма мин ниндидер матур принципны – әгәр ул эшләми икән – дәвам итү ягында түгел. Идеалда нәрсәгә ирешергә телим соң? Безнең балаларда ирекне тоюның җаваплылык хисе белән җиңел ярашуына. Кайбер нәрсәләрнең – әйтик, гадел хезмәтнең – зарурилыгын эчтән (тирәннән) аңлауларына. Яраткан өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләренә. Конкрет бер хакимгә түгел, ә гасырлар буена җыелып килгән әхлакый кыйммәтләргә юнәлеш тотуларына. Үзләрендәге ниндидер бер өлешне – үз теләкләре белән һәм сөенеп – җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлауларына. Менә шул чакта алар чыннан да ирекле булачак. Ничек моңа ирешергә? Бу сорауга минем әле төгәл җавабым юк – мин туктаусыз эзләнүдә яшим...
Добавить комментарий