
Исәнмесез, газиз эмигрантлар!
Аларның паспортларында, «туган урыны» графасында: «Татарстан» дип язылган. Өлкән яшьтәгеләрнең документларында – «Татарстан АССР».
08 октября 2020
ВАТАНЫҢНЫҢ ТӨТЕНЕ ДӘ ТӘМЛЕ..



Туган урыны: Чаллы шәһәре, ТАССР

Америкада яшәүче Максим Лукашов – продюсер. Голливуд белән уңышлы хезмәттәшлек итә, Американың танылган кино йолдызлары өйләренә барып йөри, инглиз телендә йөгерек сөйләшә, проза әсәрләрен дә җиңелдән укый. Тик кайчагында «барысын да ташлап, билет алып, иртәгә үк Чаллыга очарга» хыяллана…
– Мин Америкада бик күптәннән яшим, биредә балалар гына түгел, оныгым да туды инде. Әйе, монда безнең гаиләгә уңайлы, җитеш тормышта яшибез, ә балалар бу шәһәр һәм бу илне туган җирләре буларак якын күрә. Мин инглиз телендә туган телемдәге кебек иркен сөйләшәм – хәтта үземә үзем шаккатам. Рус теле онытылмый, хәтта кайбер татар сүзләрен дә хәтерлим, Чаллыга кайткач, аларны, мәсәлән, кибетләрнең элмә такталарында күреп, турыдан-туры тәрҗемә итеп йөрим. Монда кайчагында мине сагыну хисләре буып ала. Сулышым кысыла, йөрәк атылып чыгардай булып тибә... Сагышымның анатомиясе әнә шундый икән минем. Күз алдына балачак, үсмер вакытлар килеп баса. Еш кына хатирәләр дә бик үк күңеллеләрдән түгел – үзара сугышулар, кибеттә сатучы дорфа кызлар белән кычкырышулар... Ләкин күбесенчә безнең ишегалды, таганнар, мәктәп, Кама – еш кына велосипедларга утырып анда коенырга йөри идек, сыйныфыбыздагы сөйкемле кызлар, учак янында гитара белән җырлап утырулар, университет каршындагы таба-эскәмия, Бауман урамы ишегалдында беренче тапкыр үбешүләр... Бу искиткеч якты хатирәләр алдында.
Нью‑Йорк үзенең барлык утлары, биек йортлары һәм цивилизация уңайлыклары белән ничектер тоныкланып кала. Рус шансонын ярата башладым әле, эмигрантлар турында иске җырлар тыңлыйм: «Ватаныңның төтене дә тәмлерәк була бара... » Әйе, минем тормышым монда, ә күңелем – туган якта. Алар арасында шулкадәр зур ара булмасын иде, дип хыялланам. Мин анда кайтырга телимме? Кайчагында теләгем шулкадәр көчле була: барысын да ташлап, билет алып, иртәгә үк Чаллыга очарга хыяллана башлыйм. «Бигеш» аэропортында төшәр идем дә туган як һавасын күкрәк тутырып сулар идем. Тик, аңлашыла инде, һәрбер акыллы өлкән кешене кебек үк, мине дә бик күп төрле «ләкин» туктатып кала. Бармакларымны бөгә‑бөгә саный, үземне үгетли башлыйм. Монда мин тамыр җибәрдем – йортым, балаларым, эшем бар. Аларның барысын да үзең белән алып китеп булмый, алган очракта да минем гаилә әгъзаларының Нью-Йоркны, мин туган ягымны юксынган кебек үк, сагынып ятмаслар, дип кем ышандыра ала? Шуңа күрә бу хисләремне җиңеп, америкалыларга хас киң елмаеп, моңа кадәр яшәгән кебек үк, яшәвемне дәвам итәм.
Кайчагында без рус дусларыбыз белән очрашулар оештырабыз. Алар Татарстаннан түгел, Оренбургтан, әмма мондый ваклыкларга игътибар итмисең. Бергә кичке аш ашыйбыз, аклы-каралы фоторәсемнәребезне карыйбыз, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп көлешәбез. Ул вакытларны инде кире кайтарып булмый, алар туган якта гына түгел, ә балачакта ук калды. Шулай да аларны яратырга мөмкин бит, һәм без шулай итәбез дә. Балачагыбызны, яшьлегебезне, Ватаныбызны ихлас яратабыз, кадерлибез, аны сүз белән дә үпкәләтергә юл куймыйбыз. Россияне сүгүләренә түзеп тора алмыйм – минем каршыда берәү дә алай эшләргә батырчылык итми. Балаларны да шулай ук тәрбиялибез – илебезгә, аның кануннарына һәм гореф- гадәтләренә карата хөрмәт белән. Ялгышмасам, Шевченконың әйткән сүзләре бар: «Туган илгә мәхәббәте булмаган кешеләр, йөрәкләре белән хәерче гарипләр».
Фотолар «Татарстан» журналы архивыннан
ТАТАР ҖЫРЛАРЫ МИНЕ ТУГАН ИЛЕМ БЕЛӘН БӘЙЛИ

Туган урыны: Лениногорск шәһәре, ТАССР
Киев шәһәрендә яшәүче Диләрә Шкурко, сценарист, «СтарЛайтМедиа» медиатөркеменең сериал департаменты мөхәррире, тумышы белән Лениногорскидан. Ул безнең журнал белән хезмәттәшлек итә, Украинадагы татар ансамбленең уңышлары, татарлар үткәрә торган милли бәйрәмнәр турында яза... Аның текстларыннан һәрвакыт туган җирен сагыну хисләре сизелеп тора.



– Бу хәл моннан 30 ел элек булды – Мәскәү–Киев поездыннан төшкәндә бу шәһәр минем өчен икенче ватанга әйләнер дип күз алдына да китермәдем... Чөнки ул чакта Украина – зур илебез булган СССРның бер өлеше иде, һәм мин аны берничек тә чит ил буларак кабул итә алмадым! Әдәбият буенча факультативта укыган Шевченко шигырьләре, София Ротару башкаруында бөтенхалык мәхәббәтен яулаган «Червона рута» җыры, мин укырга керергә теләгән Казан югары уку йортының Киев дәүләт университеты абривиатурасы белән туры килүе – болар барысы да ерак һәм шундый якын Киев белән туганлык хисләре уятты.
Башта сагынуым түзә алмаслык көчле иде... Уянганда үземне Казанда, Гвардия урамында әле дип уйлап, күп тапкырлар алдандым! Менә хәзер дөбердәп 12 нче трамвай туктар да мине университетка алып китәр! Ә радиодан Зөһрә Сәхәбиева бөдрә таллар турында җыр сузар... (Казанда яшәгәндә, татар эстрадасына әллә ни исем китми иде – Киевка килгәннән соң моңа шулкадәр үкендем!) Әйе, тирә‑юньдә барысы да бик матур, кызыклы, «чит илдәгечә» иде, тик... нәрсәдер җитми. Пицца, мәсәлән. Биредәге пицца пиццамыни инде ул?! Ә менә Черек күл янындагы пиццериядә сыр һәм тавык итеннән әзерләнгән пицца бөтенләй башка! Ә Идел? Аның иксез-чиксез киңлекләре белән шундый ук зур, ләкин күңелгә ят булган Днепрны чагыштырып та буламы соң?.. Бервакыт җирле каштан һәм юкә агачлары арасында сирәк очрый торган каенны
күреп елап җибәрә яздым! Чөнки шул ук мизгелдә Лениногорскидагы туган йортым ишегалдында үсеп утырган каен күз алдыма килеп басты. Еллар буе мин аның янәшәсеннән мәктәпкә үтеп йөрдем – ул йә үзенең көзге алтын киеменнән, йә апрельдәге сагызлы бөреләре белән, йә карлы авырлыгы белән мине һәр көн озатып торды, минем белән бергә үсте... Хәзер синең янәшәңнән кемнәр уза икән, туган каеным, дип уйладым мин, битләрем белән аның ефәк кәүсәсенә сыенып... Сүз уңаеннан, туган ягыма кайтуларымның берсендә мин каен-чибәркәйне тапмадым – аның урынында хәзер панель йорт үсеп чыккан. Балалар уйный, эскәмияләрдә пенсионер әбиләр утыра, кояшта песиләр кызынып ята... Рәхәт. Вакыт узган...
Киевта минем дә вакыт тик тормады. Кызыклы эшкә урнаштым, кыз балам туды, ирем белән гаиләбез оясын кору белән мәшгуль булдык – сагыну хисләре акрынлап сүрелде, әмма һәрвакыт минем белән калды. Бер үк мәктәптә укыган якташ кызның Киевта яшәве турында белү тормышымда зур борылыш булды. Төрле сыйныфларда укыганбыз, әмма бу мөһиммени соң?! Лениногорскидагы әниләребез элемтәләр белән алмашкан, һәм бер көнне миңа Гүзәл, шалтыратып, үзе җырлый торган «Талир» ансамбле чыгышына чакырды. Концерт дәвамында күз яшьләремне тыя алмый утырдым... Зәңгәр күлмәкле, ак алъяпкычлы кызларның тавышлары миңа шулкадәр чиста, назлы һәм якын тоелды. Бу концерттан соң бер ел да узмады, мин үзем дә шундый ук күлмәк киеп, яңа дусларым белән бергә сәхнәгә чыктым! Иң яраткан җырыбыз «Казан кичләре» иде һәм шулай булып кала да. «Кил әле, Иделнең җиләс җиле, юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып, саф булып истә калсын, Казанның кадерле кичләре…» дигән сүзләргә без никадәр моң-сагыш, сагыну һәм өмет хисләре салганыбызны тыңлаучылар арасында аңлаучылар бардыр дип уйлыйм...
Татар җырлары минем өчен эчкерсез шатлык чыганагы да, юаныч та, Ватан белән мине бәйләп торучы да. (Мин еш кына Киевта сәхнәдән тыш та калфак һәм читекләр киеп йөрим – үз милләтеңнең вәкиле булу билгесе бу). Мәсәлән, безнең ансамбль зур энтузиазм белән Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Халыкара вокал флешмобында катнашты – без, 20 ил җырчылары белән бергә, «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкардык. Мин яратам. Сагынам. Туган ягыма кайту өметен йөрәгемдә саклыйм…
Фотолар Диләрә Шкурконың гаилә архивыннан
ТУГАН ЯК ИСТӘН ЧЫКМЫЙ
Туган урыны: Балтач районы, ТАССР

Финзия Газизова, ТНВның элеккеге журналисты, бүген Австралиядә яши, блогерлык эшен алып бара, 20 меңнән артык язылучысы бар...


– Австралиядә яши башлавыма ике ел була. Һич онытасым юк: бүгенге кебек табигатьтә яз иде. (Россиядә көз булганда монда яз). Ирем аэропорттан каршы алды да, без үзебез яши торган бистәгә юл тоттык. Казанда калган яңгырлы салкын көннәрдән соң, монда бөтен җирнең шау чәчәктә утыруын күреп, күңел сөенде. Бер елга ике тапкыр язны очраттым бит, менә бәхет, дип уйладым шул чакта. Юл кырыенда үскән күз күрмәгән чәчәкләр, агачларга карап, үземнең бөтенәй икенче дөньяга килеп эләгүемне аңладым.
Эвкалипт агачларынының исе миңа уңай тәэсир итте. Сулышларым ачылып китте. Эвкалипт дигәннән, монда ул һәр йорт каршында үсә. Әлеге агач Австралиянең символы булып санала, шуңа да хөкүмәт рөхсәтеннән башка аны кисәргә ярамый.
Ирем Рифкать Австралиядә 20 ел яши. Тамырлары Кукмара белән Балтач якларына барып тоташа. Безне Казанда уртак дуслар таныштырган иде. Никах укытсак та, баштагы 3 елда бергә яшәп булмады. Австралиягә китәргә җыенгач кына әтием үлем китте, аннан виза белән проблемалар килеп чыкты
Австралиядә яши башлагач, иң авыры тел бел- мәү һәм эсселек булгандыр. Монда нигездә инглиз телендә аралашалар. Мәктәптә, университетта да инглизчә укымаганлыктан, миңа аны үзлектән өйрәнергә туры килде. Хәер, әле хәзер дә өйрәнәм.
Балаларның миңа караганда инглизчәләре яхшырак, алар телевизор карый, яшьтәшләре белән аралашалар. Без өйдә бары татарча сөйләшәбез. Ә эсселек дигәннән, җәен биредә 50 градуска кадәр җитә. Урамга чыкканда махсус гель, кремнар сөртмәсәң, янасың.
Урамнарда җәяү йөрүчеләр бик сирәк. Хәтта 80–90 яшьлек әби-бабайларның барысы да диярлек машина йөртә. Әбиләрнең өйләреннән таяк белән чыгып, машинасын кабызып китеп баруы башта бик кызык тоела иде.
Тагын бер истә калган очрак: Австралиягә килеп, ике көн торгач, безне бер юбилейга чакырдылар. Хатын-кызлар аерым, ирләр аерым утырды. Өстәлгә пылау, башка ризыклар чыкты. Ашаганнан соң, ризыкларны җыеп алдылар. Өстәл буп‑буш калды. Һәм... көнбагыш чыгардылар. Бер заман бөтен кеше алдына кәгазь куеп, көнбагыш чиертә башлады. Шул вакытта шаккаттым дию генә аз! (Соңыннан белдем, бу шундый гадәт икән).
Чисталыкка игътибар иттем – урамнан барганда бернинди кәгазь, чүп күрмисең. Яшеллек, чәчәкләр… Машина йөрткәндә дә бернинди кычкыртучы, бездәге кебек кистереп китүчеләр юк. Юлда йөрү тәртипләре бөтенләй башка – кешеләрнең сабырлыклары сизелеп тора.
Тагын бер үзенчәлек: кибетләр янына зур савытлар куелган. Җирле халык, кими торган киемнәрен шунда алып барып сала. Соңыннан аны махсус кибетләрдә арзан бәядән саталар. Аз керемле кешеләр шуннан киенә. Шулай ук юл кырыйларына хуҗалар үзләре кулланмый торган телевизор, шкафлар, күн диваннарны чыгарып куя. Әгәр ул юл кырыенда ике‑өч атналап торса, хуҗасы махсус хезмәткә шалтыратып әйтә. Һәм әйберләрне килеп алалар.
Медицинага килгәндә, монда сырхауханәләрдә бер чират та юк. Алдан язылган вакытыңа киләсең дә табиб янына керәсең. Татарстандагы кебек, шәхси дәвалау үзәкләре бар, дәүләтнекеләр бар. Ә менә теш табиблары кыйммәт. Бер теш ямату миңа Россия акчасы белән 25 мең сумга чыкты. Узган ел, туган ягыма кайткач, тешләрне яматып килдем – бездә арзан бит.
Биредә табиблар балаларга дару бирү яклы түгел. Күптән түгел балам суык тиеп авырды, температурасы
38 булса да, табиб дару язмады. Антибиотикны бөтенләй сирәк бирәләр. Йөткергәндә дә сөт кайнатып эчәргә, диләр. Гаҗәп, әмма дарусыз да дәваланып була икән.
Сәламәтлек темасын дәвам итсәм, монда тәмәке тартучыларга авырга туры килә. Тәмәкенең бер кабы Россия акчасы белән 2 мең сум тора. Австралиядә бездәге кебек гел көйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек.
Халык яхшы яши дияр идем. Эшсезләр саны 5 процент чамасы гына. Ә эш таба алмаучыларга хөкүмәт компенсация түли. Ашау, яшәү өчен ул акча җитә. Күп балалы гаиләләргә, үз нормалары буенча керемнәре булмаганнарга да, дәүләт тормыш итәрлек акча түли. Мисал өчен, бер күп балалы гаиләне беләм, йортны арендалап торалар. Һәм аренда акчасын аларга дәүләт түли. Ә машина – байлык билгесе түгел.
Әйткәнемчә, монда 90 яшьлекләр дә машина йөртә. Йортлар, җирләр бик кыйммәт. Россия акчасы белән 20 миллион сум тирәсе.
Хезмәт хакларына килгәндә, иң зур хезмәт хакы алучылар электрик, инженер, укытучылар, юристлар, табиблар, полиция хезмәткәрләре, программистлар, сантехниклар санала. Бездә дә бит сантехник кара хезмәт булып исәпләнә. Ә биредә аларга караш башка. Еллык керемнәре – австралия доллары белән 100–150 мең. Ә менә кафеларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы чагыштырмача аз.
Австралияне күпләр көнгерәләр иле дип белә. Һәм бу шулай да. Биредә аларның 69 төре бар, диләр. Ярты килолыдан башлап, 90 килога кадәр җиткәннәре бар икән. Көнгерәләр һәр җирдә дә юк. Без Аделаида шәһәре үзәгеннән 7 чакрым ераклыкта яшибез. Зур булмаган мәхәллә ул. Халык шәхси йортлар белән яши. Йортлар янында көнгерәләр юк. Әмма паркларда, плантацияләр ягына барганда, көнгерә очрый.
Көнгерәләр белән берничә тапкыр очрашырга туры килде. Беренче тапкыр аны инҗир җыярга баргач күрдем. Агач арасыннан чыкты ул, шундый зур иде. Куркудан тиз генә машинага йөгердем. Күрми калып, шоферлар көнгерәләрне бәрдергән очраклар да күп. Шуңа юлларга билгеләр куялар. Мондый җирдән барганда, тизлек зур булырга тиеш түгел.
Австралиягә күченеп килгәч тә, ирем иң беренче чүп белән дөрес эш итәргә өйрәтте. Чүпләрне өч төргә бүләләр. Пластик савытлар, йогурт стаканнарын, консерва банкаларын чайкап, ишек алдындагы сары контейнерга ташлыйбыз. Полиэтилен, кәгазь, катыргы, пыяланы да шунда салабыз. Азык‑төлек калдыкларын яки икенче мәртәбә эшкәртеп булмый торган чүпләрне кызыл капкачлы контейнерга тутырабыз. Тагын яшел капкачлысы бар, анысына яфрак, агач атыла. Чүп контейнерларын атнага бер тапкыр – сишәмбе алып китәләр. Чүп савытларыннан җыелган 70 процент калдыкны эшкәртеп, яңадан файдаланалар.
Эссе булгач, халык суны күп эчә. Шуны истә тотып булса кирәк, су шешәләрендә дә язылган: буш шешә тапшырсаң, 10 цент акча бирелә. Бик күпләр судан бушаган ул шешәләрне җыеп тапшырып, акча да эшли.
Мине хәзер күпләр «Австралиядә яшәүче татар блогеры» дип атый. 20 меңнән артык язылучым бар. Көн саен диярлек Австралиянең тормышын күрсәтәм. «И кызым, җәннәтнең бер почмагы икән бит, рәхмәт. Шундый җирләр барын каян белер идек», – таныш булмаган апалар, әбиләр көн саен шулай дип язалар. Бу миңа зур көч бирә. Ни өчен дигәндә, көн саен татарча аралашырга форсат бар. Һәм тагын – милләттәшләрем өчен бер файдалы эш эшләгән итеп тоям. Бу минем өчен бик мөһим – ике дистә елга якын журналист булып эшләгән кеше бит.
Сагынуга килгәндә, әлбәттә, туган як истән чыкмый. Әнине, әбине, кыз туганнарымны бик күрәсем килә. Дөрес, без көн саен интернет аша аралашабыз. Җәй башында балалар белән кайтырга тиеш идек, юллар ябык булу сәбәпле, билетлар янды. Кышка кайтырга ният бар, Аллаһы Тәгалә насыйп итсен…
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий