
Искәндәр Гыйләҗевның тормыш линиясе
«Бездә дөньяга киң караш җитми...»
09 декабря 2019
«КЫЕН ДА, РӘХӘТ ТӘ»
Милләтебезнең олпат язучыларыннан саналган Аяз Гыйләҗев тормыш иптәше Нәкыя ханым белән өч ул үстерә. Арттыру булмастыр, Гыйләҗевлар нәселен дәвам итүче бу ир‑атлар берсе дә тел‑теш тидерә торган түгел – зыялы, белемле, абруйлы... Моның сәбәбен Искәндәр Гыйләҗев менә нәрсәдә күрә:
– Аяз Гыйләҗевның улы булу бер яктан бик рәхәт, чөнки әти җитди, дәрәҗәле кеше иде. Дәрәҗә булгач, мөмкинлекләр дә була. Әлбәттә, совет вакытында әллә нинди зур дәрәҗәләр турында сөйләп тә булмый, чагыштырмача, дип әйтик. Әти акыллы, җаваплы кеше булды. Шуңа күрә безгә – өч улына шул гаиләдә тәр
бияләнү һичшиксез рәхәт иде, чөнки безгә игътибар, мәхәббәт, чын мәгънәсендә матур тәрбия насыйп булды. Икенче яктан авыр. Чөнки җаваплылык арта, әтинең исеменә тап төшерүдән куркасың. Әти турында һәрвакыт чамалап сөйлим. Әтинең шәхесе шулкадәр зур, киң, катлаулы, аның турында нәрсәнедер дөрес әйтмәсәм, үземә уңайсыз булачак.
Әти белән бергә әнине дә искә аласым килә. Аллага шөкер, ул бүген дә исән-сау, бик актив. Алар гомер буе бер-берсен тулыландырып тордылар. «Ярты» дип әйтәләр бит әле, менә ул гыйбарә – алар турында. Икесе бер якка карап яшәделәр. Тормышка, иҗатка мөнәсәбәтне күздә тотам. Әни бүген дә үзен Аяз Гыйләҗев хатыны итеп тоеп яши, һаман да шул иҗади казанда кайный. Әтинең мирасын популярлаштырырга, алга алып барырга тырыша. Әти исән чакта да өйдәге эшләрне, балалар тәрбияләүне үз өстенә алды, шул рәвешле иренә язучы буларак шартлар тудырды. Тагын бер мөһим нәрсә – әти бит репрессия корбаны. Япь‑яшь килеш курыкмыйча аңа кияүгә чыгуы, ирен хөрмәтләп яшәве – әнинең гаҗәеп көчле хатын‑кыз булуы турында сөйли. Без боларның барысын да аңлап, белеп үстек. Әти‑әнигә карата хөрмәт, алар белән горурлану – өчебезгә дә этәргеч, көч бирде.
«ТУЛЫ КАНЛЫ ТОРМЫШ БЕЛӘН ЯШӘДЕК...»
Белгәнебезчә, 1960 нчы елларда беренче «хрущевка»лар барлыкка килә. Андый йортларда яшәү меңләгән совет кешесенең хыялына әйләнә. Гыйләҗевларга бу бәхет чагыштырмача тиз насыйп була...
– Өйләнешкәч тә әти белән әни Яңа бистәдә агач йортта бүлмә арендалап яшәгән. 1961 елда, миңа өч яшь булганда, әтигә фатир биргәннәр. Балачак, үсмер елларым әнә шул Воровский урамы, унтугызынчы йортта узды. Әле дә хәтерлим: биш катлы йортның дүртенче катындагы ике бүлмәле зур булмаган фатир иде ул. Әни һаман әйтә: «Фатирга аяк баскач та, моның барысы да безгәме икән дип гаҗәпләндек», – ди. Яңа фатирга биш кеше күченгәнбез – әти, әни, әби, мин һәм яңа туган Мансур энем. Безнең беренче подъезд бик кызык иде. Бишенче катта – язучы Газиз Мөхәммәтшин, тагын дүрт‑биш рәссам яшәде. Күңелле итеп, гаиләләр белән аралаша идек.
Хәзерге көн күзлегеннән караганда тар, кечкенә әлеге фатирда 1971 елга кадәр яшәдек. Әле 1968 елда өченчебез Рашат та туды. Тик кысан, кыен булып бер дә истә калмаган. Киресенчә, аннан киткәч тә, шул фатирыбызны гел сагындык, искә алдык. Хәер, эш фатирда гына да түгелдер, ә яшәү рәвешендә. Тулы канлы тормыш белән яшәдек. Еш кына табигатькә чыга идек. Аеруча спектакльгә барулар истә калган. 7–8 яшемнән театрга йөри идем. Горький урамындагы бинага премьераларга барганым һаман да истә. Сәхнә артында бик күп артистлар белән аралаштым. Әле генә сәхнәдә күргән артист анда бөтенләй икенче яктан ачыла. Театр мохите бик ошый иде миңа. 1970 нче елларда театрның бөтен репертуарын белә идем.
Дөресен генә әйткәндә, әти режиссер булуымны теләде. Еш кына: «Әнә, Марсель абыеңа (Сүз Г.Камал исемендәге ТДАТ режиссеры Марсель Сәлимҗанов турында бара. – Авт.) кара, аннан үрнәк ал», – дия иде. Алар үзара нык аралашып яшәде. Тик мин үземдә андый сәләт тоймадым. Шуңа да әтинең хыялын тормышка ашырып булмады. Әти бик акыллы кеше иде. Безгә беркайчан да ниндидер таләпләр куймады. Киңәш бирә, фикерен әйтә – ләкин без һәрвакыт үз теләгебезчә хәл иттек. Иң әһәмиятлесе – гаилә корган вакытта да ул безгә ирек бирде. Югыйсә аларның безнең өчен үз кандидатуралары бар иде. Ләкин өчебез дә үзебез сайлаган кызларга өйләндек.
«БЕЗ ТЫҢЛАГАН МУЗЫКАНЫ ӘТИ‑ӘНИ ЯРАТМАДЫ»
Тургенев язган «әтиләр һәм балалар» проблемасы һәр чорда булган һәм булачак. Гыйләҗевлар гаиләсен дә урап узмаган ул...
– Без заманча шәһәр балалары булып үстек. Һәм мин ул заман кешеләре өчен «коточкыч» музыка тыңлый идем. Әти‑әни бу мавыгуымны бер генә дә яратмады. Шуңа күрә мин аны бүлмәдә бикләнеп тыңладым. Яратмауның сәбәбе – инглизчә рок җырлар иде ул.
Без мәктәптә немецча укыдык, инглиз телен белми идем. Аңламасам да, әлеге җырларның көе, яңгыравы ошый иде. Мондый мавыгу кайдан барлыкка килдеме? Күренекле тәрҗемәче, каләм остасы Яхъя Халитовның улы Фәрит сәбәпче моңа: ул безне чит ил музыкасы белән җенләндерде. Займищеда күп кенә язучыларның бакчалары бар иде. Без шунда Әхсән Баян, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев һәм башка каләм ияләренең балалары белән аралашып яшәдек. Бер Фәритнең генә магнитофоны бар. Җыелабыз да аның янына музыка тыңларга барабыз. Нигездә ул инглиз группаларының җырларын тыңлый. Без дә аңа иярдек.

«Әти белән әни гомер буе бер-берсен тулыландырып тордылар. Икесе бер якка карап яшәделәр. Әни бүген дә үзен Аяз Гыйләҗев хатыны итеп тоеп яши».
Тагын шуны әйтим: ул язмаларны табу һәрвакыт бер маҗара иде. Пластинкалар сатуда юк, популяр музыканы радиодан табып яздырасың. Әлбәттә, андый җырның сыйфаты бик түбән була инде. Тик шулай да булмаганда ярап тора. 1972 елда миңа да магнитофон алдылар. Менә шунда яшерен коллекционерлар белән таныша башладым. Алар һәр районда бар иде. Сатып аласың, алыштырасың...
Киенү рәвеше дә бик кызык иде безнең. Әлбәттә, матур киенәсе килә. Башлангыч мәктәптә әнинең зәвыгы буенча киендек. Безгә ошамаса да кидек. Хәер, мәктәптә укыганда кием сайлау мөмкинлеге булмагандыр да. Ә менә университетка укырга кергәч, матур киенергә теләк нык артты. Үземнең мөмкинчелекләр юк. Бөтен кеше джинс чалбар кия, аеруча икенче, өченче курсларда. Шундый бер чалбарның бәясе 160, 170 сум иде. Levi's, Wrangler фирмаларының джинсысы бар икән синдә, бетте, кызлар егылалар. Сиңа урамда
борыла-борыла карыйлар. Әйе, Һиндстаннан кайткан джинс чалбарлар бар иде, тик ул чүпрәк кенә, бернигә дә яраксыз. Ә чын джинс азрак кына таушалган булырга тиеш. Әти минем бу зур хыялым турында белә иде. Берсендә шулай аның Ригада яшәүче якын дусты – Константин Смирновтан посылка килде. Ачып карасак – анда зәп-зәңгәр Montana фирмасы джинс чалбары. Мин аны башта бик аңлап та бетермәдем, бактың исә, ул бик сыйфатлы бренд чалбар икән. Университетта барысы да шаккатты. Хәзер боларны балаларга сөйләсәң, аңламыйлар, бик гаҗәп хәл булып тоела аларга...
«ТАТФАКНЫ САКЛАП КАЛЫП БУЛМЫЙ ИДЕ...»
Искәндәр Гыйләҗев Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын ун ел җитәкләгән кеше. Тик университет федераль статус алгач, татфак бетүгә, дөресрәге реформалауга дучар булды.
– Татфакны элеккеге юнәлешендә саклап калып булмый иде, монысы көн кебек ачык. Университет – федераль структура һәм федераль университетлар системасы – Россия күләмендә планлаштырылган система. Гади генә итеп аңлатканда, безгә: «КФУ ул Татарстанныкы гына түгел», – диделәр. Монысы – бер. Икенчедән, татфак бик кечкенә бер факультет иде. Яңа шартларда андый кечкенә берәмлекләр калмады.
Мин консерватор кеше, хәзерге көндә барган күпчелек реформалар, үзгәрешләрне чынлап та кирәкме икән, дигән скептикларчарак фикердә торам. Кайвакытта бит реформаны реформа өчен эшлибез.
Татфакны университетның бер фишкасы буларак ясарга мөмкин иде. Зуррак итеп, төрки телләр юнәлешендәге гуманитар бер институт яки факультет буларак ачарга. Бөтен төрки дөньяны колачлый торган итеп... Мин фикеремне әйттем, ишетүче генә булмады...
Тагын милли университет ачарга да теләк-тәкъдимнәр булды. Монысы инде бик зур, яңа юл иде. Ләкин аңа да тормышка ашарга җай ачылмый, ни кызганыч.
Татар телен укытуга карата да фикеремне белдерәсем килә. Минем фикеремчә, бөтен нәрсәне примитив хәл иттек. Артык гади аңладык. Татар телен дәүләт теле дип игълан иттек тә, шуның белән тынычландык. Аның курсын бит тирәнтен алып барырга иде. Шул исәптән, укыту методикасы да төрле булырга тиеш: татар авылында яшәүче укучы өчен – бер төрле, шәһәрдәге татар баласы өчен икенче төрле, рус балалары өчен өченче төрле, татарча белмәгән татар балалары өчен дүртенче төрле. Ә без аны аңламадык. Кадрлар, дәреслекләр әзерләүдә дә ялгышлар җибәрдек. Юк, мин акланмыйм да, мактанмыйм да. Уйлаганнарымның күбесен тормышка ашыра алмадым. Шулай да тырышып карадым. Мисал өчен, дәреслекләрне үзгәртү. Татфакның деканы булган вакытта, укытучылардан дәреслекләрне үзгәртергә дигән таләп куйдым, ә алар миңа: «Минем дәреслек бар бит инде», – диләр. Һич онытмыйм: яшьрәк буын вәкиле дәреслек язды, өлкәнрәк яшьтәгесе миңа килде дә: «Мин эшләгән дәреслек бар бит, икенчесе нәрсәгә?» – диде. Бу – безнең татарлык. Безгә дөньяга һәм үзебезгә киң караш җитмәде һәм җитми. Без артык шапырынабыз, артык мактанабыз. Ә проблемаларга киң караш белән карап, аларны чишү юлларын күрмибез.
«ЭНЦИКЛОПЕДИЯЛЕ ХАЛЫК ТАРИХКА КЕРЕП КАЛАЧАК»
Искәндәр Гыйләҗев 2015 елның февраленнән бирле Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры булып эшли.
– Институтның үз миссиясе, вазыйфасы бар. Миңа кадәр дә зур эшләр эшләгәннәр. Исеменнән үк күренгәнчә, без зур белем өчен җаваплы. Һичшиксез, энциклопедияле халык тарихка кереп калачак. Татар энциклопедиясенең рус телендә 6 томы инде дөнья күрде. Татарчасының алтынчы томы ике бүлектән торачак, чөнки ул артык күләмле булып чыкты. Энциклопедия үз эченә татар халкын һәм Татарстанны алды. Бөтен тармакларга да кагыла: тарих, мәдәният, икътисад, табигать... Әлбәттә, анда татар исемнәре генә түгел, ә республика үсешенә, тарихына өлеш керткән башка милләт вәкилләре дә, аерым кешеләр дә керде.
Без энциклопедия институты гына түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның тормышына кагылышлы басмалар да әзерлибез. Төрле өлкәләрне колачларга тырышабыз. Күптән түгел табигатькә багышланган бик эчтәлекле энциклопедиябез дөнья күрде. Тагын бер әһәмиятле эшебез – Татарстандагы торак пунктларга багышланган энциклопедия. Ул өч томда булачак. Аның беренче томы узган ел басылып чыкты. Бу басмалар сыйфатлы кәгазьдә, матур итеп эшләнгән. Әмма аларның тиражлары әллә ни зур түгел, 1 мең тирәсе генә. Шуңа сатуга да бик чыкмый, китапханәләргә җибәрергә тырышабыз.
Бүгенге көндә безнең төп максатларыбызның берсе–tatarica.org электрон энциклопедиясен ныклап торып эшләтеп җибәрү. Анда мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат урнаштыру, чөнки бу – заман таләбе. Затлы энциклопедия һәр кешегә барып җитми, ә менә электрон вариантта аны бик күпләр файдалана алачак.

«Безгә – өч бертуганга игътибар, мәхәббәт, чын мәгънәсендә матур тәрбия насыйп булды».
Добавить комментарий