
Иске бәрәңгегә – яңа караш...
«Йодрык кадәрле, Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Аһ, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге!» –дип җырлый безнең халык. Тагын әле без аны икенче икмәк дип тә атыйбыз. Бәрәңге заманында күпме кешене ачлыктан йолып калган ризык. Бүген дә аннан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Шуның өчен дә яз җитүгә, күпләр бәрәңге утырту мәшәкатьләре артыннан йөри башлый. Татарстан шартларында бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шушы һәм башка күп кенә сорауларга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева җавап бирде.
25 апреля 2025
- Фәния ханым, республикада бәрәңге тармагын сездән дә яхшырак белүче юктыр. Бу тармакны ничек сайладыгыз?
– Без бит авыл балалары, кечкенәдән бәрәңге ашап, бәрәңге басуында эшләп үстек. Безнең Арча районында бу культура бигрәк тә популяр. Басуда трактор бәрәңге алганны бик игътибар белән карап торганым әле дә истә.
Ә мәктәптә укыганда биология белән кызыксындым, дип әйтә алмыйм, чөнки математиканы бик яраттым. Ул ничектер җиңел дә бирелде миңа. Тик югары сыйныфларда биология белән мавыгып киттем. 1975 ел: төрле кызыклы ачышлар, тәҗрибәләр турында сөйли, яза башладылар. Күрәсең, менә шулар мине кызыктырган. Тик беренче елны укырга керә алмадым. Документларымны КДУның биология факультеты, генетика кафедрасына биргән идем. Ярты балл җитмичә, конкурстан төшеп калдым. Икенче елны исә документларны биология факультетының умырткасызлар зоологиясе кафедрасына тапшырдым. Һәм конкурстан уздым. Әнә шулай итеп студент булдым. Университет ул фәнни юнәлештәге белгечләр әзерли, биш ел уку дәвамында шуңа инандым. Никтер бу миндә әллә ни зур кызыксыну тудырмады. Дөресрәге, кешеләргә конкрет файда китергән юнәлештә эшлисем килде. Әлбәттә, фәнне дә өйрәнү кирәк. Тик, әйткәнемчә, мине башкарак өлкә кызыксындырды.
Университетны тәмамлагач, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнаштым. Монда күбрәк файда китерермен кебек тоелды. Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да. Беренче көннәрдән үк биредә Капитонова Нина Петровна кул астында эшли башладым. Ә ул нәкъ менә бәрәңге тармагын өйрәнә. Нина Петровна бәрәңгене вируссыз үстерү юлларын тикшерә иде. Ягъни бәрәңгене пробиркада үстерәләр дә аннан соң аерым җиргә утырталар. Монда инде бер авыруларсыз үскән була ул. Гадәттә бакчаларда үскән бәрәңге еллар дәвамында үзендә төрле чирләр җыя. Аны тазартып булмый. Череген алып ташласаң да, вируслар башка бәрәңгеләрдә кала. Иң кызганычы – аның уңышы да түбән була. Хәтерлим, ул чакларда, күп дигәндә, гектарыннан 10‑15 тонна бәрәңге чыга иде. Һәм 80 нче еллар башында, бу проблемага зур игътибар бирелә башлагач, нәтиҗәләр күпкә үзгәрде. Шул исәптән – Татарстанда да.
– Яхшы, лаборатор шартларда вируссыз бәрәңге орлыгы үстерелде, ди. Шуннан аны җиргә чыгарып утырттылар. Тора‑бара ул барыбер вирусланадыр бит?
– Пробиркада шыткан бәрәңгене башта аерым теплицаларда үстерәләр. Сез дөрес фикер йөртәсез, тора‑бара ул бәрәңге дә барыбер вируслана. Безнең шартларда, ягъни Татарстанда бу процесс бигрәк тә тиз бара, чөнки аны гөблә (үлән бете) тарата. Хәтта бер‑ике ел эчендә бәрәңге вируслыга әйләнергә мөмкин. 2009 елда яклаган докторлык диссертациямне дә әлеге проб- лемага багышладым. Ундүрт ел дәвамында бәрәңге сортларының үлән бетеннән ничек зарарлануын, аның белән көрәш юлларын өйрәндем. Орлыклык бәрәңгене төньяк зонада, Архангельск тирәләрендә үстерергә кирәк, дип әйтәләр иде безгә. Бу аңлашыла да, анда үлән бете өчен шартлар начар, шуның өчен вируслар үрчи алмый. Тик безнең тикшеренүләр Татарстанда да орлыклык бәрәңге үстерергә мөмкин икәнне раслады. Моның өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, пробиркада үстерелгән орлык бәрәңгебез вирустан чип‑чиста булырга тиеш. Икенчедән, орлык бәрәңгене беренче елны ук зур күләмдә аерым майданнарда үрчетә башларга кирәк, чөнки кечкенә басуда ул тиз зарарланып бетәргә мөмкин. Әлбәттә, бу гади бакчачыларга бик кагылмый, монда орлыклык бәрәңге үстерү турында сүз бара.
– Быел яз бик иртә килде. Халык бәрәңгене елдан‑ел иртәрәк утырта кебек. Быел тагын да ашыгырлар, дип уйлыйм. Бәрәңгене кайчан утыртырга кирәк?
– Бәрәңгене җир җылылыгы 8 градуска җиткәч утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк – ул, озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония авыруы зарарларга мөмкин.
Каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булгач, бәрәңге утыртырга киңәш итәбез. Шулай ук эшкәртелгән туфрак артык юеш тә, артык коры да булмасын. Туфракны учка йомарлап тоткач, ул оешырга һәм чәчеп җибәргәндә таралып китәргә тиеш. Быел җир тизрәк өлгерер кебек. Әмма иртә утыртуның бер куркынычы бар: гадәттә, май башында көннәр суытып җибәрә. Ә бу исә, әйткәнемчә, бәрәңгегә зыян салырга мөмкин. Татарстан җирлегендә бәрәңгене 9 майдан соң курыкмыйча утыртырга мөмкин.
Гадәттә, безнең зонада кыраулар 7 июньгә кадәр була. Ә узган ел 13 июньдә дә кырау төште. Тишелгән бәрәңгеләр өшеде. Күпләр курыкты. «Борчылмагыз, яңадан сабак чыгарачак ул», – дип тынычландырдык ул чакта халыкны. Һәм чынлап шулай булды да. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортлары бар, аларны соңга калып утыртмыйлар. Шуның өчен бәрәңге тишелеп чыккач, салкыннар китә икән, пленка белән каплап торырга киңәш итәбез. Хәзер бит элеккеге кебек зур бакчалар түгел. Бәрәңгене хасиятләп үс- терергә мөмкинлек бар.
Тагын бер киңәш: бәрәңге тишелгәч, салкыннар башланса, туфрак белән өяргә була. Яшь сабаклар җир астында кала дип куркасы түгел, ул барыбер чыга.
– Татарстан авыл хуҗалыгы фәннитикшеренү институты 20 елдан артык селекция белән шөгыльләнә. Үзегез уйлап тапкан бәрәңге сортлары да шактый, дип беләм. Аларның кайсыларын аеруча уңышлы дип әйтә аласыз?
– Әйе, безнең институт бу өлкәгә зур игътибар бирә. Бүген бездә селекционерлар эшли. Бу бик мөһим өлкә, чөнки үзебезнең шартларга яраклашкан бәрәңге уңышны яхшы бирә. Шунысы да бар: чит илдән алып кайткан сортлар кыйммәткә дә төшә.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәннитикшеренү институты уйлап чыгарган уннан артык сорт бар. Алар барысы да тәмле, Татарстан шартларына чыдам сортлар: «Кортни», «Регги», «Танго», «Зумба», «Самба», «Сальса», «Орлан» һәм башкалар. Тик шуны аңларга кирәк: идеаль сорт бәрәңге юк. Кайсыдыр югарырак уңыш бирә, кайсыдыр тәме буенча әйбәтрәк.
Мисал өчен, зур хуҗалыклар чит илдән кергән «Гала» сортын ярата. Язга кадәр яхшы саклана ул. Дөрес, «Гала» сорты дым ярата, ягъни коры елны су сипмәсәң, уңыш начар була. Эксперимент рәвешендә төрле сортны утыртырга мөмкин, чөнки уңыш җирнең нинди булуыннан да тора.
– Бәрәңгенең сортлары гына түгел, авырулары да күбәйде кебек. Алар белән ничек көрәшергә? Һәм ул чирләр нәрсәдән барлыкка килә?
– Әйе, алар күп: фитофтороз, альтернариоз, алтынсу нематода... Соңгысы аеруча куркыныч, чөнки ул очракта бәрәңгенең уңышы бөтенләй булмый. Нематода ул шундый суалчан. Бәрәңгенең тамырына кечкенә сары күкәйләр сала. Нәтиҗәдә, бәрәңге корый. Иң аянычлысы – ул туфракта бик озак еллар саклана. Җирне дәваламыйча, нематодадан котылып булмый. Хәзерге яңа чит ил бәрәңге сортлары нәкъ менә туфракта булган алтынсу нематоданы юк итә. Ягъни теге суалчан бәрәңгене ашый һәм үлә. Әле менә яңа гына хәбәр булды: Татарстанның бер хуҗалыгында алтынсу нематода тапканнар. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, ул тагын да үрчи.
Авырулар бит яңарып тора. Һәм алар белән көрәшү ысуллары да үзгәрә, заманчалаша. Бездә хәзер көньякта гына очрый торган бәрәңге авырулары да күзәтелә башлады. Климат үзгәрә, бәрәңгеләрне төрле җирләрдән алып кайталар. Нәтиҗәдә, менә шундый хәлләр.
– Бездә кара яки көлсу туфрак та, кызыл балчык та бар. Бәрәңге җирнең нинди булуына карап утыртылырга тиешме?
– Бәрәңге төрле туфракта да әйбәт уңыш бирергә мөмкин, әмма һәр туфракның үзенчәлекләре бар. Комлы туфрак ярлырак, көпшәк туфрак суны тиз сеңдерә һәм тиз югалта. Корылык шартларында мондый туфракта иртә өлгерешле сортлар мул уңыш бирә. Кара туфрак – туклану элементларына да, органик матдәләргә дә бай була. Суны да яхшы саклый. Мондый туфракта теләсә нинди сорт та яхшы уңыш бирә. Кызыл балчык та бәрәңге культурасы өчен начар түгел, бай туфрак санала, тик яңгырлар еш яуса, мондый бакчаларда бәрәңгенең тамыры чери башлый. Иң мөһиме – туфракта җитәрлек туклыклы элементлар булсын, җир йомшак һәм анда җитәрлек дым булсын.
– Соңгы елларда бәрәңгене колорадо кортына каршы агулап утырта башладылар. Моңа мөнәсәбәтегез ничек? Ул чынлап та булышамы?
– Аерым хуҗалыклар бәрәңгене агулап утырту өчен күптән инде «Престиж» препаратын куллана. Аның составында – неоникотиноид һәм фунгицид, ул Россиядә рөхсәт ителгән. Үзем дә «Престиж» белән агулап утыртуга каршы түгел, чөнки аның кеше сәламәтлегенә әллә ни зыяны юк. Хәтта тикшерүләр шуны күрсәтте: язын кулланган агуның микъдары җәй көне сиптергәнгә караганда кимрәк тә. Җәен 20–30 сутый бакчага агу сиптергәндә, ул күбрәк мәйданга тарала, ул кешегә дә, табигатькә дә зыян сала. Язын эшкәртүнең плюслары күбрәк: көннәр кызу булмагач, агу кешегә ул кадәр нык тәэсир итми, бу вакытта бал кортлары да актив очмый, агулап утырткач, ул бәрәңгене 2 ай саклый. Агу яфракларда 60 көнгә кадәр саклана һәм колорадо коңгызын юк итә бара. Яңа очып килгәннәрен дә, кышлап чыкканнарны да.
Тик аны белеп кулланырга кирәк: 100 кило бәрәңгегә 100 мл препарат җитә. Монда шунысы мөһим: 100 мл препаратны эретер өчен ярты литр су җитә. Югыйсә кемдер агуны бишәр литр суга ясый да файдасын күрми. Агу су белән агып чыгып китмәсен өчен, катнашма дөрес ясалган булырга тиеш.
– Бәрәңгене еллар буе бер үк урынга утырту дөресме?
– Әлбәттә, ел саен бер урынга утыртканда, бакчаның уңдырышлылыгы кими һәм ул төрле авыруларга, корткычларга да ешрак бирешә. Шулай ук күпьеллык чүп үләннәре дә барлыкка килә. Эт эчәгесе үләне генә дә ни тора. Шуңа күрә чәчү әйләнешен (севоборот) көйләргә тырышырга кирәк. Бакчаны тулысы белән булмаса да, ярты өлешкә бүлеп, ял иттереп алу мөһим. Бәрәңгесез җиргә ике еллык үлән чәчеп тора аласыз. Шулай эшләгәндә, җир туклана, авыру-корткычлардан арына, туфракның структурасы яхшыра.
– Элек бәрәңгене гел ярып утырталар иде. Хәзер, киресенчә, бөтен көенчә утыртырга тырышабыз. Кайсы очракта уңыш яхшырак була?
– Бөтен килеш утырткан бәрәңге яхшырак. Әгәр инде чәчүлек бәрәңге кыйммәтле яки дефицит булса, кисми дә хәлең юк. Безгә дә орлыклык бәрәңгене шулай утыртырга туры килә. Шуны гына истә тотарга кирәк: кискәндә пычакны марганцовка эремәсенә тыгып алу шарт.
– Бәрәңге утыртканда төп киңәшләр?
– Бәрәңгене 8‑10 см тирәнлектә утырталар. Артык тирәнгә утыртмаска киңәш итәм. Шул ук вакытта аның төбен өеп торырга кирәк. Тирән утырткан бәрәңге яңгырлы елларда җирдә үк чери. Уңышның иң беренче сере – яхшы орлыкта. Икенчесе – җирнең яхшы булуында, өченчесе – бәрәңге игү технологиясен үтәү. Җирне ашлап, йомшартып торырга кирәк. Коры елларда аңа су сибәргә дә онытмагыз. Шулай ук бәрәңгене зарарлый торган фитофтора, фузариоз, парша кебек авыруларга каршы көрәшү мөһим. Бакча ярлы икән, 10 сутыйга 3–5 тонна тирес кертергә кирәк. Тиресе булмаган бакчачылар 30–50 кило азофоска куллана ала. Шәхси яшелчә бакчаларында еш кына кальций һәм магний ачлыгын күзәтергә мөмкин.
Шуңа күрә туфракка шулай ук доломит оны (1 сутыйга 30 кг) һәм кальций селитрасы (1 сутыйга 1 кг) кертергә киңәш итәм. Бу бәрәңге уңышын сизелерлек арттырырга ярдәм итәчәк.
– Фәния ханым, гадәттә, безгә килгән кунактан аның кызыксынулары, гаилә тормышы турында да сорашабыз. Сезнең турында да беләсебез килә...
– Җәмәгатем белән бер кыз, бер ул үстердек. Алар минем юлдан китмәде. Аллага шөкер, гаиләмдә иминлек. Инде оныгыбыз да бар. Балалар кечкенә чагында ук Санкт-Петербург, Пушкин шәһәрләренә барып, кандидатлык диссертациясен якладым, аннан соң докторлык эше өстендә күп утырдым. Әти‑әнием дә, гаиләм дә гел терәк булды. Фән кешесе өчен болар бик мөһим. Бүгенге көндә дә якыннарымның җылысын тоеп яшим.
Добавить комментарий