Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иске дача эзләгәндә

Чит илләргә чыгу туйдырганда кая барырга

Дача! Казан кешесе өчен моннан ди шигърирәк сүз булуы мөмкинме? Бу бәләкәй өйдә июль уртасындагы яңгырлардан һәм суыклардан ышыкланып була. Кадакларда һәрвакыт иске, ертык курткалар һәм плащлар эленеп тора – Махно ротасын киендерерлек! Әмма барыннан да бигрәк шушы зур планетада синең берничә сутый үз җирең булуы һәм анда нәрсә теләсәң, шуны эшли алуыңны тою җылытып тора. Чөнки син монда бер үк вакытта алпавыт та, крепостной да! Җир казырга, су сибәргә, тирес ташырга үзеңә үзең кушасың, бакчадагы беренче җиләкне дә үзең өзеп кабасың һәм, падишаһ булып, шезлонгта утырасың.
БЕРНИЧӘ СУТЫЙ ҖИР ҖӘННӘТЕ
Рәхәтләнеп ял итеп ятканда, берәр бик акыллы бак­чачы Цветаеваның мондый юлларын искә төшерер:
Бу тәмугларым өчен,
Саташуларым өчен,
Картайган көнемә
Бер бакча бирче.
Әлбәттә, бу юлларны язганда Марина Ивановна по­лиэтилен плёнка астындагы бөҗәкләр белән тулы тирес өемен дә, көрәк сабыннан уч төпләрендә шартлаган сөялләрне дә күздә тотмагандыр. Аның күз алдына үзеннән-үзе үсә һәм иҗат итәргә берни дә комачаула­мый торган ниндидер абстракт бакча килгәндер. Тагын бер рус шагыйре – Иван Северянин – шулай ук дача өе турында хыялланган:
Минем яшел өй генәм
Елга яры паркта.
Нинди аулак урын ул!
Ялгызлык һәм тынлык та!
Әмма хыялы тормышка ашу белән, ул пластинканы алыштыра һәм моңая башлый:
Тынгылык тапмыйм, терелү күрмим,
Бу җирлектә мин үземә.
Хәлсезмен, берни ошамый, хыялымда-
Башка пейзаж иде лә...
Бакча урамга караган, күпдачалык биредә.
Коллар кебек, өйләре дә
Кысылган бер-беренә.
Күршем Боккачионы уйный,-
Йөзенче кат бер үк вальс –
О, бетмәс газап күңелгә!
Илаһым, ничек заманча яңгырый, дип уйлап куй­дым мин, чүп баскан участогыма күз йөртеп чыккач. Ялкаулыктан баскан чүп түгел ул, ә махсус, «күпда­чалык»тан, бөтен җирдәге күршеләрдән, аларның Бразилия карнавалы төсләрендәге ыштаннары белән чүп өстенә иелгән бишенче нокталарыннан киртәләнү өчен махсус үстерелгән ул. Әмма аерылу мөмкин түгел, хәтта күпьеллык әрекмәннәр дә моннан коткармый.
Ютубта Боккачионы тыңлап карау насыйп булмады (эзләнү бары тик Джованни Боккачоның «Декаме­рон»ын гына бирә), юкса, мин бу вальсның бүгенге заман попсасыннан күпкә күпкә яхшырак булуына ышанам. Хәтеремдә, моннан ун еллап элек, күршеләрем кунагының «ундүртенче» динамигыннан яңгыраган «Чёрные глаза» мине чак дөньядан ваз кичтермәде. Әмма Северянинны аңлап була, борынгы музыка күңелне ничек кенә сихерләмәсен, ләкин унынчы тапкыр уйналгач, ул, һичшиксез, колакларны чүкеч белән төйгәндәй итә.
Ул Санкт-Петербургта яшәгән. Шәһәр кешеләре җәй­ләрен дымлы «таш капчыкларын» калдырып, урман­да, күл буенда яшәргә, саф һава суларга тырышкан. Хезмәтчеләр хуҗалары белән бергә киткән, ә «авыл­лар» – җир сөрергә, печән чабарга – өйләренә кайткан. Шәһәр сизелерлек бушап калган.
Бездә исә башкача. Ул еллардагы Казан – тыныч, провинциаль шәһәр. Үзәк Воскресенская урамыннан (хәзерге – Кремль урамы) бер читкә атласа, кеше ма­тур табигатьле, тар тыкрыклары белән аерылып тор­ган, таш җәелмәгән авыл урамнарына килеп чыккан. Монда сәүдәгәрләр һәм мещаннарның җиләк‑җимеш һәм яшелчә бакчалы биек булмаган өйләре урнашкан булган. Тирә‑якта әтәч кычкырулары, сыер‑сарык та­вышлары, эт өрүләре ишетелгән, анда‑монда юл тотучы арбаларның майланмаган күчәрләре шыгырдаган.
1-6
Коллекционер Кирилл Пономарёв тәкъдим иткән «Учёные записки Казанского университета»ның 1899 елның сентябре язмасыннан без менә ниләр укыдык: «Казан полицмейстеры җиткерүенчә, җирле халык, полициянең тыюына да карамастан, бернинди ка­раучысыз килеш, ишегалларыннан үзләренең сыер­ларын һәм башка терлекләрен чыгаралар, алар йорт тирәләрендә тротуарларны боза, янбакча коймаларын вата, хәтта шәһәрдәге һәм шәхси бакчаларга керә, шу­лай итеп, шәхси һәм җәмәгать милкенә зыян китерә, кайчакта үтеп йөрүчеләрне борчый, һәм аларга хәтта зарар да китерә».
Әле хәзер дә Универсиада проспекты буенча (курчак театрыннан башланып РКХнә күтәрелү юлына кадәр) бакчаларны күрергә була. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә сакланып калган авыл да бар – Әмәт авылы ул – биредә коттеджлар арасында йөзәр еллык кечкенә агач өйләр дә очрый.
Шулай булгач, революциягә кадәр Казан кешеләренең күбесе җәйләрен шәһәрдә калган. Алар тузан йотмаган, эсселектән интекмәгән, яшелчәләр үстергәннәр, Иделгә, Казансуга, Кабан күленә су коенырга йөргәннәр, көй­мәдә йөзгәннәр, балык тотканнар. Горький исемендәге парк ул чакта – Рус паркы, таулы ландшафты өчен Немец Швейцариясе дип тә атаганнар. Бу – аланлыкларга һәм табигый чишмәләргә ия  (аларның берсе «Новаторлар» тимер юл станциясендә әле дә тибә) чын чытырманлык булган. Монда кайчандыр немец колонистларыннан калган җыйнак-тәртипле бакча­лардан кура җиләге, чия, алма җыйганнар. Каен җиләге һәм гөмбәгә Әмәт урманына йөргәннәр.
Алпавытлар яздан ук үз утарларына киткән. Бәрхет сезонына Кавказ суларына (нәкъ Лермонтов кебек!) яки Карловы Варыга, Баден-Баденга (Гоголь, Турге­нев, Достоевский кебек!) бару модада булган. Диңгез ярында кызынырга теләүчеләр күренмәгән. Кояшта ка­ралучылар солдатлар һәм гади кешеләр арасында гына булган. Бай әфәнделәр ак тәнле булырга тиеш саналган. Утызар градуслы эсселәрдә аксыл төстәге жилетлы костюмнардан пешеп йөргәннәр, өлкән яшьтәгеләр җәйге чесуча пәлтә, перчатка һәм, әлбәттә инде, эшләпә кигән. Хатын-кызлар кояш нурларыннан зонтиклар астына качкан һәм җилпәзәләр тотып йөргән. Хәтта дачаларында да сөенеп киемнәрен салып ташламаган­нар, корсетларын ычкындырсалар һәм галстукларын бушатсалар гына инде...
Поезд белән Европа буйлап сәяхәткә чыгарга яисә тәгәрмәчле пароходта Идел буйлап круизга чыгарга мөмкин булган. Ул чактагы бер реклама менә ничек дип кызыктыра: «Америка тибындагы 40 комфорта­бельле җиңел пассажир пароходы көн саен, һәрбер шәһәрдә тукталышлар ясап, Тверьдән Әстерханга кадәр рейслар оештыра».
1-10
Әлбәттә инде, «диңгезгә» совет чорындагы кебек массачыл туристлар агымы күзәтелмәгән. Ул чакта Сочи тирәсендә малярия таралган. Кырым – кыйммәтле элиталы урын, анда үз яраннары белән патша үзе һәм иҗади даирә ял иткән! Чит илләргә чыкканнар, ләкин ажиотажсыз гына. Төркия һәм грек утраулары – ала­ры инде бик кыю сәяхәтчеләр өчен экзотика булган. Европага барып чыккан Россия кешесенең сагынуын безнең якташыбыз, рәссам Иван Шишкин менә ничек тасвирлый:
«Моңсуланып, рус җырларын көйләп утырам, алда әле тагын эчпошыргыч һәм күңелсез күп нәрсәләр көтә. Ни өчен мин Россиядә түгел, ә монда, Штадт-Кабург номерында утырам, шайтан белә. Күңелсез, коточкыч күңелсез, әмма шул ук вакытта рәхәт тә. Бирсен Хо­дай, каһәрләнгән чит илдә өстерәлеп йөргәндә, бу хис югалмасын иде».
«ДРЕЗДЕН ЧИКТӘН ТЫШ ТУЙДЫРДЫ, ИРТӘГӘ МОННАН ЫЧКЫНАСЫ ИДЕ!»
«Эльба мәзәк, бигрәк тә хәзер, яңгырлар яугач, күрәсең, су таулардан балчык буйлап аккандыр, шуңа күрә елгадагы су мумия кебек җирәнгеч. Гомумән, Эльба безнең шагыйрьләребез үзе турында юмарт рәвештә сипкән шигърият буяуларына лаек түгел!»
«Без монда һәм Берлинда күргәннәребез – бездә күп тапкырлар яхшырак. Мондагыча ямьсез һәм зә­выксыз сынлы сәнгатьне мин беркайда да күрмәдем, ә биредә Дрезден рәссамнары гына түгел, ә Мюнхеннан, Цюрихтан, Лейпциг һәм Дюссельдорфтан да бар... Моңа кадәр минем чит илдә күргәннәремнән мине бернәрсә дә, көткәнемчә, шаккатырмады...»
«Болар барысы да үле нәрсә, ә миңа тизрәк натурага кайтырга кирәк, кояш кызуына. Табигать һәрвакыт яңа һәм моның ише бернәрсә белән дә тапланма­ган һәм үз бүләкләренең чиксез запасы белән һәрчак бүләкләргә әзер, һәм без аны тормыш, дип атыйбыз!»
1-9
 
Россиядәге беренче дачалар Петр I заманында Санкт-Петрбургка китерүче Приморье юлы буйларында барлыкка килә. Җир участоклары патша күрсәтмәсе буенча аристрократларга һичшиксез өй салу һәм бакча ясау шарты белән бушлай («дача» сүзе – әнә шуннан килеп чыккан) бирелгән. Беренче дачник граф Александр Данилович Меньшиков булган, һәм ул буш җирне апельсин агачлары (немецча – Оranienbaum) белән тутырган, шулардан барлыкка килгән сарай паркына Ораниенбаум исеме бирелгән.
ДАЧА ТОРМЫШЫНЫҢ ЯМЕ
Тотрыклы керемнәре булса да, әле утар сатып алырга акчалары җитеп бетмәгән Ка­зан байлары, җәй җитүгә, шәһәр тирәсендә вакытлы дачалар алган. Хуҗалар белән алдан ук килешеп куйганнар, җәйгә өйләр бирелү турында газетадан рекламалар укыганнар, үз күзләре белән күрү өчен, алдан ук барып караганнар, арадашчыларын җибәргәннәр. Ерак Кабандагы дача урыннары популяр булган, анда кечкенә пароходлар белән йөргәннәр. Мәскәү белән ике арада тимер юл элемтәсе ачылгач, Казаннан башлап, Ро­мановлар күперенә кадәр урнашкан авыл­ларны да үзләштерергә керешкәннәр. Әмма төрле исләр аңкып торган терлек киртәләре булган, авыр хезмәт белән яшәүче һәм сезне эшлексез итеп күргән крестьяннар белән бер авылда яшәү – бер хәл, ә инде борчу-хәсрәтсез яшәгән үз ишләрең белән бер ук дача бистәсендә ял итү – бөтенләй башка!
1-14
Мисал өчен, Красная Горка (Юдино), Займи­ще, Лаврентьево (Обсерватория), Васильево бистәләрендәге кайбер урамнар әнә шундый булган. Биредә инде кандалалы тынчу авыл өйләре түгел, ә бәлки махсус җәй көне яшәргә көйләнгән верандалы җиңел дачалар төзел­гән. Газеталарда спектакльләр һәм үзешчән концертлар оештырыла торган заллар, шулай ук түләүле коену урыннары – суга төшүче баскычлары булган сарайчыклар турында языла. Аларда чишенгәннәр, чәй яки башка көчлерәк эчемлекләр белән сыйланганнар. Керү урынында – ирләр һәм хатын-кызлар сәгатьләре күрсәтелгән расписание эленеп торган.
Иртәләрен дачникларны күмәч, сөт, колбаса, яшелчә сатучыларның тавышлары уяткан. Шәһәрдән яңа әзерләнгән сыра һәм бозлы тартмаларда туңдырма китергәннәр. Җәйге фасылда авылларның булдыклы кешеләре дачниклардан шактый файда туплап калган.
Без шул чордан калган бер генә өйне булса да табарга тырышып карадык. Һәм без моңа ирештек шикелле. Обсерватория бистәсе та­вында, яңа планетарий юлында тулы бер дача исән торган. Кайчандыр монда яшәүчеләр балконда чәй эчкәндә, самавырның бакыр кырларында аларның алсу йөзләре чагылган­дыр. Алар, чия төшләрен аска төкерә-төкерә, Идел өстендә кояш баеганын күзәткәннәрдер. Гайбәт сатканнар, яшьлекләрен искә төшер­гәннәр, хөкүмәтне сүккәннәрдер. Барысы да һәр замандагыча. Эңгер-меңгердә хезмәт­че хатын керосин лампасын чыгаргандыр. Гаилә башлыгы, портсигарын чертләтеп ачып, хуш исле папиросын тартып җибәргәндер. Буш графинда шөпшә безелдәгәндер. Ире, хатынының юан муенындагы черкинең кы­зарып тулуын ләззәтләнеп күзәтеп торгандыр да, ояты килеп, «Казанскiй вечеръ» газе­тасыннан «күсәк» бөтерергә керешкәндер. Балалар исә аста шау‑гөр килгәннәрдер, июнь коңгызын тотып, аны стакан белән каплап куйганнардыр...
Тагын бер агач өйне без планетарий терри­ториясендә таптык. Бу – астрономның торак йорты. Әлеге өй дача саналмаса да, бай йорт­ларындагыча эшләнгән агач сыр-бизәкләре революциягә кадәрге бай дачаларның нинди булганын күзалларга мөмкинлек бирә.
ОРИГИНАЛЬ ПРОЕКТ КИРӘК!
Совет эшчеләре һәм хезмәткәрләре өчен әлеге дә баягы «коллектив бакчалар» шәһәр тирәли узган гасырның 30 нчы еллары уртасында барлыкка килә башлый. Алар – зур булмаган җир биләмәләре һәм кеч­кенә өйләрдән торган, чөнки бу төзелешләргә җитди регламент куелган. Икешәр катлы фазендалар, мунча, гараж төзергә, кролик, кош-корт, кәҗә ише җан ияләре тотарга ярамаган. 60 нчы елларда минем Борисково янәшәсендәге зур бакчачылык ширкәтендә ниндидер җитди комиссия абзыйларының линейкалар белән корылмаларны үлчәп йөргәнен күзәткәнем булды. Безнең күршебезгә капиталь сараен һәм хәтта турни­гын да сүтәргә кушылды. Кем дә булса уенчык дачасын төзергә керешсә (фин өйләре соңрак барлыкка килде), ул председательгә төзелеш материаллары өчен бөтен чекларын күрсәтергә тиеш иде.
1-2
Әмма барлык кеше дә тыйнак совет дачалары­ның стандарт архитектурасы белән килешә алмады. Төрле юллар белән, таныш-белешләре яисә ветеран бабаларының элемтәләреннән файдаланып булса да, кайбер хәйләкәр дачниклар үз участокларында архитектура ягыннан гәҗәеп корылмалар «койдылар». Мондый «диссидентлар» бармак белән генә санарлык, һәм аларга әкәмәт кеше итеп карыйлар иде. Яшел Үзән ягына баручы электричка тәрәзәсеннән, Адмиралтея бистәсен узуга, әле бүген дә бөтен әйләнәсе балконлы һәм бер колоннада торучы түгәрәк дачаны күрергә була. Мондый дача төссезлек һәм бертөрлелек белән килешмәү билгесе бит!
1-8
ГАЕПЛЕ ИМПЕРАТРИЦАНЫҢ БҮЛӘГЕ
Тагын бер сакланып калган дача Архиерей дачасы Урта Кабан күле янындагы яшел калкулыкта урнаш­кан. Аны зурлап Яңа Иерусалим дип йөрткәннәр. Бу Екатерина II тарафыннан митрополит Вениаминга, Пугачёвка ярдәм итүдә нахакка гаепләнеп, вакыт­лыча читкә кагылуы өчен бүләк ителгән. Җәй буена митрополит бирегә күченә торган булган. Монахлар белән бергә ул балык тоткан һәм суга куелган кәнә­фидә чәй эчәргә яраткан, дип сөйлиләр. Тагын әле аның кармагына табан балыклары бернинди җим куймасаң да эләгеп чыккан, диләр. Хәтта ряса җиңенә дә кергәннәр, ә парктагы тиеннәр аңа үз чикләвекләрен ташыган имеш!
1-7
1978 елның юлкүрсәткечендә әлеге урын турында шигъри дә, моңсу да итеп язылган:
«Архиерей дачасының борынгы паркы аңлатып булмастай ямьгә ия: чаган белән аралашкан ике йөзәр яшьлек юкәләр аллеясы, ябалдашлары белән кушыла язып, түгәрәк мәйданчыкларны тирән күләгәләренә урап, чәчәк аткан кояшлы аланнар аша сузыла, нурлар сыман тарала да, акрынлап парк артындагы әрәмәлеккә барып тоташа. Кайчандыр биредә беседкалар торган, инде алар күптән юкка чыккан».
Ә менә тиеннәр калган, һәм тәреләр дә элеккечә кояшта ялтырый. Биредә, ташланганлык белән бергә, ниндидер провинциаль ямь тоемлана.
1-13

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: