
«ҖИТӘКЧЕЛЕК – ҖАВАПЛЫЛЫК УЛ»
Татарстан җирлегендә меңьеллык тарихка ия булган шәһәрләр күп түгел. Алабуга − шуларның берсе, бу ил һәм дөнья фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган факт.
07 мая 2024
Казан ханлыгы яуланганнан соң бу уңдырышлы туфраклы, көн итәргә гаять уңайлы төбәккә рус крестьяннарын күпләп күчереп утырта башлыйлар. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, акыллы урыс агае, зур елгалар буенда икмәк җыю нокталары ачып, аны зур шәһәрләргә сату белән шөгыльләнә. XIX гасырның икенче яртысында Василий Стахеев Идел һәм Чулман елгалары буйлап икмәк белән сәүдә итүне үз кулына ала. Аның хатыны Глафира Стахеева 1898 елда Алабугада хатын-кызлар өчен Епархия училищесы ачып җибәрә. 1918 елда − татар укытучылар семинариясе, соңрак педагогик техникум булып үзгәртелгән, ахыр чиктә институт статусын алган бу уку йорты озак еллар Чулман аръягы төбәгенең белемгә омтылучы яшьләре өчен мәгърифәт үзәге булып тора. 2011 елдан исә, Казан федераль университетына кушылып, яңа заман таләпләре куйган югарылыкта эшләвен дәвам итә.
Шул ук Алабуга уку йортыннан аерылып чыккан Чаллы педагогика институтыннан китеп, Алабугага эшкә урнашканда факультет деканы Альберт Зөфәр улы Нигамаев, әлбәттә, беренче эш итеп мине директорга алып керде. Елена Ефимовна Мерзонның татарча чиста сөйләшүенә шул чакта ук исем китте. Кабинеттан чыгуга, деканның җиңеннән тартып туктаттым:
− Кем ул? Татарча ничек шулай яхшы сөйләшә?
Нәрсәнедер белмәгәнен беркайчан да күрсәтми торган Альберт Зөфәр улы бу юлы да эшлеклелек артына яшеренде:
− Әтисе татарча әйбәт белгән аның. Әнисе татар. Син хәзер документларыңны алып кил дә, кафедрага менеп, йөкләмәләрне карый башла...
Ләкин яңа гына танышкан күркәм ханымның «безнеңчә» белүе бөтен аңымны биләп, моның серенә төшенү омтылышы тудырган иде инде. Соңрак мин директорыбызның әтисе гаять моңлы итеп татарча җырлаган, республиканың күренекле сәнгать әһелләре белән аралашып яшәгән, югары җитәкче постлар биләп, хезмәттәшләре хәтерендә якты сәхифәләр калдырган Ефим Дмитриевич Мерзон булуын белдем һәм бу турыда документаль повесть та чыгардым, ул «Казан утлары» журналында дөнья күрде.
Кафедра мөдире булып эшләгән вакытта миңа директор белән иртәнге киңәшмәләрдә, гыйльми советларда еш очрашырга туры килә иде. Кайнаррак холыклы булса да, ул һәрвакыт әңгәмәдәше сүзенә колак сала, китергән факмисалларны исәпкә ала, һәр мәсьәләнең, кем әйтмешли, төбенә төшеп, эшнең асылын аңламыйча тынычланмый.
− Без үскәндә һәрвакыт әнидән «Сез бит Мерзон кызлары», ягъни сезнең начар булырга хакыгыз юк дигән мәгънәдәге сүзләрне ишетеп үстек, − диде иде ул бер әңгәмә вакытында.
Психологлар «Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан» дисә, халык шул ук фикерне «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән мәкаль белән раслап куя. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәбезне мин шушы сораудан башладым.
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.
− Елена Ефимовна, cез гаиләдә өч кыз, өчегез дә фән һәм мәгариф юлыннан киткәнсез. Нәрсә этәргеч булды моңа?
− Үз вакытында, яшь чакта, моңа бәлки бик игътибар да ителмәгәндер, хәзер исә, педагогик белемле кеше буларак, ышаныч белән әйтә алам: монда төп рольне әти-әни тәрбиясе уйнады. Без авылда үстек, минем күңелгә хәзер Ютазы районына караган Подгорный бистәсе Тукайга – Кырлай, Лермонтовка Тархан авыллары кебек гамьле һәм ямьле булып кереп калган. Әтиебез гомер буе җитәкче эшендә булса да, без ындыр табагында да эшләдек, мәктәптә укыганда бәрәңге алуда да катнаштык. Хәтерлим, сигезенчедә укыганда әти-әнидән, туган көн хөрмәтенә кырга бармыйм әле, дип сорадым. Рөхсәт итмәделәр, ләкин әти, төшке аш вакытында машинасына тәм-том төяп килеп, бөтен классны сыйлаган иде. Шул вакытта шатлыктан күзгә яшьләр килде, бөтен үпкәләр онытылды. Әтинең менә шулай эшләнергә тиешле эшнең мәҗбүрилеген аңлата, шул ук вакытта сөендерә дә белүе − үзе бер сәнгать, минем өчен гомерлек сабак булды. Мин хәзер моны ничек үтимдер, белмим, моны башкалар бәяләргә тиеш.
Әни китапханәче булып эшләде. Беренче карашка җиңел эш булып күренсә дә, ул бик катлаулы хезмәт иде. Беренчедән, элек кеше күп укый иде, димәк, китап бирү, кабул итүне системага салып, бик төгәл алып барырга кирәк. Китап алган укучы һәрвакыт: «Бу нәрсә турында? Кызыкмы?» – дип сорый. Һәм хәтерләвемчә, әнинең җавапсыз калганы булмады. Эш сәгате төгәлләнеп өйгә кайтуга, әнинең икенче сменасы башлана: әти көн-төн эштә, маллар да бар, ашарга да әзерләргә кирәк.
Без дә, бик кечкенәдән кул арасына кереп, әнидән хезмәт тәрбиясе алып үстек. Шуңа күрә апам Светлананың, педагогика фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешеп, бүгенге көндә Казан аграр университетында халыкара бүлекне җитәкләве, сеңлем Иринаның Чаллы медицина колледжында директор булуы табигый хәл дип саныйм.
− Сез Алабуга педагогика институтын тәмамлагансыз, хәзер аның җитәкчесе. Нинди булды бу юл?
− Янә әтине искә алырга туры килә инде. Аның сөйләве буенча, бабам Дмитрий, танк гаскәре офицеры, сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган. Бабамның әтисе исә, хатынын яклап, немец солдатына көрәк белән суга, һәм аны шунда ук атып үтерәләр. Әти, син кыяфәтең белән гел бабаңа охшагансың, характерың да шундый, райком секретаре булырсың, дип әйтергә ярата иде. Әти үзе, хуҗалыкчы буларак, партия номенклатурасы белән төрле вакытта төрле мөнәсәбәттә яшәде, ләкин һәрвакыт партиянең җитәкче һәм оештыручы ролен таный иде.
Институтта укуның беренче көннәреннән үк һәр проектта катнашып, студент тормышының бар кызыгын тоеп яшәдем. Комсомол үзеңне күрсәтергә күп мөмкинлекләр бирде. Андагы эш мәҗбүриләп тагылмый, бөтенесе дә яшьлек ялкыны белән өретелеп, кызыклы бер чара итеп үткәрелә иде.
Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән кеше буларак, яхшы укытучы булырга теләдем, фәннәрне үзләштерү өчен өстәмә белем алырга да тырыштым. Әмма укытучы эшчәнлегенең чын мәгънәсендә гаять күпкырлы икәнлеген үзем мәктәп директоры булып эшли башлагач кына аңладым.
Ул вакыттагы шәһәр хакимияте җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасар итеп чакырды. Мин бу эшемдә яхшы тәҗрибә тупладым, аны чын җитәкчелек мәктәбе дип атар идем. Күпмедер вакыттан соң институтка директор булырга тәкъдим иттеләр. Бу педагогика институтының, КФУга кушылып, структура ягыннан да, эчтәлек ягыннан үзгәрешләр кичереп, зур бәхәсләр кузгаткан чор булды. Вакыт бу адымның үзен аклавын күрсәтте. Хәзер университет кампусларының үсеше, уку йортының иркен мөмкинлекләре карарның вакытлы һәм дөрес булуын тагын бер кат раслый. Соңгы ун елда Алабуга институты биләмәләрен киңәйтте, «Университет» мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге, колледж һәм фәнни коллаборация йорты ачуга иреште. Булачак укытучыларның педагогик практикасы өчен моннан да яхшырак база турында хыяллану мөмкин дә түгел. Бер әйберне төгәл әйтә алам: педагогик белем бирүнең мондый күпбаскычлы модуле илнең бер генә профильле вузында да юк.
Институтта студентларның татар театры түгәрәге дә эшли.
− Бүген зур үзгәрешләр чорында яшибез. Ил һәр өлкәдә – җитештерүме ул, идеология юнәлешеме – үз юлын сайлый. Бу уку‐укыту системасына да кагыламы? Кеше, шәхес анда нинди урын алып тора?
− Бер яктан караганда, мәгариф консерватив өлкә, чөнки ул шушы көнгә кадәр тупланган белем хәзинәсенә таяна. Икенче яктан килеп фикер йөртсәк, ул пәйда булган яңалыкларны балаларга беренче булып җиткерә. Педагог, фәлсәфәче Джон Дьюиның «Әгәр без бүген кичәге кебек укытсак, балаларның иртәгесе көнен урлыйбыз», дигән сүзләре бар. Мәгълүмат тапшыру чаралары үзгәрә, цифрлы һәм дистанцион технологиялар кулланып дәрес үткәрүнең төрле вариантлары барлыкка килә, уку‐укыту системасы шул рәвешле динамик үсеш кичерә, ул укытучыларга гына түгел, балаларга һәм ата‐аналарга да кагыла. Моны без «Университет» мәктәбе кысаларындагы институт һәм мәктәп укытучылары хезмәттәшлеге мисалында да күрәбез. Университет педагогларга төрле курслар, программа һәм семинарлар, конференциялар аша һөнәри үсеш алу мөмкинлеге бирә. Әмма иң мөһиме − балаларны ярату кирәк, дип саныйм.
Безнең мәктәп укучылары өчен төрле түгәрәкләр эшли, алар ДНК роботлары җыя, теплицада үсемлекләр белән тәҗрибәләр үткәрә, археологик табылдыкларны өйрәнә... Ата-аналар да читтә калмый, алар өчен дә осталык дәресләре үткәрелә.
− Мөгаен, хәзер бирәчәк соравым алдагысы белән бәйледер: милли мәгарифнең киләчәген, татарча укытуның кирәклеген ничек һәм нәрсәдә күрәсез?
– Бу мәсьәләгә уңай карыйм. Күрәсез, ил үзенең тамырларына, традицион кыйммәтләргә кайта. Россиянең көче һәм байлыгы – күпмилләтле халкында, аларның дус-тату яшәвендә. Милли һәм дини дуслыкның үрнәге буларак Татарстан турында күп сөйлиләр. Шуңа күрә без бу мәсьәләне берничек тә читләтеп үтә алмыйбыз. Хәзер институт тәмамлап чыгучыларның тормышта үзләрен табарга мөмкинлекләре зуррак булсын өчен, күп очракта ике профильле белем бирү өстенлек итә. Татарча белем алучыларга без дә шартлар тудырдык, «Инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты» юнәлешендә белгечлек бирелә. Күп кенә студентлар инде чыгарылыш курсында ук мәктәптә эшли башлый, аларны көтеп торалар, бу белгечләргә мәгариф өлкәсендә ихтыяҗ зур. Соңгы вакытта татар бүлеге студентларына халык иҗаты буенча курслар да укыта башладык. Тел, сүз дә юк, халыкны милләт итеп саклаучы төп чара, ләкин аның рухын, дөньяга мөнәсәбәтен, фәлсәфәсен аңлар өчен, әдәбиятын, авыз иҗатын, сәнгатен
дә белү кирәк. Республикабызда йола буларак каз өмәләре, кул эшләре конкурслары үткәрү әнә шул югарыда әйтелгәннәрне практикада тормышка ашыру өчен оештырыла бит. Үземне татар әдәбияты белән яхшы таныш дип әйтә алмыйм, ләкин мәктәптә укыганда концертларда катнашу, әниемә төрле чаралар оештыруда ярдәм итү тәҗрибәсеннән, аннан белгечлегем буенча тарихчы буларак шуны әйтә алам: татар сәнгате − кул эшләреме, горефгадәтләрме, йолалармы − бик бай һәм серле дөнья. Гомәр Филгизович, сез ничек дисез әле: без ким түгел җирдә һичкемнән...
− Мин түгел, шагыйрь шулай ди.
− Шагыйрь дөрес әйтә. Әнә шул байлык − ул илебезнең уртак хәзинәсе, һәм безнең укучы яшьләребез Ватаныбызның бу кыйммәтләрен белергә тиеш.
− Үзем дә шушы уку йортында хезмәт куючы буларак, беләм, эш графигыгыз бик тыгыз. Җитәкче булу ул нәрсә: җавап- лылыкмы, үзеңнең сәләтләреңне тормышка ашырумы...
− Беренче чиратта − җаваплылыкны курыкмыйча өстеңә алу. Халыкта «Күз куркыр − кул эшләр» дигән әйтем бар. Шуңа күрә, проблема нинди генә катлаулы тоелмасын, аны өйрәнә, тикшерә башлагач, хәл итү юллары да туа. Ләкин шунысы бар: хезмәткәрләренә бурыч куяр алдыннан һәр җитәкче беренче чиратта әлеге мәсьәләнең асылына төшенергә, үзе яхшылап аңларга тиеш, дип саныйм.
Шунысын да әйтеп үтик: институтта белемле, зыялы, үз өлкәләрен тирән үзләштергән белгечләр − педагог, психолог, тарихчы, филологлар эшли, ләкин һәр кеше – үзенчәлекле шәхес ул. Аларның эшчәнлеген заман таләпләрен, ихтыяҗларын үтәүгә юнәлтү, мотивация тудыру − җитәкченең бурычы.
Институтта 5000нән артык студент укый, 200ләп мөгаллим эшли. Югары уку йорты − үзе бер дөнья. Мондый зур коллектив белән эшләү, әлбәттә, катлаулы, ләкин кызыклы һәм мавыктыргыч. Һәр көнне институтка теләп барам, аның сере бар һәм ул бик гади − мин үз эшемне яратам.
− Кеше бит гел хезмәттә генә яши алмый: сез әле ике балага әни дә... Ял вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
− Балалар инде үстеләр, Аллаһка шөкер, мөстәкыйль тормыш алып баралар. Шулай булса да, алар барыбер миңа бала булып, иң кадерле, якын кешеләрем булып кала. Әлбәттә, ял көннәрендә бергәләп иртәнге аш, кая да булса бару, сөйләшеп утыру кебек гаилә традицияләрен сакларга тырышабыз. Мондый вакытларда мин ял итәм, тормыш, эш мәшәкатьләреннән арынып торам.
Моннан тыш, өйдә кайнашырга, бакчада эшләргә, теплицада вакыт үткәрергә яратам. Татар милли ризыклары бик ошый, кул җиткәндә рәхәтләнеп пешеренәм. Тормышымны спорттан башка күз алдына китерә алмыйм, һәм инде, әлбәттә, балачактан канга сеңгән китап уку да зур шатлык китерә.
Традицион көзге бал.
Гомәр Даутов
Добавить комментарий