Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Итек эзләп – Иске Пенәгәргә

Татарстаннан Киров өлкәсенә барып җитү җиңел генә түгел – хәтта ки артык җиңел, дияр идем. Кукмара шәһәре Северный микрорайонының аргы ягындагы басуга килеп чыксаң, ике генә атлыйсы – басуның теге ягында Иске Пенәгәр җәелеп ята. Киров өлкәсенә сәяхәтебез нәкъ шуннан башланды.

КЕМ НӘФИСРӘК – ШУЛ КӨЧЛЕРӘК
Узган гасырның 90 нчы еллар ахырын­нан Иске Пенәгәр авылын «Икенче Мәскәү» дип атыйлар. Җирлектә берничә гаилә берьюлы сәүдә белән шөгыльләнә башлый, башкала ба­зарларыннан дефицит товарлар алып кайтып саталар. Тыныч, әмма ныклы адымнар белән, читтән ярдәм көтми генә тормыш шартларын яхшыртырга омтылу – пенәгәрлеләр бүген дә әнә шул гадәткә тугры. Авылда бу тормыш ка­нунын алга сөрүчеләрнең берсе – Иске Пенәгәр авыл җирлеге башлыгы Минсәрия Фәләхиева. Авыл җирлеген генә түгел, җирле хатын-кызлар советын да җитәкли әле ханым. Үз чиратында әлеге совет җирлек тормышында җитәкче ро­лен дә үти икән. Менә, мәсәлән, янгын сүндерү гидрантлары. Бер карасаң, гаилә, ана һәм бала­чак институтларының иминлеген кайгыртучы хатын-кызлар советының мондый көнкүреш мәсьәләсенә нинди кагылышы бар соң, диярсез.
Минсария
– Без төрле өлкә программаларында катнаша­быз. Еш кына андагы шартлар буенча проектны тормышка ашыру өчен авыл халкыннан билгеле бер сумма акча җыярга, яки кешеләрнең бушка ярдәм итәчәген күрсәтергә кирәк, – ди Мин­сәрия Миңнехәй кызы. – Хатын-кызлар советы аңлату эше алып бара. Ветераннар советы актив рәвештә ярдәмгә килә. Янгын сүндерү гидрант­ларын куярга акча җыя алдык. Аңа кадәр спорт залын капиталь төзекләндерүне, Бөек Ватан сугышында катнашкан пенәгәрлеләр истәле­генә һәйкәл куюны да шул рәвешле оештырып чыккан идек.
Инфраструктура димәктән, пенәгәрлеләрнең һәм район халкының да иң зур хыялы юллар мәсьәләсенә килеп тоташа. Әмма бу проектлар бик кыйммәткә төшә. Авыл халкын ике тәгәр­мәчле тимер атлар коткара. Үзләренә ни печән, ни бензин кирәкми. Һәр яклап файдалы. Нократ Аланында без очраткан һәркемнең дәрт-дәр­маны ташып торуның сәбәбе, бәлки, сәламәт тормыш рәвеше алып барудадыр?
Тот самый горшок
САБАН ТУЕ БЕЛӘН СЫНАЛУ
2017 елның июлендә Киров өлкәсе губер­наторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Васильев үзенең сайлау алды кампаниясе кысаларында Малмыжда район Сабан туенда катнашырга тиеш була. Әмма зур кунак килер­гә бер көн кала көчле яңгыр коя, Малмыжны су баса яза. Сабан туен зурлап үткәрергә җы­енган районда судан иң аз зыян күргән урын Сосновка шәһәрендә генә табыла.
– Мәйданда су җыелып тора иде, әмма артка юл юк – таң әтәчләре белән торып, террито­рияне киптерергә керештек, – дип искә ала ул тарихи көнне Киров өлкәсе татарлары кон­грессы җитәкчесе урынбасары Наил Сәитов (ул вакытта Сосновка авыл җирлеге башлыгы). Июльнең бер көне чын мәгънәсендә сынау кө­ненә әйләнә – һәм авыл җирлеге башлыгы өчен генә дә түгел.
Баксаң, Игорь Васильевның чын Сабан туенда беренче катнашуы икән. Барысы да ниятләгән­нән дә яхшырак үтә. Губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бәйрәм кунакларын татар телендә сәламли, ә аннары кайчандыр Борис Ельцинның Татарстандагы казанышын кабатлый: күзен бәйләп, бер селтәнүдә балчык чүлмәкне челпәрәмә китерә. Халык күңелен яу­лый ул! Шул ук елның сентябрендә Игорь Васи­льев Киров өлкәсе губернаторы итеп сайлана.
– Бүген Сабан туе – мәдәниятебезнең визит карточкасы. Бәйрәм графигын Кукмара райо­ны белән килештереп төзибез, Сабан туйлары кисешмәсен: алар – безгә, без аларга кунакка йөрешәбез, – ди Наил Сәитов. – Татарстаннан килгән артистлар чыгышын бездә аеруча яра­талар. Биредә халык ТНВ – Планета каналын карый, йолдызлар килсә, тамашачы су кебек агыла. Безнең Сабан туйларына Татарстан йол­дызлары мөмкин кадәр ешрак килсен иде дигән өметтә калабыз!
Сүз уңаеннан, биредә дә спортны Татарстан­дагы кебек үк, бик яраталар. Безнең чемпионнар катнашында көрәш – Сабан туеның аерылгысыз өлеше. Шулай ук Сосновкада инде 8 ел рәттән алкалы хоккей буенча «Татар кубогы» турниры үткәрелә. Мәртәбәле призны кайвакыт безнең Кукмара командасы да откалый...
ТУГАН ТЕЛ ҖИЛКӘННӘРЕ
«Туган тел» – Пенәгәр сабыйларының тел ачылу белән өйрәнә торган беренче та­тарча шигыре. Башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына атнасына яртышар сәгать бүленгән, 5‑8 нче сыйныфларда – берәр сәгать, 9 нчы сыйныфта – 1 сәгать татар теле һәм әдә­бияты дәресе, 10 нчы сыйныфта ике атнага бер мәртәбә укытыла бу фәннәр.
– Бу сәгатьләр котокыч аз, дип уйлыйбыз без, шуңа күрә дә күптөрле дәрестән тыш чаралар оештырабыз. Үзем татар аш-сулары түгәрәген алып барам, милли ризыкларыбызны әзерләү серләренә өйрәтәм. Һәрдаим әдәби һәм му­зыкаль кичәләр үткәрәбез, мәсәлән, Җәлил һәм Тукайга багышланган чаралар уза. Татар телендә спектакльләр дә уйныйбыз, – ди Иске Пенәгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Батыркаева. Аның укучыла­ры, татар теле буенча төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, җиңүгә ирешә. Уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак, Иске Пенәгәрдә сабыйлар бишектән үк матур, дөрес телне ишетеп, сеңдереп үсә. Китапханәдә милли гореф-гадәтләрне һәм уен-йолалар­ны, мәдәният йортындагы ансамбльдә – татар җырларын һәм биюләрен, ә мәчеттә Ислам дине тарихын һәм нигезләрен өйрәнәләр. Өйдә әти-әни, әби‑бабай белән бары тик татар­ча сөйләшәләр. Эшкә күрше Кукмарага урна­шалар – анда да халыкның төп өлеше татарча сөйләшә-аралаша бит.
Кайчак дәресләрдә Раилә Батыркаева укучы­ларга үзенең яраткан әсәреннән – Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» по­вестеннан өзекләр укый. «Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек». Бу юллар – укытучының иң яраткан цитаталарының берсе.
ИТЕКЛӘР СЕРЕ
Пенәгәрлеләрнең могҗизага тиң бер сый­фаты сокландыра – заманча технологияләр һөҗүме һәм яшәешнең яңа форматларына күчү заманында да алар гореф-гадәтләрне яңадан торгыза белә. Китапханәче Нурисә Богабиева туган якны өйрәнү музее экспонатларын ку­лына ала. Менә пычракларда аякны юештән саклаган күтәртмәле чабата (табанына агач шакмак беркетеп ясалган), монысы хан зама­нында каен тузыннан җилемсез-нисез үрелгән тырыс, менә авыл тирәсеннән табылган хә­зинә – мамонтның казык теше, болары – каба белән әбекәйләрнең кул җылысын саклаган тастымаллар, күлмәкләр. Аның янында ук Иске Пенәгәрнең дүрт ел фасылында квадрокоптер­дан төшерелгән фотолары – язгы, җәйге, көзге һәм кышкы гүзәллеге, Пенәгәр газетасы янында Татарстан вакытлы матбугаты да урын алган. Үткәндәгеләргә бүгенге көндә дә урын табыла икән, димәк, хәтер әле яши, сулый дигән сүз. Әбисе гомере буе Иске Пенәгәр китапханәсендә эшләгән Нурисә исә гореф-гадәтләрне саклап кына калмый, ул аларны яңадан торгыза. Бер­ничә ел элек ире белән бергәләп киез итек басу технологиясен үзләштергәннәр. Күмәртәләп саталар. Кечкенә генә итек басу «бригадасы» – кукмаралыларга көндәш!
– Йонны тирә‑күрше авыллардан да җыябыз, Башкортостаннан да алып кайтабыз, яки итеккә алыштырабыз. Эшнең бер өлешен башка оста­лар башкара, безгә эшен бетереп, мичтә кип­терәсе генә кала. Көненә 10–15 пар итекне рәхәт­ләнеп басарга була, – дип сөйли Нурисә. – Йоны сыйфатлы булса, итек уңа, эш тиз бара. Итеккә бары тик карт сарыкларның көзге йоны гына ки­лешә, ул майлы, тыгыз, карасу төстә була, кип­тергәндә яхшы утыра. Язгы йон исә саргылтрак, сузылучан, бәйләүгә генә бара анысы...
АВЫЛДА МЕҢ ДӘ БЕР КИЧӘ
Китапханә киштәләрендә яңа әдәбият ара­сында берничә игътибарга лаек басма урын алган. Җирлекнең имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов нәшер иткән зур булмаган тугыз китап турында сүзем. Белеме буенча тарих укы­тучысы булган Зыятдин Мөхәрләм улы – туган төбәге тарихының чын фанаты. Китапханәдә шулай ук тарихчының үз көндәлекләренә тая­нып төзелгән, берничә дистә ел эчендә авылда теркәлгән никахларны тасвирлаган җыентыгын да табарга була. Әле биредә бер гасыр дәвамын­да Нократ Аланы басмаларында Иске Пенәгәр турында язмаларны туплаган брошюра да бар. Имам белән Нурисә ханым сурәткә төшереп алган текстларны Иске Пенәгәрнең өлкән сый­ныф укучылары компьютерда җыйган. Нинди файдалы һәм саваплы хезмәт – туган төбәгеңнең матбугатта макталуына сөенү дә, гаиләң тарихының ил тарихына тыгыз үрелгәнлегенә гаҗәпләнү дә...
Зыятдин Мөхәрләм улының туган якны өй­рәнүгә керткән саллы хезмәтенә сокланып, без Иске Пенәгәр мәчетенә юл тотабыз. Монда да безне гаҗәпкә калдырырдай күренешләр байтак – 180 ел элек салынган бинага имам инициативасы белән күптән түгел капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Намаз бүлмәсе, лек­цияләр бүлмәсе, ике эш кабинеты, һәм... тагын китапханә. Андагы иң күп укылган китап – Зифа Кадыйрованың «Сөмбел»е.
– Кукмара тарихын өйрәнүче Фәрит Галиев белән бергәләп яңа басма әзерлибез – «Кукмара районындагы диннәр тарихы» дип исемләнгән энциклопедия булачак ул. Мамадыш һәм Мал­мыж өязләре буенча сакланган барлык метрика кәгазьләрен тупладык. Хәзер мин шуларны укып, тәрҗемә итәм, – дип сөйләде Зыятдин хәзрәт. – Кызыклы фактлар байтак. Мәсәлән, 1830 елның декабрендә Тимерче авылында 57 кеше дөньяга килгән, 153 кеше үлгән. 108 ке­шене нибары 12 көн эчендә җирләгәннәр! Фаҗиганең сәбәбе гади – холера алып киткән...
Тагын бер дөнья күрәчәк китапның тышлы­гын Зыятдин хәзрәт аеруча горурлык белән күрсәтә. Рәсемдә падишаһ белән Шәһрәзадә әңгәмә кылып утыра. Басма «Иске Пенәгәр авылында мең дә бер кичә» дип исемләнгән. Биредә архив материаллары, газеталарда басылган язмалар урын алачак. Иң мөһиме – авылның аксакаллары сөйләгәннәр. Әкият дисәң дә әкият болары – куркыныч та, маҗара­лы да. Әкият шул, чөнки кайчандыр бабалары шушы хәлләрне баштан кичергәнлегенә бүген берәү дә ышана алмый инде.
Старый Пинигерь в 60-е годы прошлого века_1
Иске Пенәгәр узган гасырның 60 нчы елла­рында.
Альфира Кадырова
Иске Пенәгәрнең үз язу­чы Кадыйровасы да бар, әмма Зифа түгел – Альфира. Аның инде ике хикәяләр җыентыгы дөнья күргән. Иҗатын яратучылар чит илләрдә дә бар – Греция, Герма­ния, АКШта да укыйлар аны…
Валенки
Киез итекләр.
pi
Зыятдин хәзрәт яңа ки­тапның тышлыгын күрсәтә.
pi2
Иске Пенәгәрдәге 200 еллык мәчет.
Андрей Чернов
Нократ Аланы муници­паль районы башлыгы Андрей Чернов.
 
Шул тирәдә утырган пассажирлар рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Чит ил вәкилләре очкыч тра­быннан Татарстан җиренә аяк басканда, Казан аларга инде туган шәһәрләредәй якын булып тоела.
Ә татар теле дәресен оештырган Андрей Чер­нов Киров өлкәсенә, Нократ Аланы муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкарырга кайтып китә. Уйламаганда гына уздырылган татар теле дәресенең файдасы тиюенә иманы камил аның:
– Тел – һәр кешегә саф һава кебек үк кирәк әйбер ул. Үз гореф-гадәтләреңне өйрәнүгә сусауны берничек тә тыеп торып булмас. Күп­милләтле районда яшәвемә сөенәм мин – бездә руслар, татарлар, удмуртлар, марилар, чегән­
нәр, украиннар яши... Милли күптөрлелек – безнең район өчен норма ул. Без һәрвакыт ур­так тел табабыз. Минем дусларым арасында, мәсәлән, татарлар бик күп.
Идел буеның күптөрле халыкларны һәм мәдәниятләрне тоташтырган күпер булуы белән берәү дә бәхәсләшмәс. Һәр халык­ның үз гореф-гадәтләре, диалектлары, хәтта үз кызыксынулары бар. Нократ Аланында гомер сөрүче татарлар да шулай – һәр авыл­ның үз тормышы. Пенәгәрлеләр җитештерү һөнәрләрен үз итсә, Сосмак, Урта һәм Түбән Шөн авылларында халык күбрәк җиргә тар­тыла. Хезмәт сөючәнлек исә тегеләренә дә, боларына да хас уртак сыйфат.
 
Җирлек тарихын өйрәнүчеләр сүзләренә караганда, соңрак Малмыж өязенә керәчәк җирләрдә инде XVII гасырда ук татарлар яшәгән. XX гасырда аларны Киров өлкәсенә һәм Татарстанга бүлгәннәр. Бүген татарларның төп өлеше (барысы якынча 35 мең кеше) өлкәнең көньяк-көнчыгышында – Малмыж, Нократ Аланы шәһәре һәм районында яши, шул исәптән Сосновка шәһәрендә, Иске Пенәгәр, Урта һәм Түбән Шөн, Сосмак, Ямул, Чумачар авылларында).

 
pi6
Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ибраһимов.
pi4
Нократ Аланы оештыру- методика үзәге методис­ты Регина Гафиева.
 
 
КАРГАЛАР КИЛДЕ, БОТКА ПЕШЕРДЕ
Май иртәсе. Урта Шөннең беренче әтәчләре белән йокыдан торып, бала‑чага авылның ике ягына таралыша. Һәр төркемдә авылның үз балалары да, шәһәрдән әби-ба­басына кунакка кайткан кызлар-малайлар да җитәрлек. Өй борынча йөреп, алар ярма­дыр, шикәр, тоз, май, күкәй, сөттер, конфет, печенье ише тәм‑том җыя... Тиз‑тиз генә авылны әйләнгәч, Мәдәният йорты каршын­дагы мәйданга килеп, җыелган байлыкны бер күчкә бушаталар. Әкренләп бирегә өл­кәннәр дә агыла башлый. Күчтәнәчсез берәү дә килми – икмәк, бәлеш, бавырсак, коймак, гөбәдия, дисеңме... Кем әйтмешли, хәзинәдә булганның барын чыгаралар. Баянчылар гармун тарта, казаннарда балалар җыйган төрле ярмадан тәмле ботка пешә. Ару гына май да салгач, ботканы бергәләп ашау ае­руча күңелле шул. Җыр-бию, уен‑көлке ты­нып тормый. Тамаклар тук, күңелле, җанга рәхәт. Кайчандыр Урта Шөндә ботка пеше­рергә берьюлы 15әр казан асканнар, дип тә сөйлиләр – авылда бала-чаганың күплеген күр син. Хәзер казаннар да җидәү генә, ба­лалар да күпкә азрак...
– Карга боткасын бәйрәм итүне Урта Шөн татарлары күп еллар элек яңартып җибәрде, – дип аңлата Нократ Аланы районы оештыру-методика үзәге методисты Регина Гафиева. – Кошларның җылы яклар­дан кайтуына гына бәйле түгел бу. Әйе, нәкъ менә кошлар кайткач яз чын-чынлап үз вазыйфаларына керешә, дип санаган­нар. Әмма «Карга боткасы»ның төп мәгъ­нәсе – елның уңышлы килүенә өметләр баглау көне ул. Сабыйларның кулларына тәм‑том тоттырганда, авыл халкы бер-бер­сенә сәламәтлек тели, бергәләп пешергән ботканы авыз иткәндә, уртак хезмәтнең җи­мешеннән һәркемгә өлеш чыга. Ул ботканың тәмлелеген белсәгез сез!
СОСМАКЛАР БӘЙРӘМ ИТКӘНДӘ
Шат көлү авазлары, мәзәк-көлке, күңелле мәшәкатьләр көн буена сузыла – авылның тәҗрибәле апалары каз өмәсе гөрләтә бүген. Аннары, ак түшкәләрне көянтә очларына элеп, елга юлына тезелә апалар, салкын суда соңгы кабат «коендырып» кайталар – урамда инде кара көз бит. Эшне бетереп кайтуларына өйдә аларны мул табын көтә. Иң башта каз шулпасында пешкән токмачлы кайнар аш чыга, аннан авызда эреп китә торган каз ите белән сыйлыйлар. Соңыннан каз маенда пешерелгән коймак белән чәй эчү мәслихәт. Каз өмәсез татар авылы – авыл­мыни ул?! Аны Нократ Аланының икенче бер авылында – Сосмакта әле дә элеккечә зурлап үткәрәләр. Сосмаклылар казны күп үстерә. Каз өмәсеннән соң әле берничә көн авыл урамнары, ишегаллары ап‑ак карга күмелгән сыман – бала‑чага каз мамыгы очырып уйнаганга ул. Йортка байлык һәм ты­нычлык китерә, имеш.
ЧЫН КЫЙММӘТЛӘР
Урта Шөндә һәр шәхси хуҗалык хәлле, аягында нык басып тора. Нократ Аланында яшәүчеләр табынындагы ит, сөт, эремчек, каймак, яшелчәне Шөн татарлары үз кулла­ры белән булдыра-үстерә.
Җәй уртасына исә Фәнис Ибраһимов плантацияләрендә кыяр өлгерәчәк. Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы әнә шундый бизнеска да вакытын таба, якташларын ке­тердәп торган тәмле кыяр белән кинәндерә.
– Сез әллә бөтенләй йокламыйсызмы? – дип сорыйбыз үзеннән, Фәниснең вазыйфа­сы болай да бик җаваплы, эшенең күп икән­леген чамалап.
– Нишләп? Иртәнге 5кә кадәр йокы симертәбез, аннан мал-туарны ашатып-эчертәсе дә – хезмәткә. Өйдәге хуҗалык хатыным кулында. Без инде эшне җайга салган – үсентеләр, кыяр белән биш ел шө­гыльләнәбез. Бездә бар халык шулай яши – һәр хуҗалыкта берничә баш сыер, үгез, са­рыклар, кош-корт...
Фәнис үзе монда туып‑үскән кеше түгел. Тумышы белән Болгардан, Казанда аспиран­тура тәмамлаган:
– Минем хатынымның туган ягы биредә, беренче тапкыр кайткач та, бик яраттым Урта Шөнне. Биредә заман шаукымыннан бозылмаган милли атмосфера саклана. Чын кыйммәтләр яши – көнкүрештә, диндә, гаиләдә. Ниндидер сафлык бар. Мин инде хәзер татарча уйларга өйрәндем. Югыйсә, туган ягымда, Татарстанда яшәгәндә, татар телендә начаррак та сөйләшә идем әле.
АЛГА КУЕЛГАН БУРЫЧ
– У-у-утыр әле яннарыма, ял булсын җан­на-а-арыма, – Урта Шөн мәдәният йорты фойесында акустика шундый яхшы ки, җы­рның сүзләре гимн кебек яңгырый. Гармун моңнарына кушылып, безне «Алтын ай» фольклор ансамбле каршылый.
– Ияләнгән тормыш агымыннан, көнкүреш һәм хезмәттән тыш, кешегә һәрчак аз гына вакытка булса да үзгә тын алу мөмкинлеге кирәк. Ә монда килгәч, без инде гади эш­челәр генә түгел – артистлар, – дип көлә гармунчы Альберт Хәлимов. – Балаларны да татар мәдәниятенә һәм теленә җәлеп итәбез. Язын «Йолдызлар яңгыры» музыкаль фестивален уздырдык. Шуны сиздем: бала­ларның барысы да диярлек заманча эстрада җырларын башкарырга омтыла. Аңлат­тым-күндердем үзләрен – безнекеләр дә на­чар түгел: әйе, заманча түгел ул җырлар, әмма аларда халык рухы, милләт җаны яши. Иманым камил: рус телен алар барыбер өй­рәнәчәк, шуңа өстәп, туган телләрен, татар телен дә белсәләр, халкыбыз яшәячәк.
Һәр гаиләдә диярлек әби‑бабай бар – шөнлеләргә татар телен сакларга алар да булыша. Әби‑бабай оныкларын кеч­кенәдән өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны сеңде­реп үстерә. Уй-гамәлләреңне, хезмәтеңне намус белән башкар, «Нәселгә тап төшерәсе булма», дип аңлата.
Илебез әнә шул телләр һәм милләтләрнең күптөрлелеге белән уникаль. Без, татарлар, гасырлар дәвамында башка милләт вәкил­ләре белән дус яшибез. Әмма үз алдыбызга куелган бурыч та зур – мәдәниятебезне һәм телебезне үсеп килүче буынга тапшыра­сыбыз бар.
БЕР ҖИРНЕҢ ИКЕ ЕЛГАСЫ
Кукмара районыннан Кәркәвеч елгасы ага, Нократ Аланыннан Аллавык юл сала. Ике кече елга, кушылып, Нократка коя... Татарстанның Кукмара районы һәм Киров өлкәсе көньяк-көнчыгышының тарихлары – үткәне һәм бү­генгесе – шундый ук мул сулы тарих елгасына кушыла.
 
pi3
«Алтын ай» фольклор ансамбле.
 
Альберт Халимов
Гармунчы Альберт Хәлимов.
 
 
Алсу Троицкая, Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: