Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Юмор һәм сатира – ул минем диагноз...»

Ачык кешеләр була. Туры сүзлеләр бар. Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовка икесе дә туры килә. Аның һәрнәрсәгә карата үз фикере бар. Һәм күп очракта ул ярымшаяру рәвешендә булыр.

Соңгы өч елда Камил абый – «ирекле кош». Ике дистә елдан артык эшләгән «Казан утлары» журналыннан китте. Шулай да һаман актив, очрашуларга йөри, төрле чараларда еш була. Руль артына утырып, Казан – Шәле арасында җилдереп кенә тора.

- Камил абый, сүзне бала чагыгыздан башлыйк. Сез әтисез үскән малай. Сезнең өчен бу бик зур фаҗига идеме?

– Әни белән үскән кеше үзен ятим итеп тоймый. Ә менә әти белән генә үскән бала әле ятим булырга мөмкин. Миңа алты ай тулганда, әти вафат була, сугыштан исән кайтып, биш кенә ел яшәп кала ул. «Сугышчан дан» ордены, «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән кеше. Әни безгә, өч баласына, бөтен җан җылысын биреп үстерде, сөйләп аңлата торган түгел. Бик тырыш булды ул: көн‑төн колхозда эшләде. Авыр эш кушып, безне интектермәде. Әлбәттә, урманнан ботак ташулар, печән җыюлар булды. Ләкин без ул эшләрне авырсынмадык. Әни безгә карата бик ягымлы иде. Шуның өчен дә ятимлекне тоймадым. Нечкә күңелле бала булып үсүем дә әнигә бәйледер. Ул укый, яза белми иде. Шулай да безгә «Яшь ленинчы» белән район газетасы килде. Дүртенче сыйныфтан ук шигырьләр яза башладым, күрәсең, әнкәй минем әдәбиятка тартылганны күргән.

Тагын шуны да әйтим: әтисез икәнлегемне җиденче, сигезенче сыйныфларда аңладым, чөнки әтиле кызлар безгә өстәнрәк карады. Әтиле кешеләр заманасына күрә бай, мотоцикллары да бар. Ә безнең нәрсә... салам түбәле өй. Мең хуҗалыклы Шәледә өч кенә шундый өй калган иде. Әлбәттә, аңа хурландым. Ел саен түбәгә яңа салам саласың. Ниһаять, 1965 елда, мин сигезенче сыйныфта укыган чакта, ике мең сум ссуда алып, өй салдык. Шуннан соң җилкәләр азрак турайды инде. Дөрес, ул ссуданы түли‑түли җан чыкты.

 

– Сезне сатирик язучы буларак беләбез. Ул башкалардан кайсы ягы белән аерыла?

– Сатираны теләсә кем яза алмый. Сатирик язучы ул – кеше әйтергә теләгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында эндәшми калган әйберне язып бирүче. Ләкин ул кемнәндер үч алу түгел.

2000 нче елларга кадәр чыккан юморескаларымны укыйм да гаҗәпләнәм: хәзер аларны бастырып булмас иде. Анда хәтта кешеләрнең исемнәре дә язылган. Һәм миңа бер кеше сүз әйтмәгән, чөнки аның чоры шундый булган. Ә хәзер син бисмилла урынына башта фәлән‑фәлән түрәне телгә алмасаң, чыгыш ясарга чакырмыйлар да. Без хәзер сәясәткә яраклашырга мәҗбүр. Инде ияләндек тә, ә бер ияләнгәч, әллә нәрсә куркыныч та түгел шикелле. Камчы эленеп торса, ул куркыта, әмма камчыдан ерагайгач, курыкмый башлыйсың.

 

– Татарда матур юмор юк, билдән түбән өлештән генә көләбез. Әнә Екатеринбургның «Уральские пельмени» командасын гаилә белән утырып карарга да оят түгел. Без исә һаман шул оятлы темадан ерак китә алмыйбыз...

– Тудырып була яхшы юморны, ләкин аның белән тамак туйдырырга мөмкин түгел. Тамашачының зәвыгы бозылды, аны көлдерү өчен юмористлар «түбән» темаларны сайларга мәҗбүр. Әгәр шулай көлдермәсәң, тамашачы килми, димәк, акча да юк. Ул яктан без бәхетле идек: тәрбияле, зәвыклы аудитория белән эшләдек. Әйтелмәгән сүзләр дә кешене көлдерә иде. Ә хәзер күп нокталар урынына сүзен әйтергә кирәк. Эстрада бүген юморны үз юлы белән алып кереп китте. Хәзер фельетон язып кара син! Ә бит яза идек, исемнәрен атап. Ни кызганыч, бүген халыкны көлдерү өчен итәкне югарырак күтәрергә кирәк.

Бер төркем татар зыялылары белән. Алгы рәттә (сулдан уңга): Раушания Низамиева, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин. Арткы рәттә (сулдан уңга): Камил Кәримов, Афзал Нигъмәтуллин, Равил Рахмани.
 

– Камил абый, елдан‑ел Тукай премиясе тирәсендә бәхәсләр арта тора. Сез дә Тукай премиясен алган шәхес. Мәртәбәле исемгә лаек булу шулай авырмы? Аның шартларын үзгәртер вакыт җитмәдеме, ничек уйлыйсыз?

– Яшермим, Тукай премиясенә дүрт тапкыр дәгъва кылдым һәм соңгысында гына алдым. Комиссиядә һәр иҗат берлегеннән (композитор, рәссам һ.б) бер кеше утыра. Алар һәммәсе үз дилбегәсен тоткан. Шулар арасында Язучылар союзы җитәкчесеннән башка, минем романнарны берәрсе укыганмы? Юк. Тукай премиясен алу комиссия әгъзаларының тавыш бирүенә карый. Ә сине укымаган кеше сиңа ничек тавыш бирә ала? Ул аны фәкать шәхесеңә карап кына билгели. Ә бу объектив булмый.

Тукай премиясе алгач, гаиләмне Грециягә алып барып кайттым. Хәзер миңа бу төш кебек кенә, чөнки бүтән кабатлый алмам инде. Ул пенсионерга эләгә торган әйбер түгел. Шунда баргач, безнең мохитнең тарлыгын аңладым…

 

– Әдәбият, матбугат турында да сөйләшәсе килә. Үзегезгә алмаш калдыра алдык, дип уйлыйсызмы? Сезнең буынны алыштырырдай яшьләр бармы әдәбиятта?

– Сорауга сорау белән җавап бирим әле: редакциягә килгән кулъязманы редакцияләмичә бастыра аласызмы? Юк. Менә мин кырык елдан артык редакциядә эшләдем. Әгәр шул дәвердә яшьләрдән килгән язмаларны редакцияләмичә чыгарган булсам, газета-журналларны укучы да булмас иде. Мөхәррир ул – күзгә күренми торган тәрбияче. Акрынлап яшьләрне сюжет корырга, язарга өйрәтәсең. Хәтта кайбер очракларда әсәрне язып бетереп тә бирәсең. Беренче хикәяләре, әсәрләре басылганда алар сиңа «остазым» дип җибәрә. Ә аннан алар синең белән исәнләшми дә башлый. Янәсе, алар үзләре кеше булган. Ләкин без моңа ияләнгән, алар аны яши-яши, тәҗрибә белән соңыннан үзләре дә аңлый.

Алмаш, дигәннән... Бүген әдәбиятка хатын-кыз килде. Булсын, мин каршы түгел. Бүген бала тәрбияләү дә хатын‑кыз кулында, тормыш алып бару да. Ә алар йөрәк белән, күңел кушканча эшли.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасында. 2018 ел.

 

– Матбугатның бүгенге хәле сезне борчыймы? Ун‑унбиш елдан басма матбугат булырмы, әллә инде электрон вариантка да ризамы?

– Борчый. Әгәр Кол Галиләр вакытында электрон матбугат булса, «Кыйссаи Йосыф» безгә килеп җитмәгән булыр иде. Ул килеп җиткәнгә күрә, без татар әдәбияты тарихын 800 елдан да ким түгел, дибез. Әйе, без яңалык яратабыз, тик бу очракта кәгазь варианттан баш тарту зур хата булачак. Электрон басманың җаны юк, исе дә юк, тотып карап та булмый. Кәгазь калырга тиеш! Кәгазь гомергә тарихны саклаган. Алай дисәң, рәсемне дә электрон вариантка күчерик. Электрон хатыннар белән яши башлыйк... Фән казанышлары кешелекне бетерү, тарихны сызып ату бәрабәренә булырга тиеш түгел.

 

– Элек язучы, шагыйрьләргә карата булган ихтирамны бүгенгесе белән чагыштырып та булмый. Ел саен яхшы ял йортларына юллама, бушка фатирлар, зур‑зур гонорарлар. Сез дә шул хөррияттә яшәп калдыгызмы?

– 1983 елда СССР (Татарстан) Язучылар союзына кабул иттеләр. И, кемнәр генә юк иде анда. Язучыны өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар иде. Бүген халыкның китап укырга вакыты да, сабырлыгы да юк. Аннары телефон бетерде, бөтен кеше шуңа ябышты хәзер. Язучының бүгенге дәрәҗәсе турында шуннан чамаларга мөмкин.

Нәкъ илле ел элек Ринат Закиров безне «Идел» лагерена семинарга җыйды. Ул чакта Ринат Зиннурович ВЛКСМ өлкә комитетында эшли иде. Максаты – иҗатта булган яшьләрне берләштерү. «Идел» лагере шундый матур җирдә, японнар өчен салынган бунгалоларда урнашкан иде. Дүрт‑биш көнгә сузылган эчтәлекле, бик җылы семинар булды ул. Мәскәү язучылары, рәссамнары белән очрашулар, лекцияләр узды, безнең хикәяләрне тикшерделәр. Без анда чын мәгънәсендә үсеш алдык. Тик кызганыч, бу зур семинар ике‑өч ел гына оештырылды, аннан аерым сәбәпләр аркасында тукталды. Менә шундый чаралар бүген дә бик кирәк, дип уйлыйм.

– Күренекле шагыйрь Зөлфәт белән унбиш ел бергә эшләдек.

 

– Камил абый, укучыларга гаиләгез турында да кызык булыр. Улыгыз, кызыгыз бар икәнен дә беләбез. Алар иҗаттан еракмы?

– Икесе дә иҗат юлыннан китмәде. Кечкенәдән җиләккә барсак – бергә, су коенсак бергә булдык. Мин нәрсә эшлим, малай шуңа барып ябышты. Тик ул мине уздырды, бөтен эшкә кулы ята аның. Ветеринария академиясен тәмамласа да, төзелеш буенча эшли. Холкы буенча үткен. Әнә шул юнәлешкә кереп китте. Яшерен-батырын түгел, хәзер яши торган Шәледәге йортыбызны да улыбыз салып бирде.

Кыз да безгә карата бик игътибарлы. Музыка мәктәбен тәмамлады, тоемлавы яхшы. Икесенең дә гаиләләре бар, бик яратып оныклар сөябез. Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен, балалардан уңдык. Әллә нәрсә мактанып, булдырдык дип әйтәсем килми дә, балалар үзләре шундый. Канына кермәсә, кешене тәрбияләп кенә булмый. Төп хикмәт геннарда, дип уйлыйм.

 

– Сезгә тиздән 75 яшь тула. Яшь барганын сизәсезме? Яңадан яшьлеккә кайтып булса нәрсәне үзгәртер идегез?

– Яшәгән саен артка борылып карыйсың икән ул. Башта «Яшь ленинчы»да, аннары «Чаян» журналында җаваплы секретарь булып эшләдем һәм инде егерме елдан артык «Казан утлары»ның проза бүлеген җитәкләдем. Әле ярый юлымда дөрес, акыллы киңәш бирүче кешеләр очраган, дим. «Яшь ленинчы»га беренче хикәямне китергән вакытта шагыйрь Хәкимҗан Халиков: «Хикәяләреңне басабыз, ләкин язучы надан була алмый. Энем, әгәр бу юлдан китәргә теләсәң, укырга кер син», – диде. Ә мин ул вакытта су бораулаучы булып аена 500‑700 сум акча эшләп йөри идем. Заманасына күрә бик зур акчалар. Һәм шушы эшемне ташлап, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Кырык сум стипендиягә яши башладым. Әмма һич кенә дә үкенмәдем. Студент вакытта төзелеш отрядларында йөреп, бик күп кешеләр, шул исәптән язучылар белән таныштым. Сорауга җавап шул: яңадан яшьлеккә кайтып булса, бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.

 

– Юбилейга әзерләнәсезме, Камил абый?

– Юк, әзерләнмим. Илле яшьлегемне бик зурлап «Уникс» концертлар залында уздырдым. Анда нинди генә исемле җырчылар катнашмады. Тик хәзер яңадан андый кичә уздырырга көч юк, ә уртачасы гына кирәк түгел. Шулай булгач, уздырмыйм да.

Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен, дип кенә яшим. Бәхетне аны каядыр күмеп куйган алтын дип кенә карарга кирәкми. Бәхет ул – сәламәтлек һәм кайбер хыялларның тормышка ашуы. Кочагың җитмәгәнгә, кочакны җәймәскә кирәк икән – яши‑яши шуны аңладым.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера