Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара...
Кукмара, мөгаен, Татарстанда иң матур районнарның берседер. Монда барысы да: мәһабәт таулар да, офыкка җәелгән үзәннәр дә, куе урманнар да, Норма елгасы да, саф сулы чишмәләр дә бар… Табигатьнең шушы гүзәллекләрен аерым‑аерым күргәндә дә, тулаем караганда да асфальт «елга»лар, бордюр «яр»лар арасында үскән гади шәһәр кешесе хәйран кала.
–Ләкин гаҗәеп табигать манзаралары – безнең бердәнбер байлыгыбыз түгел, – ди Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев. – Кукмара – киң танылган һәм популяр күп кенә товарларның бренды буларак күптән билгеле. Сәнәгать туризмы белән кызыксынучы туристлар шуңа күрә республиканың һәм Россиянең барлык почмакларыннан безгә килә. Алар бик канәгать кала һәм бер дә буш кул белән китми.
Сергей Димитриевич безне үзенең туган ягы – Кукмараның бай тарихына турыдантуры бәйле истәлекле сәнәгать урыннары буйлап экскурсиягә чакырды.
БАКЫР ТАУ ХУҖАЛАРЫ
– 1930 елда оешкан районыбыз тарихи күзлектән караганда яшь булса да, кешеләр бу якларга 16 нчы гасырда ук килеп урнашкан, – дип сөйли Сергей Димитриевич. – Ә Кукмараның сәнәгать тарихы бакыр рудасын чыгару һәм эшкәртүдән башлана. 1741–1743 елларда Казан сәүдәгәре Иноземцев Туеш дип аталган татар авылы җирләрендә бакыр кою заводы төзи. Заводның биш кою миче һәм 130 руднигы була. Биредә ел саен 1553 пот саф бакыр коела! Эшчеләр завод тирәсенә урнаша башлый, шулай итеп «Кукмара заводы», яки «Туеш заводы» дип йөртелгән бистә барлыкка килә.
Туристлар яратып йөргән «Бакыр тау» тау чаңгысы комплексының исеме нәкъ менә шушы тарихи фактка бәйләнгән дә инде.
КИЕЗ ИТЕКЛӘР ҺӘМ ТАБАЛАР КАЙЧАН ЧЫГА БАШЛАГАН
XIX гасырның икенче яртысында Кукмара һөнәрчелек үзәгенә әверелә. Киез сугу кәсебе аеруча актив үсә. 1870 елда бертуган Комаровлар киез һәм бурка аяк киеме фабрикасына нигез сала. Ул тиздән Казан губернасының иң эре киез итек предприятиеләренең берсенә әйләнә! Предприятиедә сигез ат көчле бер пар машинасы, бер пар казаны була. Фабрика елына 285 көн эшли, сменалар 12 шәр сәгать дәвам итә. Куәте ягыннан ул губернаның өченче эре сәнәгать предприятиесе санала.
Бертуган Родигиннарның киез‑йон фабрикасы бу тармакның икенче эре предприятиесе була. «Бертуган Родигиннар иптәшлеге» Казан һәм Вятка губерналарында аяк киеме фабрикалары ачып җибәрә.
Әлеге предприятие инде кырык ат көчле пар двигателе белән җиһазландырыла. Ширкәтнең Мәскәүдә һәм Казанда вәкиллекләре эшли.
Әлеге фабрикалар туристлар һәм шәһәр кунаклары киез итекләр сатып алырга ярата торган хәзерге Кукмара киез итек‑киез комбинатының чишмә башы булып тора.
Шәһәрдә тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре – бертуган Комаровлар фабрикасының җитештерү бинасы, контора бинасы һәм складлары сакланган. Бертуган Родигиннарның киез сугу фабрикасы бинасы да шундыйлар арасында.
1924 елдан соң Кукмарада промысел артельләре оеша башлый, соңыннан алар базасында предприятиеләр барлыкка килә. Оешмаларның исемнәре үзгәреп тора, алар әле ябыла, әле яңартылып ачыла, ләкин асыллары кала. Бүген болар – Кукмара сәнәгатенең төп брендлары: «Хыял» тегү фабрикасы, Kukmarа металл савыт‑саба заводы һәм «Мастер и камень» заводы.
ЯШЬЛӘР КИРӘК
– Димәк, Кукмара – мөстәкыйль яшәп, үзүзен тәэмин итә ала торган, эш урыннары җитәрлек булган шәһәр һәм беркемгә дә, читкә китеп, мегаполисларда эш һәм яхшырак тормыш эзләп йөрисе юк. Мегаполиска күченгән кеше анда югала, дип уйлыйм. Кечкенә шәһәрләрдә ул үз урынын тизрәк табып, максатына ирешә алачак. Әгәр дә ул үзен яхшы белгеч итеп күрсәтсә, монда ул күбрәккә ирешәчәк, аны тизрәк күреп алачаклар. Казандагы хезмәт хаклары Кукмараныкыннан аерылмый. Ә зур шәһәрдәге фатир өчен ипотека түләп, һәм 20–30 елга тозакка эләгү бер дә дөрес түгел. Сәнәгать тармагында дисеңме, авыл хуҗалыгындамы – биредә һәр яшь кеше, һәр яшь гаилә өчен эш җитәрлек. Безгә белгечләр кирәк. Киләчәктә тагын да үсәргә уйлыйбыз: 98 гектарга исәпләнгән яңа сәнәгать мәйданчыгы ачабыз. Бу исә яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары дигән сүз. Шуңа күрә без һәрвакыт яшьләрне районда калырга өндибез, алар белән очрашулар уздырабыз, таләп-үтенечләренә колак салабыз, үтибез. Парклар, скверлар, кинотеатрлар төзелде. Кафе сорадылар – анысын да ачтык. Казандагы очрашу урыны кебек берәр сәүдә үзәге сорадылар – бу үтенечне дә тормышка ашырабыз. Әлегә китүчеләр белән биредә калучылар нисбәте – 50 гә 50. Ләкин яшьләрнең акрынлап кайту тенденциясе күзәтелә: шәһәрдә белем алганнан соң, күпләр районга кире кайта.
Бездә яхшы һәм перспективалы эш өчен дә һәрнәрсә бар – предприятиеләрдә кайчак гаиләнең берничә буыны хезмәт куя. Рәхәтләнеп ял итү өчен дә шартлар җитәрлек – мәдәният йортлары, китапханәләр, спорт комплекслары эшли.
КУКМАРАЛЫ ПОРТРЕТЫ
– Кукмара кешесе нинди ул? Биредә калганнары да, әйләнеп кайтканнары да?
– Кукмаралылар – иҗади, һөнәрле һәм акыллы халык. Җитеш‑мул тормыш булдыру өчен, алар юкны бар итә, курыкмыйча теләсә кайсы эшкә тотына. Бик таләпчән халык та алар, беренче чиратта, үз-үзләренә карата. Аларда, ягъни бездә бөтен нәрсә иң яхшысы булырга тиеш.
ХУҖА КЕШЕНЕҢ ҮТКЕН КҮЗЕ
Җанына якын Кукмараның истәлекле урыннарына соклана-соклана, кунаклар белән бергә шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә, экскурсоводыбызның, юк‑юк дигәндә дә, туктап, кемгәдер шалтыратуын, кырыс тавыш белән берәр җитешсезлекне төзәтергә, эшне хәл итәргә кушуын күрәбез. Нинди кимчелек турында сүз барадыр – анысы шул хуҗа кеше күзенә генә күренә.
– Кайвакыт йөреп кайтырга дип эштән чыгам да кайда нәрсә җитешмәгәнен күрәм, – дип аңлата Сергей Димитриевич. – Телефонга фотога төшерәм дә, мәсьәләне хәл итәр өчен, бу участок өчен җаваплы кешеләргә җибәрәм. Паркларда да, скверларда да бернинди максатсыз, болай гына йөри алмыйм. Безнең сәнәгать яки авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрендә генә чын күңелдән ял итәм, дип әйтә алам – эшнең кайнап торуын күзәтергә яратам. Анда һәрвакыт тәртип булуы сөендерә. Нигездә, районыбызда һәрвакыт чиста. Кыш көне кар булмаска тиеш урында – карын, көз көне пычрагын, ә җәй көне тузанын таба алмассыз. Халык чисталыкта һәм тәртиптә яшәргә өйрәнә. Тирә‑юньдә чисталык урнашканда, чүпләмәскә дигән шартлы рефлекс барлыкка килә. Җыештырылган урында түгел, ә чүпләнмәгән урында чиста була. Бу сүзләр Кукмарага бик туры килә.
ТАРИХИ ХАТАНЫ ТӨЗӘТҮ
– Сездә барысы да чиста-пөхтә, ничек дөрес, шулай кебек тоела. Хаталар бөтенләй булмыймыни?
– Бар бездә бер тарихи хата, – ди башлык. – Хәзер аны төзәтәбез. Кукмара сәнәгатенә нигез салучылар – бертуган Комаровларга һәм бертуган Родигиннарга һәйкәл куярга ничектер вәгъдә җитми торды. Мактаулы хезмәт җимеше – киез итеккә һәйкәл бар бездә. Ә аларның үзләренә юк.
Тиздән Комаровлар утарында бертуганнарның һәйкәле пәйда булачак. Ә музей янындагы мәйданга Родигиннар һәйкәле куелачак.
– Ә сезнең атаклы «Кукмара» табасына һәйкәл?
– Анысы да быел булачак, – дип вәгъдә бирә Сергей Димитриевич.
БАРЫГЫЗНЫ ДА ГЫРОН БЫДТОНГА ЧАКЫРАБЫЗ!
Кукмара районында унлап милләт халкы – татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һ.б.лар дус‑тату гомер кичерә. Мәсәлән, Татарстан удмуртларының күпчелеге нәкъ менә биредә яши. Балалар туган телләре – удмурт телен мәктәптә өйрәнә.
– Кукмарада район мәдәният йорты базасындагы 14 коллектив халык ансамбле исемен йөртә. Аларның күбесе – удмуртларныкы, – дип дәвам итә экскурсоводыбыз. – Мәсәлән, Лельвиж авылы мәдәният йортындагы «Купанча» фольклор ансамбле, Урта Кукмара авылы мәдәният йортындагы «Зангари» фольклор ансамбле, Нырья мәдәният йортының – «Сактон», Биер авылы клубының «Инвожо» ансамбльләре…
Мин хәзер ни өчен удмуртлар турында шулай җентекләбрәк сөйлимме? – ди Сергей Димитриевич. Һәм үзе үк җавап та бирә: – Эш шунда: тиздән Кукмарада удмурт милли бәйрәме – Гырон быдтон узачак. Ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә һәм «сабан бетү» дип тәрҗемә ителә. Бу бәйрәм ел саен төрле районнарда уза. Һәм менә 17 июньдә республикакүләм Гырон быдтон бәйрәме безгә – Кукмара районының Нырья авылына кунакка киләчәк. Без инде аңа әзерләнәбез. Программа эчтәлекле, кызыклы һәм күңелле булачак. Беркемгә дә кәефсезләнергә ирек бирмәбез. Беркем дә сыйланмыйча китмәячәк. Былтыр без Шәһәр көнендә иң зур бәлеш пешереп, Россиянең Рекордлар китабына кердек. Быел төрле ярмалардан ботка пешерергә уйлыйбыз.
Гырон быдтон – ул һәрвакыт искиткеч тәэсирләр, кызыклы бәйгеләр, җыр һәм биюләр дигән сүз. Һәм, әлбәттә, бу – халыкның үзенчәлеген, аның телен һәм традицияләрен саклау да, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкка һәм үзара аңлашып яшәүгә нигез дә.
Без кунакларга бик шат – килми калмагыз!
ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР МИРАСЫ
Әлбәттә, Кукмара районы Гырон быдтон белән генә дан тотмый. Һәр авылда диярлек районның матди булмаган мәдәни мирасы объектына әверелгән ниндидер үзенчәлекле җирле бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Зур Сәрдек авылында Самавыр бәйрәме үткәрелә. Табын янында чәйләп алырга, төрле рецептлар белән бүлешергә, туган телдә җырлап, әйлән-бәйлән биеп, күңел ачарга яраткан һәркем өчен шәп бәйрәм. Самавыр белән чәй эчү гадәтен яңарту дияргә мөмкин.
Татар халкының календарь йоласы – «Карга боткасы» элек-электән Кенәбаш авылында билгеләп үтелә. Ул май бәйрәмнәренә туры килә, бу исә анда авыл халкына гына түгел, ә шунда туып-үсеп, инде күптән башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә дә катнашырга мөмкинлек бирә.
«Юон сям» дип исемләнгән кунак җыры Яңа Каенсар авылы удмуртлары тормышында аерым урын алып тора. Мондый җырлар ярдәмендә халык яшьләрне күркәм рәвештә шатланырга, бәйрәм итәргә, кайгы-хәсрәткә сабырлык белән түзәргә өйрәткән.
«Сигезле мари биюе» – катнашучылар чылбыры бер чакрымнан артыгракка сузылган иң зур бию. Мултан авылы марилары башкара торган «сигезле» биюенең үз үзенчәлеге бар. Анда кызлар бию вакытында такмак әйтә. Ир-атлар исә, бертуктаусыз «сигезле» хәрәкәте ясый-ясый, тыпырдатып бии. Өзлексез биюне күзең талганчы карарга була.
«Сөрән» бәйрәме Күкшел авылында сакланып калган. Ул авыл Сабантуена бер көн кала үткәрелә. Егетләр – югары сыйныф укучылары һәм узган елгы чыгарылыш укучылары – бу йолага бер ай алдан әзерләнә. Алар алма бакчасында гармунга кушылып яңа җырлар һәм биюләр өйрәнә. Бәйрәм Сабантуйга яулык һәм башка бүләкләр җыюны күздә тота. Җәй булуына карамастан, кара чалбар, ак күлмәк һәм түбәтәй кигән егетләр авыл буйлап киез итектә йөри. Төнлә алар һәр ишегалдына кереп, татарча җырлый, гармунга бии. Ә авыл халкы исә ишегалдында чәй табыны оештыра, Сабантуйга тапшырыр өчен, төнге кунакларга бүләкләр бирә.
КУКМАРАГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Гомумән, тормыш кызыклы, туристлык маршрутлары эшләнгән: «ХХ гасыр башы мари йорты» кебек этнографик сәяхәт дисеңме; «Ишман бабай тыюлыгы» кебек таныштыру юнәлешендәгесеме; фирма кибетенә керүне дә күздә тоткан «Кукмара металл савыт‑саба заводы» АҖ кебек сәнәгать маршрутымы; «Кукмара манзаралары» кебек экологик сәяхәтме... Аларга киез итек фестивале, милли бәйрәмнәр: Сабантуй, Питрау, Чакара, Пеледыш пайрам, Семык, Гырон быдтон өстәлә – җаның ни тели...
Кунакчыл Кукмара сезне көтә! Рәхим итегез!
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий