Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Кайнар йөрәкләр чоры

Сезнең каршыгыздагы фотография йөз еллар элек ясалган. Аны безгә Флёра Мирзаевна – кайчандыр «Татарстан» журналының (ул вакытта «Татарстан большевигы» – ред. иск.) баш мөхәррире булып эшләгән Лазарь Соломонович Пинхасикның килене алып килде.

ХХ ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ

ХХ йөз башы татар милли интеллигенциясе вәкилләре арасында Мирза Илюков дигән шәхеснең дә урыны бар. Эшчәнлеге финанс өлкәсенә караса да, татар зыялылары арасында аны «композитор» дип йөртәләр. Гомере буе татар шагыйрьләре, композиторлары, артистлары белән дуслыгы өзелми. Мирза Илюковның кызы Флёра ханым – Лазарь Соломоновичның улы Маратның хатыны. Ул бик күп гаилә ядкәрләрен, мирасын саклап, барлап, яңадан кайтару өчен тырышып йөрүче дә. Уллары Евгений белән Лазарь – аның уң куллары.

Чыгышы белән Флёра ханым әнисе ягыннан Пенза ягы сәүдәгәрләре Богдановлардан, болар ХХ йөз башының зыялы нәселе. Сүзне ерактан башлыйбыз – Җиһан дәү әнисе белән аның энесе Ибраһимнан. Алар ятим калгач, балаларны үзләренә тәрбиягә ерак туганнары – Акчуриннар ала. Ул вакытта татар зыялылары арасында туган-тумача баласын урамда калдыру – башка сыймаслык эш. Җиһан Оренбургта – Татар кызлар гимназиясендә, Ибраһим егетләр гимназиясендә укый. Акчуриннардан ул чорның милли интеллигенция вәкилләре дә өзелми. Бу өйдә әдәби сүзгә дә, гыйлемгә дә ихтирам зурдан була. Шуңа да соңрак Җиһан апа үз чорының шагыйрь-әдипләре белән һәрвакыт сөйләшер сүз табачак...

Балигъ булу белән, Җиһан 4 нче буын абыйсына – Йосыф Илюковка кияүгә чыга. Үз чорының бик күп күренекле шәхесләре белән аралашып яши Илюковлар. Гафур Коләхмәтовны да хәтерлиләр Флёра ханым нәселендә, Һади Такташны да, Муса Җәлилне дә... Архивларын барлаганда, күзгә ташланган фотографияләрнең берсе дә шул булды: Муса Җәлил белән бергә төшкән сурәт. Бу фотоның тарихы турында сораштык.

«БИК ПРОСТОЙ, АРАЛАШУЧАН, МӨЛАЕМ КЕШЕ...»

Мирза Илюковны үз чорының бик сәләтле һәм зур өметләр уята торган музыканты дип исәплиләр, киләчәктә аңардан композитор чыгасына ышаналар. Ул музыка училищесын тәмамлый, Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Әмма хатыны бәбигә уза, андый чакта читтә укып йөрүне, бөтен авырлыкны аларга калдыруны дөрес түгел дип таба. Янына хәл белергә килгән хатыны поездга утыргач, озата килгән җиреннән үзе дә поездга сикереп менеп, Казанга кайтып китә.

1924 елдан алып 1929 елгача Мирза Йосыфович Казанның Куйбышев урамындагы атаклы 37 йортта тора. Биредә кысан гына шартларда алар Һади Такташ белән күршеләр, өйдәшләр диярлек булып яши. Моны күршелек дип кенә дә булмый, көнкүрешләре уртак. Чөнки бу чорда Такташның беренче хатыны Гөлчәһрә Мәскәүдә укып йөри, Такташ исә улы Рафаэль белән Казанда яши.

– Безнекеләр Гөлчәһрәне бик яратып искә алалар иде, ут кебек, чая, булдыклы, кешелекле, диеп. Ә Рафаэльне, яратып, «Рафуш» дип йөрттеләр. Җиһан дәү әни – Такташны, Такташ Җиһан дәү әнине бик якын итә, ярата торган булган. Дәү әни аларга ашарга пешергән, өс-башларын караштырган...

Бу йортка Такташ янына бер төркем артистлар, язучылар килеп йөргән. Шулар арасында, әлбәттә, Муса Җәлил дә булган.

– Мин Җәлилнең ул фатирга кайсы елларда ничә мәртәбә килгәнен төгәл генә әйтә алмыйм, билгеле, – дип елмая Флёра ханым. – Әмма бу аның Казанга күчеп килеп, актив иҗади һәм иҗтимагый позиция алып яши башлаган дәвере. Алар ул чорда – кайнар йөрәкле яшьләр. Яңа идеология, яңа омтылышлар, үзара кайнап, бәхәсләшеп, актив тормыш алып барганнар...

– Нинди итеп истә калдырганнар сезнең гаиләдә Җәлилне? – дип сорыйм.

Озын-озак уйлап тормыйча, шунда ук җавап бирә Флёра Мирзаевна:

– Бик простой, гаҗәеп аралашучан, мөлаем кеше иде, дип сөйләүләре исемдә.

Тагын шунысын да онытмыйк: Такташта – гыйсъян, бунт, Кутуйда, Нәҗмидә футуризм, имажинизм, гомумән яңа формалар белән мавыгу, Җәлилдә – пролетариат ялкыны. Булачак хәвеф тә әле ул кадәр үк балтасын айкамый... Чынлап та, кайнар йөрәкләр чоры бу.

1929 елда Флёра ханымның әтисе Мирза Йосыф улы Куйбышев урамындагы 37 нче йорттан күчеп китә. Әмма монысы инде – башка тарих. Без әле аңа әйләнеп кайтырбыз.

1922 елның көзендә 16 яшьлек Муса Җәлил Казанга килә. Монда ул «Кызыл Татарстан» газетасында эшли башлый, бер үк вакытта Казан педагогика институтының рабфагында укый (1923–1925 еллар).
1925 елда Муса Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Икенче җыентыгы «Иптәшкә» (1929) аның инде шагыйрь булып җитлегеп килүен раслый.
Бу вакытта, истәлекләрдә һәм биографиясендә теркәлеп калган фактлар буенча, ул үз чорының күренекле иҗатчылары белән актив аралаша, әдәби кичәләрдә, җыеннарда, бәхәсләрдә катнаша. Болар – Кави Нәҗми, Һади Такташ, Гадел Кутуй һ.б.
1924 елдан Җәлил – «Октябрь» әдәби төркеме әгъзасы. 1927 елда ул Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга керә, аны 1931 елда тәмамлый. Алдагы елларда нигездә Мәскәүдә яши.

 


Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы